Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсихчеләр Аллаһы Сүзен хөрмәт итә

Мәсихчеләр Аллаһы Сүзен хөрмәт итә

«Синең сүзең — хакыйкать» (ЯХЪЯ 17:17).

1. Йәһвә Шаһитләре һәм башка диннәр арасында нинди мөһим аерма бар?

ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕ белән беренче сөйләшүеңне исеңә төшер. Син нәрсә хәтерлисең? Күпләр: «Мин Йәһвә Шаһитләренең бар сорауларыма Изге Язмалар нигезендә җавап биргәненә таң калдым»,— дип әйтер. Аллаһының җиргә карата ниятен, үлгәч кеше белән нәрсә була һәм үлгән якыннарыбызның нинди өмете бар икәнен белү безне шатландыргандыр!

2. Ни өчен сез Изге Язмаларны кадерли башладагыз?

2 Әмма өйрәнгәндә без Изге Язмалар тормыш, үлем һәм киләчәк белән бәйле сорауларыбызга җавап бирү белән генә чикләнми икәнен аңладык. Без Изге Язмаларның дөньядагы иң гамәли китап булганына төшендек. Аның киңәшләре һәр заманда кулланырлык, һәм аларны тоткан кешеләр уңышлы һәм бәхетле тормыш алып бара. (Мәдхия 1:1— 3 не укы.) Мәсихчеләр һәрвакыт Изге Язмаларны «кешедән булган хәбәр итеп түгел, ә чынында ничек булса, шулай итеп, Аллаһы сүзе итеп» кабул иткән (1 Тес. 2:13). Кыскача тарихка күз салу Аллаһы Сүзен хөрмәт иткән һәм хөрмәт итмәгән кешеләр арасындагы аерманы күрсәтәчәк.

КАТЛАУЛЫ МӘСЬӘЛӘ ХӘЛ ИТЕЛӘ

3. Беренче гасырдагы мәсихче җыелыш бердәмлеген нәрсә куркыныч астына куйган, һәм бу нәрсәгә китерер иде?

3 Беренче сөннәтсез мәҗүси Көрнили майланганнан соң 13 ел үткән. Мәсихче динен кабул иткән мәҗүсиләрнең саны арта барган. Бу вакыт эчендә мәсихче җыелышның бердәмлеген куркыныч астына куйган мондый сорау туган: суга чумдырылу үтәр өчен ир-атлар яһүдләр йоласы буенча сөннәтләнергә тиешме? Яһүд кешесенә бу сорауга җавап бирү җиңел булмаган. Канунны үтәп яшәгән яһүдләр мәҗүсинең йортына хәтта кермәс иде дә, ә инде аның белән җылы мөнәсәбәтләр булдыру турында әйтәсе дә юк. Яһүди мәсихчеләр үз диннәрен калдырганнары өчен инде бик каты эзәрлекләнгән булган. Алар сөннәтсез мәҗүсиләрне үзараларына кабул иткән булсалар, аларның һәм яһүдләрнең аралары тагы да бозылыр иде, һәм бу мәсихчеләрне әрләр өчен тагын бер сәбәп булыр иде (Гәл. 2:11—14).

4. Сөннәтләү мәсьәләсен чишәр өчен кем җыелган, һәм нинди сораулар туа алган?

4 Б. э. 49 елында рәсүлләр һәм өлкәннәр, сөннәтле яһүдләр, Иерусалимда «бу мәсьәләне тикшерү өчен... бергә җыелган» (Рәс. 15:6). Бу очрашуда әһәмиятсез нәрсәләр турында эч пошыргыч дини бәхәс алып барылмаган, ә җанлы рухи фикер алышу булган. Һәр як бу мәсьәлә турында үзләренең нигезле карашын белдергән. Шәхси теләкләр я тискәре мөнәсәбәт анда өстенлек итәрме? Җаваплы ир-атлар Исраилдәге дини хәл яхшырганчыга кадәр карар кабул итүне кичектерерме? Яисә ике як та, бердәм фикергә килер өчен үз карашларын үзгәртеп, компромисска барырмы?

5. Б. э. 49 елында Иерусалимда үткән очрашу аннан соңгы гасырларда үткәрелгән чиркәү соборларыннан нәрсә белән аерылып торган?

5 Бүген чиркәү соборларында, ягъни югары христиан руханилары җыелышларында, компромисска бару һәм башкаларга басым ясап, үз ягына авыштыру — гадәти хәл. Әмма Иерусалимда үткән очрашуда андый хәл булмаган. Алай гына да түгел, анда карар бертавыштан кабул ителгән. Бу ничек мөмкин булган? Ул очрашуда катнашучыларның карашлары төрле булса да, аларның барысы Аллаһы Сүзен хөрмәт иткән һәм, мәсьәләне чишәр өчен, Изге Язмаларны кулланган. (Мәдхия 118:97—101 не укы.)

6, 7. Изге Язмалар сөннәтләү мәсьәләсен чишәргә ничек ярдәм иткән?

6 Сөннәтләү мәсьәләсен чишәргә Амос 9:11, 12 дәге сүзләр ярдәм иткән. Бу сүзләр Рәсүлләр китабында китерелә: «Мин кайтып, Давытның ауган йортын кире күтәрәчәкмен, җимерекләрен рәтләячәкмен һәм йортын кире торгызачакмын. Мин моны калган кешеләр минем исемем белән аталучы барлык халык кешеләре белән бергә Йәһвәне бар көчләрен куеп эзләсеннәр өчен эшләячәкмен, дип әйтә Йәһвә» (Рәс. 15:16, 17, ЯД).

7 Әмма берәрсе болай дип каршы килер: «Туктагыз әле, бу өзектә Йәһвәгә иман иткән мәҗүсиләргә сөннәтләнергә кирәк түгел дип әйтелми бит». Әйе, әйтелми; әмма яһүди мәсихчеләр андагы фикерне аңлаган. Алар сөннәтле мәҗүсиләрне «халык кешеләре» итеп түгел, ә үз кардәшләре итеп санаган (Чыг. 12:48, 49). Мәсәлән, Септуагинтаның бер тәрҗемәсе буенча, Эстер 8:17 дә: «Башка халыклардан күпләр сөннәтләнде һәм яһүдләр булып китте»,— диелә. Шулай итеп, Изге Язмалардагы Исраил йортыннан калган кешеләр (яһүдләр һәм сөннәтле яһүд прозелитлары) барлык халык кешеләре (сөннәтсез мәҗүсиләр) белән бергә Аллаһы исемен йөрткән бер халык булачак дигән пәйгамбәрлек бу сорауга җавап биргән. Мәсихчеләр булырга теләгән мәҗүсиләрдән сөннәтләү таләп ителмәгән.

8. Карар кабул итүдә кыюлык нинди роль уйнаган?

8 Аллаһы Сүзе һәм аның изге рухы бу эчкерсез мәсихчеләргә бердәм фикергә килергә ярдәм иткән (Рәс. 15:25). Бу карар яһүди мәсихчеләрнең тагы да күбрәк эзәрлекләнүенә китерә алса да, тугры кардәшләр Изге Язмаларга нигезләнгән карарны тулысынча хуплаган (Рәс. 16:4, 5).

АП-АЧЫК АЕРМА

9. Хак гыйбадәтнең нәҗесләнүенә китергән бер төп сәбәп нинди, һәм нинди мөһим тәгълимат бозылган булган?

9 Рәсүл Паул рәсүлләр үлгәннән соң мәсихчеләр дине ялган тәгълиматлар белән нәҗесләнәчәк дип алдан әйткән булган. (2 Тессалуникәлеләргә 2:3, 7 не укы.) «Дөрес тәгълиматны» тыңларга теләмәгән кешеләр арасында кайбер җаваплы мәсихчеләр дә булган (2 Тим. 4:3). Паул үзе яшәгән көннәрдәге өлкәннәрне: «Иман итүчеләрне үзләренә ияртү өчен сезнең арагыздан да ялган сөйләүчеләр чыгачак»,— дип кисәткән (Рәс. 20:30). Бер энциклопедиядә бозык фикер йөртүгә китергән бер төп сәбәп турында болай диелә: «Грек фәлсәфәсе белән таныш булган мәсихчеләр үз иманнарын фәлсәфә төшенчәләре белән белдерергә кирәк дип саный башлаган. Моны алар интеллектуаль ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен дә, белемле мәҗүсиләрне үз диннәренә тартыр өчен дә эшләгән» («The New Encyclopædia Britannica»). Мәҗүсилек тәэсирендә бозылган бер мөһим тәгълимат Гайсә Мәсих белән бәйле булган. Изге Язмалар аны Аллаһы Улы дип атый, ә грек фәлсәфәсе тарафдарлары үзсүзләнеп, аны Аллаһы дип атаган.

10. Соборларда катнашучылар Мәсихнең кем икәнлеген кайдан белә алган?

10 Бу сорау буенча берничә чиркәү соборларында бәхәс алып барылган. Бәхәсләшүчеләр Изге Язмаларга тиешле хөрмәт белән караган булса, бу сорау җиңел генә чишелер иде, ләкин күпчелек моны эшләмәгән. Асылда, күпчелек руханиларның соборларга килгәндә бу мәсьәлә буенча инде үз фикерләре булган. Ә киткәндә алар үз карашларында тагы да ныгыган. Бу җыелышларда кабул ителгән кануннарда һәм декларацияләрдә Изге Язмалардан өземтәләр китерелми диярлек.

11. Чиркәү Аталары дип аталган кешеләрнең сүзләренә нинди әһәмият бирелә һәм ни өчен?

11 Ни өчен Изге Язмалар тирәнрәк тикшерелмәгән? Чарлз Фриман исемле белгечнең сүзләре буенча, Гайсәне Аллаһы дип санаган кешеләргә «Гайсәнең үзе хакында күп тапкыр Аллаһы-Атага буйсынганы турында әйткән сүзләрен кире кагу авыр булган». Нәтиҗәдә, алар өчен чиркәү йолалары һәм авторитетлы кешеләрнең карашлары Инҗилгә караганда мөһимрәк булып киткән. Бүген дә күп кенә дин әһелләре Чиркәү Аталары дип аталган кешеләрнең сүзләрен Аллаһы Сүзеннән өстенрәк күрә! Синең кайчан да булса семинария укучысы белән Троица турында сөйләшкәнең булса, моңа игътибар иткәнсеңдер.

12. Император чиркәүгә нинди тискәре йогынты ясаган?

12 Бу соборларда барган бәхәсләрдәге бер үзенчәлек Рим императорларының катнашуы булган. Никеядә үткән собор турында Ричард Рубенштейн исемле профессор болай дип язган: «Константин [епископларга] үз илтифатын күрсәткән һәм аларны төшләрендә дә күрмәгән дәрәҗәдә баеткан. Бер ел эчендә диярлек, бу яңа император аларга бөтен чиркәүләрен кайтарган я яңадан төзегән һәм аларга югалткан урыннарын һәм өстенлекләрен кайтарган... Ул христиан руханиларына элек мәҗүси руханилар ия булган өстенлекләр биргән». Нәтиҗәдә, «Константин Никеядәге вакыйгалар барышына көчле тәэсир итә һәм хәтта юнәлеш бирә алган». Чарлз Фриман моны болай дип раслаган: «Бу очрак императорга алга таба да Чиркәү дәрәҗәсен ныгытырга гына түгел, ә аның тәгълиматларына да йогынты ясар өчен нигез булган». (Ягъкуб 4:4 не укы.)

13. Ни өчен, синеңчә, чиркәү җитәкчеләре Изге Язмалардагы ачык тәгълиматларны кире каккан?

13 Чиркәү әһелләренә Гайсә Мәсихнең кем икәнлеген төгәл билгеләү авыр булса, күп кенә гади кешеләр өчен бу кыен булмаган. Алар императорның алтыны белән үз кесәләрен калынайту я чиркәүдә күренеклерәк урын алу турында уйламаган, шуңа күрә алар бар нәрсәгә риясыз караш белән, Язмалар яктылыгында карый алган. Күрәсең, бу шулай булган да. Мәсәлән, ул вакыттагы дин белгече Григорий Нисский гади халык турында мондый чәнечкеле сүзләр әйткән: «Кием сатучылар, акча алмаштыручылар я азык-төлек сатучылар — барысы да дин белгечләре. Акчаны күпмегә алмаштырачагы турында сорасаң, фәлән фәлсәфәче Угылның Атадан нәрсә белән аерылып торганын аңлатачак. Икмәкнең бәясе белән кызыксынсаң, Ата Угылдан өстенрәк дип җавап бирәчәкләр. Ә мунча әзерме дип сорасаң, Угылның барлыкка китерелгән булганы турында ишетерсең». Әйе, югары дәрәҗәле руханилардан аермалы буларак, күп кенә гади кешеләр фикри нәтиҗәләрен Аллаһы Сүзе нигезендә раслаган. Григорий һәм аның тарафдарлары аларны тыңлаган булса, яхшы булыр иде!

«ИГЕН» ҺӘМ «ТИЛЕ БОДАЙ» БЕРГӘ ҮСӘ

14. Ни өчен беренче гасырдан башлап җирдә һәрвакыт майланган мәсихчеләр булган дип әйтеп була?

14 Үзенең бер кинаяле хикәясендә Гайсә беренче гасырдан башлап җирдә һәрвакыт майланган мәсихчеләрнең булачагын күрсәткән. Ул аларны «тиле бодай» арасында үскән «иген» белән чагыштырган (Мат. 13:30). Әлбәттә, без майланган иген классына нинди кешеләрнең я төркемнәрнең кергәнен төгәл әйтә алмыйбыз, ләкин без Аллаһы Сүзен кыюлык белән яклаган, ә чиркәүнең Изге Язмаларга нигезләнмәгән тәгълиматларын фаш иткән кешеләрнең һәрвакыт булганын раслый алабыз. Әйдәгез берничә мисал карап чыгыйк.

15, 16. Аллаһы Сүзен хөрмәтләгән кайбер кешеләрнең исемнәрен әйтеп китегез.

15 Архиепископ Агобард Лионский (б. э. 779—840) сурәтләргә табыну, чиркәүләрне изгеләргә багышлау һәм Изге Язмаларга нигезләнмәгән чиркәү гыйбадәтләренә һәм йолаларына каршы чыккан. Аның замандашы, епископ Клавдий Туринский, шулай ук чиркәү йолаларына, изгеләргә дога кылуга һәм мәет калдыкларына табынуга каршы төшкән. XI гасырда архидьякон Беренгар Турский гыйбадәт вакытында икмәк белән шәрабның могъҗизалы рәвештә Мәсихнең тәненә һәм канына әверелүе турындагы католик тәгълиматын кире какканы өчен чиркәүдән куылган булган. Өстәвенә, ул Изге Язмаларны чиркәү йолаларыннан өстен күргән.

16 XII гасырда яшәгән тагын ике кеше — Петр де Брюи һәм Генрих Лозаннский — Изге Язмалар хакыйкатьләрен яклаган. Петр рухани хезмәтен калдырган, чөнки ул мондый католик тәгълиматларын — сабыйларны суга чумдыру, икмәк белән шәрабның могъҗизалы рәвештә Мәсихнең тәненә һәм канына әверелүе, үлеләр өчен дога кылу һәм тәрегә табыну — Изге Язмаларга нигезләнмәгән дип санаган. 1140 елны Петр үз ышанулары аркасында тормышын югалткан. Генрих монах булган, ул чиркәүнең бозык йолаларына һәм Изге Язмаларга нигезләнмәгән чиркәү гыйбадәтләренә каршы чыккан. 1148 елны аны кулга алганнар, һәм ул калган гомерен төрмәдә үткәргән.

17. Вальдо һәм аның тарафдарлары нинди мөһим адымнар ясаган?

17 Петр де Брюи чиркәүне тәнкыйтьләргә кыюлыгы җиткәне өчен тере килеш яндырып үтерелгәннән соң бер кеше туган. Соңрак ул Изге Язмалардагы хакыйкатьнең таралуына зур йогынты ясаган. Аның фамилиясе Вальдес, яисә Вальдо * булган. Ул, чиркәү хезмәтчесе булмаса да, шулхәтле Аллаһы Сүзен кадерләгән ки, хәтта үз милкеннән баш тартып Изге Язмаларның кайбер китапларын Франциянең көньяк-көнчыгышындагы киң таралган телгә тәрҗемә итәр өчен, чаралар күргән. Кайберәүләр туган телләрендә Изге Язмалардагы хәбәрне ишетергә бик шат булган. Алар да шулай ук милекләреннән баш тартып, үз тормышларын Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне башкаларга сөйләр өчен багышлаган. Чиркәүгә бу бер дә ошамаган. 1184 елны Рим папасы бу ашкынучан ир-атларны һәм хатын-кызларны (соңрак алар вальденчылар дип аталган) чиркәүдән аерган, ә епископ аларны үз өйләреннән куып чыгарган. Ләкин бу башка җирләрдә Изге Язмалардагы хакыйкатьнең таралуына ярдәм иткән. Вакыт узу белән Вальдо, Петр де Брюи, Генрих Лозаннский һәм чиркәүдән киткән башка кешеләрнең тарафдарларын Европаның күп кенә башка җирләрендә дә очратып булган. Изге Язмалардагы хакыйкатьне яклаган кешеләр арасында Джон Уиклиф (як. 1330—1384), Уильям Тиндал (як. 1494 —1536), Генри Гру (1781—1862) һәм Джордж Сторрз (1796—1879) булган.

«АЛЛАҺЫ СҮЗЕ БОГАУЛАРДА ТҮГЕЛ»

18. XIX гасырдагы Изге Язмаларны өйрәнүчеләр Аллаһы Сүзен ничек өйрәнгән, һәм ни өчен бу уңышлы булган?

18 Дошманнар ничек кенә тырышмасыннар, Изге Язмалардагы хакыйкатьнең таралуына комачаулый алмаган. «Аллаһы сүзе богауларда түгел»,— дип әйтелә 2 Тимутегә 2:9 да. 1870 елны Изге Язмаларны өйрәнүчеләрнең бер төркеме хакыйкатьне эзли башлаган. Алар нинди өйрәнү ысулы кулланган? Берәрсе ниндидер сорау күтәргән, һәм бу сорау тикшерелгән. Алар бу сорауга кагылышлы Изге Язмалардагы бар шигырьләрне карап чыккан һәм соңыннан бу шигырьләрнең бер-берсенә туры килгәнен күргәч кенә, үз нәтиҗәләрен ясап, язып барган. Шулай итеп бу тугры ир-атлар, XIX гасыр ахырында яшәгән «рухи ата-бабаларыбыз», беренче гасырдагы рәсүлләр белән өлкәннәрнең үрнәгенә ияргән. Алар үз ышануларын Аллаһы Сүзенә туры китерергә тәвәккәл булган.

19. 2012 елның еллык шигыре нинди, һәм ни өчен ул урынлы?

19 Безнең ышануларыбыз элеккечә Изге Язмаларга нигезләнә. Шунлыктан Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы 2012 елның еллык шигыре итеп Гайсәнең мондый сүзләрен сайлады: «Синең сүзең — хакыйкать» (Яхъя 17:17). Аллаһы хуплавын алырга теләгән һәрбер кеше хакыйкатьтә йөрергә тиеш, шуңа күрә Аллаһы Сүзе безнең барыбыз өчен җитәкчелек булып торсын.

[Искәрмә]

^ 17 абз. Аның исеме төгәл билгеле булмаган. Аны кайчак Пьер Вальдес я Петер Вальдо дип атаганнар.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге сүзләр]

2012 елның еллык шигыре: «Синең сүзең — хакыйкать» (Яхъя 17:17).

[7 биттәге иллюстрация]

Вальдо

[7 биттәге иллюстрация]

Уиклиф

[7 биттәге иллюстрация]

Тиндал

[7 биттәге иллюстрация]

Гру

[7 биттәге иллюстрация]

Сторрз