Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Архивыбыздан

Үткәнебез белән бәйле хәзинәләрне саклыйбыз

Үткәнебез белән бәйле хәзинәләрне саклыйбыз

ЙӘҺВӘ халкының бик бай рухи мирасы бар. Сокландыргыч бу мирас басмалардан гына түгел, ә гыйбадәтебез, вәгазь эшебез һәм тарихыбыз белән бәйле булган фотосурәтләрдән, хатлардан, очраклардан һәм әйберләрдән тора. Ләкин андый материалларны саклаудан һәм үткәннәрне тикшерүдән нинди файда бар? Борынгы Исраилдә гаилә башлыклары үз улларын, «өметләрен Аллага салсыннар» өчен, кануннарга өйрәтергә һәм Йәһвәнең искиткеч эшләре турында сөйләргә тиеш булган (Мәд. 77:1—7).

Архивларны тикшерү борынгыдан ук Йәһвә ниятенең үтәлүенә ярдәм иткән. Мәсәлән, дошманнар Иерусалимда гыйбадәтханәне төзү эшләрен туктатырга тырышканда, Мидьян башкаласы Экбатанадагы архив язулары тикшерелгәч, Кир патшаның бу төзелешкә рөхсәт биргәнен раслаучы документ табылган булган (Езра 6:1—4, 12). Шулай итеп, Аллаһы ихтыяры буенча гыйбадәтханә яңадан торгызылган булган. Яхшы хәбәрне бәян иткән Лүк тә архив документларын кулланган; ул «башыннан ук барысын да җентекләп тикшергән» (Лүк 1:1—4).

Җитәкче совет теократик тарихыбыз белән бик кызыксына. Рухи мирасыбызны саклау, документлаштыру һәм киләсе буыннарга тапшыру кирәклеге турында Җитәкче советның бер әгъзасы болай дигән: «Кая барганыбызны белер өчен, без кайдан килгәнебезне белергә тиеш». Шуңа күрә Бруклиндагы (Нью-Йорк) төп идарәдә Язучылар бүлеге архивы оештырылган булган, һәм ул Язучылар комитеты карамагында эш итә.

«ГАИЛӘ АЛЬБОМЫ» ҺӘМ «ГАИЛӘНЕҢ ИСТӘЛЕКЛЕ ӘЙБЕРЛӘРЕ»

Вакыт узу белән үткәннәр артта кала бара, һәм безнең күпчелегебез, мөгаен, гаиләбез турында тулырак белергә тели. Хәзер Язучылар бүлеге архивында бай һәм арта барган рухи мирасыбызны саклау һәм документлаштыру буенча зур эш алып барыла. Архивта кадерләп сакланыла торган фоторәсемнәр «гаилә альбомыбызның» өлеше дип әйтеп була. Архивның хәзинәләре арасында элекке басмаларыбыз, кардәшләребез сөйләгән дулкынландыргыч очраклар һәм кадерле әйберләр бар. Моның барысы — «гаиләнең истәлекле әйберләре», һәм алар безнең теократик мирасыбыз турында күпне «сөйли» һәм безгә рухи гаиләбезнең киләчәгенә ышаныч белән карарга ярдәм итә.

Без сезне «Архивыбыздан» дигән яңа рубрика ярдәмендә Язучылар бүлеге архивына күз салырга чакырабыз. Вакыт-вакыт андый мәкаләләр бу басмада бастырылачак. Мәсәлән, чираттагы басмада рәсемле бер мәкалә булачак. Анда мондый сорауларга җаваплар биреләчәк: «Күчереп йөртелә торган таң» нәрсә ул? Кем аны кулланган? Кайчан һәм нинди максат белән?

Архив, гаилә альбомы кебек, безгә үзебез һәм рухи ата-бабаларыбыз турында күпне сөйли: безгә кадәр яшәгән кешеләрнең иманы һәм кыюлыгы, күктәге кайгыртучан Атабызга хезмәт итүдән килгән шатлыклар һәм авырлыклар, шулай ук Аллаһының үз халкына биреп торган җитәкчелеге һәм ярдәме турында (Кан. 33:27). Без Йәһвәнең рухи тарихыбызны саклар өчен куйган тырышлыкларыбызны фатихалаячагына ышанабыз, һәм бу безне аның ихтыярын үтәр өчен тагы да берләштерәчәк һәм ныгытачак.

[31 биттәге рамка\иллюстрация]

Архивтагы эшкә күз салыйк

Мәсихче әдәбият, фильмнар һәм Изге Язмаларга нигезләнгән башка материаллар әзерләгәндә, безнең язучылар, рәссамнар, тикшерүчеләр һәм башкалар архивтан файдалана. Шуңа күрә Язучылар бүлеге архивы төрле-төрле тарихи материалларны җыю һәм саклау турында кайгырта. Бу материалларның чыганаклары — филиаллар, Вефиль бүлекләре, җыелышлар, аерым шәхесләр һәм дөньяви оешмалар. Архивта мондый эшләр алып барыла:

Җыю һәм җентекләп тикшерү. Архивка һәрвакыт үзенчәлекле әйберләр өстәлеп тора. Андагы әйберләрнең күбесен гаиләләре Йәһвәгә дистәләгән еллар тугры хезмәт иткән кардәшләр ихластан бүләк иткән я биргән. Андый материалларны җентекләп тикшерү һәм чагыштыру тарихыбызны һәм безгә хәтле яшәгән кешеләрне яхшырак аңларга булыша.

Исемлек төзү. Язучылар бүлегенең архивында меңләгән төрле әйберләр бар; аларның кайберләренә йөздән артык ел. Аларның формалары һәм зурлыгы төрле. Берәр тикшерүләр үткәрелгәндә аларны эзләп табып кулланыр өчен, исемлек төзелә.

Реставрация һәм бозылудан саклау. Тузган китаплар һәм әйберләр махсус методлар ярдәмендә яңартыла һәм бозылудан саклана. Документлар, фоторәсемнәр, газета кисемтәләре, кинокадрлар һәм аудиоязулар цифрлы форматка күчерелә. Бу андый материалларның электрон копияләрен кулланырга мөмкинлек бирә, шулай итеп тарихи әһәмияте булган бу документлар таушалмый.

Саклау һәм куллану. Архивтагы материаллар югалмасын өчен, ут яктылыгыннан һәм дымлылыктан зыян күрмәсен өчен, алар билгеле тәртиптә һәм тиешле шартларда сакланыла. Алар мәгълүмат базасына кертелә бара, һәм бу үткәнебез турындагы кыйммәтле хәзинәләрне эзләп табарга ярдәм итә.

[32 биттәге иллюстрацияләр]

1. «Барлыкка китерүнең фото-драмасы» афишасы. 2. Журналларга язылганнарның исемлеге. 3. Рупор белән җиһазландырылган машина. 4. «Күзәтү манарасы» 1912 ел 15 апрель санының тышлыгы. 5. Төрмәдә Дж. Рутерфорд турында тутырылган форма. 6. WBBR радиостанциясе микрофоны. 7. Патефон. 8. Китаплар өчен чемодан. 9. Шәхси язулар. 10. Дж. Рутерфордка килгән телеграмма.