Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен безне Аллаһы рухы йөртергә тиеш?

Ни өчен безне Аллаһы рухы йөртергә тиеш?

Ни өчен безне Аллаһы рухы йөртергә тиеш?

«Син — минем Аллам; Синең изге Рухың мине... алып барсын иде» (МӘД. 142:10).

1. Күренмәгән көч кешегә ничек юнәлеш бирә алганын аңлатыгыз.

СИНЕҢ кайчан да булса юлны табар өчен компас кулланганың булдымы? Компас — бу һәрвакыт төньякны күрсәтә торган магнитлы угы булган гади генә бер прибор. Магнетизм дип аталган күренмәс көч ярдәмендә компас угы, җирнең магнит кыры белән бәйләнешкә кереп, җирнең полюсларын күрсәтә. Гасырлар дәвамында илгизәрләр җир һәм су буйлап сәяхәт иткәндә компас кулланган.

2, 3. а) Миллиардлаган ел элек Йәһвә нинди куәтле көчне кулланган? б) Ни өчен без Аллаһының күренмәс эш итүче көче бүген безне алып барачак дип өметләнә алабыз?

2 Безгә юл күрсәтә алучы тагын бер күренми торган мөһимрәк көч бар. Бу нинди көч? Аның турында Изге Язмаларның беренче шигырьләрендә әйтелә. Анда миллиардлаган ел элек Йәһвәнең нәрсә башкарганы турында язылган: «Әүвәл Аллаһы күкне һәм җирне яратты». Күк белән җирне барлыкка китергәндә Йәһвә куәтле көч кулланган. Бу көч турында Тәүратта болай диелә: «Аллаһының рухы-сулышы... гизә иде» (Ярат. 1:1, 2). Монда изге рух турында, Галәмне барлыкка китерер өчен Йәһвә кулланган эш итүче көч турында, сүз бара. Безнең дә бар булуыбыз Йәһвәнең бу көчне кулланганына бәйле (Әюб 33:4; Мәд. 32:6).

3 Без, тере кешеләр буларак, Аллаһының эш итүче көче безнең тормышыбызга алда да тәэсир итәчәк дип өметләнә алабызмы? Әйе, Аллаһы Улы моны белгәнгә, үз шәкертләренә: «Хакыйкать Рухы... сезгә тулы хакыйкатькә юл күрсәтеп торачак»,— дип әйткән (Яхъя 16:13). Гайсә әйткән рух нәрсә ул, һәм ни өчен бу рух безне йөртергә тиеш?

Изге рух нәрсә ул?

4, 5. а) Троица тәгълиматын яклаучы кешеләр изге рух турында нинди хаталы карашта тора? б) Изге рухның нәрсә икәнен сез ничек аңлатыр идегез?

4 Без вәгазьдә очраткан кешеләрнең кайберләре, мөгаен, изге рух турында Изге Язмаларга нигезләнмәгән карашта торадыр. Троица тәгълиматын яклаучылар изге рух турында ул Аллаһы Атага тиң булган рухи шәхес дигән хаталы фикер йөртә (1 Көр. 8:6). Әмма Троица тәгълиматын Изге Язмалар расламый икәнен җиңел генә дәлилләп була.

5 Алайса, изге рух нәрсә соң ул? Яратылыш 1:2 дә «рух» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе ру́ах Изге Язмаларның башка шигырьләрендә «җил» дип я күренми торган эш итүче көчне сурәтләгән башка сүзләр белән тәрҗемә ителә (Яратылыш 3:8; 8:1 не чагыштыр). Җил күренмәсә дә, аның тәэсире сизелгән кебек, материаль һәм шәхес булмаган изге рух та күренми, әмма тәэсир итә ала. Бу рух — Аллаһының көче, һәм аның ярдәмендә ул үз ихтыярын үтәр өчен, кешеләргә я берәр нәрсәләргә тәэсир итә. Андый гаҗәеп көчнең изге Чыганактан, Чиксез кодрәт Иясе Аллаһыдан, килүенә ышану әллә авырмы? Һич тә юк! (Ишагыйя 40:12, 13 не укы *.)

6. Давыт Йәһвәдән нәрсә турында сораган?

6 Йәһвә, безне тормыш юлыннан алып барыр өчен, үз рухын куллануын дәвам итә аламы? Ул мәдхия җырлаучы Давытка мондый вәгъдә биргән: «Сине акыллыландырырмын, шушы барасы юлыңнан сине өйрәтеп йөртермен» (Мәд. 31:8). Давыт моны теләгәнме? Әйе, чөнки ул Йәһвәдән болай дип сораган: «Мине Үз ихтыярыңны кылырга өйрәт, чөнки Син — минем Аллам; Синең изге Рухың мине... алып барсын иде» (Мәд. 142:10). Безнең дә шундый ук теләк булырга тиеш, һәм безгә рух җитәкчелеген кабул итәргә әзер булырга кирәк. Ни өчен? Моңа дүрт сәбәп бар. Әйдәгез аларны карап чыгыйк.

Без үз адымнарыбызга юнәлеш бирә алмыйбыз

7, 8. а) Ни өчен без Аллаһы ярдәменнән башка үз адымнарыбызга юнәлеш бирә алмыйбыз? б) Ни өчен бу бозык дөнья төзелеше аша үзебезгә генә барырга тырышу акылсыз? Мисал китерегез.

7 Беренчедән, без, үз-үзебезгә юнәлеш бирә алмаганга, Аллаһы рухының үзебезне йөртүен телибез. Йөртү — бу юнәлеш бирү я барырга тиеш юлны күрсәтү. Әмма Йәһвә кешене барлыкка китергәндә аңа андый сәләт бирмәгән, ә камил булмаган кеше турында әйтәсе дә юк. Иремия пәйгамбәр болай дип язган: «И Йәһвә, мин беләм, кеше үз юлы белән идарә итә алмый. Баручы үз адымнарына юнәлеш бирә алмый» (Ирем. 10:23). Ни өчен? Моның сәбәбен Аллаһы үз пәйгамбәре аша әйткән: «Кеше йөрәге бар нәрсәдән дә мәкерлерәк һәм дуамал. Кем аны белә ала?» (Ирем. 17:9; Мат. 15:19).

8 Тәҗрибәсез кеше юл күрсәтүчесез һәм хәтта компассыз кеше аягы басмаган җирләр аша озын юлга чыкса, бу акылсызлык булмас идеме? Кыргый шартларда ничек исән калырга һәм барасы урынга имин генә барып җитәр өчен, юлны ничек табарга икәнен белмичә, ул үз тормышын куркыныч астына куяр иде. Шулай ук бу явыз дөньяда үз адымнарына юнәлеш бирә ала дип уйлаган һәм Аллаһыга үзенә дөрес юл күрсәтергә ирек бирмәгән кеше дә үз тормышын куркыныч астына куя. Бу дөнья төзелеше аша имин генә үтәр өчен бердәнбер мөмкинлек, Давыт кебек, Йәһвәгә мондый үтенеч белән мөрәҗәгать итү: «Аякларымны Үз сукмакларыңнан йөрт, аякларым авышмасыннар иде» (Мәд. 16:5; 22:3). Андый җитәкчелекне ничек алып була?

9. Аллаһы рухы адымнарыбызга ничек юнәлеш бирә ала? (17 нче биттәге фоторәсемне кара).

9 Без басынкы һәм Йәһвәгә таянырга әзер булсак, ул безгә адымнарыбызга юнәлеш бирүче изге рухын бирәчәк. Бу эш итүче көч безгә ничек ярдәм итәчәк? Гайсә үз шәкертләренә болай дип аңлаткан: «Минем исемемнән Ата җибәрәчәк Яклаучы-Юатучы — Изге Рух — сезне һәрнәрсәгә өйрәтәчәк һәм Мин сезгә сөйләгәннәрнең һәммәсен дә хәтерегезгә төшерәчәк» (Яхъя 14:26). Без регуляр рәвештә һәм дога кылып Аллаһы Сүзен, шул исәптән Мәсихнең тәгълиматларын, өйрәнсәк, изге рух безгә Йәһвәнең тирән акылын яхшырак аңларга булышачак, һәм без аның ихтыярын төгәлрәк үти алырбыз (1 Көр. 2:10). Өстәвенә, тормышның көтелмәгән борылышларында бу рух безгә барасы юлны күрсәтәчәк. Ул Изге Язмалардан өйрәнгән принципларны исебезгә төшерәчәк һәм аларны киләсе адымыбызны ясар өчен, ничек кулланырга икәнен аңларга ярдәм итәчәк.

Гайсәне изге рух йөрткән

10, 11. Аллаһының бердәнбер Улы нинди ярдәм көткән, һәм аның өмете акланганмы?

10 Икенчедән, без, Аллаһы үз Улын изге рух белән йөрткән булганга, бу рухның үзебезне йөртүен телибез. Җиргә килгәнче, Аллаһының бердәнбер Улы мондый пәйгамбәрлекне белгән: «Аңарда Йәһвә рухы, акыллылык һәм аңлау рухы, киңәш һәм куәт рухы, белем һәм Йәһвә алдында курку рухы булачак» (Ишаг. 11:2). Гайсәнең, җирдә очраячак авырлыкларны кичерер өчен, Аллаһы рухының ярдәмен никадәр аласы килгәнен күз алдыгызга китерегез!

11 Йәһвәнең сүзләре үтәлгән. Гайсә суга чумдырылганнан соң нәрсә булганы турында Инҗилдә болай диелә: «Изге Рух белән сугарылган Гайсә Үрдүн елгасы буеннан чүлгә китте, һәм Рух Аны чүл буйлап йөртте» (Лүк 4:1). Анда, Гайсә ураза тотканда, дога кылганда һәм уйланганда, Йәһвә, күрәсең, Улына буласы нәрсәләр турында әйтеп, күрсәтмәләр биргән. Аллаһының эш итүче көче Гайсәнең акылына һәм йөрәгенә тәэсир итеп, аңа фикер йөртергә һәм карарлар кабул итәргә булышкан. Нәтиҗәдә, Гайсә һәр очракта нәрсә эшләргә икәнен белгән һәм нәкъ Атасы теләгәнне эшләгән.

12. Ни өчен Аллаһыдан изге рух безне йөртсен дип сорарга кирәк?

12 Гайсә Аллаһы рухының үз тормышына тәэсир итүенең никадәр мөһим икәнен белгән. Шуңа күрә ул үз шәкертләренә изге рухны сорарга һәм аның җитәкчелеге буенча эш итәргә мөһим икәнлеген аңлатырга тырышкан. (Лүк 11:9—13 не укы.) Безнең өчен дә бу мөһим. Чөнки изге рух зиһенебезне Мәсихнекенә охшаш итеп яңарта ала (Рим. 12:2; 1 Көр. 2:16). Аллаһы рухына үз тормышыбыз белән җитәкчелек итәргә юл куеп, без Мәсих кебек уйлаячакбыз һәм аның үрнәгенә иярәчәкбез (1 Пет. 2:21).

Дөнья рухы дөрес юлдан читкә алып китә ала

13. Дөнья рухы нәрсә ул, һәм ул кешеләргә ничек тәэсир итә?

13 Өченчедән, безне бозык рух дөрес юлдан читкә алып китә алганга, без, Аллаһы рухының үзебезне йөртүен телибез. Бүген бу бозык рух күпчелек кешеләрнең тормышына тәэсир итә. Бу дөнья да үзенең куәтле, этәргеч көченә ия, аның тәэсире — изге рух тәэсиренең капма-каршысы. Кешеләрдә Мәсихнең уй-ниятләрен тәрбияләр урынына, дөнья рухы аларны бу дөньяның хакиме Шайтан кебек уйларга һәм эш итәргә этәрә. (Эфеслеләргә 2:1—3; Титуска 3:3 не укы.) Кеше дөнья рухының тәэсиренә бирелсә һәм кешелек табигатенең эшләрен кыла башласа, моның коточкыч нәтиҗәләре аңа Аллаһы Патшалыгына ия булырга комачаулаячак (Гәл. 5:19—21).

14, 15. Бу дөнья рухына ничек уңышлы каршы торып була?

14 Йәһвә безне бу дөнья рухына каршы торыр өчен коралландырган. Рәсүл Паул: «Раббы белән тыгыз бәйләнештә булуыгыз аркылы һәм Аның кодрәтенең көче белән ныгыгыз»,— дигән. Шулай итеп без «начар көннәрдә дошманга каршылык күрсәтә» алабыз (Эфес. 6:10, 13). Үзенең рухы аша Йәһвә безне ныгыта, һәм без Шайтанның безне ялгыштырыр өчен куйган тырышлыкларына каршы тора алабыз (Ачыл. 12:9). Бу дөньяның рухы көчле, һәм без аның тәэсиреннән котыла алмыйбыз. Ләкин без аның боза торган тәэсиренә каршы тора алабыз. Изге рух дөнья рухыннан көчлерәк, һәм ул безгә ярдәм итәчәк!

15 Беренче гасырда мәсихчеләр динен калдырган кешеләр турында рәсүл Петер болай дигән: «Алар, туры юлдан тайпылып, адаштылар» (2 Пет. 2:15). Шуңа күрә «бу дөньяның рухын түгел, бәлки Аллаһыдан килгән Рухны» алганыбызга без бик рәхмәтле була алабыз! (1 Көр. 2:12). Аның ярдәмендә һәм Йәһвәнең безгә рухи яктан дөрес юлдан барыр өчен бар биргәннәре белән тулысынча файдаланып, без бу явыз дөньяның рухына уңышлы каршы тора алабыз (Гәл. 5:16).

Изге рух яхшы сыйфатлар тудыра

16. Изге рух бездә нинди сыйфатлар тудыра?

16 Дүртенчедән, без, Аллаһы рухы үзе йөрткән кешеләрдә яхшы сыйфатлар тудырганга, аның үзебезгә тәэсир итүен телибез. (Гәләтиялеләргә 5:22, 23 не укы.) Мәхәббәтне, шатлыкны, иминлекне арттырырга кем теләмәс иде? Кемнең тагы да күбрәк сабырлык, игелек, яхшылык күрсәтәсе килмәс иде? Күбрәк ышаныч, басынкылык күрсәтү һәм яхшырак үз-үзеңне тота белү кемгә файдалы булмас иде? Аллаһы рухы бездә яхшы сыйфатлар булдыра; бу үзебезгә һәм безнең белән яшәгән һәм хезмәт иткән кешеләргә файда китерә. Бу сыйфатларны даими яхшыртып була, чөнки рух бездә аларны чиксез үстерә ала.

17. Рух тудырган сыйфатларны ничек тагы да яхшыртып була?

17 Сүзләребез һәм эшләребез безне изге рух йөрткәнен һәм ул тудырган сыйфатларны үстергәнебезне күрсәтәме? Моны белер өчен, үзебезне тикшерү акыллы булыр иде (2 Көр. 13:5а; Гәл. 5:25). Изге рух тудырган кайбер сыйфатларны яхшыртырга кирәк икәнен күрсәк, аларны тагы да үстерер өчен, безгә изге рухның җитәкчелеге буенча тырышыбрак эш итәргә кирәк. Моны ничек эшләргә? Изге Язмалардан һәм басмаларыбыздан бу сыйфатлар турында күбрәк белеп, без аларны көндәлек тормышыбызда ничек күрсәтергә икәнен күрербез, һәм аннары аларны яхшыртып була *. Аллаһы рухының безгә һәм имандашларыбызга ничек тәэсир иткәнен күргәч, ни өчен безне изге рух йөртергә тиеш икәне ачык аңлашыла.

Син Аллаһы рухына буйсынасыңмы?

18. Ни өчен Аллаһы рухының җитәкчелеген кабул итүдә Гайсә үрнәк булып тора?

18 Инде әйтелгәнчә, Җирнең магнит кыры булганга, кешеләр компасны кулланып, дөрес юнәлеш тота ала. Гайсә, «һөнәрче» сыйфатында Аллаһыга Галәмне барлыкка китерергә ярдәм иткәнгә, бу магнит кыр турында барысын белгән (Гыйб. сүз. 8:30; Яхъя 1:3). Әмма Изге Язмаларда Гайсә җирдә яшәгәндә барыр юлын сайлар өчен магнит кыры көчен кулланган дип әйтелми. Ләкин Аллаһы Сүзендә ул, кеше буларак, Аллаһы рухының көчле тәэсирен үз тормышында сизгән дип әйтелә. Ул бу рухның тәэсирен кадерләгән, һәм бу рух үзен берәр нәрсә эшләргә дәртләндергәндә, аңа буйсынган һәм тиешенчә эш иткән (Марк 1:12, 13; Лүк 4:14). Синең турында да шуны ук әйтеп буламы?

19. Изге рух безне йөртсен өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

19 Аллаһының эш итүче көче бүген дә, аның җитәкчелеге буенча яшәргә теләгән кешеләрне йөртер өчен, аларның акылына һәм йөрәгенә тәэсир итә. Аллаһы рухы сиңа тәэсир итеп, сине дөрес юнәлештә алып барсын өчен, нәрсә эшләп була? Йәһвәгә аның рухын сорап һәм аның тәэсиренә буйсынырга ярдәм итсен дип һәрвакыт дога кыл. (Эфеслеләргә 3:14—16 ны укы.) Изге рух тәэсире астында язылган Аллаһы Сүзендә — Изге Язмаларда җитәкчелек эзләп, үз догаларың буенча эш ит (2 Тим. 3:16, 17). Анда язылган акыллы киңәшләрне тот, һәм изге рухның җитәкчелеген кабул итәргә әзер бул. Йәһвәнең бу бозык дөньяда сине иң яхшы юл белән алып бара алганына бер дә шикләнмә.

[Искәрмәләр]

^ 5 абз. Ишагыйя 40:12, 13: «Кул учы белән суларны һәм карыш белән күкләр зурлыгын кем үлчәгән, һәм җир туфрагын үлчәү савытына кем салган яисә тауларны үлчәүдә һәм калкулыкларны үлчәү тәлинкәләренә салып кем үлчәгән? Йәһвә рухын кем үлчәгән һәм киңәш биреп аны кем өйрәтә алсын?»

^ 17 абз. Рух тудырган сыйфатлар турында күбрәк белер өчен «Күзәтү манарасы басмаларының индексын» (рус) кара.

Сез төп фикерләрне аңладыгызмы?

• Изге рух безнең тормышыбызга ничек тәэсир итә ала?

• Нинди дүрт сәбәп аркасында без Аллаһы рухының үзебезне йөртүен телибез?

• Изге рухның җитәкчелегеннән тулы файда алыр өчен, безгә үзебезгә нәрсә эшләргә кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрация]

Аллаһы рухы Гайсәнең тормышына тәэсир иткән

[17 биттәге иллюстрация]

Аллаһы рухы кешеләрне йөртер өчен, аларның акылына һәм йөрәгенә тәэсир итә