Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәгә хезмәт итү миңа шатлык китерә

Йәһвәгә хезмәт итү миңа шатлык китерә

Йәһвәгә хезмәт итү миңа шатлык китерә

Фред Раск сөйләде

Кечкенә чактан ук мин Давытның Мәдхия 26:10 да язылган мондый сүзләренең хак икәнен белдем: «Атам, анам мине ташладылар шул, әмма Ходай мине кабул кылыр». Бу сүзләр минем тормышымда ничек үтәлгәнен сезгә сөйләп бирәсем килә.

МИН Джорджия штатында (АКШ) бабаемның мамык фермасында 1930-нчы еллардагы Бөек депрессия чорында үстем. Әниемнең һәм яңа туган энемнең үлеменнән тетрәнгән әтием мине тол бабамда калдырып, ерак шәһәргә китеп барган һәм анда эш тапкан. Соңрак ул минем үзе янына күченүен бик теләгән иде, ләкин аның бу нияте үтәлми калды.

Бабайның хуҗалыгын аның олы кызлары алып барды. Ул үзе дини кеше булмаса да, кызлары үз диннәренә нык бирелгән Көньяк баптистлар иделәр. Кыйнау белән янап, алар мине һәр якшәмбе чиркәүгә барырга мәҗбүр итәләр иде. Шуңа күрә кечкенәдән үк мин динне яратмадым. Ләкин мәктәптә укырга һәм спорт белән шөгыльләнергә мин ярата идем.

Тормышымны үзгәрткән очрашу

1941 елның бер көнендә, миңа 15 яшь булганда, өебезгә олы яшьтәге бер ирле-хатынлы килде. Миңа «бу синең абзыең Талмидж Раск» диделәр. Минем аның турында беркайчан да ишеткәнем булмады. Алар Йәһвә Шаһитләре булып чыкты. Аларның Аллаһы кешеләрнең җирдә мәңге яшәүләрен тели икәне турында сөйләгәннәре чиркәүдә ишеткәннәремнән бик нык аерылып тора иде. Күпчелек туганнарым аның сөйләгәннәрен кабул итмәделәр һәм хәтта яратмадылар да. Аларга безнең өебезгә бүтән беркайчан да килмәскә куштылар. Әмма миннән өч яшькә олырак бер туганым Мэри Изге Язмалар китабын һәм аны аңларга ярдәм иткән басмаларны алды.

Мэри хакыйкатьне тапканына бик тиз инанды һәм 1942 елны суга чумдырылу үтеп, Йәһвә Шаһите булып китте. Ул шулай ук Гайсәнең: «Кеше өчен өйдәгеләре дошман булыр»,— дип алдан әйткән сүзләренең үтәлүен үзендә кичерде (Мат. 10:34—36). Туганнарның каршылыгы бик көчле иде. Без яшәгән җирдә тәэсире зур булган Мэриның олы апасы, Талмидж абыйны кулга алсыннар өчен, мэр белән сүз куешты. Аны лицензиясез сату белән шөгыльләнеп йөргәне өчен гаепләп, хөкем иттеләр.

Җирле шәһәр газетасында әйтелгәнчә, мэр, ул шулай ук судья да иде, шәһәр судында болай дигән: «Бу кеше тараткан әдәбият... агу кебек куркыныч». Талмидж абый судка аппеляция биреп, җиңде, ләкин аның эше яңадан каралган арада, ул 10 көн төрмәдә утырып чыкты.

Мэри миңа күрсәткән ярдәм

Мэри үзенең яңа ышанулары турында миңа да һәм күршеләргә дә сөйли иде. Мин аның белән бергә бер ир-ат белән үткәрелгән Изге Язмалар өйрәнүенә бардым. Мэри аңа «Яңа дөнья» * дигән китапны биргән булган. Бу ир-атның хатыны әйткәнчә, ул төне буе аны укыган. Минем бернинди дингә кушыласым килмәсә дә, Изге Язмаларны өйрәнү миңа ошый иде. Әмма Шаһитләрнең Аллаһы халкы булганына мине башлыча Изге Язмалардагы тәгълиматлар түгел, ә бу кешеләргә карата күрсәтелгән мөгамәлә ышандырды.

Мәсәлән, бер көнне бакчадагы помидор төпләрен йомшартып өйгә кайткач, без Мэри белән чүп яндыру мичендә аның әдәбиятының, шул исәптән патефон белән Изге Язмалар хәбәре язылган пластинкаларның, пыскып янган калдыкларын күрдек. Бу аның апаларының эше иде. Минем ачуым чыкты. Моңа җавап итеп аларның берсе миңа үтә һавалы гына: «Син әле моның өчен безгә рәхмәт әйтерсең»,— диде.

1943 елны Мэри үзенең яңа динен калдырырга теләмәгәнгә һәм күршеләргә вәгазьләүдән баш тартмаганга өйдән чыгып китәргә мәҗбүр булды. Ул вакытта инде мин Аллаһының исеме Йәһвә икәнен, аның яратучан, кеше хәленә керүчән Аллаһы һәм аның кешеләрне тәмугта яндырмый икәнен белә идем. Миңа шулай ук, җыелыш очрашуларына әле йөрмәгән булсам да, Йәһвәнең кайгыртучан оешмасы бар икәне билгеле иде.

Соңрак, мин өй алдындагы чирәмлекне кыркыган чакта, яныма бер машина килеп туктады, һәм андагы ике ир-атның берсе миннән: «Син Фредмы?» — дип сорады. Аларның Шаһитләр икәнен белгәч, мин аларга: «Әйдәгез мин машинага утырыйм да, читкәрәк китеп сөйләшеп алырбыз»,— дидем. Аларны минем яныма кереп чыгарга Мэри сораган булган. Ир-атларның берсе, Шилд Тутджиян, күчеп йөрүче хезмәтче иде. Ул мине ныгытты һәм мин мохтаҗ булган рухи җитәкчелек бирде. Мин Йәһвә Шаһитләренең ышануларын яклаганга, туганнар хәзер инде миңа каршылык күрсәтә башлады.

Мэри миңа Виргиниядән хат язды (ул анда күченеп киткән иде) һәм мине, Йәһвәгә хезмәт итәргә булсам, үзе янына яшәргә чакырды. Мин шунда ук күченергә булдым. Бер җомга кичен, 1943 елның октябрендә, мин үземнең кирәкле әйберләремне бер коробкага тутырып өйдән читтәрәк үскән агачка бәйләп куйдым. Шимбә көнне мин коробканы алып, шыпырт кына күрше йорты яныннан үттем дә, якындагы шәһәргә китеп бардым. Роанок шәһәренә килеп җиткәч, мин Мэрины эзләп таптым; ул Эдна Фаулкс өендә яши иде.

Рухи яктан үсү, суга чумдырылу, Вефиль

Эдна игелекле майланган Йәһвә Шаһите, безнең көннәрдәге Лудия, иде. Ул бер зур йортны арендага алып яши иде һәм Мэридан кала Йәһвә Шаһите булмаган абыйсының хатынын һәм аның ике кызын үзендә сыендырган иде. Бу ике кыз Глэдис белән Грейс Грегорилар соңрак миссионерлар булып китте. Глэдис, хәзер аңа 90 нан артык, һаман да Япониядәге Вефильдә тугры хезмәт итә.

Эднада яшәгәндә мин очрашуларга йөри һәм вәгазьләргә өйрәнә башладым. Аллаһы Сүзен иркенләп өйрәнү һәм мәсихче очрашуларга йөрү үсә барган рухи аппетитымны канәгатьләндерде. 1944 елның 14 июнендә мин суга чумдырылу үттем. Мэри һәм апа-сеңелле Грегорилар пионер хезмәтен башладылар һәм Виргиниянең төньягына билгеләнделәр. Аларның ярдәме белән Лисбергта җыелыш оештырылды. 1946 елның башында мин күрше округта пионер булып хезмәт итә башладым. Шул елның җәендә без бергә Кливлендта (Огайо штаты) 4—11 августта үткән бик истәлекле халыкара конгресска бардык.

Ул конгресста оешманың җитәкчесе булган Нейтан Норр кардәш Бруклиндагы Вефильне киңәйтү турында сөйләде. Анда яңа яшәү урыннары төзергә һәм типографияне киңәйтергә кирәк иде. Моның өчен күп кенә яшь абый-кардәшләр кирәк булды. Минем нәкъ шунда Йәһвәгә хезмәт итәсем килде. Шуңа күрә мин анкета тутырдым һәм берничә айдан соң, 1946 елның 1 декабрендә, Вефильгә килдем.

Якынча бер ел үткәч, типография күзәтчесе Макс Ларсон әдәбият җибәрү бүлегендәге өстәлем янында туктады. Ул миңа Хезмәт бүлегенә күчерелүем турында әйтте. Анда хезмәт иткәндә мин Изге Язмалардагы принципларны куллану һәм Аллаһы оешмасының эш итүе турында күпне белдем. Бу яктан миңа аеруча бу бүлекнең күзәтчесе Томас (Бад) Салливан белән хезмәттәшлек итү ярдәм итте.

Әтием берничә мәртәбә минем яныма Вефильгә килде. Олыгая төшкәч, ул диндар кеше булып киткән иде. 1965 елны, соңгы тапкыр минем яныма килгәндә, ул: «Син минем яныма килә аласың, ләкин мин инде синең яныңа монда бүтән килмәм»,— диде. Исән чагында мин аның янына берничә мәртәбә бардым. Ул күккә барачагына бер дә шикләнми иде. Мин аның Йәһвә хәтерендә икәненә өметләнәм, һәм бу шулай икән, ул терелтелү вакытында үзе уйлаганча түгел, ә җирдә, яңадан торгызылган Оҗмахта, мәңге яшәү өмете белән терелтеләчәк.

Башка истәлекле конгресслар һәм төзелешләр

Конгресслар һәрвакыт рухи үсешкә этәргеч биргән мөһим вакыйгалар иде. 1950 нче елларда Нью-Йоркта «Янки» стадионында үткән конгресслар аеруча шундыйлардан иделәр. 1958 елны үткән бер конгресста «Янки» һәм «Поло Граундс» стадионнары шыгрым тулы иде. Анда 123 илдән кеше килгән иде, һәм килүчеләрнең иң югары саны 253 922 кеше иде. Ул конгресстагы бер очракны мәңге онытасым юк. Конгресс бюросына ярдәм иткәндә, Норр кардәш тиз-тиз атлап минем яныма килде. «Фред,— диде ул миңа,— белмим, бу ничек килеп чыккандыр, ләкин мин пионерлар белән очрашуны үткәрер өчен кардәшне билгеләргә онытканмын. Алар якында гына арендага алынган банкет залында җыелдылар инде. Син тиз генә анда барып дәртләндерүче нотык сөйләп кайта алмас идеңме? Ә инде нәрсә сөйләячәгеңне барганда уйларсың». Анда барып җиткәнче, мин Йәһвәгә дога кылудан туктамадым.

1950—1960 нчы елларда Нью-Йоркта җыелышлар саны тиз үсә барды һәм Патшалык Заллары итеп кулланылган урыннар җитми башлады. Шунлыктан 1970 елдан алып 1990 елларга кадәр Манхэттенда очрашулар үткәрер өчен өч бина сатып алынды һәм реконструкция ясалды. Мин бу проектларның төзелеш комитеты рәисе идем. Йәһвәнең бу проектларны акча белән тәэмин иткән һәм бу биналарны үзгәртеп төзегән җыелышларны мул итеп фатихалаганы турында минем хәтеремдә күп кенә күңелле истәлекләр сакланып калды. Бу биналар бүген дә чын гыйбадәтнең үзәкләре булып тора.

Тормышымдагы үзгәрешләр

1957 елның бер көнендә мин Вефильнең торак йорты белән типография арасында урнашкан парк аша эш урыныма барганда, яңгыр ява башлады. Мин алда баручы мөлаем гына сары чәчле бер кызны күреп алдым. Ул Вефильгә яңарак кына килгән иде. Аның зонтигы булмаганга, мин аңа үзем белән барырга тәкъдим иттем. Шулай итеп мин Марджори белән таныштым һәм, 1960 елны өйләнешкәннән соң, без яңгыр яуганда да, кояш булганда да, Йәһвәгә бергә шатлык белән хезмәт итеп, тормыш юлыннан барабыз. 2010 елның сентябрендә без бергә яшәвебезнең 50 еллыгын билгеләп үттек.

Ширбәтле айдан соң кайтып, чемоданнарны бушатырга да өлгермәдек, Норр кардәш миңа Галаад мәктәбенең укытучысы итеп билгеләнүем турында әйтте. Бу зур хөрмәт иде! 1961 елдан алып 1965 елга кадәр үткәрелгән биш класста ун айлык курсларда башлыча филиаллар хезмәтчеләре укыды; абый-кардәшләр филиалларда җитәкчелек итү буенча махсус өйрәтү үтте. 1965 елның көзендә өйрәтү курслары яңадан биш айлык була башлады, һәм Галаад мәктәбендә яңадан миссионерларны әзерли башладылар.

1972 елны мине күзәтче итеп Хатлар бүлегенә күчерделәр. Төрле сорауларга җавап бирер өчен һәм төрле проблемаларны хәл итәр өчен үткәргән тикшерүләр миңа Аллаһы Сүзендәге тәгълиматларны һәм башкаларга булышканда Аллаһыбызның югары принципларын ничек кулланырга икәнен яхшырак аңларга ярдәм итте.

Аннары, 1987 елны, мине яңа гына оештырылган Медицина мәгълүматы бирү бүлегенә билгеләделәр. Без Хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитетларында хезмәт иткән өлкәннәрне табибларга, судьяларга һәм социаль хезмәткәрләргә Изге Язмаларга нигезләнгән канга карата карашыбызны аңлатырга ярдәм итәр өчен семинарлар оештыра идек. Ул вакытта табиблар ата-аналардан рөхсәт алмыйча, еш кына суд рөхсәте белән балаларга кан сала иде. Бу җитди проблема иде.

Табибларга альтернатив дәвалау ысуллары тәкъдим иткәндә алар еш кына андый ысуллар бездә кулланылмый я алар бик кыйбатка төшә дип җавап бирәләр иде. Моңа җавап итеп мин хирургка: «Кулыгызны күрсәтегезче»,— дия идем. Ул кулын күрсәткәч, мин: «Беләсезме, бу — кан җибәреп дәвалауга иң яхшы альтернатива»,— дип әйтә идем. Андый мактау сүзләре аңа ул үзе дә яхшы белгәнне — скальпельне сак кына куллану канның югалуын киметә икәнен — исенә төшерә иде.

Соңгы 20 ел эчендә Йәһвә табиблар белән судьяларны өйрәтер өчен куелган тырышлыкларны мул итеп фатихалады. Канга карашыбызны аңлагач, аларның безгә мөнәсәбәте шактый үзгәрде. Алар медицина өлкәсендәге тикшеренүләр альтернатив дәвалау ысулларының уңышлы икәнен һәм безнең белән хезмәттәшлек итәргә әзер булган табибларның һәм шулай ук хастаханәләрнең күп икәнен белде.

1996 елдан бирле без Марджори белән бергә Паттерсонда (Нью-Йорк штаты), Бруклиннан төньякка таба якынча 110 километр ераклыкта урнашкан Күзәтү манарасының Өйрәтү үзәгендә хезмәт итәбез. Монда мин берникадәр вакыт Хезмәт бүлегендә эшләдем, ә аннары күпмедер вакыт филиалларда хезмәт итүчеләрне һәм күчеп йөрүче күзәтчеләрне өйрәттем. Соңгы 12 ел мин яңадан Хатлар бүлегенең күзәтчесе булып хезмәт итәм (бу бүлек Бруклиннан Паттерсонга күчкән иде).

Картлык көннәрендәге авырлыклар

Миңа хәзер инде 80 нән артык, шуңа күрә Вефильдә ышанып тапшырылган вазифаларымны үтәү җиңел түгел. Инде ун елдан артык мин рак авыруы белән көрәшәм. Мин үземне Йәһвә гомерен озынайткан Хизәкыйя кебек хис итәм (Ишаг. 38:5). Хатынымның да сәламәтлеге начарая бара һәм без бергә аның Альцгеймер авыруы белән көрәшәбез. Марджори — Йәһвәнең сәләтле хезмәтчесе, яшьләрнең остазы, минем тугры ярдәмчем һәм тормыш иптәшем. Ул Изге Язмаларны тикшерергә һәм башкаларны хакыйкатькә өйрәтергә һәрвакыт ярата иде, һәм безнең күп кенә рухи балаларыбыз безне онытмый.

2010 елның март аенда туганым Мэри 87 яшендә үлде. Ул Аллаһы Сүзенең искиткеч өйрәтүчесе иде һәм башкаларга чын гыйбадәт кылу ягына басарга ярдәм итте. Мэри күп еллар тулы вакытлы хезмәттә үткәрде. Ул миңа Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьне белергә һәм, аның кебек, яратучан Аллаһыбыз Йәһвәнең хезмәтчесе булып китәргә ярдәм иткәне өчен мин аңа бик рәхмәтлемен. Мэри кайчандыр Израильдә миссионер булып хезмәт иткән ире янында җирләнгән. Алар Йәһвәнең хәтерендә булганына һәм ул аларны терелтәчәк икәненә мин бер дә шикләнмим.

Мин Йәһвәгә инде 67 ел хезмәт итәм. Бу елларны искә төшергәндә, мин аңа мул фатихалары өчен бик рәхмәтлемен. Йәһвәнең ихтыярын үтәү миңа шатлык китерә! Аллаһының юмарт игелекле булганына ышанып, аның Улының вәгъдәсе миндә дә үтәләчәгенә мин бик өметләнәм: «Йортларын яки агай-энеләрен яки апа-сеңелләрен яки ата-анасын яки балаларын яки басуларын Минем хакка калдырган һәркем йөз тапкыр күбрәк алачак һәм аңа мәңгелек тормыш биреләчәк» (Мат. 19:29).

[Искәрмә]

^ 11 абз. Бу китап 1942 елда бастырылган. Хәзер бастырылмый.

[19 биттәге иллюстрация]

Бабамның мамык фермасында, Джорджия штаты, АКШ, 1928 ел

[19 биттәге иллюстрация]

Туганнарым Мэри һәм Талмидж

[20 биттәге иллюстрация]

Мэри, Глэдис һәм Грейс

[20 биттәге иллюстрация]

Суга чумдырылуым, 1944 ел, 14 июнь

[20 биттәге иллюстрация]

Вефильдә, Хезмәт бүлегендә

[21 биттәге иллюстрация]

Мэри белән 1958 елны «Янки» стадионында үткән халыкара конгресста

[21 биттәге иллюстрация]

Марджори белән өйләнешкән көнебез

[21 биттәге иллюстрация]

Без бергә. 2008 ел