Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Авыруың шатлыгыңны урламасын

Авыруың шатлыгыңны урламасын

Авыруың шатлыгыңны урламасын

ҮЗЕҢНЕ көннең башланмас борын тәмамлануын теләп уянганыңны күз алдыңа китер. Сиңа тагын бер көн физик яки эмоциональ яктан интегергә туры килер. Син, бәлкем, үзеңне хәтта Әюб кебек сизәсеңдер. Ул болай дигән: «Газаплануыма караганда, үлүем хәерлерәк» (Әюб 7:15, «The New English Bible»). Андый хәл безне инде еллар буе газаплый икән, нәрсә эшләргә?

Андый хәлгә Давыт патшаның дусты Йонафанның улы Мемфивосфей эләккән. 5 яшендә «ул егылып, аякларын имгәткән» булган (2 Пат. 4:4). Соңрак ул патшага хыянәт итүдә нахакка гаепләнеп материаль югалтулар кичергәндә, аның болай да начар хәлен җан әрнүе авырайткан. Әмма ул зәгыйфьлеген, яла ягуны һәм өмет өзелүен кичерүдә үзен һәрвакыт үрнәк алырлык итеп тоткан; боларның барысы аның шатлыгын урламаган (2 Пат. 9:6—10; 16:1—4; 19:24—30).

Рәсүл Паул да безнең өчен үрнәк булып тора. Бер тапкыр ул үзенә көрәшергә туры килгән «тәненә чәнечке» турында язган (2 Көр. 12:7). Бу «чәнечке», бәлкем, ниндидер озак дәвамлы авыру я аның рәсүл булуын шик астына алган кешеләр булгандыр. Ни генә булмасын, бу проблема кала биргән һәм аңа моның аркасында физик я эмоциональ яктан интегеп яшәргә туры килгән (2 Көр. 12:9, 10).

Бүген Аллаһы хезмәтчеләренең кайберәүләре хәлдән тайдыргыч авырулардан я эмоциональ яктан интегеп яши. 18 яшендә Магдаленага системалы кызыл волчанка авыруы диагнозы куйганнар (бу авыруның үзенчәлеге: кешенең иммун системасы үз әгъзаларына зыян китерә). «Бу мине тетрәндереп куйды,— дип әйтә ул.— Тора-бара минем хәлем начарайды: аш кайнату органнарының эшчәнлеге бозылды, авыз куышлыгында кечкенә җәрәхәтләр барлыкка килде һәм калкансыман бизнең эшчәнлеге бозылды». Изабеланың исә башка төрле авыруы. Ул болай ди: «Кечкенә чактан ук мин депрессиядән интегәм. Моның аркасында мин көчле куркуга биреләм, сулыш алуым кыенлаша һәм эчтә чәнчүле авыртулар тоям. Бу мине бөтенләй алҗытып бетерә».

Чынбарлык белән килешеп яшәү

Авырулар һәм хәлсезлек тормышның көен боза ала. Ул чакта утырып, үз хәлеңә намус белән бәя бирү мөһим. Чикле мөмкинлекләрең белән килешү җиңел булмаска мөмкин. Магдалена болай ди: «Минем авыруым көчәя бара. Еш кына караваттан да торырга хәлем юк. Ә хәлем иртәгәсен нинди булачагын белмәгәнгә, алдан берәр нәрсә планлаштыру кыен. Мине иң күңелсезләндергәне — Йәһвәгә элеккечә хезмәт итә алмавым».

Збигнев болай ди: «Еллар узган саен ревматоидлы артрит буыннарымны бер-бер артлы җәрәхәтләп, көчемне суыра бара. Кайвакыт, авыруым көчәйгәндә, мин гап-гади эшләрне эшли алмыйм. Бу мине боектыра».

Берничә ел элек Барбараның баш миендә үсә барган шеш тапканнар. «Минем хәлем кискен үзгәрде,— дип әйтә ул.— Рухым сүлпәнәйде, еш кына башым авырта һәм игътибарымны туплау авыр. Мөмкинлекләрем чикләнгәнгә, миңа бар нәрсәне яңадан карап чыгарга туры килде».

Барлык бу кешеләр — Йәһвәнең багышланган хезмәтчеләре. Аның ихтыярын үтәү — алар өчен иң мөһиме. Алар бар өметләрен Аллаһыга баглый һәм аңардан ярдәм ала (Гыйб. сүз. 3:5, 6).

Йәһвә ничек ярдәм итә?

Газаплар Аллаһы безне хупламый дигәнне аңлатмый (Ирем. елав. 3:33). Әюбнең, «намуслы, саф кеше» булуына карамастан, нәрсә кичергәне турында уйлап кара (Әюб 1:8). Аллаһы явызлык белән «беркемне дә вәсвәсәләндерми» (Ягък. 1:13). Бар авырулар — шул исәптән дәвамлы һәм эмоциональ авырулар — безгә беренче ата-анабыз Адәм белән Хаувадан бирелгән аяныч мирас (Рим. 5:12).

Әмма Йәһвә белән Гайсә тугры кешеләрне ярдәмсез калдырмый (Мәд. 33:15). Тормышыбызның аеруча авыр вакытларында без Аллаһының сыендыручыбыз һәм яклаучыбыз икәнен аңлыйбыз (Мәд. 90:2). Шуңа күрә, җиңел генә хәл итеп булмаган шартларда, шатлыклы булып калырга сиңа нәрсә ярдәм итә ала?

Дога. Үткәндә яшәгән Аллаһының тугры хезмәтчеләреннән үрнәк алып, син дога аша күктәге Атабызга үз кайгыларыңны сала аласың (Мәд. 54:23). Шулай эшләп, син «һәр акылдан өстенрәк булган Аллаһы иминлеге» кичерәчәксең. Бу йөрәгеңне һәм фикерләреңне саклаячак (Флп. 4:6, 7). Дога кылып Аллаһыга таяну Магдаленага хәлдән тайдыручы авыруы белән көрәшергә ярдәм итә. Ул болай ди: «Аллаһыга күңелемне бушаткач, мин җиңеллек сизәм һәм яңадан шатлыклы булып китәм. Хәзер инде мин көннән-көн Аллаһыга таянуның нәрсә икәнлеген чыннан да аңлыйм» (2 Көр. 1:3, 4).

Догаларыңа җавап итеп, Йәһвә сиңа үзенең изге рухы, Сүзе һәм мәсихче кардәшлек аша көч бирә ала. Аллаһы авыруыңны могҗизалы рәвештә юкка чыгарачак дип көтмә. Шулай да син Аллаһының үзеңә һәр авырлыкны җиңәр өчен кирәкле зирәклек белән көч бирәчәгенә өметләнә аласың (Гыйб. сүз. 2:7). Ул сиңа «гаять зур кодрәт» биреп, сине ныгыта ала (2 Көр. 4:7).

Гаилә. Өйдә ярату һәм миһербанлык хөкем сөргәндә, бу сиңа авыруыңны кичерергә ярдәм итә ала. Әмма якыннарыңның да синең белән газапланганын онытма. Алар да, синең кебек, үзләрен ярдәмсез хис итәргә мөмкин. Шулай да алар, хәтта авыр вакытларда да, синең белән. Бергәләшеп дога кылу сиңа күңел сабырлыгы сакларга ярдәм итәчәк (Гыйб. сүз. 14:30).

Барбара үз кызы һәм җыелыштагы башка яшь апа-кардәшләр турында болай ди: «Алар миңа хезмәттә ярдәм итә. Аларның ашкынуы минем күңелемне җылыта». Збигнев үз хатынының ярдәмен бик кадерли. «Ул өйдәге күпчелек эшләрне башкара, миңа киенергә булыша, мәсихче очрашуларга һәм хезмәт иткәндә еш кына сумкамны тотып бара».

Имандашлар. Без имандашларыбыз белән булганда безнең рухыбыз күтәрелә һәм без юаныч алабыз. Ләкин авыруың сәбәпле очрашуларга килә алмасаң, нәрсә эшләргә? Магдалена болай ди: «Җыелыштагылар программаны яздыртып, очрашулардан файда алуым турында кайгырта. Имандашларым еш кына миңа тагын нинди ярдәм кирәк икәнен белер өчен шалтырата. Алар шулай ук миңа дәртләндерүче хатлар яза. Аларның мине онытмаганнары һәм минем иминлегем турында кайгыртулары миңа нык булып калырга ярдәм итә».

Депрессиядән интеккән Изабела болай ди: «Җыелышта мине тыңлап, аңларга тырышкан күп кенә „әтиләрем“ һәм „әниләрем“ бар. Җыелыш — минем гаиләм, монда миңа тыныч һәм рәхәт».

Төрле сынаулар аркасында газапланган кардәшләргә башкалардан читләшмәү мөһим. Алар җыелыш белән аралашуларын бик кадерли (Гыйб. сүз. 18:1). Шулай итеп алар башкалар өчен чын дәртләндерү чыганагы булып китә. Син, бәлкем, башта кардәшләреңә үз ихтыяҗларыңны белдерергә икеләнеп торасыңдыр. Әмма имандашларың моның турында оялмыйча әйтүең өчен рәхмәтле булачак. Бу аларга «риясыз мәхәббәт» күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк (1 Пет. 1:22). Ни өчен алардан үзеңне очрашуга алып барулары турында сорамаска, алар белән бергә хезмәт итәргә я чын күңелдән сөйләшергә теләгәнеңне белдермәскә? Әлбәттә, без алардан ярдәм таләп итмәскә, ә аларга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтле булырга тиеш.

Уңай карашлы бул. Авыруыңны шатлыгыңны югалтмыйча кичереп яшәрсеңме, юкмы — бу үзеңнән тора. Кәефсез булу һәм хәсрәтле хисләр тискәре фикер йөртүгә китерә ала. Изге Язмаларда болай диелә: «Рухи ныклык кешенең хасталыгын да җиңә; ә рух какшаса, аны кем ныгыта алыр?» (Гыйб. сүз. 18:14).

Магдалена болай ди: «Мин үз проблемаларым турында уйламаска тырышам. Үземне яхшырак хис иткән көннәр мине сөендерә. Авыруларына кармастан, Аллаһыга тугры булып калган кешеләрнең биографияләрен уку мине рухландыра». Изабеланы мондый уй ныгыта: Йәһвә аны ярата һәм кадерли. Ул болай ди: «Мин беләм, Йәһвә минем хезмәтемне кадерли, һәм мин мәгънәле тормыш алып барам. Минем шулай ук киләчәккә искиткеч өметем бар».

Збигнев болай ди: «Авыруым мине басынкы һәм тыңлаучан булырга өйрәтә. Ул мине кеше хәлен аңлаучан булырга һәм уйлап эш итәргә, шулай ук чын күңелдән кичерүчән булырга өйрәтә. Мин үз-үземне жәлләмичә Йәһвәгә хезмәт итүдә шатлык табарга өйрәндем. Чирем мине хәтта рухи яктан үсүемне дәвам итәргә дәртләндерә».

Онытма, Йәһвә синең чыдамлылыгыңны күреп тора. Ул синең хәлеңне аңлый һәм синең турында кайгырта. Ул синең хезмәтеңне дә, аңа булган мәхәббәтеңне күрсәткәнеңне дә, онытмаячак (Евр. 6:10). Аның үзеннән куркучыларга: «Сезне беркайчан да калдырмам вә беркайчан да ташламам»,— дигән вәгъдәсен исеңдә тот (Евр. 13:5).

Боеккан чакларда яңа дөньяда яшәргә искиткеч өметеңә игътибарыңны тупла. Син үз күзләрең белән Аллаһы Патшалыгының фатихаларын күрәчәк вакыт бик тиз якынлашып килә!

[28,29 биттәге рамка/иллюстрацияләр]

Алар авыруларына карамастан вәгазьли

«Кеше ярдәменнән башка мин инде йөри алмыйм, шуңа күрә вәгазьгә мин хатыным я берәр кардәшләрем белән барам. Мин кереш сүзләрне һәм Изге Язмалардан шигырьләрне ятлыйм»,— дип әйтә күзләре начар күргән Ежи.

«Телефон аша хезмәт итүдән тыш, мин хатлар язам һәм хакыйкать белән кызыксынучы берничә кеше белән даими рәвештә хат алышам. Хастаханәдә ятканда мин һәрвакыт Изге Язмаларны һәм басмаларыбызны караватым янына куям. Бу миңа күп яхшы сөйләшүләр башларга булышты»,— дип әйтә системалы волчанка белән авырган Магдалена.

«Мин өйдән-өйгә йөреп вәгазьләргә яратам, әмма хәлем начарланганда мин телефоннан вәгазьлим»,— дип әйтә депрессиядән интеккән Изабела.

«Миңа кабат килеп-китүләр ясау һәм Изге Язмалар өйрәнүләрендә ярдәм итү ошый. Хәлем яхшы көннәрдә, мин өйдән-өйгә йөреп вәгазьләргә яратам»,— дип әйтә баш миендә шеш булган Барбара.

«Вәгазьгә барганда мин үзем белән бик җиңел сумка алам. Мин буыннарымның авыртуына түзә алганча вәгазьләп йөрим»,— дип әйтә ревматоидлы артрит белән авырган Збигнев.

[30 биттәге иллюстрация]

Төрле яшьтәгеләр дәртләндерү чыганагы була ала