Талау турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Талау турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
ТАЛАУ — бу үз ихтыяры белән бирергә теләмәгән кешенең берәр нәрсәсен куркыту, янау, көч куллану я хакимлекне дөрес кулланмау юлы белән үзләштерү. «Талаучы» дип тәрҗемә ителгән ха́рпакс дигән грек сүзенең төп мәгънәсе — «карак» (1 Көр. 5:10). Изге Язмалар гаделсез табыш алудан кат-кат кисәтә, аеруча бу кисәтү җаваплы урында булган яисә хакимлеккә ия булган кешеләргә кагыла (Чыг. 18:21; Гыйб. сүз. 1:19; 15:27).
Шулай да Палестина Рим идарәсе астында булганда яһүди салым җыючылар еш кына талауда гаепле булганнар. Хезмәт урыннары аларга (һәм, һичшиксез, аларның римлылы хуҗаларына да) башка кешеләр исәбенә законсыз рәвештә байлык җыярга күп мөмкинлекләр биргән. Салым җыючы янында дога кылган фарисей турындагы гыйбрәтле хикәяне сөйләгәндә Гайсә нәкъ моны күздә тоткандыр. Үзен тәкъва дип санаган бу фарисей талаучы булмаганы өчен Аллаһыга рәхмәтләрен белдергән (Лүк 18:11). Чумдыручы Яхъя янына килгән салым җыючыларның үзләренә нәрсә эшләргә дигән сорауларына Яхъя: «Тиешеннән артыгын таләп итмәгез»,— дип җавап биргән (Лүк 3:13).
Зәкәй — салым җыючыларның бай башлыгы — үз йортында Гайсәне кунак иткәндә тәүбә иткән һәм начар эшләрен калдырган. Ул: «Инде кемне дә булса алдаганмын икән, аңа дүрт тапкыр күбрәк кайтарып бирермен»,— дип әйткән (Лүк 19:2, 8). Әмма канун буенча, андый эшләрдә тәүбә иткән һәм гаебен таныган кеше үзе үпкәләткән кешегә талаган әйберен һәм моңа өстәп әйбер бәясенең 20 процентын гына кайтарырга тиеш булган (Лев. 6:2—5).
Мәсихче Грек Язмаларында талау мондый эшләр белән: фәхешлек, зиначылык, потка табыну, комсызлык, караклык, эчкечелек, яман теллелек һәм гомосексуализм белән — бер рәттә тора. Шулай ук анда бу эшләрдә катнашкан кешеләр Аллаһы Патшалыгына ия булмаячаклар дип әйтелә. Рәсүл Паул көринтлеләргә язган хатында аларның кайберләре андый эшләр кылган, әмма юылып чистарынган дип әйткән. Шулай да аларга дөньядагы бозык кешеләр белән аралашырга туры килгән, ләкин алар үзен «имандаш» дип атаган, әмма андый эшләрдә катнашкан кеше белән аралашмаска һәм аны җыелыштан чыгарырга тиеш булганнар (1 Көр. 5:9—11; 6:9—11).
Талау шулай ук ришвәт формасында да була. Моңа мәсихчеләрнең мөнәсәбәте рәсүл Паул белән булган очрактан күренә. Рим хакиме Филикес, Паулның сак астында булуын ике елга озайтып, аннан ришвәт алырга теләгән. Паул моны аңлаган, әмма Филикескә бернәрсә дә бирмәгән. Вакыт узгач, Филикес урынына Фисте килгән (Рәс. 24:26, 27).