Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син юмартлык күрсәтүдән шатлык табасыңмы?

Син юмартлык күрсәтүдән шатлык табасыңмы?

Син юмартлык күрсәтүдән шатлык табасыңмы?

ФИЛИППУЙДА яшәгән беренче мәсихчеләр чын гыйбадәт кылуга юмарт булышлык күрсәтүләре белән билгеле булганнар. Аллаһы тарафыннан рухландырылып рәсүл Паул аларга болай дип язган: «Сезне искә төшергән саен, мин Аллаһыма рәхмәт укыйм. Сез иң беренче көннән алып, хәзергә кадәр яхшы хәбәр таратуда катнашканга, мин һәр гыйбадәтемдә сезнең барыгыз өчен шатланып дога кылам» (Флп. 1:3—5). Лудия һәм аның өйдәгеләре суга чумдырылганнан соң, ул Паулны һәм аның хезмәттәшләрен үзендә кунак булырга күндергән булган; Паул моны яхшы хәтерләгән (Рәс. 16:14, 15).

Берникадәр вакыт үткәч, Паул берничә атна имандашлары белән Тессалуникәдә (Филиппуйдан якынча 160 километр) булганда яңа гына оештырылган Филиппуйдагы җыелыш аңа ике мәртәбә ярдәм җибәргән (Флп. 4:15, 16). Берничә ел үткәч, филиппуйлылар һәм Македуния өлкәсендәге башка кардәшләр, авыр сынаулар кичерүләренә һәм «бик нык фәкыйрьлектә» булуларына карамастан, Иерусалимдагы мәсихчеләрнең эзәрлекләнгәннәре турында ишеткәч, аларга ярдәм итәргә теләгән. Бу аларның «хәлләреннән тыш» булган. Шулай да Паул: «[Алар] изгеләргә хезмәт итүдә катнаштыруны бик үтенеп сорадылар»,— дип язган (2 Көр. 8:1—4; Рим. 15:26).

Мәсихчеләр динен кабул иткәннән соң якынча ун ел үткәч тә, филиппуйлылар юмартлык рухын югалтмаган. Рәсүл Паулның Римда сак астында тотылуы турында ишеткәч, алар Эпафрудит аркылы аңа ярдәм җибәргән. Эпафрудит су һәм җир юлы белән 1 287 километр ераклыкны үткән. Паул алда да кардәшләрне ныгыта һәм вәгазьләвен дәвам итә алсын өчен, филиппуйлылар аның турында, ул хәтта сак астында булганда да, кайгырткан (Флп. 1:12—14; 2:25—30; 4:18).

Бүген мәсихчеләр Патшалык хакында вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшенә булышлык күрсәтүне хөрмәт дип саный (Мат. 28:19, 20). Патшалык эшләре хакына алар үз вакытын, көчен һәм акчаларын сарыф итә. Аллаһы безгә ышанып тапшырган бу эшкә ничек булышлык күрсәтеп була икәнлеге турында астагы рамкада әйтелә.

[22 биттәге рамка]

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРНЕҢ ТӨРЛӘРЕ

БӨТЕНДӨНЬЯ ВӘГАЗЬ ЭШЕНӘ ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘР

Күпләр үз бюджетларыннан билгеле бер сумманы бүлеп куялар һәм аннан соң аны «Бөтендөнья вәгазь эшенә ирекле иганәләр (Маттай 24:14)» дип язылган тартмага салалар.

Бу ирекле иганәләрне җыелышлар һәр ай үз илләре турында кайгырткан филиалга җибәрә. Андый иганәләрне филиалга турыдан-туры да җибәреп була. Андый очракта бу иганәләр белән кыска гына хат җибәрегез һәм анда бу иганәләр сезнең бүләгегез дип языгыз.

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРНЕҢ БАШКА ТӨРЛӘРЕ

Кайбер илләрдә бөтендөнья вәгазь эшенә акчалата булышлык күрсәтүдән тыш, башка төрле ирекле иганәләр белән дә ярдәм итеп була. Монда аларның кайберләре китерелә.

Күчемсез милек. Сатарга яраклы булган күчемсез милекне филиалга турыдан-туры бүләк итеп була. Яки аны бүләк иткәндә, мондый договор төзеп була: бу милек бүләк итүченең үлеменә кадәр аныкы булып кала һәм аның анда үлеменә кадәр яшәргә хокукы бар. Үз милкегезне филиалга бүләк итәр өчен документлар төзер алдыннан, филиал белән элемтәгә керегез.

Завещание. Милекне я акчаны Йәһвә Шаһитләре филиалына закон таләпләре буенча төзелгән завещание аша биреп була. Андый очракта завещаниенең копиясен филиалга җибәрегезче.