Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Хәзер мин гарип, ләкин мәңгегә түгел!»

«Хәзер мин гарип, ләкин мәңгегә түгел!»

«Хәзер мин гарип, ләкин мәңгегә түгел!»

Сара ван дер Монд сөйләде

Кешеләр миннән еш кына: «Сара син шундый матур елмаясың. Ни өчен син һәрвакыт шатлыклы?» — дип сорый. Мин аларга: «Минем искиткеч өметем бар, хәзер мин гарип, ләкин мәңгегә түгел!» — дип җавап бирәм.

МИН 1974 елны Парижда (Франция) тудым. Әнием мине авыр тапты һәм соңрак миңа церебраль паралич диагнозы куйдылар. Миңа аяк-куларымны хәрәкәтләндерергә авыр иде һәм минем сөйләмем аңлаешсыз иде. Миндә шулай ук эпилепсия авыруы ачыкланды, һәм мин йогышлы авыруларга җиңел бирелүчән идем.

Миңа ике яшь булганда, безнең гаиләбез Мельбурнга (Австралия) күченде. Ике ел үткәч, әти әниемне һәм мине ташлап китте. Аллаһы миңа якын икәнен мин беренче тапкыр нәкъ шул чакта сиздем. Әнием — Йәһвә Шаһите — мине һәрвакыт җыелышларга алып бара иде. Анда мин Аллаһының мине яратканын һәм минем турында кайгыртканын белдем. Моны белү әниемнең яратуы һәм юатуы белән бергә, үзгәргән шартларыбызга карамастан, үземне тыныч-имин хис итәргә ярдәм итте.

Әнием мине шулай ук Йәһвәгә дога кылырга өйрәтте. Дөресен генә әйткәндә, сөйләшүгә караганда, дога кылырга минем өчен җиңелрәк. Дога кылганда миңа фикерләремне сүзләр белән әйтер өчен, интегергә кирәк түгел, чөнки мин уемдагы сүзләремне ачык «ишетәм». Минем сөйләмемне аңларга авыр, әмма Йәһвәнең минем әйткән бар сүзләремне, мин аларны тотлыгып я эчтән генә әйтәмме, аңлаганын белү мине ныгыта (Мәд. 64:3).

Авырлыкларым белән көрәшеп яшим

Биш яшемдә минем авыруым бик көчәйде, һәм мин махсус җайланма ярдәмендә генә йөри ала идем. Минем йөрешем күбрәк айкалу-чайкалуга охшаш иде! 11 яшемдә мин инде бөтенләй йөри алмый идем. Соңрак караватка менәр һәм аннан төшәр өчен һәм «үзйөрешле коляскага» утырыр өчен, миңа электр күтәргеч кирәк була башлады.

Шунысын да әйтергә кирәк: авыруым аркасында мин кайчак боегам. Андый чакларда мин гаиләбезнең девизын искә төшерәм: «Булдыра алмаган эшләр турында борчылма, булдыра алганыңны эшлә». Бу миңа атта йөрергә, җилкәнле көймәдә һәм каноэда йөзәргә, походларга барырга һәм хәтта махсус урында машина йөртергә булышты! Табигатем буенча мин иҗади кеше, мин рәсем ясарга, тегәргә, юрганнар сырырга, чигәргә һәм керамик әйберләр ясарга бик яратам.

Җитди авыруым сәбәпле, кайберәүләр Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен минем акыл сәләтләрем җитәрлек микән дип шикләнә иде. 18 яшемдә мәктәптәге бер укытучы мине өйдән китеп, әниемнең диненнән «качарга» өндәде. Ул миңа хәтта яшәү урынын табарга тәкъдим иткән иде. Әмма мин динемне калдырмыйм һәм аерым яшәргә әзер булгач кына күченәчәкмен дип аңа әйттем.

Бу очрактан соң күп тә үтмәде, мин суга чумдырылу үтеп, Йәһвә Шаһите булып киттем. Ике ел үткәч, мин кечкенә генә бер фатирга күчендем. Монда миңа бик ошый, чөнки минем теләгән мөстәкыйльлегем дә, һәм башкаларның ярдәме дә бар.

Көтелмәгән тәкъдим

Еллар дәвамында мин башка иман сынауларына да очраган идем. Бер тапкыр минем белән бергә укыган бер егет (ул да инвалид) миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Башта бу тәкъдим минем күңелемә хуш килде. Күпчелек яшь хатын-кызлар кебек, мин дә тормыш иптәшемне табарга телим. Әмма уртак авырлыклар гаиләнең бәхетле булуына гарантия бирми. Өстәвенә, бу яшь кеше Йәһвә Шаһите түгел иде. Безнең карашларыбыз, шөгыльләребез бөтенләй төрле иде. Алай булгач, без бергә ничек яши алыр идек соң? Шулай ук мин Аллаһының Раббыга иман итүчегә генә кияүгә чыгарга дигән әмере буенча эш итәргә тәвәккәл идем (1 Көр. 7:39). Шуңа күрә мин бу егетнең тәкъдимен ипле генә кире кактым.

Дөрес сайлау ясаганыма мин бер дә үкенмим. Аллаһы вәгъдә иткән яңа дөньяда бәхетле булачагыма минем бер тамчы да шигем юк (Мәд. 144:16; 2 Пет. 3:13). Ә әлегә мин Йәһвәгә тугры булып калырга һәм хәзерге шартларыма канәгать булып яшәргә тәвәккәл.

Мин инвалид коляскасыннан сикереп торып, җил кебек йөгерә алачак көнне зур түземсезлек белән көтәм. Ул чакта шатлыгымнан: «Мин гарип идем, ләкин хәзер мин мәңгегә сау-сәламәт!» — дип кычкырып җибәрәчәкмен.