Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Изге Язмаларны укыганда берәр сорау туса я ниндидер шәхси проблема буенча киңәш кирәк булса, нәрсә эшләргә?

Гыйбрәтле сүзләр 2:1—5 тә безнең һәрберебез «хәзинә эзләгән» кебек гыйлемлек белән акылны «тырышып эзләргә» чакырыла. Бу без Изге Язмалар буенча сорауларыбызга җавапларны һәм шәхси проблемаларыбызны чишү юлын тырышып эзләргә тиеш дигәнне аңлата. Моны ничек эшләп була?

«Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз» (рус) дигән китапның 33—38 нче битләрендә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» биргән кораллар ярдәмендә тикшерүләр ничек үткәрергә икәне җентекләп карала (Мат. 24:45). 36 нчы биттә «Күзәтү манарасы басмаларының индексын» ничек кулланырга икәне аңлатыла. Бу индекста тематик индекс һәм Изге Язмалардагы шигырьләрнең индексы китерелә. Бу төп сүзләр буенча я Изге Язмалардагы шигырьләр буенча тикшерүләр үткәрергә мөмкинлек бирә, һәм шулай итеп, син безнең басмаларыбызга сылтамалар табарсың. Үзеңнең соравыңа җавап я кирәкле җитәкчелек эзләгәндә сабыр бул. Онытма, син эзләгән «хәзинәне» табар өчен, вакыт һәм тырышлыклар кирәк.

Әлбәттә, безнең басмаларда ниндидер темалар һәм шигырьләр буенча тулы аңлатмалар юк. Һәм хәтта синең өчен кызык булган шигырь басмаларыбызда каралса да, син үзеңнең соравыңа җавапны тапмаска да мөмкин. Шулай ук Изге Язмаларда язылган кайбер вакыйгалар Аллаһы Сүзендә җентекләп аңлатылмаганга, безнең сорауларыбыз туа. Шуңа күрә без һәр туган соравыбызга шунда ук җавап таба алмыйбыз. Андый очракта без җавабы булмаган сораулар турында фараз итәргә тиеш түгел, чөнки бу «бәхәсләр генә тудыра һәм Аллаһы ниятенең алга китүенә ярдәм итми, ә Аллаһы нияте иман аркылы эш итә» (1 Тим. 1:4; 2 Тим. 2:23; Тит. 3:9). Филиал һәм хәтта Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсе дә безнең басмаларда каралмаган һәрбер андый сорауны тикшерә һәм аңа җавап бирә алмый. Без Изге Язмаларда безнең өчен җитәкчелек булып торган мәгълүмат җитәрлек булганга, канәгать була алабыз, ә ниндидер нечкәлекләрнең булмавы Изге Язмаларның Авторына, Аллаһыга, иманыбызның ныклыгын күрсәтер өчен мөмкинлек бирә («Йәһвәгә якынлаш» (рус) дигән китапның 185—187 нче битләрен кара).

Син шәхси проблемаң буенча җентекле тикшерүләр үткәреп, җитәкчелек һәм аны чишү юлын тапмасаң, нәрсә эшли аласың? Җитлеккән имандашыңнан, бәлкем, җыелыштагы өлкәннәрнең берәрсеннән, ярдәм сорарга оялма. Аларның тирән рухи белемнәре һәм мәсихче тормыш тәҗрибәләре бар. Синең берәр нинди проблемаң туса я сиңа берәр нинди карар кабул итәргә кирәк булса, алар сиңа аеруча ярдәм итә ала, чөнки алар сине һәм синең шартларыңны белә. Һәм беркайчан да борчылуларың турында Йәһвәгә дога кылырга һәм аңардан үзенең изге рухы аша синең фикер йөртүең белән җитәкчелек итүен сорарга онытма, «чөнки зирәклекне бәндәсенә Раббы үзе күндерә» (Гыйб. сүз. 2:6; Лүк 11:13).