Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бозык дөньяда без вакытлыча яшәүчеләр

Бозык дөньяда без вакытлыча яшәүчеләр

Бозык дөньяда без вакытлыча яшәүчеләр

«Алар бу дөньяда үзләренең килмешәк вә юлчылар гына икәнлекләрен таныганнар» (ЕВР. 11:13).

1. Бу дөньяга карата шәкертләренең карашы турында Гайсә нәрсә әйткән?

ГАЙСӘ үзенең шәкертләре турында: «Алар... дөньяда»,— дип әйткән. Ләкин аннан соң ул болай дигән: «Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел» (Яхъя 17:11, 14). Шулай итеп Гайсә илаһы Шайтан булган бу дөнья төзелешенә карата шәкертләренең карашы нинди булырга тиеш икәнен ачык итеп күрсәткән (2 Көр. 4:4). Бу явыз дөньяда яшәсәләр дә, аларга аннан читтә торырга кирәк. Бу дөнья төзелешендә алар килмешәкләр һәм мосафирлар, ягъни вакытлыча яшәүчеләр, кебек яши (1 Пет. 2:11).

Алар килмешәкләр булып яшәгәннәр

2, 3. Ни өчен Ханох, Нух һәм Ибраһим белән Сара «килмешәкләр вә юлчылар» булып яшәгән дип әйтеп була?

2 Бозык дөньяда яшәгән Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре борынгы вакытлардан ук башкалардан аерылып торган. Туфанга кадәр Ханох һәм Нух «Аллаһы юлында» йөргәннәр (Ярат. 5:22—24; 6:9). Алар икесе дә, Шайтанның явыз дөньясына чыгарылган Йәһвәнең хөкемнәрен кыю игълан итүчеләр булган. (2 Петер 2:5; Яһүд 14, 15 не укы.) Бозык дөньяда Аллаһы юлында йөргәнгә, Ханох «Аллаһыга ярый алган», ә Нух «замандашлары арасында саф... кеше» дип саналган (Евр. 11:5; Ярат. 6:9).

3 Аллаһының чакыруын кабул итеп, Ибраһим белән Сара Ур шәһәрендәге уңай тормышларын калдырырырга һәм чит җирләрдә бер урыннан икенче урынга күчеп яшәүнең авырлыкларына түзәргә әзер булганнар (Ярат. 11:27, 28; 12:1). Рәсүл Паул болай дип язган: «Иман аркылы Ибраһим, Аллаһы чакыргач, буйсынып, киләчәктә үзенә мирас дип вәгъдә ителгән җиргә киткән, гәрчә кая барганын белмәсә дә. Иман белән ул вәгъдә ителгән илдә килмешәк булып яшәгән. Исхак вә Ягъкуб кебек үк, ул да чатырларда яшәгән, алар да аның белән бергә, Аллаһы вәгъдә иткәнне алырга тиеш булган» (Евр. 11:8, 9). Йәһвәнең андый тугры хезмәтчеләре турында Паул болай дип әйткән: «Барлык бу кешеләр иманнарын саклап үлгәннәр. Алар үзләренә вәгъдә ителгәннәрне, кабул итмичә, ерактан гына күргәннәр һәм сәламләгәннәр. Алар бу дөньяда үзләренең килмешәк вә юлчылар гына икәнлекләрен таныганнар» (Евр. 11:13).

Исраиллеләргә кисәтү бирелә

4. Вәгъдә ителгән җиргә керер алдыннан исраиллеләргә нинди кисәтү бирелгән?

4 Ибраһимның буыннары — исраиллеләр — үз җирләре һәм канун җыенытыгы булган күпсанлы халык булып киткән (Ярат. 48:4; Кан. 6:1). Исраил халкы, үз җирләренең чын Хуҗасы Йәһвә икәнен беркайчан да онытмаска тиеш булган (Лев. 25:23). Алар бу җиргә ия булсалар да, Хуҗаның теләген исәпкә алырга тиеш булган. Өстәвенә, аларга «адәмнең ризык белән генә» яшәмәгәнен истә тотырга кирәк булган; шулай ук алар муллыкта яшәп, Йәһвәне онытырга тиеш булмаган (Кан. 8:1—3). Вәгъдә ителгән җиргә керер алдыннан исраиллеләргә мондый кисәтү бирелгән: «Ата-бабаларыгыз Ибраһимга, Исхакка, Ягъкубка ант белән сезгә бирергә вәгъдә иткән җиргә кертәчәк сезне Раббы Аллаһыгыз. Үзегез төземәгән зур һәм гүзәл шәһәрләрне, сез байлык белән тутырмаган өйләрне, сез таш чокып казымаган коеларны, үзегез утыртмаган зәйтүн агачлары, йөзем бакчалары бирәчәк Ул сезгә. Анда туйганчы ашарлык ризыгыгыз булыр. Шул чагында, карагыз аны, Раббыны онытмагыз!» (Кан. 6:10—12).

5. Ни өчен Йәһвә Исраил халкын кире каккан, һәм нинди яңа халыкка ул үз илтифатын күрсәтә башлаган?

5 Бу кисәтү нигезсез булмаган. Нихами көннәрендә левиләрнең бер төркеме исраиллеләр Вәгъдә ителгән җиргә кергәч нәрсә булганын гарьләнеп искә төшергән. Исраил халкы яхшы йортларда яши башлагач һәм ризык белән шәраблары мул булып киткәч, «алар туйганчы ашый һәм симерә башлаган». Алар Аллаһыга каршы чыкканнар һәм хәтта кисәтүче хәбәр белән килгән пәйгамбәрләрен үтергәннәр. Шуңа күрә Йәһвә аларны дошманнар кулына тапшырган (Них. 9:25—27; Һош. 13:6—9). Соңрак Рим хакимлеге астында яшәгән тугры булмаган яһүдләр шул кадәр түбән дәрәҗәгә җиткәннәр ки, хәтта вәгъдә ителгән Мәсихне үтергәннәр! Йәһвә аларны кире каккан һәм үз илтифатын инде яңа халыкка — рухи Исраилгә күрсәтә башлаган (Мат. 21:43; Рәс. 7:51, 52; Гәл. 6:16, искәрмә).

«Дөньядан түгел»

6, 7. а) Гайсәнең үз шәкертләренә әйткән сүзләрен сез ничек аңлатыр идегез? б) Мәсихчеләрнең Шайтан дөньясының өлеше булмаска тиешлеге турында Петер нәрсә әйткән?

6 Бу мәкалә башында әйтелгәнчә, мәсихче җыелышның Башы Гайсә Мәсих ачык итеп үзенең шәкертләре турында алар Шайтанның явыз дөньясыннан читтә торырга тиеш дигән. Үзенең үлеме алдыннан Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Сез дөньяныкы булсагыз, дөнья сезне үзенекеләре итеп яратыр иде. Ләкин сез дөньядан түгел, бәлки Мин сезне дөньядан сайлап алдым, дөнья сезне шуңа нәфрәт итә» (Яхъя 15:19).

7 Үз диннәренең киң таралуы белән мәсихчеләр дөньяның өлеше булып, аның эшләрендә катнашырга һәм аңа яраклашырга тиеш булганмы? Юк. Алар кая гына яшәсә дә, Шайтан дөньясыннан читтә торырга тиеш булган. Мәсихнең үлеменнән соң якынча 30 ел үткәч, рәсүл Петер Рим империясенең төрле җирләрендә яшәгән мәсихчеләргә болай дип язган: «Сөеклеләрем! Сездән, килмешәкләрдән һәм мосафирлардан үтенәм: җанга каршы көрәшүче гөнаһлы теләкләрдән читләшегез; мәҗүсиләр... арасында үзегезне әдәпле тотыгыз» (1 Пет. 1:1; 2:11, 12).

8. Бер тарихчы беренче мәсихчеләрнең дөньяга карата мөнәсәбәтен ничек тасвирлаган?

8 Беренче мәсихчеләр Рим империясендә үзләрен вакытлыча яшәүчеләр кебек тоткан. Моны дәлилләп, Кеннет Латуретт исемле тарихчы болай дип язган: «Үз диннәре барлыкка килгәннән соң беренче өч гасыр дәвамында мәсихчеләрнең бетмәс һәм көчле эзәрлекләүләргә дучар булганына күп кенә тарихи истәлекләр бар... Аларны төрлечә гаепләгәннәр. Мәсихчеләр мәҗүси йолаларда катнашмаганга, аларны атеистлар дип атаганнар. Алар җәмгыять эшләрендә, мәсәлән, мәҗүси бәйрәмнәрдә, күңел ачуларда катнашмаган, чөнки, аларның карашлары буенча, бу эшләр мәҗүси ышанулар, гореф-гадәтләр һәм бозыклык белән сугарылган булган; шуңа күрә аларны кеше сөймәүчеләр дип санап, алардан мыскыллап көлгәннәр».

Бу дөнья белән өлешчә файдалану

9. Без «кеше сөймәүчеләр» түгел икәнебезне ничек күрсәтәбез?

9 Безнең көннәр турында нәрсә әйтеп була? Без бу бозык дөнья төзелешенә беренче мәсихчеләр кебек карыйбыз (Гәл. 1:4). Шуңа күрә күпләр безне аңламый, ә кайберәүләр хәтта нәфрәт итә. Әмма без «кеше сөймәүчеләр» түгел. Якыныбызны яратканга, без һәрбер кешегә «Патшалык хакындагы Яхшы хәбәрне» җиткерер өчен, бар тырышлыкларыбызны куеп, өйдән-өйгә йөреп вәгазьлибез (Мат. 22:39; 24:14). Без моны Мәсих җитәкчелеге астындагы Йәһвәнең Патшалыгы, яисә хөкүмәте, тиздән бу камилсез кешелек идарәсен гадел яңа дөнья белән алмаштырачагына ышанганга, эшлибез (Дан. 2:44; 2 Пет. 3:13).

10, 11. а) Без бу дөнья белән ничек файдаланабыз? б) Уяу мәсихчеләр нинди өлкәләрдә дөнья белән тулысынча файдаланмаска тырыша?

10 Хәзерге дөнья төзелеше үз ахырына якынлашканын истә тотып, без, Йәһвә хезмәтчеләре буларак, үлеп баручы бу дөньяда хәзер җылы урын эзләү вакыты түгел икәнен аңлыйбыз. Без рәсүл Паулның мондый сүзләренә колак салабыз: «Моннан ары хатынлылар хатынсыз кебек... сатып алучылар сатып алмаучылар кебек, бу дөнья белән файдаланучылар файдаланмаучылар кебек булсыннар. Чөнки бу дөньяның хәзерге рәвеше үтеп бара» (1 Көр. 7:29—31). Әмма бүгенге мәсихчеләр бу дөнья белән ничек файдалана? Дөнья күләмендә Изге Язмалардагы белемнәрне йөзләгән телдә таратыр өчен, алар алдынгы технологияләр белән элемтә чараларын куллана. Мәсихчеләр яшәү өчен акча эшләп табарлык дәрәҗәдә генә бу дөнья белән файдалана. Алар кирәкле товарлар сатып ала һәм бу дөнья күрсәткән кайбер хезмәтләрне үз ихтыяҗлары өчен куллана. Әмма алар бу дөнья белән тулысынча файдаланмый һәм мал-мөлкәтне, эшне тормышларында иң мөһиме дип санамый. (1 Тимутегә 6:9, 10 ны укы.)

11 Югары белем алу турында әйткәндә дә, уяу мәсихчеләр бу дөнья белән тулы дәрәҗәдә файдаланмый. Бу дөньяда югары белемне күпләр югары дәрәҗәгә һәм мул тормышка баскыч дип саный. Ләкин без, мәсихчеләр, бу дөньяда вакытлыча яшәүчеләр генә, һәм без башка максатлар куябыз. Без үзебез өчен «бөекне» эзләмибез (Ирем. 45:5; Рим. 12:16). Гайсәнең шәкертләре буларак, без аның мондый кисәтүенә җитди карыйбыз: «Карагыз, һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз, чөнки кеше ничек кенә бай булса да, аның тормышы мал-мөлкәтенә бәйле түгел» (Лүк 12:15). Шуңа күрә яшь мәсихчеләр Йәһвәгә хезмәт итү тормышларында иң мөһиме икәнен истә тотарга һәм рухи максатлар куярга чакырыла. Нәтиҗәдә, алар үзләрен тәэмин итә алыр өчен кирәкле генә белем алып, Йәһвә Аллаһыга бөтен йөрәкләре, җаннары, көчләре һәм бөтен акыллары белән хезмәт итә алачак (Лүк 10:27). Шулай эшләп алар «Аллаһы каршында бай» була ала (Лүк 12:21; Маттай 6:19—21 не укы).

Тормыш мәшәкатьләре сезнең белән идарә итмәсен

12, 13. Гайсәнең Маттай 6:31—33 тәге сүзләрен кулланганга, без дөнья кешеләреннән ничек аерылып торабыз?

12 Йәһвә хезмәтчеләренең материаль әйберләргә карашы дөнья кешеләренекеннән аерылып тора. Моның турында Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «„Безгә нәрсә ашарга, безгә нәрсә эчәргә, безгә нәрсә кияргә?“ — дип кайгырмагыз. Мәҗүсиләрнең төп кайгылары — шул. Ә сезгә боларның һәммәсенең кирәк икәнен Күктәге Атагыз белә. Барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер» (Мат. 6:31—33). Күп кенә имандашларыбыз Күктәге Атабыз кирәклесен бирә икәнен үзләре татып караган.

13 «Кеше үзендә булганнар белән канәгать икән, Аллаһыга иман итү аның тормышын бик нык баета» (1 Тим. 6:6). Бу караш — дөнья кешеләре карашының капма-каршысы. Мәсәлән, яңа өйләнешкән яшьләрнең күбесе җиһазланган яшәү урыны, яхшы машина, алдынгы электрон техника — барысы да шунда ук булыр дип көтә. Әмма бу дөньяда вакытлыча яшәүче мәсихчеләр финанс мөмкинлекләре чикле икәнен аңлап, теләкләрен тезгенлектә тота. Күпләр Патшалыкның ашкынучан вәгазьчеләре булып Йәһвәгә хезмәт итүгә күбрәк вакытларын һәм көчләрен багышлар өчен, кайбер матди уңайлыклардан баш тарта, һәм бу мактауга лаек. Башкалар исә пионерлар, вефильчеләр, күчеп йөрүче күзәтчеләр һәм миссионерлар булып хезмәт итә. Кардәшләребезнең Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итүләрен без бик кадерлибез!

14. Гайсәнең чәчүче турындагы кинаяле хикәясеннән нинди сабак алып була?

14 Гайсә чәчүче турындагы кинаяле хикәясендә «тормыш мәшәкатьләре һәм байлыкка кызыгу» йөрәкләребездәге Аллаһы сүзен басып китеп, безнең уңыш бирми башлавыбызга китерә ала дигән (Мат. 13:22). Бу дөньяда вакытлыча яшәүчеләр генә булып, тормышыбыз белән канәгать булсак, без андый тозакка эләкмәячәкбез. Бар игътибарыбызны Аллаһыга хезмәт итүгә юнәлтеп һәм тормышыбызда аның Патшалыгын беренче урынга куеп, без күзләребезне «яхшы», ягъни гади килеш саклаячакбыз (Мат. 6:22).

«Дөнья... үтеп китә»

15. Рәсүл Яхъяның нинди сүзләре мәсихчеләрнең бу дөньяга карашына һәм тәртибенә тәэсир итә?

15 Без бу дөньяның көннәре санаулы икәнен яхшы беләбез. Бу — безнең үзебезне «килмешәкләр һәм мосафирлар», ягъни вакытлыча яшәүчеләр, итеп санавыбызның төп сәбәбе (1 Пет. 2:11; 2 Пет. 3:7). Андый караш тормышыбызда кабул иткән карарларыбызга, теләкләребезгә һәм омтылышларыбызга тәэсир итә. Рәсүл Яхъя үз имандашларына дөньяны һәм анда булган нәрсәләрне яратмаска киңәш бирә, чөнки «дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши» (1 Яхъя 2:15—17).

16. Без үзебезне үзенчәлекле һәм башкалардан аерылып торган халык булуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

16 Йәһвә исраиллеләргә, алар тыңлаучан булсалар: «Башка халыклар арасыннан сайлап алынган Үз халкым булырсыз»,— дип әйткән булган (Чыг. 19:5). Исраил халкы Йәһвәгә тугры булганда, алар гыйбадәт кылулары белән һәм тормыш рәвешләре белән башка халыклардан аерылып торганнар. Шулай ук бүген дә Йәһвә үзенә бер халык булдырган, һәм ул Шайтан дөньясыннан шактый аерылып тора. Безгә мондый боерык бирелә: «Алласызлыкны һәм дөньяви нәфесләрне кире кагып... бу дөньяда төпле, гадел һәм Аллаһыны хөрмәт итеп яшәргә». Шул ук вакытта безнең «бөек Аллаһы һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең шөһрәте килүенә куанычлы өметебез бар. Мәсих безне һәртөрле гөнаһтан йолып алу өчен һәм яхшылык кылырга ашкынып торучы үзенчәлекле халкын Үзе өчен чистартырга дип, Үзен корбан итте» (Тит. 2:11—14). Бу «халык» майланган мәсихчеләрдән һәм аларга ярдәм иткән Гайсәнең миллионлаган «башка сарыкларыннан» тора (Яхъя 10:16).

17. Ни өчен майланган мәсихчеләр һәм башка сарыклар бу явыз дөньяда вакытлыча яшәүчеләр булып яшәгәннәренә үкенмәячәк?

17 Майланган мәсихчеләрнең «куанычлы өмете» — күктә Мәсих белән бергә идарә итү (Ачыл. 5:10). Башка сарыкларның җирдә мәңге яшәү өметләре тормышка ашкач, алар инде бу явыз дөньяның вакытлыча яшәүчеләре булмаячак. Аларның матур йортлары һәм ашау-эчү өчен ризыклары мул булачак (Мәд. 36:10, 11; Ишаг. 25:6; 65:21, 22). Исраиллеләрдән аермалы буларак, алар болар барысы да Йәһвәдән — «бар җирнең Аллаһысыннан» икәнен беркайчан да онытмаячак (Ишаг. 54:5). Майланган мәсихчеләр дә, башка сарыклар да, бу явыз дөньяда вакытлыча яшәүчеләр булып яшәгәннәренә бер дә үкенмәячәк.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Борынгыдагы тугры кешеләр нинди мәгънәдә килмешәкәләр булып яшәгән?

• Беренче мәсихчеләр дөньяга карата үзләрен ничек тоткан?

• Мәсихчеләрнең дөнья белән өлешчә файдалануы нәрсәдән күренә?

• Бу явыз дөньяда вакытлыча яшәүчеләр булып яшәгәнебезгә ни өчен без беркайчан да үкенмәячәкбез?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[18 биттәге иллюстрация]

Беренче мәсихчеләр мәрхәмәтсез һәм бозык күңел ачуларда катнашмаганнар