Алар Аллаһы Сүзен кыюлык белән игълан иткән!
Алар Аллаһы Сүзен кыюлык белән игълан иткән!
Кыюлык, батырлык, булмый торып каршылыкларны җиңү мөмкин түгел. Бу сыйфатны күрсәткән мәсихчеләр турында, мәсәлән, «Аллаһы Патшалыгы турында төпле шаһитлек бирегез» һәм «Йәһвә Шаһитләре — Аллаһы Патшалыгының игълан итүчеләре» дигән басмаларда язылган. Беренче гасырдагы имандашларыбыз кебек, без Йәһвәгә мөрәҗәгать итеп, аңардан изге рухын һәм безгә аның сүзен кыюлык белән сөйләргә ярдәм итүен сорыйбыз (Рәс. 4:23—31).
Беренче бөтендөнья сугышы вакытында алып барылган вәгазь эшебез турында бер абый-кардәш болай дип язган: «Аллаһы хезмәтчеләре „Тәмамланган сер“ дип исемләнгән „Изге Язмаларны тикшерүләр“ китабының җиденче томын ашкынып өләшеп йөрде. Ул чагыштыргысыз дәрәҗәдә таратылды. „Патшалык турындагы хәбәр“ дигән сериядән 1 нче номерлы трактат 1918 елны чыккан иде. Аннары бу сериядән 2 нче номерлы трактат чыкты, һәм анда ни өчен хакимиятнең „Тәмамланган сер“не таратырга рөхсәт итмәгәне аңлатылган иде. Соңыннан „Патшалык турындагы хәбәр“ дигән сериядән 3 нче номерлы трактат чыкты. Бу басмаларны тугры майланган мәсихчеләр киң таратты. Патшалык хәбәрен игълан итәр өчен иман белән кыюлык кирәк иде».
Бүген яңа вәгазьчеләр гадәттә хезмәт итәргә өйрәтелә, ләкин һәрвакыт алай булмаган. Вәгазь эшендә беренче тапкыр 1922 елда катнашканын исенә төшереп, Кушма Штатларда яшәгән бер поляк абый-кардәш болай дигән: «Мин басмаларны ничек тәкъдим итәргә белми идем һәм инглиз телендә дә бик начар сөйләшә идем, шулай да мин берүзем бер табиб кабинетының ишеген шакыдым. Ишекне шәфкать туташы ачты. Ул чакта дулкынланганымны һәм курыкканымны мәңге онытасым юк. Портфельны ачкач, бар китаплар шәфкать туташының аяк астына коелып төште. Мин нәрсә әйткәнемне хәтерләмим, ләкин аңа бер басма калдырдым. Шуннан соң мин кыюланып киттем һәм Йәһвәнең фатихасын сиздем. Шул көнне кешеләргә эш урыннарында вәгазьләп, мин байтак трактатлар тараттым».
«1933 еллар тирәсендә күп кенә абый-кардәшләр Патшалык хәбәрен игълан итәр өчен рупор белән җиһазландырылган машиналарны куллана иде»,— дип әйткән бер апа-кардәш. Бер тапкыр ул бер мәсихче ирле-хатынлы белән Калифорниянең (АКШ) таулы җирләрендә вәгазьләгән. «Абый-кардәш рупорлы машинада тауларга менеп китте, ә без тау итәгендә урнашкан шәһәрдә калдык,— дип исенә төшерә ул.— Ул пластинкага яздырылган хәбәрне кабызгач, тавыш күктән яңгырагандай булып ишетелә иде. Шәһәрдә яшәүчеләр абый-кардәшне эзләп табарга тырышсалар да, аны һич таба алмадылар. Яңгыраган тавыш тынгач, без кешеләргә килеп аларга вәгазьләдек. Мин тагын ике тапкыр шундый машиналар кулланылганда вәгазь эшендә катнаштым, һәм күпләр хәбәребезне бер дә тыңларга
теләмәде дип әйтә алам сезгә. Ләкин рупорлы машинадан яңгыраган хәбәр кешеләрнең өйләренә үтеп кергәнгә алар аны барыбер ишеттеләр. Без Йәһвәнең кирәкле вакытта кирәкле вәгазьләү ысулларын биргәнен һәрвакыт күреп тордык. Бу ысул, бездән бар булган кыюлыгыбызны таләп итсә дә, һәрвакыт үз максатын үти иде һәм Йәһвәнең исеменә дан китерелә иде».1930—1940 еллар башында вәгазьдә патефоннар һәм Изге Язмаларга нигезләнгән нотыклар яздырылган пластинкалар кулланыла иде. Бер мәсихче апа-кардәш болай дип исенә төшерә: «Бер яшь апа-кардәш патефон белән өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгән. Ул бер өйнең ишек төбендә пластинканы уйната башлагач, йорт хуҗасы шулхәтле ярсыган ки, хәтта патефонны өй алдына тибеп очырган. Әмма бер пластинка да ватылмаган. Тукталып торган бер машинада ашап утыручы өч ир-ат булган хәлне күреп торган һәм бу апа-кардәшне чакырып пластинканы уйнатырга сораган һәм аңардан әдәбият алган. Бу аның күңелен күтәргән». Андый сынауларны кичерер өчен кыюлык таләп ителә.
Шул ук апа-кардәш болай дип өсти: «Без 1940 елда урамнарда журналлар тәкъдим итә башладык. Элегрәк без информацион маршларда катнаша идек. Кардәшләр бер-бер артлы урамнар буйлап „Дин — ул тозак һәм алдау“, „Аллаһыга һәм Мәсих-Патшага хезмәт итегез“ дип язылган плакатлар белән йөри иде. Шул ук вакытларда кешеләргә бушлай трактатлар таратыла иде. Андый төрле-төрле хезмәттә катнашу кыю булуны таләп итә иде, ләкин бу ысуллар ярдәмендә кешеләр Йәһвәнең исеме һәм аның халкы турында белде».
«Кечкенә шәһәрләрдә журналларны тәкъдим итү бик авыр иде,— дип әйткән башка бер апа-кардәш.— Бу Шаһитләргә көчле каршылык күрсәтелгән вакыт иде... Юл чатында журналлар тотып басып тору һәм лозунглар кычкырып халыкның игътибарын журналларга җәлеп итү зур кыюлык таләп итә иде. Шулай да без һәр шимбә диярлек вәгазьли идек. Кайчак кешеләр безне хуплый иде, ә кайчак яныбызда ярсулы кешеләр төркеме җыела иде, һәм аларның һөҗүменә дучар булмас өчен безгә кайвакыт тиз генә китәргә туры килә иде».
Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Йәһвә Шаһитләре эзәрлекләүләргә дучар булса да, хезмәтләрен кыюлык белән үтәгән. 1940 елның 1 декабреннән башлап 1941 елның 12 гыйнварына кадәр үткән 43 көнлек кампания вакытында Кушма Штатлардагы якынча 50 000 вәгазьче 8 миллион диярлек трактат тараткан.
Аллаһы оешмасындагы күп кенә олы яшьтәге кардәшләр үткәндәге авыр вакытларда кыюлык күрсәткәннәрен яхшы хәтерли. Кайберәүләр еллар дәвамында батырлык рухлары чагылган мондый мәкальне кабатлаганын хәтерли: «Дошманны капкаларына хәтле куып җибәрик!» Бу бозык дөнья төзелеше юк ителгәнчегә кадәр Аллаһының хәбәре тагын нинди ысуллар ярдәмендә таратылачак? Бу безгә билгеле түгел. Әмма Йәһвә ярдәме белән без аның сүзен алга таба да иман һәм кыюлык белән игълан итәчәкбез.
[9 биттәге сүзләр]
Патшалык турындагы вәгазьләү эшендә катнашу һәрвакыт кыю булуны таләп иткән