Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Борынгыда яшәгән тугры кешеләрне Аллаһы рухы йөрткән

Борынгыда яшәгән тугры кешеләрне Аллаһы рухы йөрткән

Борынгыда яшәгән тугры кешеләрне Аллаһы рухы йөрткән

«Аллаһы Тәгалә Йәһвә мине һәм үзенең рухын җибәрде» (ИШАГ. 48:16).

1, 2. Иманлы булыр өчен нәрсә кирәк, һәм ни өчен борынгыда яшәгән тугры кешеләр мисалларын карап чыгу файдалы?

ҺАБИЛ көннәреннән алып безнең көннәргә кадәр иман күп кешеләрдә булса да, Изге Язмаларда «бар кешеләр дә иман итмиләр» дип әйтелә (2 Тес. 3:2). Кеше андый сыйфатка ничек ия була, һәм аны тугры булырга нәрсә сәләтле итә? Башлыча, «иман Аллаһы Сүзен ишетүдән килә» (Рим. 10:17). Иман, ягъни ышаныч,— Аллаһының изге рухы тудырган сыйфатларның берсе (Гәл. 5:22, 23). Шуңа күрә иманлы булыр өчен, безгә изге рух кирәк.

2 Нык иман күрсәткән ир-атлар һәм хатын-кызлар иман белән туган дип нәтиҗә ясау хаталы булыр иде. Изге Язмаларда искә алынган Аллаһының үрнәк хезмәтчеләре «безнең кебек үк кешеләр» булган (Ягък. 5:17). Аларның шикләре, көчсезлекләре булган, алар үз көчләренә ышанмаган, ләкин авырлыкларын кичереп чыгар өчен, Аллаһы рухы аларны көчле иткән (Евр. 11:34). Йәһвә рухының аларга ничек тәэсир иткәнен карап чыгып, без алга таба да тугры юлдан барырга көч алачакбыз. Бу аеруча бүген, безнең иманыбыз һөҗүмнәргә дучар булганда, мөһим.

Аллаһы рухы Мусага көч биргән

3—5. а) Муса изге рух ярдәме белән эш иткәнен без кайдан беләбез? б) Муса очрагыннан Йәһвәнең ярдәме турында безгә нәрсә ачыклана?

3 Муса б. э. к. 1513 елда яшәгән кешеләр арасында «иң тыйнагы» булган (Сан. 12:3). Бу юаш хезмәтчегә Исраил халкында зур җаваплылык йөкләнгән булган. Аллаһы рухы Мусага пәйгамбәрлек итәргә, хөкем итәргә, Еврей Язмаларының кайбер китапларын язарга, җитәкчелек итәргә һәм могҗизалар эшләргә көч биргән. (Ишагыйя 63:11 не укы *.) Әмма бер вакыт Муса үзенә бирелгән йөкне күтәреп бару бик авыр дип зарланган (Сан. 11:14, 15). Шуңа күрә Йәһвә, аңа ярдәм итәр өчен, Мусада булган рухның «бер өлешен алып» 70 ир-атларга салган (Сан. 11:16, 17). Мусаның йөге бик авыр булып тоелса да, чынлыкта ул аны берүзе алып бармаган. Шуны ук аңа ярдәм итәр өчен билгеләнгән 70 өлкәннәр турында да әйтеп була.

4 Мусага үз йөкләмәсен үтәр өчен, җитәрлек изге рух бирелгән булган. Йәһвә аңардан рухның өлешен алганнан соң да, Мусада үзенә кирәкле изге рух булган. Мусада изге рух бик аз, ә 70 өлкәндә бик күп булмаган. Йәһвә безнең шартларыбызга карап, безгә кирәкле изге рухын биреп тора. «Аллаһы рухны үлчәмичә», ә мул итеп бирә (Яхъя 3:34).

5 Ә синең сынауларың бармы? Бурычларыңны үтәү авырайганнан авырая барамы? Чыгымнарның арта баруына һәм сәламәтлегеңнең начарая баруына карамастан, син үз гаиләңнең рухи һәм физик ихтыяҗлары турында кайгыртырга тырышасыңмы? Җыелышта сиңа зур җаваплылык йөкләнгәнме? Аллаһының үз рухы аша сиңа һәр авырлыкны җиңәр өчен, кирәкле көч бирә алганына бер дә шикләнмә (Рим. 15:13).

Изге рух Бесалелга махсус сәләтләр биргән

6—8. а) Аллаһы рухы Бесалел белән Оһолиабны нәрсә эшләргә сәләтле иткән? б) Бесалел белән Оһолиабны Аллаһы рухы йөрткән икәнен нәрсә күрсәтә? в) Ни өчен Бесалелның очрагы аеруча дәртләндерерлек?

6 Муса көннәрендә яшәгән Бесалелның очрагыннан Аллаһы рухының эш итүе турында күпне белеп була. (Чыгыш 35:30—35 не укы.) Бесалел чатыр һәм аның бар кирәк-яракларын ясауда җитәкчелек итәргә билгеләнгән булган. Ә ул элек моңа охшаш эшләрне башкарганмы? Бик ихтимал. Ләкин моңа кадәр, мөгаен, аның соңгы эше мисырлылар өчен кирпеч ясау булгандыр (Чыг. 5:6, 7). Бесалел үзенә бирелгән катлаулы эшен ничек үти алган соң? Йәһвә аны «Аллаһы Рухы белән рухландырып, барлык һөнәрләр өчен кирәкле акыл, осталык һәм төрле күнекмәләр белән баетты. Шуңа күрә ул... теләсә нинди эшне башкарган». Бесалелның сәләтләре нинди генә булмасын, изге рух аларны яхшырткан. Оһолиаб турында да шуны ук әйтеп була. Бесалел белән Оһолиаб, күрәсең, бу эштә оста булып киткәннәр, чөнки алар үз эшләрен дә башкарган һәм башкаларны да моңа өйрәткән. Әйе, Аллаһы аларның йөрәкләренә өйрәтү сәләте салган.

7 Бесалел белән Оһолиаб ясаган әйберләр чыдамлы булган. Бу аларны Аллаһы рухы йөрткән икәненә тагын бер дәлил булып тора. Алар ясаган әйберләр, якынча 500 ел үткәч тә, кулланышта булган (2 Елъ. 1:2—6). Бүгенге товарлар эшләп чыгаручылардан аермалы буларак, Бесалел белән Оһолиаб ясаган әйберләрдә үз билгеләрен куймаган. Алар башкарган эшләр өчен бар дан Йәһвәгә булган (Чыг. 36:1, 2).

8 Бүген безгә җаваплы йөкләмәләр бирелергә мөмкин, һәм аларны үтәр өчен махсус күнекмәләр таләп ителә. Бу бурычлар биналар төзү, басмалар чыгару, конгресслар оештыру, афәтләр вакытында зыян күргәннәргә ярдәм итү белән бәйле булырга мөмкин. Шулай ук җаваплы кардәшләргә канга карата Изге Язмаларга нигезләнгән карашыбыз турында табиблар белән сөйләшергә туры килә. Кайвакыт андый йөкләмәләрне махсус күнекмәләре булган кардәшләр үти, ләкин ешрак аларны тәҗрибәләре булмаган ирекле хезмәтчеләр башкара. Аллаһы рухы аларга үз йөкләмәләрен яхшы башкарырга булыша. Синең, башкалар яхшырак үтәячәк дип санап, Йәһвә биргән берәр йөкләмәдән баш тартканың бармы? Онытма, Йәһвә рухы белемнәреңне һәм сәләтләреңне яхшыртып, үзеңә бирелгән һәр йөкләмәне үтәргә ярдәм итә ала.

Ешуа изге рух ярдәме белән уңышлы булган

9. Мисырдан чыккач, исраиллеләр белән нәрсә булган, һәм нинди сорау туган?

9 Аллаһы рухы Муса белән Бесалелның тагын бер замандашын йөрткән. Исраиллеләр Мисырдан чыккач күп тә үтмәгән, амалыклылар аларга бер сәбәпсез һөҗүм иткән. Исраиллеләр аларның һөҗүмнәренә каршы торырга мәҗбүр булган. Аллаһы халкы сугыш алып барырга бер дә күнекмәгән булса да, аларга, азат ителгән халык буларак, беренче тапкыр сугышырга туры килгән (Чыг. 13:17; 17:8). Кемгәдер гаскәрләр белән җитәкчелек итәргә кирәк булган. Бу кем булыр?

10. Ни өчен исраиллеләр Ешуа җитәкчелегендә сугышта җиңгән?

10 Җитәкче булып Ешуа сайланган. Үзенә моңа кадәр нәрсә белән шөгыльләнгәнен әйтергә туры килсә, ул нәрсә дияр иде? Ирексез эшче дипме? Кирпеч сугучы дипме? Я манна җыючы дипме? Сүз дә юк, Ешуаның бабасы Элишама Эфраим ыругының башы булган һәм, күрәсең, 108 100 ир-атны, ягъни Исраилның өч ыругтан торган гаскәрен, бер байрак астында алып барган (Сан. 2:18, 24; 1 Елъ. 7:26, 27). Әмма Йәһвә Муса аша Исраил гаскәре белән җитәкчелек итәр өчен, Элишаманы һәм аның улын Нунны түгел, ә Ешуаны сайлаган. Амалыклылар белән сугыш көне буе диярлек барган. Ешуа Аллаһыны һәрнәрсәдә тыңлаганга һәм аның изге рухының җитәкчелеге буенча эш иткәнгә, Исраил җиңгән (Чыг. 17:9—13).

11. Без, Ешуа кебек, изге хезмәтебездә ничек уңышлы була алабыз?

11 Соңрак «зирәклек рухы белән сугарылган» Ешуа Мусага алмашка килгән (Кан. 34:9). Изге рух аңа, Муса очрагындагы кебек, пәйгамбәрлек итү я могҗизалар эшләү сәләте бирмәгән. Әмма рух аңа сугышларда Исраил белән җитәкчелек итәргә һәм Кәнганны яулап алырга ярдәм иткән. Бүген безгә берәр йөкләмә бирелгәндә, без, аны үтәр өчен, тәҗрибәбез я белемебез юк дип уйларга мөмкин. Әмма без, Аллаһы биргән җитәкчелек буенча эш итсәк, Ешуа кебек, һичшиксез уңышлы булачакбыз (Ешуа 1:7—9).

«Йәһвә рухы Гидеонны биләп алган»

12—14. а) 300 гаскәринең күп санлы мидьянлыларны тар-мар итә алганы нәрсәне дәлилли? б) Йәһвә Гидеонга нинди ышандыру биргән? в) Без Йәһвәдән бүген нинди ышандыру алабыз?

12 Ешуа үлгәннән соң да Йәһвә үзенең көче белән үзенә тугры булганнарны ничек ныгыта ала икәнен күрсәтеп торган. Хакимнәр китабында «көчсезлеге көчкә әйләнгән» кешеләрнең мисаллары бик күп (Евр. 11:34). Аллаһы Гидеонны үз халкы өчен көрәшергә рухландырган (Хак. 6:34). Әмма Гидеон гаскәре мидьян гаскәре саныннан дүрт тапкырга кимрәк булган. Исраилнең хәтта бу кечкенә гаскәре дә Йәһвә карашыннан чиктән тыш күп санлы булган. Ул Гидеонга үз гаскәриләренең санын ике мәртәбә киметергә кушкан, һәм нәтиҗәдә һәрбер исраиллегә 450 дошман туры килгән (Хак. 7:2—8; 8:10). Моны Йәһвә хуп күргән. Хәзер исраиллеләрнең җиңүе кеше тырышлыгы я зирәклеге аркасында булган дип беркем дә мактана алмас иде.

13 Гидеон һәм аның гаскәриләре сугышырга әзер диярлек булган. Алар арасында булсаң, син, бу төркем иң кыю һәм иң батыр сугышчылардан торганын белгәнгә, үзеңне ышанычлы итеп хис итәр идеңме? Яисә син, бу нәрсә белән бетәр икән дип, куркуга бирелер идеңме? Гидеонның хисләре турында фараз кыласы юк. Ул үзенә кушылганны үтәгән. (Хакимнәр 7:9 ны укы *.) Гидеон элек Йәһвәдән аның үзе белән булуын дәлилләүче галәмәт күрсәтүен сораган булса да, Аллаһы аны моның өчен шелтәләмәгән (Хак. 6:36—40). Киресенчә, ул аның иманын ныгыткан.

14 Йәһвәнең коткару көче чиксез. Ул үз халкын һәркайсы авыр хәлдән коткара ала, һәм моны ул хәтта көчсез булып тоелган кешеләр аша эшли. Кайчак без кыен хәлгә эләгергә я үзебезне күп каршы килүчеләр алдында яклаусыз хис итәргә мөмкин. Без Аллаһыдан Гидеон очрагындагы кебек могҗизалы галәмәтне көтмибез, ләкин Аллаһы Сүзеннән һәм аның рух җитәкчелек иткән җыелышыннан без кирәкле күрсәтмәләр һәм көч ала алабыз (Рим. 8:31, 32). Йәһвәнең вәгъдәләре безнең иманыбызны ныгыта һәм аның чыннан да безнең Ярдәмчебез икәненә ышандыра.

«Йәһвә рухы Ифтахка иңгән»

15, 16. Ни өчен Ифтах кызының шундый гаҗәеп рухы булган, һәм бу ата-аналарны нәрсәгә дәртләндерә?

15 Тагын бер мисалга игътибар итик. Исраиллеләр аммонлыларга каршы сугышырга тиеш булганда, Йәһвәнең рухы «Ифтахка иңгән». Җиңәсе һәм шулай итеп Йәһвәне данлыйсы килгәнгә, Ифтах Йәһвәгә үзенә кыйммәткә төшкән сүз биргән. Ул Аллаһы үзенә аммонлыларны җиңәргә ярдәм итсә, өеннән үзен каршыларга беренче булып чыккан кеше Йәһвәнеке булачак дигән вәгъдә биргән. Аммонлыларны җиңеп, өенә якынлашып килгәндә, аның каршына кызы йөгереп чыккан (Хак. 11:29—31, 34). Бу Ифтах өчен көтелмәгән хәл булганмы? Юктыр, чөнки аның бер генә баласы булган. Ул үз кызын Йәһвәнең Шиломдагы чатырына хезмәт итәргә биреп, үз вәгъдәсен үтәгән. Ифтахның кызы, Йәһвәгә тугрылыклы булганга, атасының вәгъдәсе үтәлергә тиеш дип санаган. (Хакимнәр 11:36 ны укы *.) Йәһвәнең рухы аларның икесенә дә кирәкле көч биргән.

16 Ифтахның кызы андый фидакарьлек рухын ничек үстерә алган? Ул үз атасының Аллаһыга карата ашкынуын һәм тугрылыгын күргән; бу һичшиксез аңа иманын ныгытырга ярдәм иткән. Ата-аналар, балаларыгыз сез күрсәткән үрнәгегезне күрми калмый. Кабул иткән карарларыгыз үзегез сөйләгәннәрегезгә ышанганыгызны күрсәтә. Балалар сезнең эчкерсез дога кылганыгызны, үзләрен тырышып өйрәткәннәрегезне һәм үз үрнәгегез белән Йәһвәгә бөтен йөрәктән хезмәт итү нәрсә аңлатканын күрсәткәнегезне күрә. Шулай итеп аларның, мөгаен, Йәһвәгә бөтен көчләре белән хезмәт итәргә зур теләкләре туачак. Бу сезгә зур шатлык китерәчәк.

Шимшонда «Йәһвә рухы эш итә башлаган»

17. Шимшон Аллаһы рухы белән нәрсә башкарган?

17 Тагын бер мисалны карап чыгыйк. Исраиллеләр филистиләр хакимлегенә эләккәч, берникадәр вакыт узганнан соң, Исраилне азат итәр өчен Йәһвә рухы Шимшонда «эш итә башлаган» (Хак. 13:24, 25). Шимшонга гаҗәеп, гадәти булмаган эшләр башкарырга көч бирелгән булган. Филистиләр исраиллеләрне Шимшонны, кулларын бәйләп, үзләренә тапшырырга күндергәч, «аңарда Йәһвә рухы эш итә башлады, һәм куллары бәйләнгән баулар утта янган җитен җеп кебек булды, һәм баулар аның кулыннан төштеләр» (Хак. 15:14). Соңрак үзенең сак булмавы аркасында Шимшон физик яктан көчсезләнгән булса да, ул «иман белән» көчле булып киткән (Евр. 11:32—34; Хак. 16:18—21, 28—30). Шимшон гадәти булмаган шартларда булганга, Йәһвәнең рухы аңарда гаҗәеп итеп эш иткән. Рух бездә алай эш итмәсә дә, бу тарихи вакыйгалар безнең өчен зур дәртләндерү булып тора. Ничек итеп?

18, 19. а) Шимшон очрагы безгә нинди ышандыру бирә? б) Бу мәкаләдә каралган тугры кешеләрнең мисаллары сезгә нинди файда китерде?

18 Без Шимшон кебек шул ук изге рухка өметебезне баглыйбыз. Без Гайсә үз шәкертләренә биргән эшне башкарганда, ягъни кешеләргә вәгазьләгәндә, шулай эшлибез (Рәс. 10:42). Бу эшне үтәү безнең өчен кыен булырга мөмкин. Йәһвә үз рухы белән безгә төрле йөкләмәләрне үтәргә ярдәм иткәне өчен без бик рәхмәтле! Шуңа күрә үзебезгә бирелгән йөкләмәне үтәгәндә, без Ишагыйя кебек: «Аллаһы Тәгалә Йәһвә мине һәм үзенең рухын җибәрде»,— дип әйтә алабыз (Ишаг. 48:16). Әйе, Аллаһы безгә йөкләмәләр биргәндә, безгә булышыр өчен рухын да җибәрә! Без үзебезгә тапшырылган эшне күңелләребезне биреп башкарабыз һәм бер дә шикләнмибез: Йәһвә сәләтләребезне, Муса, Бесалел һәм Ешуа очракларында кебек, яхшыртачак. Йәһвә безгә, Гидеон, Ифтах һәм Шимшонга кебек, көч бирәчәгенә ышанып, без «Рух кылычын — Аллаһы сүзен» кулланабыз (Эфес. 6:17, 18). Йәһвәнең авырлыкларыбызны кичереп чыгарга ярдәм итәчәгенә өметләнеп, без рухи яктан, Шимшон физик яктан көчле булган кебек, көчле була алабыз.

19 Һичшиксез, Йәһвә чын гыйбадәт ягында нык торган кешеләрне фатихалый. Аллаһының изге рухы җитәкчелеге буенча эш иткәндә безнең иманыбыз ныгый бара. Шуңа күрә безгә Мәсихче Грек Язмаларында искә алынган кайбер очракларны карап чыгу кызык булыр. Бу Йәһвәнең рухы б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменә кадәр һәм аннан соң Аллаһының беренче гасырдагы тугры хезмәтчеләрендә ничек эш иткәнен ачыклаячак. Бу очраклар киләсе мәкаләдә каралачак.

[Искәрмәләр]

^ 3 абз. Ишагыйя 63:11: «Һәм алар борынгы көннәрне һәм аның хезмәтчесе Мусаны искә төшәрә башладылар: „Үз көтүенең көтүчеләре белән аларны диңгез аша үткәргән Шәхес кая? Аңа үзенең изге рухын салган Шәхес кая?“»

^ 13 абз. Хакимнәр 7:9: «Шул төнне Йәһвә аңа болай диде: „Тор, гаскәрләр тукталган урынга төшеп, аларга һәҗүм ит, чөнки мин аларны синең кулыңа бирдем“».

^ 15 абз. Хакимнәр 11:36: «Ул исә аңа болай диде: „Әтием, Йәһвә алдында сүз биргәнсең икән, минем белән әйткәнеңчә эшлә, чөнки Йәһвә синең хакыңа дошманнарыңнан, Аммон улларыннан, үч алды“».

Аллаһы рухының ничек йөрткәнен белү ни өчен сезне ныгыта?

• Мусаны...

• Бесалелны...

• Ешуаны...

• Гидеонны...

• Ифтахны...

• Шимшонны...

[Өйрәнү өчен сораулар]

[22 биттәге сүзләр]

Аллаһы рухы, Шимшонны көчле иткән кебек, безне рухи яктан көчле итә ала

[21 биттәге иллюстрация]

Ата-аналар, ашкынуыгыз балаларыгызга тәэсир итә