Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рух буенча яшәү тормышка һәм иминлеккә китерә

Рух буенча яшәү тормышка һәм иминлеккә китерә

Рух буенча яшәү тормышка һәм иминлеккә китерә

«Кешелек табигатебез буенча түгел, бәлки Рух буенча [яшик]» (РИМ. 8:4).

1, 2. а) Машина йөртүче юлда игътибарлы булмаса, нәрсә булырга мөмкин? б) Ни өчен рухи мәгънәдә игътибарны читкә юнәлтү куркыныч?

«МАШИНА йөрткәндә игътибарны читкә юнәлтү эпидемия дәрәҗәсенә җитеп бара һәм хәл елдан-ел начарая». Бу сүзләрне Кушма Штатлар транспорт министры әйткән булган. Төрле җайланмалар, шул исәптән кесә телефоннары, машина йөртүчеләрнең игътибарын үзләренә ала, ә аларның бөтен игътибары тик юлда гына булырга тиеш. Бер сораштыруда катнашкан кешеләрнең өчтән бер өлешеннән артыграгы шоферлар аркасында юл һәлакәтенә очраганнары яки чак кына очрамый калганнары турында әйткән. Моның сәбәбе шоферларның руль артында кесә телефоныннан сөйләшеп баруы булган. Машина йөрткәндә төрле эшләр башкару уңайлы булып күренсә дә, бу һәлакәткә китерергә мөмкин.

2 Безнең рухилыгыбыз белән дә шундый ук хәл булырга мөмкин. Машина йөртүче игътибарын читкә юнәлткәнгә еш кына куркынычка игътибар итмәгән кебек, рухи мәгънәдә игътибарын читкә юнәлткән кеше дә җиңел генә һәлакәткә эләгә ала. Без мәсихче юлыбыздан һәм рухи эшләрдән читләшә башласак, иманыбызны һәлакәткә дучар итүебез бар (1 Тим. 1:18, 19). Бу куркыныч турында рәсүл Паул Римдагы мәсихчеләрне болай дип кисәткән: «Кешелек табигате буенча уйлау — үлемгә, ә Рух буенча уйлау — тормышка һәм иминлеккә китерә» (Рим. 8:6). Паул нәрсә әйтергә теләгән? Безгә «кешелек табигате буенча уйлаудан» ничек котылырга һәм «Рух буенча уйлауга» ничек омтылырга?

Аларга «һичнинди хөкем юк»

3, 4. а) Паул нинди көрәше турында язган? б) Ни өчен Паулның очрагын карап чыгу безнең өчен файдалы?

3 Римлыларга язган хатында Паул үзе алып барган көрәш — тәне белән акылы арасындагы көрәш турында язган. (Римлыларга 7:21—23 не укы.) Паулның сүзләреннән ул гөнаһка батып үзенә берничек тә ярдәм итә алмый һәм шуңа күрә акланып, үзен жәлләргә тырыша кебек күренәдер. Әмма бу алай түгел. Паул җитлеккән майланган мәсихче һәм «яһүд булмаганнарның рәсүле» булган (Рим. 1:1; 11:13). Ни өчен соң алайса Паул үзенең көрәше турында язган?

4 Паул үз көче белән генә теләгән дәрәҗәдә Аллаһы ихтыярын үти алмаганын таныган. Ни өчен? Ул болай дигән: «Барысы да гөнаһ кылдылар һәм Аллаһының даныннан мәхрүм калдылар» (Рим. 3:23). Гөнаһ камилсез тәнгә тәэсир итә, һәм Паул, Адәм буыныннан буларак, бу тәэсиргә дучар булган. Аның нәрсә әйтәсе килгәне аңлашыла, чөнки безнең беребез дә камил түгел, һәм без һәр көн андый көрәш алып барабыз. Өстәвенә, күп кенә нәрсә безнең игътибарыбызны читкә юнәлтергә һәм тормышка алып барган тар юлдан читкә алып китәргә мөмкин (Мат. 7:14). Әмма Паулның хәле өметсез булмаган, һәм безнең дә хәлебез өметсез түгел.

5. Паул көрәштә ярдәм белән җиңеллек каян тапкан?

5 Паул болай дип язган: «Мине кем коткарыр? Мине Раббыбыз Гайсә Мәсих аркылы коткаручы Аллаһыга шөкер!» (Рим. 7:24, 25). Аннары ул майланган мәсихчеләргә мөрәҗәгать иткән. (Римлыларга 8:1, 2 не укы.) Изге рухы ярдәмендә Йәһвә аларны «Мәсих белән бергә Аллаһы вәгъдә иткәннәргә ия булучылар» дип атап, үз балалары итеп кабул итә (Рим. 8:14—17). Аллаһы рухы ярдәме белән һәм Мәсихнең йолым корбанына иман итеп, алар Паул әйткән көрәштә җиңүчеләр булып чыга һәм, шулай итеп, аларга «һичнинди хөкем юк». Алар «гөнаһ вә үлем кануныннан азат».

6. Ни өчен Аллаһының бар хезмәтчеләре Паулның сүзләренә игътибар итәргә тиеш?

6 Паулның Аллаһы рухы һәм Мәсихнең йолым корбаны турындагы сүзләре майланган мәсихчеләргә әйтелгән булса да, Аллаһы тарафыннан рухландырылган бу сүзләр Йәһвәнең бар хезмәтчеләре өчен, алар җирдә я күктә яшәргә өметләнәме, файдалы була ала. Шуңа күрә Аллаһының бар хезмәтчеләренә дә аның сүзләрен аңлау һәм алардан файда алырга тырышу мөһим.

Аллаһы «гөнаһны хөкем итте»

7, 8. а) Муса кануны нәрсә башкара алмаган? б) Аллаһы үзенең рухы аша һәм Гайсәнең йолым корбаны нигезендә нәрсә башкарган?

7 Римлыларга язган хатының 7 нче бүлегендә рәсүл Паул гөнаһның камил булмаган тәнгә көчле тәэсире турында, ә 8 нче бүлегендә изге рухның кодрәте турында әйткән. Рәсүл, Аллаһының рухы мәсихчеләргә гөнаһ тәэсиренә каршы торырга ничек ярдәм итә ала икәнен аңлаткан. Андый ярдәм мәсихчеләргә Йәһвәнең ихтыяры буенча яшәр өчен һәм аның хуплавын алыр өчен мөһим. Паул әйткәнчә, Аллаһы үзенең рухы аша һәм Улының йолым корбаны нигезендә Муса кануны башкара алмаганны башкарган.

8 Канун һәм аның күп кенә әмерләре гөнаһлыларны хөкем иткән. Өстәвенә, Канунга буйсынып хезмәт иткән баш руханилар камил булмаганнар һәм гөнаһ өчен тиешле корбан китерә алмаганнар. Аллаһы исә, «Үзенең Улын гөнаһ өчен корбан итәргә җибәреп, кешедә гөнаһны хөкем итте». Гайсә гөнаһны бетерер өчен, «гөнаһлы кешегә охшашлы рәвештә» килгән. Шулай итеп, Гайсәнең йолым корбаны «[Муса] кануны башкара алмаганны» башкарган. Нәтиҗәдә, майланган мәсихчеләр Гайсәнең йолым корбанына иман итү нигезендә тәкъва дип санала. Алар кешелек табигате буенча түгел, ә рух буенча яшәргә чакырыла. (Римлыларга 8:3, 4 не укы.) «Тормыш таҗын» алыр өчен, алар җирдәге тормышларының ахырына кадәр тугры булып калырга тиеш (Ачыл. 2:10).

9. Римлыларга 8:2 дәге «канун» дигән сүз нәрсәне аңлата?

9 Паул «[Муса] кануны» турында әйтүдән тыш, «Рухның кануны» һәм «гөнаһ вә үлем кануны» турында әйткән (Рим. 8:2). Бу нинди кануннар? Бу шигырьдә кулланылган «канун» дигән сүз, мәсәлән, Муса канунындагы кебек, билгеле бер кагыйдәләр түгел. Бер белешмәлектә болай дип әйтелгән: «Монда канун дип тәрҗемә ителгән грек сүзе кешене яхшы я начар тәртипкә этәрүче эчке принципны аңлата, һәм ул закон кебек эш итә. Бу сүз шулай ук кешенең яшәү нормаларын да аңлата».

10. Ничек итеп гөнаһ вә үлем кануны бездә хакимлек итә?

10 Рәсүл Паул болай дип язган: «Бер кеше аркылы гөнаһ һәм гөнаһ белән бергә үлем дөньяга үтеп керде. Шулай итеп, үлем барлык кешеләргә таралды, чөнки барлык кешеләр гөнаһ кылдылар» (Рим. 5:12). Адәм буыныннан буларак, без барыбыз да гөнаһ вә үлем кануны астында булырга мәҗбүр. Безнең гөнаһлы тәнебез Аллаһыга ярамаганны эшләргә этәреп тора, бу исә тик үлемгә алып бара. Гәләтиялеләргә язган хатында Паул андый эшләрне һәм бозык омтылышларны «кешелек табигатенең эшләре» дип атаган. Аннары ул: «Болай эшләүчеләр Аллаһы Патшалыгына ия булмаслар»,— дип өстәгән (Гәл. 5:19—21). Андый кешеләр кешелек табигате буенча эш итә дип әйтеп була (Рим. 8:4). Аларның «яшәү нормалары» һәм эш итәргә этәрүче «эчке принцибы» тулысынча кешелек табигатенә нигезләнгән. Ләкин фәхешлек кылучылар, потка табынучылар, сихерчелек белән шөгыльләнүчеләр һәм башка җитди гөнаһ кылучылар гына кешелек табигате буенча эш итәме? Юк, чөнки кешелек табигатенең эшләренә шулай ук, кеше күзлегеннән шәхси кимчелек кенә дип саналган, мәсәлән, көнчелек, ярсу, талашу һәм хөсетлек керә. Кешелек табигате буенча бөтенләй эш итмим дип кем әйтә ала?

11, 12. Гөнаһ вә үлем хакимлегеннән котылуыбыз мөмкин булсын өчен, Йәһвә нәрсә эшләгән, һәм Аллаһының хуплавын алыр өчен без нәрсә эшләргә тиеш?

11 Йәһвә ярдәме белән гөнаһ вә үлем хакимлегеннән арына алганыбызга без бик шат! Гайсә болай дигән: «Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын өчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде». Аллаһының яратуына рәхмәтле булып һәм Гайсә Мәсихнең йолым корбанына иман итеп, без мирас итеп алынган гөнаһ әҗереннән котыла алабыз (Яхъя 3:16—18). Шуңа күрә без, Паул кебек: «Мине Раббыбыз Гайсә Мәсих аркылы коткаручы Аллаһыга шөкер!» — дип әйтергә шат.

12 Безнең хәлебезне җитди авырудан дәваланган кешенең хәле белән чагыштырып була. Әгәр сәламәтләнергә теләсәк, без табиб әйткәнне үтәргә тиеш. Йолым корбанына иман итеп гөнаһ вә үлем хакимлегеннән котыла алсак та, без һаман да камилсез һәм гөнаһлы булып калабыз. Яхшы рухи сәламәтлеккә ия булыр өчен, Аллаһы безне хупласын һәм фатихаласын өчен, безгә тагын нәрсә эшләргә кирәк? Паул «канунның гадел таләпләрен» үтәү турында әйткәндә, шулай ук рух буенча яшәргә кирәк дигән.

Рух буенча ничек яшәргә?

13. Рух буенча яшәү нәрсә аңлата?

13 Рух буенча яшәү рухи мәгънәдә камил булуны түгел, ә рухи яктан һәрвакыт үсеп торуны таләп итә (1 Тим. 4:15). Көннән-көн рух җитәкчелеге буенча яшәр өчен, без көчебездән килгәнне эшләргә тиеш. «Рух буенча яшәсәк», бездә Аллаһының хуплавы булачак (Гәл. 5:16).

14. «Табигать теләге буенча» яшәүчеләр нәрсәгә омтыла?

14 Алга таба Паул капма-каршы фикер йөртүче кешеләрнең ике төркеме турында әйтә. (Римлыларга 8:5 не укы.) Изге Язмаларда «табигать теләге» дип тәрҗемә ителгән сүзләр кайчак кешенең камилсезлегенә карата кулланыла. Паул алдарак әйткәнчә, камилсезлек аркасында аның тәне һәм акылы арасында көрәш барган. Әмма «кешелек табигате буенча» яшәүчеләр, аңардан аермалы буларак, көрәшергә уйламый да. Аллаһының таләпләрен белеп, аның ярдәмен кабул итәр урынына, алар «табигать теләге буенча фикер йөртәләр». Еш кына аларның игътибары уңай тормыш алып баруга һәм физик ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлгән. «Рух буенча яшәүчеләр» исә «Изге Рух теләгәнчә фикер йөртәләр», ягъни Йәһвә биргән һәртөрле җитәкчелеккә буйсыналар.

15, 16. а) Кешенең берәр нәрсә турында фикер йөртүе аның карашына ничек тәэсир итә? б) Бүгенге күпчелек кешеләрнең фикерләү рәвеше турында нәрсә әйтеп була?

15 Римлыларга 8:6 ны укы. Берәр яхшылык я начарлык эшләр алдыннан, кеше, гадәттә, моның турында уйлый. Кешелек табигате буенча һәрвакыт фикер йөрткән кешеләрдә тиздән тән теләкләренә генә юнәлгән караш яки омтылыш барлыкка киләчәк. Аларның уй-фикерләре, кызыксынулары тән теләкләре турында гына һәм күңелләре дә шуңа тарта.

16 Күпчелек кеше бүген нәрсә белән мавыга? Рәсүл Яхъя болай дип язган: «Бу дөньяда булган һәммә нәрсә — тән нәфесләре, күзләр нәфесе һәм тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр — Атадан түгел, фәкать дөньядандыр» (1 Яхъя 2:16). Андый теләкләр — бу, мәсәлән, җенси бозыклык, дан казану һәм байлык җыю. Күпчелек кешеләрнең фикер йөртүләре һәм теләкләре башлыча нәкъ моның турында, шуңа күрә китаплар, журналлар, газеталар, фильмнар, телетапшырулар һәм Интернет андый материал белән тулган да. Әмма «кешелек табигате буенча уйлау» — рухи үлемгә хәзер һәм физик үлемгә якын киләчәктә китерәчәк. Ни өчен? «Чөнки кешелек табигате буенча фикер йөрткән кеше — Аллаһыга дошман; ул Аллаһы канунына буйсынмый һәм буйсына да алмый. Кешелек табигате буенча яшәүчеләр Аллаһыга ярый алмыйлар» (Рим. 8:7, 8).

17, 18. Без рух буенча уйлауга ничек омтыла алабыз, һәм моның нәтиҗәсе нинди булачак?

17 «Рух буенча уйлау» исә «тормышка һәм иминлеккә китерә»: мәңгелек тормышка — киләчәктә, ә җан тынычлыгы һәм Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләргә — бүген. Без «Рух буенча уйлауга» ничек омтыла алабыз? Моның өчен безгә һәрвакыт рухи нәрсәләр турында фикер йөртү, рухилыкка омтылу һәм үзебездә рухи караш үстерү мөһим. Шулай эшләп безнең фикер йөртүебез Аллаһыныкына охшаш булачак һәм аның «канунына буйсынуга» юнәләчәк. Вәсвәсәләргә очраганда, без нәрсә эшләргә дип икеләнеп тормаячакбыз. Безнең дөрес булганны эшләргә, ягъни Аллаһының рухы буенча эш итәргә, теләгебез булачак.

18 Шуңа күрә рухи нәрсәләр турында фикер йөртү мөһим. Без моны «акылыбызны җигеп» һәм рухи эшләрне тормышыбызда беренче урынга куеп эшли алабыз. Бу рухи эшләргә даими дога кылу, Изге Язмаларны уку-өйрәнү, җыелыш очрашуларына йөрү һәм вәгазьдә катнашу керә (1 Пет. 1:13). Кешелек табигатенең теләкләренә игътибарыбызны читкә юнәлтергә юл куймыйк, ә рухи нәрсәләр турында фикер йөртик. Шулай итеп без моннан ары да рух буенча яшәячәкбез. Бу безгә фатихалар китерәчәк, чөнки рух буенча уйлау тормышка һәм иминлеккә китерә (Гәл. 6:7, 8).

Сез аңлата аласызмы?

• Канун нәрсәне «башкара алмаган», һәм Аллаһы моны ничек хәл иткән?

• «Гөнаһ вә үлем кануны» нәрсә ул, һәм без аның хакимлегеннән ничек котыла алабыз?

• «Рух буенча уйлауга» без ничек омтыла алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[12, 13 биттәге иллюстрацияләр]

Син кешелек табигате буенча яки рух буенча яшисеңме?