Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Беренче гасырда һәм бүген Аллаһы рухы җитәкчелеге

Беренче гасырда һәм бүген Аллаһы рухы җитәкчелеге

Беренче гасырда һәм бүген Аллаһы рухы җитәкчелеге

«Боларның һәммәсен дә бер үк Рух эшли» (1 КӨР. 12:11).

1. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

БЕЗНЕҢ ЭРАНЫҢ 33 елының Илленче көн бәйрәме. Шулхәтле гаҗәеп вакыйгалар булган ул көнне! (Рәс. 2:1—4). Ул чакта изге рухның иңүе Аллаһының үз хезмәтчеләре белән җитәкчелек итүендә мөһим үзгәрешләрнең булуын күрсәткән. Үткән мәкаләдән күренгәнчә, изге рух Аллаһының борынгыдагы тугры хезмәтчеләрен авыр һәм махсус йөкләмәләрне үтәргә төрлечә сәләтле иткән. Ләкин Аллаһы рухының борынгы көннәрдә һәм беренче гасырда ничек итеп эш иткәне арасында нинди аерма бар? Ә бүгенге көндә Аллаһы рухы мәсихчеләргә ничек булыша? Әйдәгез бу сорауларны карап чыгыйк.

«Мин — Раббы колы»

2. Мәрьям изге рухның тәэсирен үзендә ничек татыган булган?

2 Иерусалимдагы бер йортның өске каттагы бүлмәсендә шәкертләргә вәгъдә ителгән изге рух иңгәндә, Мәрьям дә алар арасында булган (Рәс. 1:13, 14). Әмма моңа кадәр, 30 дан артык ел элек, ул инде үзендә Йәһвә рухының гаҗәеп тәэсирен татыган булган. Ул чакта Йәһвә үз Улының тормышын күктән җиргә, гыйффәтле кыз Мәрьямнең карынына күчергән. Ул «Изге Рухтан» балага узган (Мат. 1:20).

3, 4. Мәрьям нинди рух күрсәткән, һәм без аңардан ничек үрнәк ала алабыз?

3 Ни өчен Мәрьямгә тиңдәшсез хөрмәт күрсәтелгән булган? Фәрештә Йәһвәнең Мәрьямгә карата ихтыярын аңлатканнан соң, ул фәрештәгә: «Мин — Раббы колы, минем белән син әйткәнчә булсын»,— дигән (Лүк 1:38). Мәрьямнең бу сүзләре аның йөрәк торышын ачыклаган, моны Аллаһы инде күреп алган булган. Тоткарланмыйча биргән җавабы аның Аллаһы ихтыярын кабул итәргә әзер булганын күрсәткән. Ул үзенең балага узганына кешеләр ничек караячак я үзенең ярәшкән егете белән мөнәсәбәтләренә бу ничек тәэсир итәчәк дип сорап тормаган. Үзен кол дип атап, Мәрьям тулысынча Йәһвәгә, үзенең Раббысына, таянганын күрсәткән.

4 Сиңа кайчак Аллаһы хезмәтчесе буларак берәр йөкләмәләрне үтәү авыр булганы бармы? Һәрберебез үзеннән болай дип сораса, яхшы булыр иде: «Мин Йәһвәнең бар нәрсәне үз ихтыяры буенча эшләячәгенә тулысынча ышанаммы? Мин әзер булу рухын күрсәтәмме?» Аллаһы үзенә бөтен йөрәкләре белән өметләнгән һәм аның Аллаһы Тәгалә буларак ихтыярын таныган кешеләргә үз рухын биргәненә бер дә шикләнмә (Рәс. 5:32).

Петергә изге рух булышкан

5. Петер б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменә кадәр изге рухның тәэсирен үзендә ничек татыган?

5 Рәсүл Петер дә, Мәрьям кебек, б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменә кадәр Аллаһы рухының көчле тәэсирен үзендә татыган. Гайсә аңа һәм башка рәсүлләргә җеннәрне куып чыгарырга вәкаләт биргән (Марк 3:14—16). Язмаларда моның турында күп әйтелмәсә дә, күрәсең, Петер бу вәкаләтне кулланган. Аллаһы көченең эш итүен Петер башка очракта да сизгән: Гайсә аны Гәлиләя диңгезе өстеннән үзенә таба килергә чакыргач, ул шулай эшләгән. (Маттай 14:25—29 ны укы.) Күренеп тора, Петер изге рухка таянганга бөек эшләр башкара алган. Тиздән бу рух Петергә һәм башка шәкертләргә яңача тәэсир итә башлаган.

6. Аллаһы рухы ярдәмендә Илленче көн бәйрәме вакытында һәм аннан соң Петер нәрсә эшли алган?

6 Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәме вакытында Петергә һәм башкаларга могҗизалы рәвештә Иерусалимга ерактан килгән кешеләрнең телендә сөйләшергә сәләт бирелгән булган. Аннан соң Петер җыелган халыкка мөрәҗәгать иткән (Рәс. 2:14—36). Әйе, кайчак кызу канлы булган һәм куркуга бирелгән Петер, янауларга һәм эзәрлекләүләргә карамастан, кыюлык белән шаһитлек биргән (Рәс. 4:18—20, 31). Ул Аллаһыдан бирелгән ачылыш аша белемнәр алган (Рәс. 5:8, 9). Аңа хәтта үлеләрне терелтергә көч бирелгән булган (Рәс. 9:40).

7. Гайсәнең нинди тәгълиматлары Петергә изге рух белән майлангач кына ачык булып киткән?

7 Петер Илленче көн бәйрәменә кадәр Гайсә өйрәткән күп хакыйкатьләрнең мәгънәсен аңлаган булган (Мат. 16:16, 17; Яхъя 6:68). Ләкин Гайсә тәгълиматларының кайбер үзенчәлекләре аңа Илленче көн бәйрәменә кадәр ачык булмаган. Мәсәлән, Петер Мәсихнең үлгәннән соң өченче көнгә рух булып терелтеләчәген һәм аның Патшалыгының күктә булачагын аңламаган (Яхъя 20:6—10; Рәс. 1:6). Кешеләрнең рухи шәхес булып, күктәге Патшалыкта идарә итүе турындагы фикер дә Петер өчен ят булган. Әмма Петер, изге рух белән майланып, үзенә күктәге өмет бирелгәннән соң, Гайсә тәгълиматларының бу якларын аңлый алган.

8. Майланган һәм «башка сарыклардан» булган мәсихчеләрнең нинди белеме бар?

8 Гайсәнең шәкертләре элек ия булмаган аңлауга үзләренә изге рух иңгәннән соң ирешкән. Изге рух тарафыннан рухландырылып, Мәсихче Грек Язмаларын язучылар — безнең файдабыз өчен — Йәһвә ниятенең искиткеч якларын ачыклаган (Эфес. 3:8—11, 18). Бүгенге көндә майланганнар да һәм «башка сарыклардан» булган мәсихчеләр дә бергә рухи яктан тукланып, бер үк хакыйкатьләрне үзләштерә (Яхъя 10:16). Син изге рух ярдәмендә Аллаһы Сүзен белгәнеңне һәм аңлаганыңны кадерлисеңме?

Паул «Изге Рух белән сугарылган»

9. Паул изге рух ярдәмендә нинди эшләр башкара алган?

9 Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң якынча бер ел үткәч, тагын бер кешегә Аллаһының изге рухы бирелгән. Бу Шаул булган; соңрак ул Паул буларак билгеле булып киткән. Изге рух аңа шулай тәэсир иткән ки, хәтта бу безгә бүген дә файда китерә. Рәсүл Паул Изге Язмаларның 14 китабын язарга рухландырылган булган. Аллаһы рухы Паулга, Петергә кебек, күктә үлемсез, черемәс тормышка өметне яхшырак аңларга һәм аның турында ачык итеп язарга булышкан. Изге рух ярдәме белән Паул кешеләрне савыктырган, җеннәрне куып чыгарган һәм хәтта үлеләрне терелткән! Әмма изге рух аша алган көч аңа мөһимрәк йөкләмәне үтәргә ярдәм иткән. Бүген бу эшне Аллаһының бар хезмәтчеләре, аларны изге рух башкача йөртсә дә, башкара.

10. Изге рух Паулның сөйләү сәләтенә ничек тәэсир иткән?

10 «Изге Рух белән сугарылган» Паул кыюлык белән бер сихерчегә каршы төшкән. Моңа шаһит булган Кипр башлыгына бу бик нык тәэсир иткән! Ул хакыйкатьне кабул иткән, чөнки «Раббы турындагы тәгълиматның кодрәтенә таң калган» (Рәс. 13:8—12). Һичшиксез, Паул хакыйкатьне сөйләр өчен Аллаһы рухының ярдәме кирәк икәнен яхшы белгән (Мат. 10:20). Соңрак ул эфеслеләрнең үзенә «сөйли башлаганда... кирәкле сүзләр бирелсен өчен» дога кылуларын үтенгән (Эфес. 6:18—20).

11. Аллаһы рухы Паулны ничек йөрткән?

11 Изге рух Паулга сөйләргә ярдәм иткән, ә ниндидер урыннарда аны сөйләүдән тыйган. Миссионерлык сәяхәтләрендә Паулны изге рух йөрткән (Рәс. 13:2; Рәсүлләр 16:6—10 ны укы). Йәһвә бүген дә үзенең изге рухы аша вәгазьләү эше белән җитәкчелек итә. Йәһвәнең бар тыңлаучан хезмәтчеләре, Паул кебек, хакыйкатьне кыюлык белән һәм ашкынып игълан итәргә тырыша. Безнең көннәрдә Аллаһының җитәкчелеге Паул көннәрендәге кебек ачык күренмәсә дә, эчкерсез кешеләр хакыйкатьне ишетсен өчен, Йәһвәнең изге рухны кулланганына бер дә шикләнмәскә була (Яхъя 6:44).

«Гамәлләр дә төрле»

12—14. Изге рух Аллаһының бар хезмәтчеләрендә бер үк төрле эш итәме? Аңлатыгыз.

12 Йәһвә беренче гасырда майланганнар җыелышын фатихалаган. Андый очракларны уку Аллаһының бүгенге багышлаган хезмәтчеләре өчен дәртләндерү булып торамы? Һичшиксез! Аллаһы тарафыннан рухландырылып Паул Көринт җыелышына үзе яшәгән көннәрдә бирелгән рухның могҗизалы бүләкләре турында язган. Ул болай дигән: «Изге Рух биргән сәләтләр төрле, әмма Рух бер үк. Хезмәт итүнең күп төрләре бар, әмма Раббы бер үк. Гамәлләр дә төрле, әмма һәммәсендә һәммә нәрсәне эш итүче — шул ук бер Аллаһы» (1 Көр. 12:4—6, 11). Бу сүзләр буенча, изге рух, башкарасы эшкә карап, Аллаһының төрле хезмәтчеләрендә төрлечә эш итә ала. Чыннан да, изге рух Мәсихнең «кечкенә көтүен» дә, «башка сарыкларын» да йөртә (Лүк 12:32; Яхъя 10:16). Әмма ул җыелышның һәр әгъзасында да һәрчак бер үк төрле эш итми.

13 Мәсәлән, өлкәннәрне изге рух билгели (Рәс. 20:28). Ләкин рух белән майланган бар мәсихчеләр дә җыелышларда күзәтчеләр булып хезмәт итми. Моннан нинди нәтиҗә ясап була? Аллаһы рухы җыелыштагыларда төрлечә эш итә.

14 Майланганнарны үзләрен Аллаһы үз балалары итеп кабул итә икәненә инандыручы рух — бу Йәһвә үзенең бердәнбер Улын үледән күктәге үлемсез тормышка терелтер өчен кулланган шул ук рух. (Римлыларга 8:11, 15 не укы.) Шул ук рух ярдәмендә Йәһвә бөтен Галәмне барлыкка китергән (Ярат. 1:1—3). Шул ук изге рух аша Йәһвә Бесалелны чатырдагы махсус эшләрне башкарыр өчен яраклы иткән, Шимшонга бөек куәт таләп иткән эшләрне башкарырга көч биргән һәм Петергә судан барырга ярдәм иткән. Шуңа күрә Аллаһы рухына ия булу һәм Аллаһы рухы белән майланган булу бер үк нәрсә түгел. Рух белән майлану — аның эш итүенең махсус бер төре генә һәм Аллаһының сайлавына бәйле.

15. Изге рух белән чумдыру мәңге дәвам итәчәкме? Аңлатыгыз.

15 Изге рух белән майлау башланганчы, меңнәр ел дәвамында Аллаһының эш итүче көче аның тугры хезмәтчеләрендә төрлечә эш иткән. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә рухның бу яңа эш итүе, рух белән майлау башланган, ләкин ул мәңге дәвам итмәячәк. Изге рух белән чумдыру туктаячак, ләкин изге рух Аллаһы халкында, алар аның ихтыярын мәңге үти алсын өчен, эш итүен дәвам итәчәк.

16. Аллаһының хезмәтчеләре аның рухы ярдәмендә бүген нинди эш башкара?

16 Йәһвәнең изге рухы ярдәмендә аның хезмәтчеләре хәзер нинди эш башкара? Ачылыш 22:17 дә бу сорауга җавап бирелә: «Рух та, кәләш тә: „Кил!“ — диләр. Һәм ишетүче дә: „Кил!“ — дип әйтсен. Сусаучы килсен, теләгән кеше тереклек суын бушлай алсын». Аллаһы рухы ярдәмендә мәсихчеләр бүген һәр «теләгән кешегә» тормыш бирүче «тереклек суын» алырга чакыра. Бу эштә майланган мәсихчеләр җитәкчелек итә. Башка сарыклардан булган мәсихчеләр аларга бу чакыруны таратуда кушыла. Бу эшне башкарганда бу ике төркемне бер үк изге рух йөртә. Бу ике төркемнән булган мәсихчеләр Йәһвәгә багышлануларын «Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән» суга чумдырылу үтеп символлаштырганнар (Мат. 28:19). Һәм алар барысы Аллаһы рухының җитәкчелеге буенча яши һәм рух тудырган сыйфатларны үзләрендә булдырырга юл куя (Гәл. 5:22, 23). Башка сарыклар, майланганнар кебек, Аллаһы рухының ярдәмен теләп кабул итә. Рух ярдәме белән бу ике төркем Йәһвәнең изгелеккә карата таләпләренә туры килер өчен бар көчләрен куя (2 Көр. 7:1; Ачыл. 7:9, 14).

Изге рухны сораудан туктамагыз

17. Бездә Аллаһы рухы булганын ничек күрсәтеп була?

17 Син күктә я җирдә мәңге яшәргә өметләнәсеңме, һәрхәлдә, Йәһвә сиңа, сафлыгыңны саклар һәм бүләгеңне алыр өчен, «гаять зур кодрәт» бирә ала (2 Көр. 4:7). Аллаһы Патшалыгы турында яхшы хәбәрне вәгазьләгәнгә синнән мыскыллап көлергә мөмкиннәр. Ләкин онытма, Изге Язмаларда болай диелә: «Сезне Мәсих исеме өчен мыскыл итәләр икән, сез бәхетле, чөнки сездә дан Рухы, Аллаһы Рухы» (1 Пет. 4:14).

18, 19. Йәһвә сиңа изге рухы белән ничек ярдәм итәчәк, һәм бу яктан син нәрсә эшләргә тәвәккәл?

18 Аллаһы изге рухны аны эчкерсез сораган кешеләргә юмарт итеп бирә. Ул синең сәләтләреңне дә, хезмәттә иң яхшысын эшләргә теләгеңне дә үстерә ала. «Аллаһы Үзенең игелекле ихтыяры белән, эш итү өчен, сездә теләк һәм сәләт тудыра»,— дигән Паул. Изге рух һәм «тормыш сүзенә» нык тотыныр өчен куйган тырышлыкларыбыз безгә үзебезнең котылуыбыз хакына хезмәтебезне курку һәм тирән хөрмәт белән ахыргача дәвам итәргә ярдәм итәчәк (Флп. 2:12, 13, 16).

19 Аллаһы рухының җитәкчелегенә тулысынча ышанып, үзеңә бирелгән һәр йөкләмәне күңелеңне биреп үтә, һәрберсен башкарыр өчен кирәкле күнекмәләр үстер һәм Йәһвәдән ярдәм эзлә (Ягък. 1:5). Ул сиңа үз Сүзен аңлар өчен, тормыштагы авырлыкларыңны кичерер өчен һәм яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен, бар кирәклесен бирәчәк. Гайсә: «Сорагыз — сезгә бирерләр; эзләгез — табарсыз; шакыгыз, һәм сезгә ачарлар»,— дигән (Лүк 11:9, 13). Шуны ук изге рух турында да әйтеп була. Аллаһының тугры хезмәтчеләрен бүген, борынгыдагы кебек, Аллаһының изге рухы йөртә. Алардан үрнәк алырга ярдәм итсен дип, Йәһвәгә дога кыл.

Сез аңлата аласызмы?

• Без, Мәрьям кебек, фатиха китерерлек нинди рух күрсәтә алабыз?

• Аллаһы рухы Паулны ничек йөрткән?

• Аллаһы рухы Аллаһы хезмәтчеләрен бүген ничек йөртә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[24 биттәге иллюстрация]

Аллаһы рухы ярдәмендә Паул кыюлык белән сихерчегә каршы төшкән

[26 биттәге иллюстрация]

Бүген мәсихчеләр, нинди генә өметләре булмасын, изге рух ярдәменә ия була ала