Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Әйдәгез бергә шатланыйк!

Әйдәгез бергә шатланыйк!

Әйдәгез бергә шатланыйк!

БӘХЕТКӘ ирешү һәм шатлыклы булып калу көннән-көн авырая бара. Күпләргә башкалар белән уңай фикерләрне уртаклашу мөмкин түгел кебек тоела. Хәзерге, аеруча зур шәһәрләрдәге, тормыш кешеләрне үзләренә бикләнергә һәм башкалардан читләшергә мәҗбүр итә.

«Бүген ялгызлык бик гадәти хәл,— дип әйтә психобиология профессоры Альберто Оливерио.— Һичшиксез, зур шәһәрләрдәге тормыш кешене ялгызлыкка этәрә. Күп очракларда тормыш безне хезмәттәшебезне, күршебезне я якындагы супермаркетта эшләүче кассирны шәхес буларак, күрмәскә мәҗбүр итә». Андый читләшү аркасында кеше еш кына депрессиягә бирелә.

Әмма мәсихчеләр арасындагы хәл башкача. Рәсүл Паул: «Һәрвакыт шатланыгыз»,— дип язган (1 Тес. 5:16). Безгә шатлыклы булырга һәм бергә шатланырга сәбәпләр күп. Без Аллаһы Тәгалә Йәһвәгә гыйбадәт кылабыз; Изге Язмалардагы хакыйкатьне аңлыйбыз; безнең котылырга һәм мәңгелек тормышка өметебез бар; һәм без шулай ук башкаларга бу фатихаларны алырга ярдәм итә алабыз (Мәд. 105:4, 5; Ирем. 15:16; Рим. 12:12).

Шатлык хисе һәм башка кешеләр белән шатлыкларын уртаклашу — мәсихчеләрнең үзенчәлекләре. Шуңа күрә Паулның филиппуйлыларга: «Мин куанам һәм сезнең барыгыз белән дә шатлыгымны уртаклашам. Сез шулай ук куаныгыз һәм минем белән бергә шатланыгыз»,— дип язганына бер дә гаҗәпләнәсе юк (Флп. 2:17, 18). Бу ике генә шигырьдә Паул икә мәртәбә бергәләп шатлану һәм куану турында әйтә.

Сүз дә юк, мәсихчеләргә эчтән йомылу омтылышыннан сакланырга кирәк. Башкалардан читләшкән берәү дә имандашлары белән шатлана алмый. Паул безне «Раббыныкы булганга» кардәшләребез белән куанырга өнди. Аның бу киңәшен ничек тотарга? (Флп. 3:1).

Имандашларың белән шатлан

Паул, филиппуйлыларга хатын язганда, күрәсең, вәгазьләгәне өчен Рим төрмәсендә утырган (Флп. 1:7; 4:22). Әмма бу аның хезмәткә карата ашкынуын киметмәгән. Киресенчә, ул Йәһвәгә үз шартларында бар көчен куеп хезмәт иткәненә һәм үз җанын фида кылганына шатланган (Флп. 2:17). Паул мисалыннан күренгәнчә, шатлык шартларга бәйле түгел. Төрмәдә утыруына карамастан, ул: «Киләчәктә дә шатланып туя алмаячакмын»,— дигән (Флп. 1:18).

Паул Филиппуй шәһәрендәге җыелышны оештырган булган, һәм андагы кардәшләр аның өчен аеруча якын булганнар. Ул Йәһвәгә хезмәт итүдән килгән шатлыкны уртаклашса, бу аларны да ныгытачагын белгән. Шуңа күрә ул аларга болай дип язган: «Имандашлар, минем белән булган хәлләрнең Яхшы хәбәр таралуда зур файда китергәнен белүегезне телим. Нәтиҗәдә, сарайда яшәүчеләрнең барысына һәм калган башкаларга да төрмәдә Мәсих хакына утыруым мәгълүм булды» (Флп. 1:12, 13). Моның турында сөйләп, Паул үз кардәшләре белән бергә шатланган. Филиппуйлылар исә үз чиратында Паул белән бергә куанырга тиеш булганнар. Аларга Паул белән булган хәлләр аркасында боекмаска, ә аңардан үрнәк алырга кирәк булган (Флп. 1:14; 3:17). Моннан тыш, филиппуйлылар алда да үз догаларында Паулны искә ала алган һәм аңа кулдан килгән ярдәм күрсәтә алган (Флп. 1:19; 4:14—16).

Без Паул кебек шатлыклымы? Тормыш шартларыбызның һәм мәсихче хезмәтебезнең уңай якларын күрергә тырышабызмы? Кардәшләребез белән аралашканда вәгазь эше турында шатланып сөйләү яхшы булыр иде. Моның өчен безгә вәгазьдә булган әллә ни искитәрлек очракны көтәргә кирәк түгел. Без, бәлкем, уңышлы кереш сүзләр кулланып я эзлекле фикер йөртеп, берәрсендә Патшалык хәбәренә кызыксыну уятканбыздыр. Ә, бәлкем, өйдән-өйдән йөреп вәгазьләгәндә Изге Язмалардагы берәр шигырь нигезендә берәрсе белән яхшы сөйләшү булгандыр. Яисә территориябездә безне Йәһвә Шаһитләре буларак таныганнардыр, һәм бу үзе инде искиткеч шаһитлек булган. Андый очракларны уртаклашу — бергә шатланыр өчен яхшы мөмкинлек.

Күп кенә Йәһвә Шаһитләре вәгазьләү эше хакына күп нәрсәдән баш тарткан һәм һаман да фидакарьлек күрсәтә. Пионерлар, күчеп йөрүче күзәтчеләр, вефильчеләр, миссионерлар һәм халыкара төзелеш хезмәтчеләре тулы вакытлы хезмәтләрен башкарыр өчен, күп тырышлыклар куя һәм моңа бик шатлана. Без алар белән бергә сөенәбезме? «Аллаһы Патшалыгы өчен... хезмәт итүче» бу кадерле кардәшләребезнең хезмәте өчен рәхмәтле булганыбызны күрсәтик (Көл. 4:11). Аларны җыелыш очрашуларында я конгрессларда чын күңелдән мактап була. Шулай ук без алар кебек ашкынучан була алабыз. Өстәвенә, без аларга кунакчыллык күрсәтеп, мәсәлән, төшке ашка чакырып, аларның кызыклы очракларын ишетергә һәм ныгытучы сүзләрен тыңларга «мөмкинлек» булдыра алабыз (Флп. 4:10).

Сынаулар кичергән кардәшләр белән шатлан

Эзәрлекләүләрне кичерү һәм сынауларны җиңеп чыгу Паулның Йәһвәгә тугры булырга тәвәккәллеген ныгыткан (Көл. 1:24; Ягък. 1:2, 3). Паул, мөгаен, Филиппуйдагы кардәшләрнең шундый ук сынауларга очраячагын һәм үзенең нык булуы аларны ныгытачак икәнен белгән. Моның турында уйланганга, ул алар белән шатланган. Шуңа күрә ул болай дип язган: «Сезгә Мәсих хакына иман итү генә түгел, бәлки Аның өчен газап чигү өстенлеге дә бирелде. Шулай булгач, сез дә мин кичергән һәм, ишеткәнегез кебек, хәзер дә кичерә торган шул ук көрәшкә керәсез» (Флп. 1:29, 30).

Бүген дә мәсихчеләр вәгазьләгәннәре өчен каршылыклар кичерә. Кайвакыт эзәрлекләүләр мәрхәмәтсез була, ләкин еш кына алар яшерен рәвештә эшләнелә. Бу, мәсәлән, мөртәтләрнең ялган гаепләүләре, өйдәгеләрнең дошманлыгы, классташларның я эштәге хезмәттәшләрнең мыскыллап көлүләре булырга мөмкин. Гайсә әйткәнчә, андый сынаулар безне гаҗәпләндерергә дә, боектырырга дә тиеш түгел. Киресенчә, алар сөенер өчен сәбәп. Гайсә болай дигән: «Кешеләр сезне Минем аркада хурлаганда, эзәрлекләгәндә һәм сезгә каршы төрле явызлык эшләгәндә, сез бәхетле. Шатланыгыз һәм куаныгыз!» (Мат. 5:11, 12).

Без берәр илдәге кардәшләребезнең каты эзәрлекләүләргә дучар булганын ишеткәч, бу безне куркытырга я котыбызны алырга тиеш түгел. Киресенчә, без аларның нык булуларына сөенергә тиеш. Без алар өчен дога кылып, Йәһвәдән иманнарын ныгытуын һәм аларга сынауларны кичереп чыгарга көч бирүен сорый алабыз (Флп. 1:3—5). Еш кына бу кадерле кардәшләребезгә шулай гына ярдәм итеп була. Әмма үзебезнең җыелышыбыздагы сынаулар кичергән кардәшләребез өчен күбрәкне эшли алабыз. Алар белән кызыксынып, аларга төрлечә ярдәм итеп була. Без аларны Гаилә белән гыйбадәт кылу кичебезгә чакырып, алар белән вәгазьләп һәм бергә ял итеп, үзара шатланыр өчен яхшы мөмкинлекләр булдыра алабыз.

Безгә бергә сөенер өчен сәбәпләр җитәрлек! Әйдәгез, бу дөньяга хас булган читләшү рухына бирелмик һәм кардәшләребез белән шатлыгыбызны уртаклашып торыйк. Шулай эшләп, без җыелышта хөкем сөргән ярату белән бердәмлекне саклаячакбыз һәм чын күңелдән мәсихче кардәшлегебез өчен сөенәчәкбез (Флп. 2:1, 2). Әйе, Паул безне өндәгәнчә, һәрвакыт Раббыда куаныйк (Флп. 4:4).

[6 биттәге иллюстрация. Чыганак]

Globe: Courtesy of Replogle Globes