Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Акылыбызны агулый алган хис көнчелек

Акылыбызны агулый алган хис көнчелек

Акылыбызны агулый алган хис көнчелек

Ул Наполеон Бонапартта булган. Ул Юлий Цезарьдә булган. Ул Александр Македонскийда булган. Алар зур көчкә һәм дан-шөһрәткә ия булсалар да, һәрберсенең акылларын агулый алган тискәре сыйфаты булган. Өчесе дә кемнәндер көнләшкән.

«Наполеон Цезарьдән көнләшкән, Цезарь исә Александр [Македонскийдан] көнләшкән булган, ә Александр, минем фаразымча, беркайчан да яшәмәгән Геркулестан көнләшкән»,— дип язган Бертран Рассел исемле инглиз фәлсәфәчесе. Көнчелек һәркемне, никадәр бай, сәләтле һәм уңышлы булуына кармастан, биләп алырга мөмкин.

Көнчелек — бу берәр кешенең муллыгын, нәрсәдә дә булса уңышын, өстенлеген күреп гарьләнү. Изге Язмаларның бер белешмәлеге буенча, көнчел кешенең башкалардан калышмаска теләге бар. Бу гына да түгел, ул үзендә булмаган берәр нәрсә башка кешедә булса, күңелсезләнә һәм теге кешене шул нәрсәдән мәхрүм итәргә тели.

Көнчелек бездә ничек тамыр җибәрә һәм нинди нәтиҗәләргә китерә? Безгә көнчелеккә үзебезне биләп алырга ничек юл куймаска? Безгә бу сорауларны карап чыгарга кирәк.

КӨНЛӘШҮ ЯЛКЫНЫН ЯНДЫРЫП ҖИБӘРӘ АЛГАН РУХ

Камилсез кешеләр көнчелеккә һәвәс, ләкин төрле сәбәпләр аркасында бу кимчелек көчәергә мөмкин (Вәг. 4:4). Рәсүл Паул без үзебезне башкалар белән чагыштырырга тиеш түгел диеп, андый сәбәпләрнең берсенә игътибар иткән (Гәл. 5:26; 6:4). Ярышу рухы яисә үзебезне башкалар белән чагыштырырга һәм башкалардан яхшырак итеп күрсәтергә теләкнең көнчелек хисен көчәйтүе ихтимал. Кристина һәм Хосе * исемле мәсихчеләр моны үз тәҗрибәләреннән чыгып әйтә ала.

Гомуми пионер булып хезмәт итүче Кристина болай ди: «Мин еш кына башкалардан көнләшәм. Үземдә булмаганны мин башкаларда шунда ук күреп алам». Бер тапкыр Кристина күчеп йөрүче күзәтче һәм аның хатыны белән бергә ашаган. Үзе һәм ире Эрикның алар белән бер яшьләр тирәсендә булганын һәм үткәндә бер үк вазифалар үтәгәннәрен белгәнгә, ул болай дигән: «Минем ирем дә өлкән бит! Ничек инде алай, сез район хезмәтендә, ә без беркем дә түгел?» Ярышу рухы белән көчәйтеп җибәрелгән көнләшү ялкыны «күзләрен чагылдырганга», ул ире белән башкарган игелекле эшләрен онытып җибәргән һәм үзен бәхетсез итеп хис итә башлаган.

Хосеның җыелышта хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итәсе килгән. Башкалар хезмәттәш ярдәмче итеп билгеләнгәч, ул алардан көнләшә башлаган һәм аның өлкәннәр советы координаторына ачуы кабарган. «Көнчелегем аркасында мин бу абый-кардәшне нәфрәт итә башладым һәм ул миңа карата тискәре мөнәсәбәттә дигән фикергә килдем,— дип таный Хосе.— Көнчелек күңелегездә тамырланса, сез үзегез турында гына уйлый башлыйсыз һәм аек фикер йөртә алмыйсыз».

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ МИСАЛЛАР

Изге Язмаларда күп кенә кисәтүче мисаллар бар (1 Көр. 10:11). Кайбер мисаллардан көнләшү хисе ничек уяна икәнен дә һәм аңа каршы тормаган кешеләрне ничек агулый икәнен дә күреп була.

Мәсәлән, Адәм белән Хауваның беренче улы Кабилнең Һабилгә, Йәһвә аның гына корбанын кабул иткәнгә, ачуы кузгалган. Кабил үзен кулда тота алыр иде, ләкин көнчелектән күзләре томаланганга, ул үзенең энесен үтергән (Ярат. 4:4—8). Изге Язмаларда Кабил турында ул «явыз иблистән булган» дип әйтелгәненә гаҗәпләнәсе юк! (1 Яхъя 3:12).

Йосыфның ун абыйсы аңардан көнләшкән, чөнки аның атасы белән бик якын мөнәсәбәтләре булган. Йосыф аларга үзенең пәйгамбәрлек төшләрен сөйләп биргәч, аларның аңа карата нәфрәте шулкадәр көчәйгән ки, алар хәтта аны үтерергә теләгән. Ахыр чиктә алар аны коллыкка сатып җибәргән һәм аталарын бер дә жәлләмичә Йосыфның үлгәненә ышандырган (Ярат. 37:4—11, 23—28, 31—33). Еллар узгач, алар үз гаепләрен танып, бер-берсенә болай дигәннәр: «Хактыр ки, без кардәш энебезгә карата кылган эшебезнең җәзасын татыйбыз. Без аның җаны газапланганын күреп тордык, ул бездән ялвара-ялвара үтенде, әмма без тыңламадык» (Ярат. 42:21; 50:15—19).

Корах, Датан һәм Абирамның исә көнчелеге алар үзләренең хөрмәтле вазифаларын Мусаныкы һәм Һарунныкы белән чагыштыра башлагач туган. Алар Мусаны үзләре өстеннән хакимлек итүдә һәм үзен башкалардан өстен куюда гаепләгән (Сан. 16:13). Бу ялган булган (Сан. 11:14, 15). Йәһвә үзе Мусаны билгеләгән булган. Ләкин бу фетнәчеләр Мусаның дәрәҗәсеннән көнләшкән. Ахыр чиктә, көнчелекләре аркасында Йәһвә аларны юк иткән (Мәд. 105:16, 17).

Сөләйман патша көнчелекнең никадәр куркыныч эшләргә этәрә алганын күргән. Бер хатынның яңа туган баласы үлгән, һәм ул үзе белән бер йортта яшәгән хатынны үлгән бала аныкы икәненә ышандырырга тырышкан. Бу эш тикшерелгәндә, бу алдакчы хатын исән калган баланың үтерелүенә дә ризалашкан. Әмма Сөләйман барысын аңлап, баланы чын әнисенә кайтарган (3 Пат. 3:16—27).

Көнчелек коточкыч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Изге Язмалардан карап чыккан мисаллар бу хис кешене нәфрәткә, гаделсезлеккә һәм үтерүгә этәрә ала икәнен күрсәтә. Өстәвенә, һәр очракта көнчел кешеләрнең корбаны бәла-казага дучар булырлык бернәрсә дә эшләмәгән. Көнчелек хисе безне биләп алмасын өчен без нәрсә эшли алабыз? Көнчелектән дару бармы?

КӨЧЛЕ ДАРУЛАР

Имандашларыгызга риясыз мәхәббәт күрсәтегез. Рәсүл Петер мәсихчеләргә болай дигән: «Хакыйкатькә итагать итеп, җаннарыгызны пакьләдегез һәм хәзер имандашларыгызга риясыз мәхәббәт күрсәтәсез. Шулай булгач, бер-берегезне ихлас күңелдән яратыгыз!» (1 Пет. 1:22). Ә мәхәббәт нинди ул? Рәсүл Паул: «Мәхәббәт түземле, шәфкатьле, көнләшми, мактанмый, тәкәбберләнми, дорфа түгел, үз файдасын эзләми»,— дип язган (1 Көр. 13:4, 5). Йөрәгебездә башкаларга карата андый мәхәббәт үстерү безне көнләшүдән әллә тыеп тормасмы? (1 Пет. 2:1). Давыттан көнләшер урынына Йонафан «аны үз җанын яраткандай» яраткан (1 Пат. 18:1).

Аллаһы халкы белән аралашыгыз. 72 нче Мәдхияне язучы явыз кешеләрдән көнләшә башлаган, чөнки алар шатланып, хәсрәт күрмичә муллыкта яшәгән. Әмма «Алланың Изге Йортына» баргач, ул көнчелеген баскан (Мәд. 72:3—5, 17). Имандашлары белән аралашканга, мәдхия җырлаучы «Аллага якынлашу» китергән фатихаларны яңадан күрә башлаган (Мәд. 72:28). Мәсихче очрашуларда имандашларыбыз белән даими аралашу безгә дә шулай ук тәэсир итәчәк.

Яхшылыклар эшләргә тырышыгыз. Кабилдә көнчелек белән нәфрәт хисенең туганын күргәч, Аллаһы аны яхшылык кылырга өндәгән (Ярат. 4:7). Яхшылык кылу мәсихчеләр өчен нәрсә аңлата? Гайсә без Раббы Аллаһыбызны бөтен йөрәгебез, бөтен җаныбыз һәм бөтен акылыбыз белән һәм якыныбызны үзебезне яраткан кебек яратырга тиеш дигән (Мат. 22:37—39). Йәһвәгә хезмәт итү һәм башкаларга ярдәм итү тормышыбызда иң мөһиме булганда, без чын канәгатьлек кичерәбез, ә бу — көнчелек хисеннән көчле дару. Чын күңелдән Патшалык турында вәгазьләп һәм шәкертләр булдыру эшендә катнашып, без Аллаһыга һәм якыннарыбызга хезмәт итәбез. Бу безгә «Раббының фатихасын» китерә (Гыйб. сүз. 10:22).

«Куанучылар белән бергә куаныгыз» (Рим. 12:15). Гайсә үз шәкертләренең уңышларына шатланган һәм алар вәгазьләү эшендә үзенә караганда да бөегрәк эшләрне башкарачаклар дип әйткән (Лүк 10:17, 21; Яхъя 14:12). Без Йәһвәгә бердәмлектә хезмәт итәбез; шуңа күрә беребезнең уңышы барыбызга да фатихалар китерә (1 Көр. 12:24—26). Шунлыктан башкаларга хөрмәтле вазифалар бирелгәндә, алардан көнләшмик, ә алар өчен шатланыйк.

АВЫР КӨРӘШ!

Көнчелеккә каршы көрәш озакка сузылырга мөмкин. Кристина болай ди: «Мин һаман да көнләшү хисенә бирелүчән. Мин аны нәфрәт итсәм дә, бу хис минем эчемдә, һәм мин аны гел тыеп торырга тиеш». Хосе шундый ук көрәш алып бара. «Йәһвә миңа өлкәннәр советы координаторының яхшы сыйфатларын күрергә ярдәм итте,— дип әйтә ул.— Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләр миңа бу яктан бик булышты».

Көнчелек — «кешелек табигатенең эшләренең» берсе, һәм һәр мәсихче аңа каршы көрәш алып барырга тиеш (Гәл. 5:19—21). Без көнчелеккә үзебезне биләп алырга юл куймасак, тормышыбыз бәхетлерәк булачак, һәм без күктәге Атабызны, Йәһвәне, сөендерәчәкбез.

[Искәрмә]

^ 7 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

[17 биттәге сүзләр]

«Куанучылар белән бергә куаныгыз»