Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Абый-кардәшләргә хөрмәтле вазифалар алырга булышыгыз

Абый-кардәшләргә хөрмәтле вазифалар алырга булышыгыз

Абый-кардәшләргә хөрмәтле вазифалар алырга булышыгыз

«Өйрәнеп җиткәннән соң һәркем остазы кебек була» (ЛҮК 6:40).

1. Гайсә җирдә хезмәт иткәндә мәсихче җыелышның оештырылуына ничек нигез салган?

РӘСҮЛ ЯХЪЯ үзенең Яхшы хәбәрен болай дип тәмамлаган: «Гайсә болардан башка да күп эшләр башкарды. Аларның һәммәсе турында да язылса, язылган китаплар дөньяга сыймас иде дип уйлыйм» (Яхъя 21:25). Үзенең җирдәге кыска, ләкин ашкынучан хезмәте дәвамында Гайсә бик күп эшләр башкарган, шул исәптән үзе башлаган эш белән җитәкчелек итә алган ир-атларны эзләп тапкан, өйрәткән һәм бу эшне башкарыр өчен оештырган. Гайсә, б. э. 33 елында күккә күтәрелгәнче, гаҗәеп мәсихче җыелышның оештырылуына нигез салган, һәм тиздән бу җыелышта кешеләрнең саны меңнәргә җиткән (Рәс. 2:41, 42; 4:4; 6:7).

2, 3. а) Ни өчен суга чумдырылган ир-атларга җаваплылык алырга омтылу үтә мөһим? б) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

2 Бүген бөтен дөнья буенча Патшалыкның җиде миллионнан артык актив вәгазьчеләре хезмәт иткән 100 000 нән артык җыелыш бар. Шуңа күрә рухи эшләрдә үз өсләренә җитәкчелек ала алган абый-кардәшләр кирәк. Мәсәлән, мәсихче өлкәннәр бик кирәк. Бу хөрмәтле вазифаны алырга омтылган кардәшләр мактауга лаек, чөнки алар «игелекле эш тели» (1 Тим. 3:1).

3 Әмма ир-атлар үзләреннән-үзләре җыелышта вазифалар үтәр өчен яраклы булып китми. Моның өчен дөньяви белем һәм тормыш тәҗрибәсе генә җитәрлек түгел. Андый вазифалар үтәр өчен, ир-ат тиешле рухи таләпләргә туры килергә тиеш. Рухи сыйфатлар аның сәләтләренә һәм казанышларына караганда мөһимрәк. Җыелыштагы ир-атларга бу яктан яраклы булырга ничек ярдәм итеп була? «Өйрәнеп җиткәннән соң һәркем остазы кебек була»,— дигән Гайсә (Лүк 6:40). Бу мәкаләдә без Оста Өйрәтүче Гайсә Мәсихнең үз шәкертләренә зуррак җаваплылык алырга ничек ярдәм иткәнен карап чыгарбыз һәм моннан нинди сабаклар алып була икәнен күрербез.

Мин «сезне дусларым дип атадым»

4. Гайсә үз шәкертләренә чын дус булганын ничек күрсәткән?

4 Гайсә үз шәкертләре белән үзен өстен тотмаган, алар аның дуслары булган. Ул алар белән бергә вакыт үткәргән, аларга ышанган һәм Атасыннан ишеткәннәрнең һәммәсен аларга белдергән. (Яхъя 15:15 не укы.) Гайсә үз шәкертләренең: «Без Синең килүеңне һәм бу дөньяның бетәчәген нинди билге аша беләчәкбез?» — дигән соравына җавап биргәч, аларның шатланганын күз алдыгызга китерегез (Мат. 24:3, 4). Ул шулай ук алар белән күңел түрендәге уйларын һәм хисләрен уртаклашкан. Мәсәлән, үзенә хыянәт итәчәк төнне Гайсә Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны үзе белән Гетсимәни бакчасына алган һәм анда үзенең борчылу күңелен кайнар дога кылып бушаткан. Бу өч рәсүл Гайсәнең догада нәрсә әйткәнен, бәлкем, ишетмәгәннәрдер дә, ләкин алар, күрәсең, аңа никадәр авыр булганын сизгәннәр (Марк 14:33—38). Шулай ук элегрәк Гайсәнең тышкы кыяфәтенең үзгәрүе рәсүлләргә ничек тәэсир иткәне турында уйлап карагыз (Марк 9:2—8; 2 Пет. 1:16—18). Гайсә белән шәкертләре арасындагы якын дуслык соңрак аларга авыр вазифалар үтәгәндә көч өстәп торган.

5. Мәсихче өлкәннәр башкаларга ничек итеп игътибарлы була ала?

5 Мәсихче өлкәннәр дә бүген, Гайсә кебек, башкалар белән үзләрен дусларча тота һәм аларга ярдәм итә. Алар үз имандашларына шәхси кызыксыну күрсәтер өчен вакыт бүлеп куеп, алар белән җылы, якын мөнәсәбәтләр үстерә. Өлкәннәр конфиденциальлек саклауның мөһимлеген белсәләр дә, башкалар белән аралашудан читләшми. Өлкәннәр абый-кардәшләргә ышана һәм алар белән Изге Язмалардан белгәннәрен уртаклаша. Алар чагыштырмача яшь булган хезмәттәш ярдәмчеләр белән үзләрен өстен тотмый. Киресенчә, өлкәннәр аларны киләчәктә зур уңышларга ия булачак һәм җыелыш файдасына мөһим хезмәт башкарачак рухи кешеләр дип саный.

«Мин... сезгә үрнәк күрсәттем»

6, 7. Гайсә үз шәкертләренә нинди үрнәк калдырган, һәм бу аларга ничек тәэсир иткән?

6 Гайсәнең шәкертләре рухи нәрсәләрне кадерләсәләр дә, аларның фикерләү рәвешенә кайчак чыгышлары һәм культуралары тәэсир иткән (Мат. 19:9, 10; Лүк 9:46—48; Яхъя 4:27). Әмма Гайсә аларны тәнкыйтьләп тиргәмәгән һәм куркытмаган. Ул аларга акылга сыймаслык таләпләр куймаган һәм аларга үзе эшләмәгәнне эшләргә кушмаган. Киресенчә, Гайсә аларны үз үрнәге белән өйрәткән. (Яхъя 13:15 не укы.)

7 Гайсә үз шәкертләренә нинди үрнәк калдырган? (1 Пет. 2:21). Ул башкаларга күбрәк хезмәт итә алыр өчен, гади тормыш алып барган (Лүк 9:58). Гайсә тыйнак булган һәм һәрвакыт Язмаларга нигезләнеп өйрәткән (Яхъя 5:19; 17:14, 17). Ул игелекле булган һәм аның белән аралашу җиңел булган. Ул бар нәрсәне яратудан чыгып эшләгән (Мат. 19:13—15; Яхъя 15:12). Гайсәнең үрнәге аның рәсүлләренә уңай яктан тәэсир иткән. Мәсәлән, Ягъкуб үлем янаганда да курыкмаган, һәм үтерелүенә кадәр Аллаһыга тугры хезмәт иткән (Рәс. 12:1, 2). Яхъя 60 елдан артык тугры итеп Гайсә эзеннән барган (Ачыл. 1:1, 2, 9).

8. Өлкәннәр яшь ир-атларга һәм башкаларга нинди үрнәк бирә?

8 Фидакарь, басынкы һәм кайгыртучан өлкәннәр яшь ир-атларга файдалы булган үрнәк күрәтә (1 Пет. 5:2, 3). Өстәвенә, иманда, өйрәтүдә, тәртиптә һәм хезмәттә үрнәк өлкәннәр иманнарын башкалар үрнәк итеп тотканын белгәнгә канәгатьлек кичерә (Евр. 13:7).

Гайсә рәсүлләрен нәсыйхәт биреп җибәрде

9. Гайсәнең үз шәкертләрен вәгазьләү эшен башкарырга өйрәткәнен без каян беләбез?

9 Якынча ике ел ашкынып хезмәт иткәннән соң Гайсә, 12 рәсүлен вәгазьләргә җибәреп, вәгазь эшен киңәйткән. Әмма башта ул аларга күрсәтмәләр биргән (Мат. 10:5—14). Ә меңләгән кешене могҗиза эшләп ашатырга җыенганда, Гайсә үз шәкертләренә аларны ничек оештырырга һәм ризыкны ничек таратырга икәнен аңлаткан (Лүк 9:12—17). Күренеп тора: Гайсә үз шәкертләренә ачык һәм төгәл җитәкчелек биреп, аларны өйрәткән. Андый өйрәтү һәм изге рухның көчле тәэсире рәсүлләргә б. э. 33 елында башланган һәм алга таба зур үсеш алган вәгазь эшен оештырырга ярдәм иткән.

10, 11. Өлкәннәр һәм башкалар ничек ир-атларны өйрәтә ала?

10 Бүген, берәр ир-ат Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, рухи күрсәтмәләр ала башлый. Аңа, бәлкем, яхшы укырга өйрәнергә ярдәм итәргә кирәк булыр. Аның белән Изге Язмалар өйрәнгәндә, без аңа башка яклардан да булышабыз. Мәсихче очрашуларга регуляр рәвештә йөри башлап, ул өйрәнүен дәвам итә: Теократик хезмәт мәктәбендә катнаша башлый, суга чумдырылмаган вәгазьче булып китә һәм башка адымнар ясый. Суга чумдырылу үткәч, ул башка яклардан, мәсәлән Патшалык Залын тиешле хәлдә саклауда ярдәм итәргә өйрәтелә. Вакыт узгач, абый-кардәшкә хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итәргә яраклы булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен күрергә ярдәм итеп була.

11 Суга чумдырылган абый-кардәшкә берәр йөкләмә бирелгәндә өлкән бу эш оешмада ничек башкарыла икәнен аңлатырга һәм кирәкле күрсәтмәләр бирергә шат. Бу абый-кардәш үзеннән нәрсә көтелә икәнен аңларга тиеш. Йөкләнгән эшне үтәү аңа авыр икән, кайгыртучан өлкән, ул бу эшкә яраксыз дигән нәтиҗәгә килергә ашыкмый. Киресенчә, өлкән аңа яңадан нәрсәгә игътибар итәргә һәм бу эшне ничек үтәргә икәнен ипле генә аңлатачак. Куйган тырышлыкларын абый-кардәшләр кадерләгәндә өлкәннәр сөенә һәм башкаларга хезмәт итү аларга шатлык китерә (Рәс. 20:35).

«Акыллы кеше үгет-киңәшкә колак салыр»

12. Ни өчен Гайсәнең киңәшләре файдалы булган?

12 Гайсә үз шәкертләренә, аларның ихтыяҗларын исәпкә алып, киңәшләр биргән һәм шулай итеп аларны өйрәткән. Мәсәлән, Ягъкуб белән Яхъяның самареялеләрне, үзләрен кабул итмәгәнгә, күктән ут төшереп, юкка чыгарасы килгәндә, Гайсә аларны шелтәләгән (Лүк 9:52—55). Ягъкуб белән Яхъяның аналары улларына Патшалыкта югары урын бирүен сорап, Гайсәгә мөрәҗәгать иткәндә, ул бу абыйлы-энелегә турыдан-туры болай дигән: «Уң ягыма яки сул ягыма утырырга рөхсәт бирү Минем кулда түгел. Анда Атам тарафыннан билгеләнгәннәр утырачак» (Мат. 20:20—23). Гайсә һәрвакыт аңлаешлы, файдалы һәм Аллаһының принципларына нигезләгән киңәшләр биргән. Ул шәкертләрен андый принциплар турында уйланырга өйрәткән (Мат. 17:24—27). Гайсә шулай ук үз шәкертләренең мөмкинлекләре чикле икәнен таныган һәм алардан камиллек көтмәгән. Ул үз киңәшләрен чын яратудан чыгып биргән (Яхъя 13:1).

13, 14. Киңәшләргә кем мохтаҗ? б) Рухи яктан үсмәгән кардәшкә өлкән нинди киңәшләр бирергә мөмкин?

13 Мәсихче җыелышта вазифалар алырга омтылган һәр абый-кардәшкә вакыт-вакыт киңәшләр я Изге Язмаларга нигезләнгән үгетләү кирәк. «Акыллы кеше үгет-киңәшкә колак салыр»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 12:15 тә. «Кимчелекләрем аркасында мин бик борчыла идем,— дип әйтә бер яшь абый-кардәш.— Өлкән биргән киңәш миңа аларга дөрес карарга ярдәм итте».

14 Өлкәннәр берәр ир-атның тәртибендә аның рухи үсешен акрынайткан ниндидер шикле яклар күрсә, алар аны басынкылык белән төзәтергә тырыша (Гәл. 6:1). Кайвакыт кешегә аның холкындагы ниндидер тискәре сыйфаты аркасында киңәш бирергә кирәк. Берәр абый-кардәшкә фидакарьлек рухы җитми кебек тоелса, өлкән, бәлкем, аңа Гайсәнең Патшалык турында ашкынып игълан иткәнен һәм үзенең артыннан баручыларга шәкертләр булдырырга кушканын исенә төшерүне файдалы дип табар (Мат. 28:19, 20; Лүк 8:1). Әгәр ниндидер абый-кардәш шөһрәт яратучан икән, өлкән аңа Гайсәнең үз шәкертләренә моның куркыныч икәнлеген аңларга ничек ярдәм иткәнен күрсәтә ала (Лүк 22:24—27). Ә абый-кардәшкә кичерүчән булу авыр булса, нәрсә эшләргә? Шактый зур бурычы кичерелгән хезмәтченең үзенә кечкенә бурычы булган кешене кичерергә теләмәгәне турындагы хикәя аның өчен көчле мисал булыр (Мат. 18:21—35). Кешегә киңәш бирергә кирәк булганда, өлкәннәр җай чыгу белән моны эшләсә, яхшы булыр. (Гыйбрәтле сүзләр 27:9 ны укы.)

«Үзеңне диндарлыкка күнектер»

15. Абый-кардәшнең гаиләсе аңа башкаларга хезмәт итәргә ничек ярдәм итә ала?

15 Ир-атларга җыелышта вазифалар алырга омтылырга башлыча өлкәннәр булыша, ләкин башкалар да бу яктан аларга булышлык күрсәтә ала. Мәсәлән, ир-атның гаиләсе аңа бу яктан ярдәм итә ала һәм тиеш тә. Ә ул инде өлкән икән, яратучы хатынының һәм риясыз балаларының ярдәме аңа файдалы булачак. Ул җыелыштагы бурычларын уңышлы үтәргә тели икән, аларның җыелыштагылар белән аны «бүлешергә» әзер булуы мөһим. Аларның фидакарь булулары аңа шатлык китерә, һәм башкалар моны бик кадерли (Гыйб. сүз. 15:20; 31:10, 23).

16. а) Җыелышта вазифаларга омтылу өчен башлыча кем җаваплы? б) Абый-кардәш җыелышта хөрмәтле вазифаларга ничек ирешә ала?

16 Башкалар абый-кардәшкә җыелышта хөрмәтле вазифалар алырга омтылырга ярдәм итә алса да, асылда, ул моңа үзе омтылырга тиеш. (Гәләтиялеләргә 6:5 не укы.) Әлбәттә, абый-кардәшкә башкаларга ярдәм итәр өчен һәм вәгазьдә ашкынып катнашыр өчен, хезмәттәш ярдәмче яки өлкән булу мәҗбүри түгел. Әмма җыелышта хөрмәтле вазифаларга омтылу Изге Язмалардагы билгеле таләпләргә туры килергә тырышу дигәнне аңлата (1 Тим. 3:1—13; Тит. 1:5—9; 1 Пет. 5:1—3). Шуңа күрә абый-кардәш хезмәттәш ярдәмче яки өлкән булырга тели, әмма әле билгеләнмәгән икән, ул үзенә яхшырырга кирәк булган өлкәләргә игътибар итәргә тиеш. Моның өчен Изге Язмаларны регуляр рәвештә укырга, тырышып шәхси өйрәнү үткәрергә, тирән уйланырга, эчкерсез дога кылырга һәм мәсихче хезмәттә ашкынып катнашырга кирәк. Шулай эшләп, ул Паулның Тимутегә биргән мондый киңәшен куллана: «Үзеңне диндарлыкка күнектер» (1 Тим. 4:7).

17, 18. Суга чумдырылган абый-кардәш җыелыштагы вазифаларны үти алмам дип курыкса я аның моны эшләргә теләге булмаса, аңа нәрсә эшләргә?

17 Әмма абый-кардәш җыелыштагы вазифаларны үти алмас дип курыкканга моңа омтылмый икән, нәрсә эшләргә? Аңа Йәһвә Аллаһының һәм Гайсә Мәсихнең безнең хакка күпне башкарганы турында уйлану яхшы булыр иде. Йәһвә көн дә «йөгебезне җиңеләйтә» (Мәд. 67:20). Шуңа күрә күктәге Атабыз абый-кардәшкә җыелышта үз өстенә җаваплылык алырга ярдәм итә ала. Хезмәттәш ярдәмче я өлкән булып хезмәт итмәгән абый-кардәшләргә Аллаһы оешмасында җитлеккән, хөрмәтле вазифалар алырга әзер булган ир-атларга ихтыяҗ бар икәне турында уйлау файдалы булыр. Моның барысы турында уйлану абый-кардәшне тискәре хисләрен җиңәргә дәртләндерергә мөмкин. Ул изге рух сорап дога кыла ала, чөнки рух тудырган сыйфатлар — иминлек һәм үз-үзеңне тота белү — һәртөрле куркуларны юкка чыгара ала (Лүк 11:13; Гәл. 5:22, 23). Ә Йәһвә дөрес эчке теләкәләрдән чыгып хөрмәтле вазифаларга омтылган абый-кардәшләрне фатихалый. Моңа бер дә шикләнмә!

18 Ә суга чумдырылган абый-кардәшнең җыелышта хөрмәтле вазифаларга омтылырга теләге булмаса, аңа ничек ярдәм итеп була? «Аллаһы Үзенең игелекле ихтыяры белән, эш итү өчен, сездә теләк һәм сәләт тудыра»,— дигән рәсүл Паул (Флп. 2:13). Хезмәт итәргә теләк Аллаһыдан килә, һәм Йәһвә рухы кешегә изге хезмәтне башкарырга көч бирә ала (Флп. 4:13). Өстәвенә, мәсихче Аллаһы алдында дөрес булганны эшләр өчен дога кыла ала (Мәд. 24:4, 5).

19. «Җиде көтүченең, сигез мирзаның» күтәрелүе безне нәрсәгә ышандыра?

19 Йәһвә мәсихче өлкәннәрнең башкаларны өйрәтер өчен куйган тырышлыкларын фатихалый. Аның фатихасын шулай ук бу тырышлыкларны кадерләгән һәм җыелышта хөрмәтле вазифалар алырга омтылган кардәшләр дә ала. Изге Язмалар безне Аллаһы халкы арасыннан, Йәһвәнең оешмасында җитәкчелек итәр өчен, «җиде көтүченең, сигез мирзаның» — җитәрлек сәләтле ир-атларның — күтәреләчәгенә ышандыра (Мих. 5:5). Шактый күп абый-кардәшләрнең өйрәтелүе һәм, Йәһвә данлансын өчен, басынкылык белән хөрмәтле вазифаларны үтәргә омтылуы чыннан да зур фатиха!

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Гайсә үз шәкертләренә зуррак җаваплылык алырга ничек ярдәм иткән?

• Өлкәннәр, Гайсәдән үрнәк алып, ир-атларга җыелышта җитәкчелек алырга ничек ярдәм итә ала?

• Абый-кардәшнең гаиләсе аңа хөрмәтле вазифаларга омтылырга ничек булыша ала?

• Абый-кардәшкә хөрмәтле вазифалар алырга омтылганын күрсәтер өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[31 биттәге иллюстрацияләр]

Рухи яктан үсәргә теләгән өйрәнүчеңә син ничек ярдәм итә аласың?

[32 биттәге иллюстрация]

Ир-атлар хөрмәтле вазифаларга омтылганын ничек күрсәтә ала?