Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ир-атларга рухи яктан үсәргә булышыгыз

Ир-атларга рухи яктан үсәргә булышыгыз

Ир-атларга рухи яктан үсәргә булышыгыз

«Шушы вакыттан башлап кешеләр тотучы булырсың» (ЛҮК 5:10).

1, 2. а) Ир-атлар Гайсәнең вәгазенә ничек караган? б) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

ГӘЛИЛӘЯДӘ вәгазьләгәндә Гайсә бер көнне үзенең шәкертләре белән көймәгә утырып аулак урынга китеп барган. Әмма кешеләр алар артыннан җәяүләп киткән. Ул көнне алар янына килүчеләрнең саны «хатыннарны һәм балаларны исәпкә алмаганда, биш меңгә якын иде» (Мат. 14:21). Икенче очракта кешеләр Гайсә янына савыгыр өчен һәм аның сөйләгәннәрен тыңлар өчен килгәннәр. Аларның саны «хатыннарны һәм балаларны исәпкә алмаганда, дүрт мең кеше иде» (Мат. 15:38). Күренеп тора, Гайсә янына килгән кешеләр арасында күп кенә ир-атлар булган һәм алар аның тәгълиматлары белән кызыксынган. Чынлыкта, Гайсә күп кенә башкаларның да хакыйкатьне кабул итүләренә өметләнгән, чөнки ул, могҗизалы рәвештә шәкертләренә бик күп балык тотарга ярдәм иткәч, Шимунга: «Шушы вакыттан башлап кешеләр тотучы булырсың»,— дигән (Лүк 5:10). Аның шәкертләре ятьмәләрен кешелек диңгезенә салырга тиеш булган һәм тартып чыгарган «тотым» арасында күп ир-атлар булыр дип өметләнә алган.

2 Бүген дә ир-атлар без вәгазьләгән Изге Язмалардагы хәбәр белән кызыксына һәм аны кабул итә (Мат. 5:3). Әмма күп кенә ир-атлар рухи яктан үсми. Аларга ничек ярдәм итеп була? Гайсә ир-атларны эзләп табар өчен махсус ысуллар кулланмаса да, ул, һичшиксез, үзе яшәгән көннәрдәге ир-атларны нәрсә борчыганын белгән һәм аларга ярдәм итәргә теләгән. Ир-атлар 1) акча мәсьәләсе турында борчылганда, 2) кеше ни әйтер дип курыкканда һәм 3) үзләрен сәләтсез дип санаганда, без, Гайсәдән үрнәк алып, аларга ничек ярдәм итә алабыз? Моны без бу мәкаләдән белербез.

Ир-атны акча мәсьәләсе борчыганда

3, 4. а) Күп ир-атларны аеруча нәрсә борчый? б) Ни өчен кайбер ир-атлар акча эшләүне рухи нәрсәләрдән өстенрәк куя?

3 «Остаз, Син кая гына барсаң да, мин Синең артыңнан барырмын»,— дигән Гайсәгә бер канунчы. Әмма Гайсә аңа: «Адәм Улының баш төртер урыны да юк»,— дип җавап биргәч, канунчы, күрәсең, үз фикерен үзгәрткән. Ашау-яшәү мәсьәләсенең билгесез булуы аңа ошамагандыр, чөнки Изге Язмаларда аның Мәсихнең шәкерте булып киткәне турында берни әйтелми (Мат. 8:19, 20).

4 Ир-атлар еш кына тормышларында рухи нәрсәләрне түгел, ә материаль иминлекне беренче урынга куя. Югары белем алу һәм акчалы эш табу аларның күбесе өчен бик мөһим. Аларның фикере буенча, акча эшләү Изге Язмаларны өйрәнүдән һәм Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләр булдырудан күпкә мөһимрәк һәм файдалырак. Аларга Изге Язмалардагы тәгълиматлар, бәлки ошыйдыр да, ләкин «тормыш мәшәкатьләре, байлыкка кызыгу» аларның хакыйкатьне тирәнрәк белергә теләкләрен басып китә (Марк 4:18, 19). Гайсәнең үз шәкертләренә тормышларында иң мөһиме нәрсә икәнен аңларга ничек ярдәм иткәнен карап чыгыйк.

5, 6. Вәгазь эшендә катнашуга һәм акча эшләүгә килгәндә, Әндри, Петер, Ягъкуб һәм Яхъяга үз приоритетларын үзгәртергә нәрсә ярдәм иткән?

5 Әндри һәм аның абыйсы Шимун Петер балык тоту эше белән көн күргәннәр. Яхъя, аның абыйсы Ягъкуб һәм аталары Зебедәй дә балыкчылар булган. Аларның эше, күрәсең, яхшы барган, чөнки алар ярдәмчеләр яллаган (Марк 1:16—20). Әндри һәм Яхъя, Гайсә турында Чумдыручы Яхъядан ишеткәч, Мәсихне очратканнарына бер дә шикләнмәгән. Әндри бу яңалыкны үзенең абыйсы Шимун Петергә сөйләгән, һәм Яхъя да, бәлкем, үзенең абыйсы Ягъкубка бу хәбәрне җиткергәндер (Яхъя 1:29, 35—41). Аннан соң айлар дәвамында дүртесе дә, Гайсә Гәлиләядә, Яһүдиядә һәм Самареядә вәгазьләгәндә, аның белән йөргән. Аннары бу дүрт шәкерт яңадан үз эшләренә әйләнеп кайткан. Алар рухи нәрсәләр белән кызыксынган, ләкин вәгазь эше аларның тормышында беренче урында булмаган.

6 Берникадәр вакыт үткәч, Гайсә Петер белән Әндрине үзе артыннан барырга һәм «кешеләр тотучы» булырга чакырган. Алар чакыруны кабул иткәнме? «Алар шунда ук ятьмәләрен калдырып, Аңа иярделәр». Гайсә Яхъя белән Ягъкубны да үзенә иярергә чакырган. «Алар шунда ук көймәне һәм аталарын калдырып, Гайсәгә иярделәр» (Мат. 4:18—22). Бу ир-атларга тулы вакытлы хезмәт башларга нәрсә ярдәм иткән? Алар хисләргә бирелеп, андый карарга кинәт килгәнме? Юктыр! Айлар дәвамында бу ир-атлар Гайсәне тыңлаган, аның могҗизаларын күргән, гаделлеккә ашкынуын күзәткән һәм бик күп кешеләрнең аның вәгазьләгән хәбәрен кабул иткәннәрен үз күзләре белән күргән. Нәтиҗәдә, алар Йәһвәгә тагы да ныграк иман итә һәм таяна башлаганнар!

7. Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә Йәһвәгә таянырга без ничек ярдәм итә алабыз?

7 Гайсәдән үрнәк алып, без Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә Йәһвәгә таянырга ничек ярдәм итә алабыз? (Гыйб. сүз. 3:5, 6). Бу яктан ничек өйрәтүебез бик мөһим. Патшалык эшләрен беренче урынга куйсак, Аллаһы безне мул итеп фатихаларга вәгъдә итә; өйрәнүләр үткәргәндә без бу фикергә басым ясый алабыз. (Малахий 3:10 *; Маттай 6:33 не укы.) Йәһвәнең үз халкы турында ничек итеп кайгыртканын күрсәтер өчен, Изге Язмалардан төрле шигырьләрне куллана алсак та, безнең үрнәгебезнең дә өйрәнүчеләребезгә тәэсир итә алуы турында онытмаска кирәк. Тормышыбызда булган очракларны өйрәнүчеләребезгә сөйләсәк, бу аларга Йәһвәгә таянырга өйрәнергә ярдәм итәчәк. Без аларга шулай ук басмаларыбыздан укыган дәртләндерүче очракларны сөйли алабыз *.

8. а) Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнүчегә «Ходайның ничек изгелекле икәнен күрү» мөһим? б) Без өйрәнүченең үзенә Йәһвәнең игелеген татып карарга ничек ярдәм итә алабыз?

8 Нык иман үстерер өчен, башкаларның Йәһвәнең фатихасын татыганнары турында уку һәм ишетү генә җитәрлек түгел. Изге Язмаларны өйрәнүчегә Йәһвәнең игелеген үзенә татып карарга кирәк. Мәдхия җырлаучы болай дип җырлаган: «Татыгыз, Ходайның ничек изгелекле икәнен күрерсез, Аңа өмет тотучы кеше сәгадәтле» (Мәд. 33:9). Без өйрәнүчегә Йәһвәнең игелекле булуын күрергә ничек булыша алабыз? Әйтик, акча ягыннан авырлыклары булган өйрәнүче, тәмәке тарту, комарлы уеннар уйнау я чиктән тыш күп эчү кебек начар гадәтен җиңәргә тырыша ди (Гыйб. сүз. 23:20, 21; 2 Көр. 7:1; 1 Тим. 6:10). Өйрәнүчене начар гадәтен җиңәр өчен, Аллаһыдан ярдәм сорап дога кылырга өйрәтсәк, бу аңа Йәһвәнең игелеген татырга ярдәм итмәс идеме? Шулай ук өйрәнүчене рухи нәрсәләрне — Изге Язмаларны һәр атна өйрәнүне, мәсихче очрашуларга йөрүне һәм аларга әзерләнүне беренче урынга куярга дәртләндергәндә, нәтиҗәсе нинди була алганы турында уйлап карагыз. Куйган тырышлыкларын Йәһвә фатихалый икәнен күргәч, аның иманы ныгыячак!

Ир-ат кеше ни әйтер дип курыкканда

9, 10. а) Ни өчен Никәдим һәм ариматайлы Йосыф Гайсәгә иман иткәннәрен яшергәннәр? б) Ни өчен бүген кайбер ир-атлар Мәсих артыннан барырга икеләнә?

9 Кайбер ир-атлар, башкаларның басымы аркасында Мәсих артыннан барырга икеләнергә мөмкин. Никәдим һәм ариматайлы Йосыф Гайсәгә иман иткәннәрен яшергәннәр, чөнки алар башка яһүдләр моны белсә, нәрсә әйтер я нәрсә эшләр дип курыкканнар (Яхъя 3:1, 2; 19:38). Бу курку нигезсез булмаган. Дини җитәкчеләрнең Гайсәне нәфрәт итүе ахыр чиктә шул дәрәҗәгә җиткән ки, хәтта алар аңа иман иткән һәркемне гыйбадәтханәдән куганнар (Яхъя 9:22).

10 Бүген кайбер илләрдә берәр ир-ат Аллаһыга, Изге Язмаларга, ягъни дингә чиктән тыш ышанса, аны эштәге хезмәттәшләре, дуслары я туганнары мыскыл итәргә мөмкин. Ә кайбер илләрдә берәр кешенең бүтән дингә күчүе турында башкаларга әйтү хәтта куркыныч та. Берәр ир-ат хәрби кеше икән, сәясәттә я җирле җәмгыять эшләрендә актив катнаша икән, башкаларның басымы аеруча көчле булырга мөмкин. Мәсәлән, Германиядәге бер ир-ат болай дигән: «Сез, Йәһвә Шаһитләре Изге Язмалар турында вәгазьлисез һәм сезнең сөйләгәннәрегез — хакыйкать. Ләкин мин бүген Йәһвә Шаһите булып китсәм, иртәгә һәр кеше моның турында беләчәк. Эштәгеләр, күршеләр, мине һәм гаиләмне белгән башка кешеләр нәрсә уйларлар? Мин моны күтәрә алмамын».

11. Гайсә үз шәкертләренә кешедән куркуны җиңәргә ничек ярдәм иткән?

11 Гайсә рәсүлләренең берсе дә куркак булмаса да, аларның бөтенесе кешедән курку белән көрәшкән (Марк 14:50, 66—72). Гайсә аларга, башкаларның көчле басымына дучар булуларына карамастан, рухи яктан үсәргә ничек ярдәм иткән? Ул үз шәкертләрен алда булачак каршылыкларга әзерләр өчен, чаралар күргән. «Кешеләр сезгә Адәм Улы өчен нәфрәт иткәндә, сезне куып җибәргәндә, хурлаганда, сезне кабул итмәгәндә сез бәхетле»,— дип әйткән Гайсә аларга (Лүк 6:22). Ул үз шәкертләрен аларны «Адәм Улы өчен» хурлаячаклар дип кисәткән. Гайсә шулай ук үз шәкертләрен, алар Аллаһыга өметләнеп, аңардан ярдәм һәм көч сораганда, ул аларга булышачак дип ышандырган (Лүк 12:4—12). Өстәвенә, Гайсә яңаларны үз шәкертләре белән иркенләп аралашырга һәм алар белән дуслашырга чакырган (Марк 10:29, 30).

12. Яңаларга кешедән куркуны җиңәргә ничек ярдәм итеп була?

12 Безгә дә Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә кешедән куркуны җиңәргә ярдәм итәргә кирәк. Авырлыкка әзер булганда, аны кичерү еш кына җиңелрәк (Яхъя 15:19). Мәсәлән, өйрәнүчегә эштәге хезмәттәшләре һәм башкалар бирә алган сорауларга һәм аларның каршы әйткән сүзләренә гади, акылга ятышлы, Изге Язмаларга нигезләнгән җаваплар әзерләргә ник ярдәм итмәскә? Үзебез аңа дус булыйк һәм шулай ук аны башка җыелыштагылар, аеруча аның белән ниндидер уртак яклары булганнар, белән дә таныштырыйк. Ә иң мөһиме, без аны регуляр рәвештә һәм чын йөрәктән дога кылырга өйрәтергә тиеш. Бу аңа Аллаһыга якынлашырга һәм Йәһвәне үзенең ныклы Сыендыручысы итәргә ярдәм итәчәк. (Мәдхия 93:21—23; Ягъкуб 4:8 не укы.)

Ир-ат үзен сәләтсез дип санаганда

13. Ни өчен кайбер ир-атлар рухи эшләрдә катнашмый?

13 Кайбер ир-атлар рухи эшләрдә катнашмый, чөнки алар начар укый, аларга үз фикерләрен әйтү авыр яисә алар оялчан. Кайбер ир-атларга башкалар алдында үз карашларын я хисләрен белдерү читен. Өйрәнергә, мәсихче очрашуларда комментарий бирергә я башкаларга үз иманы турында сөйләргә кирәк дигән уй аларны куркытырга мөмкин. «Яшүсмер чагымда,— дип сөйли бер абый-кардәш,— мин тиз генә ишек янына килеп, звонокка баскандай булып тора идем һәм, берсе дә мине ишетмәгән һәм күрмәгән дип өметләнеп, тыныч кына китеп бара идем. ...Өйдән-өйгә йөреп вәгазьләргә дигән уйдан мин үземне начар хис итә башлый идем».

14. Ни өчен Гайсәнең шәкертләре җенле малайны савыктыра алмаган?

14 Уйлап карагыз: Гайсәнең шәкертләре җенле бер малайны савыктыра алмагач, үзләрен, күрәсең, булдыксыз итеп хис иткәннәрдер. Бу малайның атасы Гайсә янына килеп, болай дигән: «[Улымда] өянәк авыруы, ул бик газаплана. Еш кына әле утка, әле суга ташлана. Мин аны шәкертләреңә китергән идем, әмма алар аны савыктыра алмадылар». Гайсә җенне куып чыгарган, һәм бу малай савыккан. Соңрак шәкертләре аның янына килеп, аңардан: «Ни өчен без аны куып чыгара алмадык?» — дип сораганнар. «Чөнки инануыгыз аз,— дигән ул аларга.— Сезгә хак сүз әйтәм: сезнең горчица орлыгы кадәр генә инануыгыз булса һәм менә бу тауга: „Моннан тегендә күчеп кит“,— дип әйтсәгез, ул урыныннан күчәр иде; сезгә мөмкин булмаган һичнәрсә булмас иде» (Мат. 17:14—20). Тауга охшаш киртәләрне җиңеп чыгар өчен, Йәһвәгә иман итү кирәк. Кеше моны онытып, үз сәләтләренә өметләнә башласа, нәрсә булачак? Ул уңышсыз булачак һәм үзен булдыксыз итеп хис итә башлаячак.

15, 16. Рухи эшләргә үзен сәләтсез дип санаган өйрәнүчегә без ничек ярдәм итә алабыз?

15 Үзен рухи эшләргә сәләтсез дип санаган кешегә ярдәм итәр өчен яхшы мөмкинлек — аны үз игътибарын үзенә түгел, ә Йәһвәгә юнәлдерергә дәртләндерү. Петер болай дип язган: «Аллаһының кодрәтенә буйсыныгыз, һәм Ул үз вакытында сезне югары күтәрер. Үзегезнең барлык мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йөкләгез» (1 Пет. 5:6, 7). Моның өчен без Изге Язмаларны өйрәнүчегә рухи яктан үсәргә ярдәм итәргә тиеш. Рухи кеше рухи нәрсәләрнең кадерен белә. Ул Аллаһы Сүзен ярата һәм үз тормышында рух тудырган сыйфатларны күрсәтә (Гәл. 5:22, 23). Ул һәрвакыт дога кыла (Флп. 4:6, 7). Өстәвенә, ул һәр авырлыкны уңышлы җиңәр өчен һәм һәр йөкләмәне уңышлы үтәр өчен кирәкле кыюлыкны һәм көчне Аллаһыдан эзли. (2 Тимутегә 1:7, 8 не укы.)

16 Кайбер өйрәнүчеләргә уку, аралашу я сөйләү сәләтләрен яхшыртыр өчен, гамәли ярдәм дә кирәк булыр. Башкалар, үткәндә кылган начар эшләре аркасында, үзләрен Йәһвәгә хезмәт итәргә лаексыз дип санарга мөмкин. Бу ике очракта да аларга ярату һәм сабырлык белән ярдәм итүебез — алар өчен иң кирәклеседер. «Табиб сәламәт кешеләргә түгел, ә авыруларга кирәк»,— дигән Гайсә (Мат. 9:12).

Ир-атларга вәгазьләргә тырышыгыз

17, 18. а) Яхшы хәбәрне күбрәк ир-атларга ничек җиткерергә? б) Киләсе мәкаләдә без нәрсә өйрәнәчәкбез?

17 Без Изге Язмаларда гына язылган чын канәгатьлек китерүче хәбәрне күп ир-атлар кабул итәчәк дип өметләнәбез (2 Тим. 3:16, 17). Алайса, яхшы хәбәрне күбрәк ир-атларга ничек җиткерергә? Моның өчен ир-атлар өйдә булганда — кичләрен, ялларда төштән соң һәм бәйрәм көннәрендә күбрәк вәгазьләргә кирәк. Кайчак без: «Гаилә башы белән сөйләшергә мөмкинме»,— дип сорый алабыз. Әйдәгез, урынлы булганда, бергә эшләгән ир-атларга вәгазьлик һәм җыелыштагы апа-кардәшләрнең Йәһвә Шаһите булмаган ирләренә игътибар бирик.

18 Без мөмкин кадәр күбрәк кешегә хакыйкатьне белергә ярдәм итәргә телибез. Хакыйкатьне эзләгән кеше безнең хәбәребезне тыңлаячак. Әйдәгез, хакыйкать белән эчкерсез кызыксынган һәр кешегә сабырлык белән ярдәм итик. Әмма җыелыштагы суга чумдырылган ир-атларга Аллаһы оешмасындагы вазифаларга омтылырга һәм төрле бурычлар үтәр өчен яраклы булырга ничек ярдәм итеп була? Бу киләсе мәкаләдә каралачак.

[Искәрмәләр]

^ 7 абз. Малахий 3:10: «„Минем йортымда ризык булсын өчен, бар уңышларның уннан бер өлешен амбарга алып килегез һәм, шулай итеп, мине сынагызчы,— дип әйтә гаскәрләр Иясе Йәһвә,— мин күк капкаларын ачып өстегезгә фатихалар яудырачакмын һәм сез бернәрсәгә дә мохтаҗ булмаячаксыз“».

^ 7 абз. «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмалары»ндагы һәм башка басмаларыбыздагы биографияләрне кара.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ир-атларга рухи нәрсәләрне беренче урынга куярга ничек ярдәм итеп була?

• Без өйрәнүчеләргә башкаларның басымына бирешмәскә ничек ярдәм итә алабыз?

• Үзләрен рухи эшләргә сәләтсез дип санаган ир-атларга нәрсә ярдәм итәргә мөмкин?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрация]

Син ир-атларга вәгазьләр өчен, мөмкинлекләр эзлисеңме?

[26 биттәге иллюстрация]

Син өйрәнүчеңне булачак сынауларга ничек әзерли аласың?