Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Уяу булыгыз!» Ни өчен бу мөһим?

«Уяу булыгыз!» Ни өчен бу мөһим?

«Уяу булыгыз!» Ни өчен бу мөһим?

«БЕЗ Синең килүеңне һәм бу дөньяның бетәчәген нинди билге аша беләчәкбез?» (Мат. 24:3). Бу сорауга җавап итеп Гайсә үз шәкертләренә ачык, җентекле, җиңел танырлык һәм төгәл билге биргән. Ул билге турында Маттай 24 нче бүлектә, Марк 13 нче бүлектә һәм Лүк 21 нче бүлектә язылган. Гайсә үз шәкертләренә шулай ук: «Уяу булыгыз!» — дигән (Мат. 24:42).

Бу билге шундый ачык булган икән, ни өчен бу өстәмә кисәтү кирәк булган? Моңа, күрәсең, ике сәбәп бар. Беренчедән, бу дөньяның кызыктыргыч нәрсәләре аркасында кайберәүләр бу билгене санга сукмый башларга мөмкин; бу рухилыкны һәм уяулыкны югалтуга китерә. Икенчедән, мәсихче бу билгенең үзенчәлекләрен аңлыйдыр да, ләкин яшәгән шартлары аркасында моның үзенә тәэсирен сизмәскә мөмкин. Аның Гайсә пәйгамбәрлегенең иң югары ноктасы «зур афәткә» әле ерак һәм «уяу булырга» әле кирәк түгел дип уйлавы бар (Мат. 24:21).

«Алар төшенмәгәннәр»

Гайсә үз шәкертләренә Нухның замандашлары турында әйткән. Кешеләр Нухның вәгазьләгәнен, гаять зур көймә төзегәнен һәм ул көннәрдә булган җәбер-золымны күрмичә калмаган. Шулай да күпчелек кешеләр «төшенмәгәннәр» (Мат. 24:37—39). Бүген дә кисәтүләргә шундый ук караш өстенлек итә. Мәсәлән, тизлекне чикләүче юл билгеләре күп җирләрдә куелган, ләкин күпләр аларга игътибар итми. Хакимиятләр, шоферлар тизлекләрен киметсен өчен, еш кына шәһәр юлларына ясалма тигезсезлекләр ясарга мәҗбүр. Шул ук рәвешчә, мәсихче соңгы көннәрнең билгесен, бәлкем, күрәдер дә, ләкин ул игътибарын читкә юнәлткән эшләр белән мәшгуль булып китә. Көнбатыш Африкада яшәүче Ариэль исемле бер кыз белән шулай булган да.

Ариэль телевизордан хатын-кызларның кул тубы буенча ярышларын (гандбол) карарга яраткан. Аның мәктәбендә хатын-кызлар командасы оештырылгач, гандбол уйнау теләге аның рухилыгына яный алган куркынычларга уяулыгын томалаган. Ул гандболга капкачы булып язылган. Аннары нәрсә булган? Ул болай дип сөйли: «Кайбер командадаш кызлар наркотиклар кулланган һәм тәмәке тарткан егетләр белән очраша иде. Алардан аерылып торганга, алар миннән көлә иде, ләкин мин бирешмәячәкмен дип уйладым. Минем рухилыгымны уен үзе җимерә башлар дип мин бер дә көтмәгән идем. Гандбол акылымны һәм йөрәгемне биләп алды. Җыелыш очрашулары вакытында уйларым еш кына Патшалык Залы белән гандбол мәйданы арасында очып йөри иде. Бу минем мәсихче сыйфатларыма да тәэсир итте. Уйнау теләге җиңәргә омтылу теләгенә әверелде. Ярышу рухымны канәгатьләндерер өчен, мин зур тырышлыклар куйдым. Киеренкелек үсә барды. Гандбол хакына мин хәтта дусларымнан да баш тарттым.

Хәлиткеч момент бер уен вакытында көндәшләребез безнең капкага штраф тубы атарга тиеш булганда килеп җитте. Мин капканы якларга әзер идем. Һәм шунда мин үзем дә абайламыйча Йәһвәгә, миңа ярдәм итсен дип, дога кылганымны аңладым! Бу очрак рухилыгымның никадәр какшаганын күрсәтте. Миңа рухи яктан ныгырга нәрсә ярдәм итте?

„Яшьләрнең сораулары. Үз тормышымны нәрсәгә багышларга?“ * дигән фильмны мин инде караган идем. Мин аны яңадан, ләкин хәзер инде җитдирәк итеп, карарга булдым. Чөнки минем хәлем фильмдагы Андреныкы кебек иде. Мин аеруча бер өлкәннең Андрега биргән киңәшенә — Филиппуйлыларга 3:8 не укырга һәм уйланырга дигән киңәшенә игътибар иттем. Мин уйландым һәм команданы калдырдым.

Нинди үзгәрешләргә бу китерде! Ярышу рухым һәм үсә барган киеренкелек юкка чыкты. Мин үземне бәхетлерәк һәм мәсихче дусларыма якынрак сизә башладым. Рухи эшләр минем өчен мөһимрәк булып китте. Мин очрашуларда игътибарлы булырга тырыштым, һәм алар миңа яңадан шатлык китерә башлады. Шулай ук мин хезмәттә күбрәк катнашам. Хәзер мин регуляр рәвештә ярдәмче пионер булып хезмәт итәм».

Берәр нәрсә сине Гайсә безгә биргән билгегә игътибар итмәскә этәрә икән, Ариэль кебек, җитди адымнар яса. Мәсәлән, «яшерен хәзинәләр картасын» — «Күзәтү манарасы басмаларының индексы»н куллан. Анда син акыллы киңәшләр бирелгән һәм сынауларны кичереп чыккан кешеләрнең мисаллары китерелгән басмаларга сылтамалар табарсың. Мәсихче очрашулардан тулы файда алыр өчен, аларга яхшы әзерләнеп кил һәм язулар алып бар. Кайберәүләр алдагы рәтләрдә утыру игътибарлырак булырга ярдәм итә дип саный. Фикер алышырга кирәк булганда, алданрак комментарий бирергә тырыш. Өстәвенә, Гайсә биргән билгенең төрле якларын һәм «соңгы көннәрнең» башка үзенчәлекләрен яңалыкларда әйтелгән вакыйгалар белән чагыштырып, рухи яктан уяу бул (2 Тим. 3:1—5; 2 Пет. 3:3, 4; Ачыл. 6:1— 8).

«Әзер булыгыз»

Соңгы көннәрнең билгесе «бөтен җиһанда» үтәлә (Мат. 24:7, 14). Миллионлаган кеше үләтләр, ачлык, җир тетрәүләр һәм алдан әйтелгән башка вакыйгалар булган җирләрдә газапланып көн күрә. Ә күпләр чагыштырмача тыныч җирләрдә яши. Син үзең беркайчан да бу билгенең ниндидер үзенчәлекләренең үтәлүен татымаган булсаң, зур афәткә әле ерак дип уйларга тиешме? Бу акыллы булмас иде.

Мәсәлән, Гайсәнең «ачлык булыр, үләтләр чыгар» дигән сүзләре турында уйлан (Лүк 21:11). Беренчедән, ул ачлык һәм үләтләр бөтен җирдә бер үк вакытта һәм бер үк дәрәҗәдә булачак дип әйтмәгән. Киресенчә, ул болар «урыны-урыны белән» булыр дигән. Шуңа күрә без бу вакыйгалар бар җирдә һәм бер үк вакытта булыр дип көтмибез. Икенчедән, ачлык турында әйткәннән соң, Гайсә үз шәкертләрен болай дип кисәткән: «Сак булыгыз, артык ашап-эчү... сезнең белән идарә итмәсен» (Лүк 21:34). Шулай итеп, бар мәсихчеләр дә билгенең һәр үзенчәлекләренең үтәлүен татымаячак. Гайсә болай дигән: «Бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә, сез Аллаһы Патшалыгының якын икәнен белерсез» (Лүк 21:31). Без яшәгән җирдә нинди генә вакыйгалар булмасын, бүгенге мәгълүмат чаралары безгә бу билгенең бөтен якларын күрергә мөмкинлек бирә.

Шулай ук Йәһвәнең зур афәтнең башланыр көнен һәм сәгатен инде билгеләгәнен онытма (Мат. 24:36). Җирдәге вакыйгаларның барышы бу көнне кичектермәячәк.

Гайсә бар җирдә яшәгән мәсихчеләргә: «Әзер булыгыз»,— дигән (Мат. 24:44). Без һәрвакыт әзер булырга тиеш. Әлбәттә, без көннәр буе теократик эшләр белән шөгыльләнә алмыйбыз. Өстәвенә, безнең беребез дә зур афәт башланганда нинди эш белән мәшгуль булачагын белми. Кайберебез, бәлкем, эштә булыр я өй эшләрен башкарыр (Мат. 24:40, 41). Шуңа күрә, әзер булыр өчен, без нәрсә эшли алабыз?

Эммануэль белән Викторина һәм аларның алты кызы Африканың бер илендә яши. Анда алар билгенең бар үзенчәлекләренең үтәлүен татымый. Шуңа күрә алар уяу һәм әзер булырга теләп, һәр көн рухи темаларга фикер алышыр өчен вакыт бүлеп куярга булганнар. Эммануэль болай ди: «Барыбыз өчен уңайлы булган вакыт табу бик авыр булды. Ахыр чиктә без иртәнге алтыдан җиденче яртыга хәтле, ярты сәгать вакыт бүлеп куйдык. Көндәлек шигырьне карап чыкканнан соң без җыелышта каралачак материалдан берничә абзацны укып әзерләнәбез». Бу аларга уяу булырга ярдәм итәме? Һичшиксез. Эммануэль — җыелышның өлкәннәр советы координаторы. Викторина еш кына ярдәмче пионер булып хезмәт итә һәм күпләргә хакыйкатьне кабул итәргә ярдәм иткән. Аларның бар кызлары рухи яктан уңышлар ясый.

Гайсә безгә: «Уяу булыгыз!» — дигән (Марк 13:33). Бернинди кызыктыргыч нәрсәгә рухи уяулыгыңны томаларга юл куйма. Ә, Ариэль кебек, басмаларыбыз һәм җыелыш очрашуларыбыз аша бирелгән яхшы киңәшләргә игътибарлы бул. Эммануэль гаиләсе кебек, әзер һәм «уяу булыр» өчен, һәр көн махсус тырышлыклар куй.

[Искәрмә]

^ 8 абз. Бу бер яшь мәсихченең Йәһвә алдында дөресне эшләр өчен көрәшүе турындагы заманча драма.

[4 биттәге иллюстрация]

Һәр көн рухи темаларга фикер алышу Эммануэльгә һәм аның гаиләсенә уяу булырга ярдәм итә