Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ул синең өчен үрнәк я кисәтү булып торамы?

Ул синең өчен үрнәк я кисәтү булып торамы?

Ул синең өчен үрнәк я кисәтү булып торамы?

«Ягъкуб Аллаһысы... безне үз юлларына өйрәтәчәк, һәм без аның юлларыннан йөриячәкбез» (ИШАГ. 2:3).

1, 2. Изге Язмаларда язылган мисаллар кайсы яктан безнең өчен файдалы?

СИН Изге Язмаларда язылганнарның үзеңә файда китергәненә бер дә шикләнмисең, шулай бит? Анда тормышлары һәм сыйфатлары үрнәк булырлык тугры ир-атлар һәм хатын-кызларның мисаллары бар (Евр. 11:32—34). Әмма син, мөгаен, анда кисәтүче мисалларны да беләсеңдер. Андый ир-атлар һәм хатын-кызлардан син үрнәк алырга бер дә теләмәс идең.

2 Изге Язмаларда искә алынган кайбер кешеләр башкалар иярерлек яхшы үрнәк тә һәм кисәтү булырлык начар үрнәк тә булып тора. Мәсәлән, басынкы көтүче, ә аннары куәтле патша булган Давытны алыйк. Ул хакыйкатьне яратып һәм Йәһвәгә таянып, яхшы үрнәк күрсәткән. Шулай да ул җитди гөнаһларда да гаепле булган: Бирсәбия белән зина кылган, Урияне үтерткән һәм ахырын уйламыйча халыкны исәпләгән. Әмма әйдәгез аның улына — Изге Язмаларны язуда катнашкан Сөләйман патшага игътибар итик. Башта ул безнең өчен нинди ике яктан үрнәк булып тора икәнен карап чыгыйк.

Сөләйманның зирәклеге

3. Ни өчен Сөләйман безнең өчен яхшы үрнәк күрсәткән дип әйтеп була?

3 Бөегрәк Сөләйман Гайсә Мәсих Сөләйман патшага югары бәя биреп, аны безгә үрнәк итеп куйган. Гайсә үзенең Мәсих икәненә шикләнгән яһүдләргә болай дигән: «Көньякның патшабикәсе хөкем көнендә, бу буын кешеләре белән бергә торып, аларны гаепләячәк, чөнки ул Сөләйман патшаның зирәк сүзләрен тыңлау өчен җир читеннән килгән булган. Ә Мондагы — Сөләйманнан бөегрәк» (Мат. 12:42). Әйе, Сөләйман үз зирәклеге белән билгеле булган, һәм ул безне дә зирәклеккә омтылырга өндәгән.

4, 5. Сөләйман үз зирәклегенә ничек ия булган, ләкин бу яктан безнең турында нәрсә әйтеп була?

4 Сөләйман патшалык итә башлагач, Аллаһы аңа төшендә күренеп, аны үзеннән теләгәнен сорарга чакырган. Үзенең тәҗрибәсе аз булуын белгәнгә, Сөләйман зирәклек сораган. (3 Патшалык 3:9 ны укы *.) Патшаның байлык белән дан урынына зирәклек сораганын хуп күреп, Аллаһы Сөләйманга «акыллы вә зирәк йөрәк» һәм шулай ук муллык биргән (3 Пат. 3:10—14). Гайсә әйткәнчә, Сөләйман зирәклеге белән шулхәтле билгеле булган ки, хәтта Шеба патшабикәсе аның турында ишетеп, аны сынар өчен озын юл үткән (3 Пат. 10:1, 4—9).

5 Безгә зирәклек могҗизалы рәвештә бирелер дип без көтмибез. Сөләйман «зирәклекне бәндәсенә Раббы үзе күндерә» дип әйтсә дә, ул Аллаһыга хас бу сыйфатны алыр өчен, шәхси дә тырышлыклар куярга кирәк дип язган. Ул «зирәклекне үз күреп... күңелеңне фикер йөртүгә» багласаң, зирәклеккә ия була аласың дигән. Сөләйман «йөз тотып», «эстәсәң», «тырышып эзләсәң» дигән сүзләрне кулланган (Гыйб. сүз. 2:1—6). Күренеп тора, без зирәклеккә ия була алабыз.

6. Зирәклек турында әйткәндә, Сөләйман мисалыннан үрнәк алганыбыз нәрсәдән күренә?

6 Үзеңә мондый сорау бирсәң, яхшы булыр иде: «Мин, Сөләйман кебек, Аллаһының зирәклеген кадерлимме?» Икътисади тотрыксызлык күпләрне игътибарларын үз эшләренә һәм матди хәлләренә тупларга этәргән я аларның белем алуга кагылышлы карарларына тәэсир иткән. Ә синең һәм гаиләң турында нәрсә әйтеп була? Карарларың Аллаһы зирәклеген кадерләгәнеңне һәм аңа омтылганыңны күрсәтәме? Зирәгрәк булыр өчен сиңа үз омтылышларыңны һәм максатларыңны үзгәртергә кирәк түгелме? Чынлап та, зирәклеккә ия булып һәм аны кулланып, син хәзер дә һәм киләчәктә дә уңышлы булырсың. «Шул чагында син тәкъвалыкның, гаделлек, намуслылык һәм һәртөрле игелекле юлның мәгънәсен аңларсың»,— дип язган Сөләйман (Гыйб. сүз. 2:9).

Чын гыйбадәтне күтәрү тынычлык китергән

7. Аллаһының мәһабәт гыйбадәтханәсе ничек төзелгән булган?

7 Идарә итә башлагач, Сөләйман Муса көннәреннән кулланылган чатырны алмаштырачак мәһабәт гыйбадәтханә төзергә керешкән (3 Пат. 6:1). Без аны Сөләйман гыйбадәтханәсе дип атасак та, аны төзергә ният Сөләйманныкы булмаган. Аның, гыйбадәтханәне төзеп, үзенә архитектор я игелек эшләүче бай кеше исеме булдырасы килмәгән. Чынлыкта гыйбадәтханәне төзергә Давыт ниятләгән һәм Аллаһы аңа гыйбадәтханәнең җентекле планын биреп, аны ничек итеп җиһазландырырга икәнен аңлаткан. Һәм Давыт төзү эшләрен башкарыр өчен, күп нәрсәләр әзерләп куйган (2 Пат. 7:2, 12, 13; 1 Елъ. 22:14—16). Шулай да гыйбадәтханәне төзү хөрмәте Сөләйманга бирелгән булган, һәм ул аны җиде ел ярым эчендә төзегән (3 Пат. 6:37, 38; 7:51).

8, 9. а) Сөләйман кайсы яклардан безгә яхшы үрнәк күрсәткән? б) Сөләйманның чын гыйбадәтне күтәрүе нәрсәгә китергән?

8 Шулай итеп, Сөләйман гыйбадәтханәне төзегәндә зур тырышлыклар куеп һәм Йәһвәгә гыйбадәт кылуны тормышында беренче урынга куеп, безгә яхшы үрнәк күрсәткән. Гыйбадәтханә төзелеп беткәч һәм килешү сандыгы анда кертелгәч, Сөләйман бөтен халык алдында Йәһвәгә дога кылган. Аның догасында мондый сүзләр булган: «Синең күзләрең көндез дә, төнлә дә бу йортка юнәлсен, бу урын турында син: „Монда минем исемем булачак“,— дип әйттең, һәм бу урынга борылып дога кылган хезмәтчеңнең догасын ишет» (3 Пат. 8:6, 29). Исраиллеләр һәм чит ил кешеләре Аллаһы исемен йөрткән бу гыйбадәтханәгә таба карап, дога кыла алган (3 Пат. 8:30, 41—43, 60).

9 Сөләйманның чын гыйбадәтне күтәрүе нәрсәгә китергән? Гыйбадәтханәне багышлау бәйрәме үткәннән соң, халык «Йәһвә үз колы Давытка һәм... Исраилгә биргән игелек турында йөрәкләрендә шатланган һәм күңеллеләнгән» (3 Пат. 8:65, 66). Чыннан да, Сөләйманның 40 еллык патшалык итүе гаҗәеп тынычлык һәм муллык белән аерылып торган (3 Пат. 4:20, 21; 3 Патшалык 4:25 не укы *). Моның турында 71 нче мәдхиядә әйтелә, һәм бу мәдхия безгә Бөегрәк Сөләйманның — Гайсә Мәсихнең — идарәсе нинди фатихалар китерәчәк икәнен ачыклый (Мәд. 71:6—8, 16).

Кисәтү булып торган Сөләйман мисалы

10. Сөләйманның нинди хатасы шунда ук искә төшә?

10 Әмма ни өчен Сөләйманның яшәү рәвеше безнең өчен кисәтүче үрнәк тә булып тора дип әйтеп була? Син, бәлкем, иң башта аның чит ил хатыннары һәм җарияләре турында уйларсың. Изге Язмаларда болай диелә: «Сөләйман картайгач, хатыннары аның йөрәген башка илаһларга иярергә авыштырдылар, һәм аның йөрәге бүленеп... үз Аллаһысы Йәһвә белән инде тулысынча булмады» (3 Пат. 11:1—6). Син, һичшиксез, ул баскан акылсыз юлга басмаска тәвәккәл. Ләкин Сөләйманның тормышында безнең өчен бу бер генә кисәтүме? Аның тормышы белән бәйле игътибарыбыздан читтә кала алган кайбер җентеклекләрне карап чыгыйк.

11. Сөләйманның беренче никахы турында нинди нәтиҗә ясап була?

11 Сөләйман кырык ел патшалык иткән (2 Елъ. 9:30). Моны исәпкә алып, 3 Патшалык 14:21 дән нинди нәтиҗә ясап була? (Укы *.) Бу шигырь буенча, Сөләйман үлгәч, аның улы Рихәбәм 41 яшендә патша булып киткән; аның анасы «Наама исемле аммонлы» хатын булган. Бу нәрсәне аңлата? Сөләйман, әле патша булып киткәнче, мәҗүси дошман халыктан булган хатын-кызга өйләнгән (Хак. 10:6; 2 Пат. 10:6). Ә аның хатыны потларга табынганмы? Элек табынган булса да, ул, бәлкем, Рәхәб белән Рут кебек, ялган гыйбадәтне калдырып, хак Аллаһыга гыйбадәт итә башлагандыр (Рут 1:16; 4:13—17; Мат. 1:5, 6). Шулай да Сөләйманның, күрәсең, аңа өйләнгәч, Йәһвәгә хезмәт итмәгән аммонлы туганнары барлыкка килгән.

12, 13. Патшалык итә башлагач, Сөләйман нинди дөрес булмаган карарга килгән, һәм ул ничек фикер йөртә алган?

12 Сөләйман патша булып киткәннән соң да, хәл яхшырмаган. Ул «Мисыр патшасы фиргавен белән никах килешүе төзеде. Ул үзенә фиргавен кызын хатынлыкка алды һәм аны Давыт Шәһәренә урнаштырды» (3 Пат. 3:1). Бу мисырлы хатын, Рут кебек, чын гыйбадәт кылучы булып киткәнме? Моңа Изге Язмаларда дәллиләр юк. Киресенчә, вакыт узу белән Сөләйман аның (һәм, бәлкем, аның мисырлы хезмәтче хатын-кызлары) өчен Давыт Шәһәреннән читтә бер йорт төзегән. Ни өчен? Изге Язмаларда әйтелгәнчә, ялган илаһларга табынучы килешү сандыгы булган урын янында яшәргә тиеш булмаган (2 Елъ. 8:11).

13 Сөләйман, бәлкем, мисыр фиргавененең кызына өйләнүе сәясәт ягыннан файдалы дип уйлагандыр, ләкин ул моның белән аклана алганмы? Күп еллар элек Аллаһы Кәнган җирендә яшәгән мәҗүсиләр белән никахлашуны тыйган, ул хәтта анда яшәгән кайбер халыкларны әйтеп киткән (Чыг. 34:11—16). Сөләйман, бәлкем, мисырлылар бу исемлеккә кермәгәнгә, мисырлы хатынга өйләнә ала дип уйлагандыр. Ләкин андый фикер йөртү дөрес булганмы? Асылда, ул Йәһвәнең ачык кисәтүен, чын гыйбадәттән ялган табынуга борылу куркынычы турындагы кисәтүен, санга сукмаган. (Канун 7:1—4 не укы.)

14. Сөләйманның кисәтүче мисалы турында уйлану нинди файда китерә ала?

14 Сөләйманның мисалы безнең өчен кисәтү булырмы? Мәсәлән, апа-кардәш Аллаһының «Раббыга иман итүчегә генә» кияүгә чыгарга дигән әмерен санга сукмыйча, Йәһвәгә хезмәт итмәгән кеше белән романтик мөнәсәбәтләр үстерүен акларга тырышадыр (1 Көр. 7:39). Яки берәр кардәш Сөләйман кебек фикер йөртеп, мәктәптән тыш спорт белән шөгыльләнергә я төрле түгәрәкләргә йөрергә мөмкин. Яисә берәр кардәш салым түләмәс өчен, керемнәрен яшерергә яисә берәр нинди сорауга намуслы җавап үзен уңайсыз хәлгә куйса, ялганны сөйләргә мөмкин. Күрәсең, Сөләйман ялгыш фикер йөртеп, Аллаһы әмерләрен үтәмәгәнен аклаган. Андый куркыныч безгә дә яный.

15. Йәһвә Сөләйманга карата ничек шәфкать күрсәткән, ләкин без нәрсәне онытмаска тиеш?

15 Шунысы кызык: Изге Язмаларда Сөләйманның фиргавен кызына өйләнгәне турында әйтелгәннән соң, Аллаһы аның зирәклек турындагы үтенеченә җавап биргән һәм байлык та өстәгән дип әйтелә (3 Пат. 3:10—13). Сөләйман Аллаһының әмерләрен санга сукмаган, әмма Изге Язмалардан күренгәнчә, Йәһвә аны патша буларак шунда ук кире какмаган яисә җәза бирмәгән. Бу Аллаһының туфрактан ясалган кешеләрнең камилсезлеген исәпкә алганын күрсәтә (Мәд. 102:10, 13, 14). Әмма шуны онытмыйк: безнең гамәлләребез хәзер я киләчәктә начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Шулхәтле күп хатыннары!

16. Сөләйман үзенә күп хатыннар алып, нинди әмерне бозган?

16 Җырларның җыры китабында Сөләйман бер гыйффәтле кыз турында ул 60 патшабикәдән һәм 80 җәриядән гүзәлрәк дип сокланып әйткән (Җыр. 6:1, 8—10). Бу китапта Сөләйманның хатыннары һәм җәрияләре турында сүз барган икән, димәк ул вакытта аның хатыннары инде күп булган. Хәтта аларның күпчелеге я бөтенесе дә Йәһвәгә гыйбадәт кылган булса да, Сөләйман Аллаһының әмерен инде бозган булган. Муса Кануны буенча, Исраил патшасы «Раббыдан күңеле тайпылмасын өчен, хатыннарны күп алмаска» тиеш булган (Кан. 17:17). Әмма ул чакта да Йәһвә Сөләйманны кире какмаган. Ул элеккечә аны фатихалаган һәм Изге Язмалар китабын — Җырларның җырын — язарга рухландырган.

17. Нинди хакыйкатьне без истә тотарга тиеш?

17 Сөләйман мисалы ул Аллаһы әмерен җәзага тартылмыйча санга сукмый алган дигәнне һәм без дә шулай эшли алабыз дигәнне аңлатамы? Юк. Бу Аллаһының берникадәр вакыт сабыр итеп тора алганын күрсәтә. Әмма Аллаһының берәр хезмәтчесе аның күрсәтмәсен бозып, шунда ук начар нәтиҗәләрен күрми икән, бу ахыр чиктә аяныч нәтиҗәләр булмаячак дигәнне аңлатмый. Сөләйманның мондый сүзләрен искә төшерик: «Яман эшләргә хөкем тиз ясалмый, шунлыктан адәм баласы явызлык арты явызлык эшләүдән курыкмый... Миңа мәгълүм: фәкать Аллаһыны хөрмәт итүче һәм Аллаһыдан куркучыларга гына игелек насыйптыр» (Вәг. 8:11, 12).

18. Сөләйман мисалы Гәләтиялеләргә 6:7 дәге хакыйкатьне ничек раслый?

18 Эх, Сөләйман бу хакыйкатькә тугры булып калган булса иде! Ул күп яхшы эшләр башкарган булса да һәм Аллаһының күп фатихаларын алган булса да, вакыт узу белән ул бер-бер артлы хаталы адымнар ясый башлаган. Аллаһыны тыңламау аның гадәтенә кереп киткән. Рәсүл Паулның соңрак Аллаһы тарафыннан рухландырылып язган мондый сүзләре хак: «Алданмагыз: Аллаһыны алдарга мөмкин түгел. Кеше ни чәчсә, шуны урыр» (Гәл. 6:7). Тора-бара Сөләйманның Аллаһы әмерләренә буйсынмаганы ачы җимешләр китергән. Изге Язмаларда болай диелә: «Сөләйман патша фиргавен кызыннан тыш күп кенә чит ил хатын-кызларын, Моаб, Аммон, Эдом, Сидон һәм Хит кызларын, яраткан» (3 Пат. 11:1). Аларның күбесе, күрәсең, ялган илаһларга табынуларын калдырмаган, һәм Сөләйман аларга ияргән. Ул хакыйкатьтән тайпылган һәм безнең сабыр Аллаһыбызның илтифатын югалткан. (3 Патшалык 11:4 не укы *.)

Аның мисалыннан гыйбрәт алабыз

19. Ни өчен Изге Язмаларда яхшы мисаллар күп дип әйтеп була?

19 Йәһвә кайгыртучанлыгын күрсәтеп, Паулны болай дип язарга рухландырган: «Элек Изге язмада язылганнарның барысы да, алар биргән сабырлык һәм илһам аша бездә өмет булсын дип, безгә нәсыйхәт бирү өчен язылган» (Рим. 15:4). Язылганнарның барысына иманнары нык булган ир-атлар һәм хатын-кызларның яхшы мисаллары дә керә. Соңрак Паул болай дигән: «Шуннан да артыгын сөйләп торырга кирәкме икән? Гидеон, Барак, Шимшон, Ифтах, Давыт, Шамуил вә пәйгамбәрләр турында сөйләп торырга вакытым җитмәс иде. Алар иман белән патшалыкларны буйсындырдылар, гаделлек урнаштырдылар, вәгъдә ителгәнгә ирештеләр... Аларның көчсезлеге көчкә әйләнде» (Евр. 11:32—34). Без Изге Язмаларда искә алынган тугры кешеләрдән үрнәк алып, аларның мисалларыннан файда ала алабыз һәм тиеш тә.

20, 21. Ни өчен Аллаһы Сүзендәге кисәтүче мисаллардан файда алу мөһим?

20 Әмма Изге Язмаларда кисәтүче мисаллар да бар. Бу — Йәһвә кайчандыр хуплаган һәм үз хезмәтчесе итеп кулланган ир-атлар һәм хатын-кызларның мисаллары. Изге Язмаларны укыганда Аллаһының кайбер хезмәтчеләренең нинди шартларда һәм ничек итеп хак юлдан тайпылганнарын һәм шулай итеп кисәтүче мисаллар булып киткәннәрен күреп була. Кайберәүләр дөрес булмаган карашларын я омтылышларын әкренләп үстергән, һәм бу ахыр чиктә аяныч нәтиҗәләргә китергән. Безгә андый очраклардан сабак алырга нәрсә ярдәм итәчәк? Үзебезгә мондый сораулар бирү мөһим: «Ни өчен андый хәл килеп чыккан? Минем белән дә андый хәл булырга мөмкинме? Бу кисәтүче мисалдан файда алып, андый хәлгә ничек эләкмәскә?»

21 Без һичшиксез бу мисалларга җитди карарга тиеш, чөнки Паул болай дип язарга рухландырылган булган: «Бу хәлләр башкаларга сабак булсын өчен эшләнелде, ә безгә, заманнарның ахыры якынлашкан вакытта яшәүчеләргә, кисәтү ясап язылды» (1 Көр. 10:11).

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. 3 Патшалык 3:9: «Синең халкыңны хөкем итәр өчен һәм яхшылыкны явызлыктан аерыр өчен, үз хезмәтчеңә тыңлаучан йөрәк бир. Чөнки бу үзсүзле халыкны кем хөкем итә алыр?»

^ 9 абз. 3 Патшалык 4:25: «Сөләйманның барлык көннәрендә Яһүдия һәм Исраил, Даннан алып Беер-Шебага кадәр һәрбер кеше үзенең йөзем агачы һәм инҗир агачы астында, имин яшәгән».

^ 11 абз. 3 Патшалык 14:21: «Яһүдиядә Сөләйманның улы Рихәбәм патша булган. Рихәбәм кырык бер яшендә патша булып киткән, һәм унҗиде ел Иерусалимда патшалык иткән; бу шәһәрне Йәһвә, үзенең исеме анда булсын өчен, Исраилнең бөтен кабиләләреннән сайлаган. Аның анасы Наама исемле аммонлы булган».

^ 18 абз. 3 Патшалык 11:4: «Сөләйман картайгач, хатыннары аның йөрәген башка илаһларга иярергә авыштырдылар, һәм аның йөрәге бүленеп, үз атасы Давытның йөрәге кебек, үз Аллаһысы Йәһвә белән инде тулысынча булмады».

Сез нәрсә белдегез?

• Ни өчен Изге Язмаларда яхшы һәм кисәтүче мисаллар бар?

• Аллаһыны тыңламау Сөләйманның гадәтенә ничек кереп киткән?

• Сөләйманның кисәтүче мисалыннан син нинди файда аласың?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрация]

Сөләйман Аллаһы биргән зирәклек буенча эш иткән

[12 биттәге иллюстрацияләр]

Сөләйманның кисәтүче мисалыннан син файда аласыңмы?