Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Төп хакыйкатьләр нәрсә ачыклый?

Төп хакыйкатьләр нәрсә ачыклый?

«Канун [«төп», ЯД] белем вә хакыйкатьне гәүдәләндерә» (РИМ. 2:20).

1. Ни өчен безгә Муса канунының мәгънәсен аңларга тырышырга кирәк?

РӘСҮЛ Паулның Аллаһы тарафыннан рухландырылган хатлары булмаса, безгә Муса канунының күп кенә якларын аңлау авыр булыр иде. Мәсәлән, еврейләргә язган хатында ул Гайсәнең, «тугрылыклы Баш Рухани» буларак, ничек бер мәртәбә һәм мәңгегә «корбан» китереп, шул корбанга иман иткән кешеләргә «мәңгелек котылу» алырга мөмкинлек биргәнен ачыклаган (Евр. 2:17; 9:11, 12). Паул чатырның «күктәге Изге йортның фәкать күләгәсе» генә икәнен ачыклаган. Ул шулай ук Гайсәнең, Муса арадашлык иткән килешүгә караганда, «әйбәтрәк килешүнең» Арадашчысы булып киткәнен аңлатып биргән (Евр. 7:22; 8:1—5). Паул көннәрендә андый аңлатмалар мәсихчеләр өчен бик кыйммәтле булган, һәм бүген дә шулай. Алар безгә Аллаһының безнең өчен эшләгәннәренең мөһимлеген яхшырак аңларга ярдәм итә.

2 Яһүди мәсихчеләрнең мәҗүсиләрдән нинди өстенлеге булган?

2 Паулның Рим җыелышына язган хатындагы кайбер аңлатмалар Муса кануны буенча тәрбияләнгән яһүди мәсихчеләр өчен язылган булган. Ул аларның, Аллаһы Кануны белән таныш булганга, Йәһвә хакында һәм аның гадел принциплары турында «белем вә хакыйкатькә» ия булганнарын таныган. Алар Канундагы хакыйкатьләрне аңлаган һәм чын күңелдән хөрмәт иткән. Шуңа күрә, моңарчы яшәгән тугры яһүдләр кебек, алар Канунны белмәгән кешеләрне Йәһвә турындагы төп хакыйкатьләргә өйрәтә алган. (Римлыларга 2:17— 20 не укы.)

ГАЙСӘ КОРБАНЫНЫҢ «КҮЛӘГӘСЕ»

3. Борынгы яһүдләр китергән корбаннар турында күбрәк белү безгә нинди файда китерә?

3 Паул әйтеп киткән төп хакыйкатьләр Йәһвәнең ниятләрен аңлар өчен бүген дә мөһим. Муса канунындагы принциплар үз кыйммәтлеген югалтмаган. Моны истә тотып әйдәгез бу Канунның бер ягын гына карап чыгыйк: төрле корбаннар һәм бүләкләр басынкы яһүдләрне Мәсихкә алып барган һәм аларга Аллаһының үзләреннән нәрсә таләп иткәнен аңларга булышкан. Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә карата төп таләпләре беркайчан да үзгәрмәгәнгә, без шулай ук шуны да күрербез: Аллаһының исраиллеләргә корбаннар һәм бүләкләр турында бирелгән кануннары безгә изге хезмәтебезнең сыйфатын тикшерергә ярдәм итә ала (Мал. 3:6).

4, 5. а) Муса кануны нәрсәне исраиллеләрнең исләренә төшергән? б) Китерелгән корбаннар нәрсәнең «күләгәсе» булган?

4 Муса канунының күп өлешләре борынгы яһүдләргә гөнаһлы булуларын күрсәтеп торган. Мәсәлән, үлгән кеше мәетенә кагылган кеше чистарынырга тиеш булган. Моның өчен кимчелексез җирән бозау суелган һәм яндырылган. «Пакьләү суы» әзерләү өчен, аның көлен җыйганнар, һәм бу су чистарынырга тиеш кешегә шакшыланганнан соң өченче һәм җиденче көндә сибелгән булган (Сан. 19:1—13). Канун исраиллеләрнең шулай ук кеше туганда аңа мирас итеп камилсезлек һәм гөнаһ күчә икәнен исләренә төшергән. Бала тудырган хатын берникадәр вакыт нәҗес булган, аннары, бу вакыт тәмамлангач, ул корбан китереп чистарынырга тиеш булган (Лев. 12:1—8).

5 Исраиллеләр гөнаһларын йолып алыр өчен хайван корбаннары көндәлек тормыштагы башка күп кенә очракларда китерергә тиеш булганнар. Алар моны аңлаганмы, юкмы бу корбаннар — һәм соңрак Йәһвә гыйбадәтханәсендә китерелгән корбаннар — Гайсәнең камил йолым корбанының «күләгәсе» булган (Евр. 10:1—10).

КОРБАННАР КИТЕРҮГӘ ДӨРЕС КАРАШ

6, 7. а) Исраиллеләр корбаннарны сайлаганда нәрсәне истә тотарга тиеш булган, һәм бу нәрсәгә күрсәткән? б) Безгә үзебезгә нинди сораулар бирергә кирәк?

6 Йәһвәгә корбанга китерелергә тиеш һәр терлек бөтен яклардан «кимчелексез» булырга — сукыр, гарип, имгәнгән я чирле булмаска — тиеш булган. Бу бер төп таләп булып торган (Лев. 22:20—22). Исраиллеләр, Йәһвәгә бүләк итеп җимешләр яисә бодай биргәндә, «беренче уңышларыннан иң яхшыларын» китерергә тиеш булганнар (Сан. 18:12, 29). Икенче сортлы корбаннар Йәһвә Аллаһыга яраклы булмаган. Хайван корбаннарына карата бу мөһим таләп шуны күрсәткән: Гайсә Мәсихнең йолым корбаны саф һәм тапсыз булачак һәм Йәһвә кешелекне йолып алырга дип үзе өчен иң яхшысын һәм иң кадерлесен корбан итәчәк (1 Пет. 1:18, 19).

7 Корбан китергән кеше, Йәһвәгә игелеге өчен чын мәгънәдә рәхмәтле булган булса, әллә үзендә булганының иң яхшысын сайлап бирергә шат булмас идеме? Исраилле нинди корбан иң яхшы икәнен үзе сайларга тиеш булган. Әмма ул Аллаһының кимчелекле корбанны хупламаячагын белгән, чөнки бу аның корбанны чын күңелдән китермәгәнен, хәтта моны авыр йөк дип санаганын күрсәтер иде. (Малахий 1:13 не укы *.) Бу безне хезмәтебез турында уйланырга дәртләндерергә тиеш: «Мин Йәһвәгә нинди рух белән хезмәт итәм? Миңа хезмәтемнең сыйфатын һәм ни өчен аңа хезмәт иткәнемне тикшереп чыгарга кирәк түгелме?»

8, 9. Ни өчен без исраиллеләрнең нинди рух белән корбаннар китергәнен карап чыгарга тиеш?

8 Исраилле Йәһвәгә эчкерсез рәхмәтен белдерер өчен үз ирке белән корбан китерергә я аның хуплавын алыр өчен тулаем яндыру корбаны китерергә теләгәндә, аңа тиешле хайванны сайлау авырлык тудырмагандыр. Ул Йәһвәгә иң яхшысын бирергә шат булган. Мәсихчеләр бүген Муса кануны таләп иткән корбаннарны китермәсә дә, алар Йәһвәгә хезмәт иткәндә үз вакытларын, көчләрен һәм акчаларын сарыф итеп, корбаннар китерә дип әйтеп була. Рәсүл Паул мәсихче өмет турында вәгазьләүне, «игелек эшләүне» һәм үзебездә булганны бүлешүне Аллаһы ярата торган корбаннар дип атаган (Евр. 13:15, 16). Йәһвәнең халкы андый эшләрдә чагылдырган рух аларның Аллаһының бар биргәннәре өчен никадәр рәхмәтле һәм аларны никадәр кадерли икәнен ачыклый. Шуңа күрә, нәкъ исраиллеләр кебек, безгә хезмәтебезгә карашыбызны һәм ни өчен безнең Аллаһыга хезмәт иткәнебезне тикшереп чыгарга кирәк.

9 Муса кануны шулай ук кешедән ниндидер хатасы өчен гөнаһ йолу корбаны яисә гаеп йолу корбаны китерүен таләп иткән. Синең фикереңчә, бу корбанны китерү мәҗбүри булганга, аны ихлас күңелдән китерү кешегә авыр булганмы? Андый корбаннар теләр-теләмәс китерелә алганмы? (Лев. 4:27, 28). Кеше Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләр сакларга теләгән булса, алай булырга тиеш булмаган.

10. Мәсихчегә, бозылган мөнәсәбәтләрен төзәтер өчен, нинди «корбаннар» китерергә кирәк булыр?

10 Бүген синең уйламыйча яисә саксыз сүз әйтеп яки үзең дә абайламыйча берәр кардәшеңне рәнҗетүең бар. Вөҗданың сиңа тәртибеңнең дөрес түгел икәнен әйтергә мөмкин. Үзенең хезмәтенә җитди караган һәркем бу хатаны төзәтер өчен көченнән килгәнне эшләячәк, шулай бит? Моның өчен рәнҗетелгән кеше алдында чын күңелдән гафу үтенергә яки, җитди гөнаһ кылынса, кайгыртучан мәсихче өлкәннәрдән рухи ярдәм эзләргә туры килер (Мат. 5:23, 24; Ягък. 5:14, 15). Шуңа күрә имандашыңа карата яки Аллаһы алдында кылынган гөнаһны бетерер өчен, нәрсәдер эшләргә кирәк. Ләкин андый «корбаннар» китергәндә, без Йәһвә белән һәм имандашыбыз белән мөнәсәбәтләребезне яңадан кайтарабыз һәм саф вөҗданга ия булабыз. Бу безне үз чиратында Йәһвәнең юлы иң яхшы юл икәненә ышандырачак.

11, 12. а) Тынычлык корбаны китерү нәрсә аңлаткан? б) Тынычлык корбаны бүгенге саф гыйбадәт белән ничек бәйле?

11 Муса кануны буенча таләп ителгән кайбер корбаннар тынычлык корбаннары булган. Бу корбаннар кешенең Йәһвә белән тынычлыкта булганын күрсәткән. Андый корбан китергән кеше үз гаиләсе белән корбанга китерелгән хайванның итен, бәлкем, гыйбадәтханәнең берәр аш бүлмәсендә ашаган. Бу итнең бер өлеше корбанны китерүче руханига, һәм тагын бер өлеше гыйбадәтханәдә хезмәт иткән башка руханиларга бирелгән булган (Лев. 3:1; 7:31—33). Бу кеше үз корбанын Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия булырга теләгәнгә китергән. Ул үз гаиләсе белән, руханилар һәм Йәһвә бергә шатланып, тынычлыкта, ашаганнар дип әйтеп була.

12 Йәһвәне андый ашка символик рәвештә чакыру һәм аның бу чакыруны кабул итүе нинди зур хөрмәт булгандыр! Һәм әлбәттә, хуҗа андый хөрмәтле кунакны үзендә булганның иң яхшысы белән сыйларга теләгән. Тынычлык корбаннарын китерү, Канунның төп хакыйкатьләренең берсе, шуны күрсәткән: үзләренең Барлыкка Китерүчесе белән якын, тыныч мөнәсәбәтләргә ия булырга теләгән бар кешеләр Гайсәнең бөегрәк корбаны аша андый мөнәсәбәтләрне булдыра ала. Бүген без үз теләгебез белән үзебездә булган нәрсәләрне һәм көчебезне Йәһвәгә хезмәт итүдә корбан итеп, аның дуслыгына ия була алабыз.

АЛЛАҺЫ КАБУЛ ИТМӘГӘН КОРБАННАР

13, 14. Ни өчен Шаул патшаның Йәһвәгә китерергә ниятләгән корбаны яраклы булмаган?

13 Әлбәттә, Муса кануны таләп иткән корбаннарны Йәһвә кабул итсен өчен, алар дөрес караш белән китерелергә тиеш булган. Әмма Изге Язмаларда Аллаһыга яраклы булмаган корбаннар китерүнең кисәтүче мисаллары бар. Ни өчен Йәһвә аларны кире каккан? Әйдәгез ике очракка игътибар итик.

14 Шамуил пәйгамбәр Шаул патшага Йәһвәнең амалыклыларга чыгарган хөкемен үтәргә вакыт килеп җиткән икәнен әйткән. Шуңа күрә Шаул бу дошман халыкны көтүләре белән бергә юк итәргә тиеш булган. Әмма җиңгәннән соң Шаул үз гаскәриләренә амалыклылар патшасын Агагны исән калдырырга рөхсәт иткән. Ул шулай ук аларның көтүләрендәге иң яхшы хайваннарны Йәһвәгә корбанга китерер өчен калдырган (1 Пат. 15:2, 3, 21). Йәһвә моңа ничек караган? Ул Шаулны тыңламаучанлыгы өчен кире каккан. (1 Патшалык 15:22, 23 не укы *.) Безнең өчен нинди сабак? Корбаннарыбыз Аллаһыга яраклы булсын өчен, без аның әмерләрен үтәргә тиеш.

15. Ишагыйя көннәрендә корбаннар китергән кайбер исраиллеләрнең начар тәртибе нәрсә күрсәткән?

15 Икенче мисалны Ишагыйя китабында табып була. Ишагыйя пәйгамбәр көннәрендә исраиллеләр гадәттәгечә, гөнаһлары кичерелсен өчен, Йәһвәгә корбаннар китергән. Әмма начар тәртипләре аркасында аларның корбаннары бернигә дә тормаган. «„Сезнең күп итеп китергән корбаннарыгыздан миңа ни файда? — дип әйтә Йәһвә.— Мин тәкәләрдән торган тулаем яндыру корбаннарыннан һәм симертелгән хайваннарның маеннан үтә туйдым һәм бозау, сарык һәм кәҗә бәрәннәренең каны миңа кирәкми. [...] Файдасыз икмәк бүләкләрен бүтән китермәгез. Хуш исле сумала минем өчен җирәнгеч“». Ни өчен Йәһвә Аллаһы аларның корбаннарын кабул итәргә теләмәгән? Ул аларга болай дигән: «Сез күп итеп дога кылсагыз да, мин ишетмим. Сезнең кулларыгыз канга баткан. Юыныгыз, чистарыныгыз, минем күзләрем алдыннан явыз эшләрегезне юк итегез, явызлык эшләүдән туктагыз» (Ишаг. 1:11—16).

16. Аллаһыга китерелгән корбан яраклымы, юкмы икәнен нәрсә билгели?

16 Тәүбә итмәгән гөнаһ кылучылар китергән корбаннар Йәһвәгә ошамаган. Әмма Аллаһы әмерләре буенча яшәргә тырышкан кешеләрнең догаларын һәм корбаннарын ул кабул иткән. Канундагы төп хакыйкатьләр андый кешеләргә үзләренең гөнаһлы һәм кичерүгә мохтаҗ булганнарын аңларга булышкан (Гәл. 3:19). Моны аңлау аларда тәүбә итүчән йөрәк булдырган. Нәкъ шулай ук бүген дә безгә Мәсихнең йолым корбанына мохтаҗ икәнебезне танырга кирәк; моның нигезендә гөнаһларыбыз чын мәгънәдә кичерелә. Без моны аңласак һәм кадерләсәк, хезмәтебездә китерелгән бар корбаннарыбызны Йәһвә шатлык белән «кабул итәчәк». (Мәдхия 50:19, 21 не укы.)

ГАЙСӘНЕҢ КОРБАНЫНА ИМАН ИТЕГЕЗ!

1719. а) Без Гайсәнең йолым корбаны өчен Йәһвәгә рәхмәтле булганыбызны ничек күрсәтә алабыз? б) Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

17 Исраиллеләр Аллаһы ниятләренең «күләгәсен» генә күргән, ә без чынбарлыкны күрәбез (Евр. 10:1). Корбаннар китерүгә кагылышлы кануннар яһүдләргә Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләр булдырыр өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен аңларга ярдәм иткән. Аларга Аллаһыга рәхмәтле булырга, аңа үзләрендә булганның иң яхшысын бирергә теләк үстерергә һәм йолымга мохтаҗ булганнарын танырга кирәк булган. Мәсихче Грек Язмаларындагы аңлатмалар ярдәмендә без йолым корбаны нигезендә Йәһвәнең гөнаһ нәтиҗәләрен мәңгегә юк итәчәген, һәм хәтта инде хәзер үзе алдында саф вөҗданга ия булырга рөхсәт иткәнен аңлый алабыз. Гайсәнең йолым корбаны чыннан да искиткеч чара! (Гәл. 3:13; Евр. 9:9, 14).

18 Сүз дә юк, бу чарадан тулы файда алыр өчен, ни өчен йолым корбаны китерелгән икәнен аңлау гына җитми. «Без иман аркылы Аллаһы тарафыннан аклансын дип, Мәсих килгәнгә кадәр канун безгә тәрбияче булды»,— дип язган рәсүл Паул (Гәл. 3:24). Андый иман гамәлләрсез була алмый (Ягък. 2:26). Паул шулай итеп Муса канунындагы төп белемнәргә ия булган беренче гасыр мәсихчеләрен бу белемнәрен тормышларында кулланырга дәртләндергән. Шул чакта аларның тәртибе үзләре өйрәткән Аллаһы принциплары буенча булыр иде. (Римлыларга 2:21—23 не укы.)

19 Безнең көннәрдә мәсихчеләргә Муса канунын үтәргә кирәк булмаса да, алар шулай ук Йәһвәгә яраклы корбаннар китерергә тиеш. Без моны ничек эшли алабыз? Бу сорау киләсе мәкаләдә каралачак.

[Искәрмәләр]

^ 7 абз. Малахий 1:13: «„Сез: „Бу бик алҗыткыч бит!“ — дип әйтәсез һәм мыскыллап пырхылдыйсыз,— дип әйтә гаскәрләр Иясе Йәһвә.— Сез талап алынганны, аксак һәм авырганны корбан итеп китерәсез. Миңа моны сезнең кулларыгыздан кабул итү күңелле булырмы?“ — дип әйтә Йәһвә».

^ 14 абз. 1 Патшалык 15:22, 23: «Шул чакта Шамуил болай диде: „Әллә Йәһвәгә тулаем яндыру корбаннары һәм корбаннар Йәһвә сүзенә буйсыну кебек үк шатлык китерәме? Тыңлаучанлык корбаннан яхшырак һәм буйсыну тәкәләрнең маеннан яхшырак... Син Йәһвә сүзен кире какканга, ул да сине, син патшалык итмәсен өчен, кире кага“».

[Өйрәнү өчен сораулар]

[17 биттәге сүзләр]

Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә карата төп таләпләре беркайчан да үзгәрми

[18 биттәге иллюстрация]

Син Йәһвәгә нинди сарыкны китерер идең?

[19 биттәге иллюстрация]

Йәһвәгә яраклы корбаннар китергән кешеләр аның хуплавын ала