Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Бар хәсрәт кичерүчеләрне» юатыгыз

«Бар хәсрәт кичерүчеләрне» юатыгыз

«Бар хәсрәт кичерүчеләрне» юатыгыз

«Йәһвә мине... бар хәсрәт кичерүчеләрне юатырга майлады» (ИШАГ. 61:1, 2).

1. Гайсә хәсрәт кичерүчеләргә ничек булышкан, һәм ни өчен?

ГАЙСӘ МӘСИХ: «Минем ризыгым — Мине Җибәрүченең ихтыярын үтәү һәм Аның эшен төгәлләү»,— дигән (Яхъя 4:34). Аллаһы биргән йөкләмәне үтәгәндә, Гайсә үз Атасының искиткеч сыйфатларын, шул исәптән Йәһвәнең кешеләргә карата бөек яратуын чагылдырган (1 Яхъя 4:7—10). Йәһвә яратуының бер чагылышы — юаныч бирү. Рәсүл Паул Йәһвәне «һәрьяктан ярдәм итүче Аллаһы» дип атап, моңа игътибар иткән (2 Көр. 1:3). Гайсә, Ишагыйя пәйгамбәрлегендә алдан әйтелгәнне үтәп, андый яратуны күрсәткән. (Ишагыйя 61:1, 2 не укы *.) Насарадагы гыйбадәтханәдә бу пәйгамбәрлекне укып, Гайсә андагы сүзләрне үзенә кулланган (Лүк 4:16—21). Җирдә хезмәт иткәндә ул хәсрәт кичерүчеләрне дәртләндереп һәм җан тынычлыгы биреп, аларны назлы юаткан.

2, 3. Ни өчен Мәсихнең шәкертләренә юаныч бирүдә аңардан үрнәк алырга кирәк?

2 Гайсәнең бар шәкертләренә дә аңардан үрнәк алып, хәсрәт кичерүчеләрне юатырга кирәк (1 Көр. 11:1). Паул: «Бер-берегезне... дәртләндерегез һәм рухи яктан ныгытыгыз»,— дигән (1 Тес. 5:11). Кешелек «авыр вакытларда» яшәгәнгә, безгә аеруча башкаларны юатырга кирәк (2 Тим. 3:1). Бөтен дөнья буенча сүзләре һәм гамәлләре эчкерсез кешеләргә кайгы, җан әрнүе һәм хәсрәт китергән кешеләрнең саны күбәйгәннән күбәя бара.

3 Изге Язмалардагы бер пәйгамбәрлектә алдан әйтелгәнчә, бу бозык дөнья төзелешенең соңгы көннәрендә кешеләр «үзләрен генә сөючән, байлык яратучан, мактанчык, һавалы һәм хурлаучан булырлар; алар ата-аналарына буйсынмаслар, яхшылыкны белмәсләр, изге нәрсәләрне ихтирам итмәсләр. Алар мәхәббәтсез, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, шәфкатьсез булырлар һәм яхшылыкны дошман күрерләр; алар хыянәтче, оятсыз, тәкәббер булыр һәм, Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яратырлар». Андый хәл бүген элеккедән дә яманрак, чөнки «мәкерле кешеләр һәм алдакчылар» явызлыкларында тагын да алга китә (2 Тим. 3:2—4, 13).

4. Дөньядагы шартлар турында нәрсә әйтеп була?

4 Моның барысы безне бер дә гаҗәпләндерергә тиеш түгел, чөнки, Аллаһы Сүзендә ачык итеп әйтелгәнчә, «бөтен дөнья» «явыз иблиснең хакимлеге астында» (1 Яхъя 5:19). «Бөтен дөнья» сәяси, дини һәм сәүдә итү төзелешләрен һәм массакүләм мәгълүмат чараларын үз эченә ала. Һичшиксез, Шайтан Иблис тиешенчә «бу дөньяның мирзасы» һәм «бу гасырның илаһы» дип атала (Яхъя 14:30; 2 Көр. 4:4). Дөньядагы шартлар начарая бара, чөнки Шайтан хәзер үзенә аз вакыт калганын белеп, көчле ярсу белән кайный (Ачыл. 12:12). Аллаһының Шайтанны һәм аның бозык дөнья төзелешен озак түзеп тормаячагын һәм Шайтан Йәһвәнең хакимлеге турында күтәргән сорауның чишеләчәген белү безне бик юата! (Ярат. 3 нче бүлек; Әюб 2 нче бүлек).

Яхшы хәбәр бөтен җирдә таратыла

5. Вәгазь эше турындагы пәйгамбәрлек бу соңгы көннәрдә ничек үтәлә?

5 Кешелек тарихының бу авыр чорында Гайсәнең алдан әйткән сүзләре үтәлә. Ул болай дигән: «Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер» (Мат. 24:14). Бөтен дөнья буенча Аллаһы Патшалыгы турында шаһитлек бирү эше киңәя бара. Бүгенге көндә 107 000 нән артык җыелышларда хезмәт иткән 7 500 000 нән артык Йәһвә Шаһите нәкъ Гайсә вәгазьләгән һәм өйрәткән Аллаһы Патшалыгы турында шаһитлек бирә (Мат. 4:17). Безнең вәгазь эшебез ярдәмендә хәсрәт кичерүче кешеләр зур юаныч таба. Мәсәлән, соңгы ике ел эчендә генә 570 601 кеше суга чумдырылу үтеп, Йәһвә Шаһите булып киткән!

6. Вәгазь эшенең күләме турында сез нәрсә уйлыйсыз?

6 Вәгазь эшенең киң колач алганын шуннан күреп була: бүгенге көндә Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны 500 дән күбрәк телгә тәрҗемә итә һәм тарата. Андый хәл кешелек тарихында беркайчан да күзәтелгән булмаган! Йәһвәнең җирдәге оешмасының булуы, эш итүе һәм үсүе чыннан да гаҗәеп. Аллаһы рухының җитәкчелеге һәм ярдәме булмаса, бу Шайтанның идарәсе астындагы явыз дөньяда мөмкин булмас иде. Яхшы хәбәр бар җиһанда таратылганга, Изге Язмалардан юанычны безнең имандашларыбыз гына түгел, ә Патшалык хәбәрен кабул иткән хәсрәт кичерүче кешеләр дә ала.

Имандашларыбызны юатабыз

7. а) Ни өчен без хәзер Йәһвәнең газап китерүче төрле хәлләрне юк итәчәгенә өметләнә алмыйбыз? б) Эзәрлекләүләрне һәм газапларны кичереп була икәнен без каян беләбез?

7 Явызлык һәм җәфа тулы бу дөньяда без, һичшиксез, тормышыбызда газап китерүче төрле хәлләргә юлыгабыз. Аллаһының бу дөнья төзелешен юк иткәнче бәхетсезлекнең сәбәпләрен юк итәчәгенә без өметләнә алмыйбыз. Шул ук вакыт, алдан әйтелгән эзәрлекләүләргә дучар булганда, безгә Йәһвә алдында саф булып калырга һәм аның хакимлеге ягында нык торырга кирәк (2 Тим. 3:12). Әмма, күктәге Атабыздан ярдәм һәм юаныч алып, без, борынгы Тессалуникәдәге майланган мәсихчеләр кебек, түземлелек һәм иман белән эзәрлекләүләрне һәм газапларны кичереп чыга алабыз. (2 Тессалуникәлеләргә 1:3—5 не укы.)

8. Йәһвәнең үз хезмәтчеләрен юата икәнен Изге Язмалар ничек күрсәтә?

8 Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә кирәкле юаныч биргәненә без бер дә шикләнмибез. Мәсәлән, явыз патшабикә Изебел Ильяс пәйгамбәргә үтерү белән янаганда ул куркып чүлгә качкан; аның хәтта үләсе дә килгән. Ләкин Ильясны шелтәләү урынына Йәһвә аны юаткан һәм аңа үз хезмәтен дәвам итәргә кыюлык биргән (3 Пат. 19:1—21). Йәһвәнең үз халкын юатканын шулай ук беренче гасырдагы мәсихчеләр җыелышы очрагыннан күреп була. Мәсәлән, Лүк болай дип язган: «Бөтен Яһүдиядә, Гәлиләядә һәм Самареядә иман итүчеләр бердәмлеге өчен тыныч заманнар килде. Бердәмлек ныгыды, Раббыга карата тирән хөрмәт белән йөрде. Изге Рухның дәртләндерүе астында иман итүчеләрнең саны арта барды» (Рәс. 9:31). Без дә «Изге Рухның дәртләндерүе астында» була алганыбыз өчен бик рәхмәтле!

9. Ни өчен Гайсә турында күбрәк белү безгә юаныч бирә ала?

9 Мәсихчеләр буларак, без Гайсә Мәсих турында күбрәк белеп һәм аның эзләреннән барып, юаныч алабыз. Гайсә болай дигән: «Авырлыктан җәфа чигүчеләр, һәммәгез дә Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен. Минем камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән өйрәнегез, чөнки Мин — юаш, басынкы күңелле; һәм сез тынычлык табарсыз. Чөнки Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел!» (Мат. 11:28—30). Гайсәнең кешеләргә карата игелекле мөгамәләсе турында белү һәм аның үрнәгенә иярү без, бәлкем, кичергән стрессны киметергә ярдәм итәр.

10, 11. Җыелышта кемнәр юаныч бирә ала?

10 Безне шулай ук имандашларыбыз да юата ала. Мәсәлән, авыр шартларга эләккән мәсихчеләргә җыелыш өлкәннәре ярдәм итә. Шәкерт Ягъкуб болай дип язган: «Кайсыгыз [рухи яктан] авыру булса, шул иман итүчеләр бердәмлеге өлкәннәрен чакырсын һәм алар... аның өчен дога кылсыннар». Һәм нәтиҗәсе нинди булыр? «Иман белән кылынган дога авыруны сәламәтләндерер, Раббы аны савыктырыр. Әгәр ул гөнаһлар кылган булса, Аллаһы аны гафу итәр» (Ягък. 5:14, 15). Җыелыштагы башкалар да юаныч бирә ала.

11 Хатын-кызларга гадәттә башка хатын-кызларга үзләренең проблемаларын сөйләү җиңелрәк. Аеруча олырак, тәҗрибәлерәк апа-кардәшләр яшьрәкләренә яхшы киңәшләр бирә ала. Бу җитлеккән апа-кардәшләр, бәлкем, үзләре дә шундый ук хәлдә булганнардыр. Аларның игътибарлы булуы һәм хатыннарга хас сыйфатлары зур ярдәм булып тора. (Титуска 2:3—5 не укы.) Әлбәттә, мәсихче өлкәннәр һәм башкалар юанычка мохтаҗ булганнарга булыша ала һәм тиеш тә (1 Тес. 5:14, 15). Һәм шуны истә тоту яхшы булыр иде: «Аллаһы безгә бөтен кайгыларыбызда булыша, шуңа күрә Аннан кабул иткән ярдәм белән без дә һәртөрле кайгылары булганнарга булыша алабыз» (2 Көр. 1:4).

12. Ни өчен мәсихче очрашуларга йөрү мөһим?

12 Юаныч алыр өчен шулай ук җыелыш очрашуларына йөрү бик мөһим. Анда безне ныгытучы Изге Язмаларга нигезләнгән фикер алышулар алып барыла. Рәсүлләр китабында без Яһүд белән Силас «бик күп сүзләр әйтеп, туганнарны рухландырдылар һәм ныгыттылар» дип укыйбыз (Рәс. 15:32). Очрашу алдыннан һәм аннан соң җыелыштагылар бер-берсе белән көч бирүче фикерләрне уртаклаша. Шуңа күрә ниндидер авыр шартлар аркасында интексәк тә, башкалардан читләшмик, чөнки алай эшләү безнең хәлебезне яхшыртмаячак. Киресенчә, рәсүл Паулның Аллаһы тарафыннан рухландырылган мондый киңәшен тотыйк: «Әйдәгез, бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерик. Кайберәүләр кебек, гыйбадәт кылу өчен бергә җыелудан баш тартмыйк, киресенчә, бер-беребезгә көч биреп, тагын да ныграк дәртләндереп торыйк, чөнки Раббы көненең якынлашуын күреп торасыз» (Евр. 10:24, 25).

Аллаһы Сүзеннән юаныч табабыз

13, 14. Изге Язмалар безгә ничек юаныч бирә ала?

13 Без суга чумдырылган мәсихчеләрме яки Аллаһы хакында һәм аның ниятләре турында яңа гына белә башладыкмы, һәрхәлдә, без Аллаһы Сүзеннән зур юаныч таба алабыз. Паул болай дип язган: «Элек Изге язмада язылганнарның барысы да, алар биргән сабырлык һәм илһам аша бездә өмет булсын дип, безгә нәсыйхәт бирү өчен язылган» (Рим. 15:4). Изге Язмалар безне юатып, бар нәрсәгә сәләтле итә һәм «барлык яхшы эшкә» әзерли ала (2 Тим. 3:16, 17). Аллаһы нияте турындагы хакыйкатьне белү һәм киләчәккә чын өметкә ия булу, һичшиксез, зур юаныч бирә. Аллаһы Сүзе һәм Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар безне юата һәм безгә күп яклардан файда китерә ала. Шуңа күрә әйдәгез алардан тулысынча файдаланыйк.

14 Гайсә башкаларны өйрәткәндә һәм юатканда Изге Язмаларны кулланып, безгә яхшы үрнәк калдырган. Мәсәлән, терелтелгәннән соң ул үзенең ике шәкертенә күренеп, аларга «Изге язманың мәгънәсен аңлаткан». Гайсәнең сүзләре аларның күңеленә тирән үтеп кергән (Лүк 24:32). Аның искиткеч үрнәгенә ияреп, рәсүл Паул башкалар белән «Изге язмаларда язылганнар турында әңгәмә корган». Беруядәге кешеләр «сүзне бик теләп кабул иттеләр һәм һәр көн, Паул сөйләгән сүзләрнең дөреслеген тикшерү өчен, Изге язманы өйрәнделәр» (Рәс. 17:2, 10, 11). Изге Язмаларны һәр көн укып файда алу һәм шулай ук бу тынычсыз вакытларда безгә юаныч һәм өмет бирер өчен билгеләнгән басмаларыбызны укып бару бик мөһим!

Кардәшләребезне юатыр өчен, башка ысуллар

15, 16. Имандашларыбызга ярдәм итәр өчен һәм аларны юатыр өчен, без нәрсә эшли алабыз?

15 Без имандашларыбызга төрлечә гамәли ярдәм күрсәтеп, аларны юата алабыз. Мәсәлән, олы яшьтәге я авырган кардәшебезгә кирәк чакта кибеткә барып килеп, аңа ярдәм итеп була. Кайберәүләргә без өй эшләрендә булышып, кайгыртучанлык күрсәтә алабыз (Флп. 2:4). Шулай ук имандашларыбызны аларның яхшы сыйфатлары, мәсәлән, яратуы, тапкырлыгы, кыюлыгы һәм иманы, өчен мактап була.

16 Олы яшьтәгеләрне юатырга теләп, без алар янына кереп чыга алабыз һәм аларның үткәндәге хатирәләре һәм Йәһвәгә хезмәт иткәндә алган фатихалары турында сөйләгәннәрен игътибар белән тыңлый алабыз. Бу чынлыкта безне дә дәртләндерергә һәм юатырга мөмкин. Без шулай ук алар белән бергә Аллаһы Сүзен я Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны укый алабыз. Ә бәлкем, атнада каралачак өйрәнү мәкаләсен я Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү вакытында каралачак материалны карап чыгып була. Без шулай ук бергә оешмабыз чыгарган фильмнарны карый алабыз һәм басмаларыбызда китерелгән дәртләндерүче очракларны аларга я укый, я сөйли алабыз.

17, 18. Ни өчен без, Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре буларак, аның безгә ярдәм һәм юаныч бирәчәгенә бер дә шикләнмибез?

17 Берәр имандашыбызның юатуга мохтаҗ икәнен күреп алсак, без аны догаларыбызда искә ала алабыз (Рим. 15:30; Көл. 4:12). Тормышыбыздагы кыенлыклар белән көрәшкәндә һәм башкаларны юатырга тырышканда, безнең иманыбыз һәм ышанычыбыз мәдхия җырлаучыныкы кебек булсын. Ул болай дип җырлаган: «Кайгыларыңны Ходайга сал, һәм Ул сине ныгытыр. Тәкъва кешене Ул һичкайчан каушатмас» (Мәд. 54:23). Әйе, Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләрен һәрвакыт юатырга һәм аларга ярдәм итәргә әзер.

18 Аллаһы үзенең борынгы халкына: «Мин, мин үзем сезне юатам»,— дигән (Ишаг. 51:12). Йәһвә безне дә юатачак һәм хәсрәт кичерүчеләргә юату китерә торган игелекле эшләребезне һәм сүзләребезне фатихалаячак. Без күктә я җирдә яшәргә өметләнәбезме, һәрхәлдә, безнең һәрберебез Паулның майланган мәсихчеләргә әйткән мондый сүзләреннән юаныч таба ала: «Раббыбыз Гайсә Мәсих Үзе һәм безгә Үзенең мәхәббәтен күрсәткән, Үзенең мәрхәмәтлелегендә мәңгелек юану, какшамас өмет биргән Атабыз Аллаһы сезнең дә күңелләрегезне юатсын, һәртөрле яхшы эшләрне башкарырга һәм яхшы сүзләр сөйләргә сезне ныгытсын» (2 Тес. 2:16, 17).

[Искәрмә]

^ 1 абз. Ишагыйя 61:1, 2: «Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең рухы миндә, чөнки Йәһвә мине юашларга яхшы хәбәрне җиткерергә майлады. Ул мине китек күңеллеләрне савыктырырга, әсирләрнең ирек алачагын һәм тоткыннарның күзләре ачылачагын игълан итәргә, Йәһвәнең шәфкать күрсәтә торган елын һәм Аллаһыбызның үч алу көнен игълан итәргә, бар хәсрәт кичерүчеләрне юатырга җибәрде».

Хәтерлисезме?

• Хәсрәт кичерүчеләргә юаныч бирүче вәгазь эшебез никадәр киң таралган?

• Башкаларны ничек юатып була?

• Йәһвәнең үз халкын юата икәнен Изге Язмалар ничек күрсәтә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[28 биттәге иллюстрация]

Син хәсрәт кичерүчеләрне юатасыңмы?

[30 биттәге иллюстрация]

Яшьләр дә, олылар да юаныч бирә ала