Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Өйрәнү сезгә күбрәк шатлык һәм файда китерсен

Өйрәнү сезгә күбрәк шатлык һәм файда китерсен

Өйрәнү сезгә күбрәк шатлык һәм файда китерсен

Изге Язмаларны өйрәнүдән күбрәк шатлык һәм файда ничек табарга? Әйдәгез кыскача гына шәхси өйрәнүебезнең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итүче өч мөһим адымны карап чыгыйк.

1 ДОГА КЫЛУ. Беренче адым — дога кылу (Мәд. 41:9). Аллаһы Сүзен өйрәнүне гыйбадәтебезнең бер өлеше итеп санаганга, безгә Йәһвәдән укыганнарыбыз акылыбызга һәм күңелебезгә үтеп керсен һәм изге рухын бирсен дип сорарга кирәк (Лүк 11:13). Күп еллар миссионер булып хезмәт итүче Барбара болай ди: «Изге Язмаларны укыр я өйрәнер алдыннан мин һәрвакыт дога кылам. Дога кылгач, Йәһвәне үзем янында һәм мине хуплаганын тоям». Өйрәнү алдыннан дога кылу, мул рухи ризыкны тулысынча кабул итәр өчен, акыл белән йөрәгебезне ача.

2 УЙЛАНУ. Вакыт җитмәү аркасында кайберәүләр Аллаһы Сүзен өстән-өстән уку белән генә чикләнә. Әмма шулай эшләп алар Изге Язмаларны өйрәнүдән тулы файда алмый. Йәһвәгә 50 елдан артык хезмәт иткән Карлос уйланыр өчен вакыт бүлеп кую өйрәнүне файдалырак итә икәнен аңлаган. Ул болай дип әйтә: «Хәзер мин Изге Язмаларны азрак, көненә якынча ике бит кенә укыйм. Шуңа күрә мин уйлануга күбрәк вакыт багышлый алам һәм укыганнарымнан гыйбрәт алам» (Мәд. 76:13). Уйланыр өчен вакыт бүлеп куеп, без Аллаһы ихтыярын яхшырак белә һәм аңлый башлыйбыз (Көл. 1:9—11).

3 КУЛЛАНУ. Кылган эшебезнең файдасын күрсәк, без зуррак уңышларга ирешәчәкбез. Изге Язмаларны өйрәнү белән дә нәкъ шулай. «Өйрәнү миңа авырлыкларны җиңәргә булыша, һәм мине башкаларга ярдәм итәргә әзерли»,— дип әйтә Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнүче яшь абый-кардәш Габриэль, һәм болай дип өсти: «Бар өйрәнгәннәремне мин тормышымда кулланырга тырышам» (Кан. 11:18; Ешуа 1:8). Әйе, Аллаһы безгә мул итеп биргән рухи белемнәрне без үзләштерә һәм куллана алабыз (Гыйб. сүз. 2:1—5).

НӘТИҖӘ. Бар зирәклек Чыганагы Йәһвә биргән белемнәрне алу безнең өчен зур хөрмәт! (Рим. 11:33). Шуңа күрә киләсе тапкыр өйрәнер алдыннан Йәһвәгә дога кылыгыз. Аңардан укыганнарыгыз акылыгызга һәм күңелегезгә үтеп керсен һәм изге рухын бирсен дип сорагыз. Өйрәнү вакытында туктап-туктап укыганнарыгыз турында уйланыгыз. Шулай ук белем алу белән генә канәгать булып калмагыз, ә өйрәнгәннәрегезне тормышыгызда кулланыгыз. Бу мөһим адымнарны ясаганда, Изге Язмаларны өйрәнү сезгә күбрәк шатлык һәм файда китергәнен күрерсез.