Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ииуй чын гыйбадәтне яклаган

Ииуй чын гыйбадәтне яклаган

Ииуй чын гыйбадәтне яклаган

ИИУЙ чын гыйбадәт хакына көрәшкән. Бу эштә ул ялкынлы, җитез, каты, ашкынучан һәм батыр булган. Андый сыйфатлар күрсәткән Ииуйдан үрнәк алу яхшы булыр иде.

Ииуйга Исраил аяныч хәлдә булганда бер йөкләмә бирелгән. Бөтен ил Изебелнең — үлгән Аһаб хатынының һәм идарә иткән Яһурам патша анасының — бозык йогынтысы астында булган. Ул халыкны Йәһвәгә түгел, ә Багалга табынырга өндәгән, Аллаһының пәйгамбәрләрен үтергән һәм халыкны үзенең «зина кылуы» һәм «сихерчелеге» белән бозган (4 Пат. 9:22; 3 Пат. 18:4, 13). Йәһвә Ииуйга Аһабның бөтен йортын, шул исәптән Яһурам белән Изебелне юк итәргә кушкан.

Изге Язмаларда исраиллеләр суриялеләр белән Гилыгад җирләрендәге Рамутта сугыш алып барганда Ииуйның гаскәр башлыклары белән утырганы турында әйтелә. Шулай итеп Ииуй беренче тапкыр Изге Язмаларда искә алына. Ииуй югары дәрәҗәле җитәкче булган, һәм хәтта, бәлкем, Исраил гаскәренең башлыгы да булгандыр. Элиша пәйгамбәр пәйгамбәрләр улларының берсен Ииуйны патша итеп майларга һәм аңа Аһабның мөртәт йортының һәр ир-атын үтерергә дигән боерык бирергә җибәргән (4 Пат. 8:28; 9:1—10).

Хәрби башлыклар Ииуйдан бу кешенең ни өчен килгәне турында сорагач, ул берни дә әйтмәгән. Ләкин алар кыстагач, ул барысын сөйләп биргән, һәм аннары алар Яһурамга каршы яшерен килешү төзегән (4 Пат. 9:11—14). Күрәсең, алар илнең сәясәтенә каршы булган һәм Изебелнең йогынтысыннан канәгать булмаган. Һәрхәлдә, Ииуй бирелгән йөкләмәне җиренә җиткереп үтәр өчен, һәрьяклап уйланган.

Яһурам патша сугышта яраланып, Изреел шәһәренә дәвалану өчен киткән булган. Ииуй шуны белгән: үзенең планы тормышка ашсын өчен, Изреелдә моның турында беркем дә белергә тиеш булмаган. Ул болай дигән: «Бу шәһәрдән берәүне дә чыгармагыз, югыйсә аларның моның турында Изреелгә барып сөйләүләре бар» (4 Пат. 9:14, 15). Ул, бәлкем, Яһурамга тугры булган гаскәрләр үзенә каршылык күрсәтәчәк дип уйлагандыр. Ииуйның исә андый хәлне булдырасы килмәгән.

УЛ ОЧЫП БАРГАН!

Ииуй, Изреелгә кинәт килергә теләп, хәрби арбасында Гилыгадтагы Рамуттан 72 километр араны үткән. Ул шәһәргә таба җилдертеп килгәндә, манарадагы сакчы Ииуйның «күпсанлы кешеләр белән» якынлашып килүен күргән (4 Пат. 9:17). Ииуй, мөгаен, үз нияте һичшиксез үтәлсен өчен, үзе белән зур гаскәр алган.

Арбаларның берсендә кыю Ииуйның барганын абайлап, сакчы: «Ул акылдан язган кеше сыман чаба»,— дип кычкырып җибәргән (4 Пат. 9:20). Ииуй гадәттә шулай тиз йөри торган булган икән, бу очракта ул, күрәсең, атларында очып барган.

Җибәрелгән ике хәбәрчегә берни аңлатып тормыйча, Ииуй юлын дәвам иткән һәм һәрберсе үз арбаларында килгән Яһурам патша һәм аның союздашы Яһүдия патшасы Охозия белән очрашкан. Яһурам аңардан: «Тынычлык белән килүеңме, Ииуй?» — дип сораган. Моңа Ииуй: «Әниең Изебел зина кылып һәм сихерчелек белән шөгыльләнеп ятканда, нинди тынычлык булсын ди монда?» — дип җавап кайтарган. Тетрәнгән Яһурам арбасын борып качам дигәндә, Ииуй җәясен тартып, угын аның йөрәгенә аткан, һәм Яһурамның үле гәүдәсе арбасына ауган. Охозия качарга өлгерсә дә, соңрак Ииуй аны эзләп тапкан һәм үтерергә кушкан (4 Пат. 9:22—24, 27).

Аһаб йортының үтерелергә тиеш чираттагы әгъзасы бозык патшабикә Изебел булган. Ииуй тиешенчә аны «ләгънәт ителгән» дип атаган. Ииуй Изреелгә кергәч, аны үзенә сарай тәрәзәсеннән карап торуын күргән. Артык сүз әйтмичә, Ииуй сарай кешеләренә Изебелне тәрәзәдән этеп төшерергә кушкан. Аннары ул атлары белән бөтен Исраилны бозучы бу хатынны таптаткан. Соңыннан Ииуй бозык Аһаб йортының башка дистәләгән әгъзаларын юк иткән (4 Пат. 9:30—34; 10:1—14).

Көч куллану дигән уй безнең өчен җирәнгеч булса да, без ул көннәрдә Йәһвәнең үз хөкемнәрен үтәр өчен, үз хезмәтчеләрен кулланганын аңларга тиеш. Изге Язмаларда болай диелә: «Охозиянең Яһурамга килүе, аны һәлак итәр өчен, Аллаһыдан булган. Ул аның янына килгәч, алар Яһурам белән бергә Намесси оныгын, Ииуйны каршы алырга чыккан. Йәһвә Ииуйны Аһаб йортын юк итәр өчен майлаган булган» (2 Елъ. 22:7). Ииуй Яһурамның мәетен арбадан өстерәп төшереп, Навуфейның бакчасына ташларга кушкан. Шул вакытта ул Йәһвәнең Аһабка Навуфейны үтергәне өчен җәза бирергә вәгъдәсе үтәлгәнен аңлаган. Өстәвенә, Ииуйга Изебел кулыннан үлгән Аллаһы «хезмәтчеләренең каны өчен, үч алырга» боерык бирелгән булган (4 Пат. 9:7, 25, 26; 3 Пат. 21:17—19).

Бүген Йәһвәнең бер хезмәтчесе дә саф гыйбадәтнең дошманнарына каршы көч кулланмый. «Үч алу Минем эш»,— дип әйтә Аллаһы (Евр. 10:30). Ләкин җыелышны бозык тәэсирдән яклар өчен, кайчак мәсихче өлкәннәргә, Ииуй кебек, кыю эш итәргә туры килер (1 Көр. 5:9—13). Ә җыелышның бар әгъзаларына җыелыштан чыгарылган кешеләр белән аралашмаска тәвәккәл булырга кирәк (2 Яхъя 9—11).

ИИУЙНЫҢ ЧЫН ГЫЙБАДӘТКӘ КҮРСӘТКӘН АШКЫНУЫ

Ииуйны үз йөкләмәсен үтәргә нәрсә этәргән? Моны аның тугры Ионадавка әйткән сүзләреннән күреп була: «Әйдә минем белән, һәм күрерсең: мин беркемнең дә Йәһвә белән ярышканын түзеп тормаячакмын». Ионадав бу чакыруны кабул иткән һәм Ииуйның арбасына утырып, аның белән Самареягә киткән. Анда Ииуй «Багалга табынучыларны юк итәргә теләп хәйләләп эш иткән» (4 Пат. 10:15—17, 19).

Ииуй Багалга «бөек корбан» китерергә ниятләнгәнен игълан иткән (4 Пат. 10:18, 19). «Ииуй ягыннан бу оста сүз уйнату булган»,— дип әйтә Изге Язмаларның бер белгече. Бу сүзләр «гадәттә „корбанга“ карата кулланылса да, алар шулай ук мөртәтләрне „үтерү“ дигәнне дә аңлата ала». Ииуй, бу бәйрәмгә Багалның бөтен табынучыларының килүен теләгәнгә, аларны Багал йортына җыйган һәм аларга үзенчәлекле кием кияргә кушкан. «Ииуй тулаем яндыру корбаннарын китергәч», коралланган 80 ир-атка Багалның хезмәтчеләрен үтерергә боерган. Аннары, аның кушуы буенча, Багал йортын җимереп, аны бәдрәф иткәннәр; шулай итеп бу урын табыныр өчен яраксыз булып киткән (4 Пат. 10:20—27).

Сүз дә юк, Ииуй күп кан койган. Әмма Изге Язмаларда ул Исраилне Изебелнең һәм аның гаиләсенең мәрхәмәтсез хакимлегеннән коткарган кыю кеше итеп сурәтләнә. Исраилнең һәркайсы җитәкчесе моны эшләүдә уңышлы булырга теләгән булса, ул кыю, тәвәккәл һәм ашкынучан кеше булырга тиеш булган. «Бу кыен эш булган, һәм ул җиренә җиткереп үтәлгән булган,— дип әйтелә Изге Язмаларның бер сүзлегендә.— Күрелгән чаралар каты булмаган булса, Исраилдә Багалга табыну юк ителмәс иде».

Һичшиксез, син мәсихчеләргә бүген Ииуй чагылдырган сыйфатларны күрсәтергә кирәк икәнен аңлыйсың. Мәсәлән, Йәһвә хөкем иткәнне эшләү вәсвәсәсенә очраганда, без нәрсә эшләргә тиеш? Без шунда ук аны икеләнмичә һәм тәвәккәллек белән кире кагарга тиеш. Аллаһыга бирелгәнлегебез турында әйткәндә, без бернәрсәгә дә Йәһвәгә гыйбадәт кылуыбызга комачауларга юл куймыйбыз.

ЙӘҺВӘ КАНУНЫ БУЕНЧА ЙӨРЕРГӘ ТӘВӘККӘЛ БУЛ

Ииуй турындагы хәбәрдә безнең өчен кисәтү бар. Ул Бәйтелдә һәм Данда торган алтын бозауларга табынган (4 Пат. 10:29). Шулхәтле ашкынып саф гыйбадәт кылуны яклаган кешенең потларга табынуны түзә алуы ничек мөмкин булган соң?

Ииуй, бәлкем, Исраил патшалыгының Яһүдиядән бәйсез булуы бу ике патшалыкның дин ягыннан да аерылып торуын таләп итә дип уйлагандыр. Шуңа күрә ул, Исраилнең элекке патшалары кебек, бозауларга табынуны саклап, бу ике патшалыкны бүленгән килеш калдырырга тырышкан. Ләкин бу аның үзен патша итеп куйган Йәһвәгә таянмаганын күрсәткән.

Йәһвә Ииуйны үзе алдында дөресне эшләгәне өчен хуплаган. Әмма Ииуй «Йәһвә кануны буенча бөтен йөрәге белән йөрмәгән» (4 Пат. 10:30, 31). Ииуйның элегрәк эшләгән бар эшләрен исәпкә алганда, бу сине аптырашта калдырадыр һәм күңелсезләндерәдер. Әмма бу безнең өчен сабак булып тора. Без Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне кадерләргә тиеш. Аллаһы Сүзен өйрәнеп, укыганнарыбыз турында уйланып һәм күктәге Атабызга чын күңелдән дога кылып, безгә һәр көн аңа тугрылыгыбызны ныгытырга кирәк. Шуңа күрә, әйдәгез, Йәһвә кануны буенча бөтен йөрәгебез белән йөрер өчен, бар тырышлыкларыбызны куйыйк (1 Көр. 10:12).

[4 биттәге рамка]

Ииуй тарихи чыганакларда

Тәнкыйтьчеләр еш кына Изге Язмаларда әйтелгән кешеләрнең яшәгәннәрен шик астына ала. Ииуйның тарихи шәхес булганын исбатлаучы берәр нинди дөньяви чыганаклар бармы?

Исраилнең бу патшасы ким дигәндә өч борынгы Ассирия документында искә алына. Аларның берсе — чокып рәсем төшерелгән таш документ. Анда Ииуйның я, бәлкем, аның берәр вәкиленең Ассирия патшасы Салманассар III гә баш иеп, аңа бүләкләр китергәне сурәтләнә. Ул ташта болай дип язылган: «Амврий (Хумри) улы Ииуйның (Иаху́а) салымы. Ул миңа көмеш, алтын, алтын касә, төбе очлы алтын ваза, алтын бокаллар, алтын чиләкләр, аккургаш, скипетр, (һәм) агач пурухту [бу сүзнең мәгънәсе билгесез] бирде». Ииуй «Амврий улы» булмаган. Әмма, күрәсең, Амврий танылган булганга һәм Исраил башкаласын Самареяне төзегәнгә, Амврийдан соң Исраилдә идарә иткән патшаларны «Амврий улы» дип атаганнар.

Ассирия патшасының Ииуйның салым түләгәне турындагы сүзләрен шөбһәсез дөрес дип әйтеп булмый. Шулай да патша Ииуйны өч мәртәбә: таш документта, Салманассарның һәйкәлендә һәм Ассирия патшаларының елъязмаларында искә ала. Бу Ииуйның чыннан да тарихи шәхес булганына бар шикләрне юкка чыгара.