Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Архивыбыздан

«Мине күрми калмау авыр иде»

«Мине күрми калмау авыр иде»

Тулы вакытлы вәгазьләүче Шарлотта Уайтның тәгәрмәчле чемодан белән Луисвилл шәһәренә (АКШ, Кентукки штаты) килүе җирле халыкның зур кызыксынуын уяткан.

1908 ел. Уайт апа-кардәш шәһәрдә яшәүчеләрнең игътибарын үзенә яңа уйлап чыгарылган әйбер белән — «күчермәле таң» белән җәлеп иткән. «Кешеләр минем чемоданым турында гына сөйләшә иде,— дип әйткән ул.— Мине күрми калмау авыр иде».

Изге Язмаларны тикшерүчеләр (хәзер Йәһвә Шаһитләре) Аллаһы Сүзен җентекләп тикшерү ярдәмендә белгән кыйммәтле хакыйкатьләрне башкалар белән уртаклашырга кирәк икәнен аңлаган. Аларның күбесе «Меңьеллыкның таң атуы» (соңрак «Изге Язмаларны тикшерүләр») дип аталган күп томлы хезмәт ярдәмендә Изге Язмалардан белемнәр алган. Зур аралар үтәргә әзер булган мәсихчеләр башка шәһәрләргә, авылларга һәм ерак урнашкан җирләргә барып, укырга теләүчеләргә ул вакытта «Изге Язмаларны тикшерүчеләргә ярдәм» буларак билгеле булган бу китапларны тәкъдим иткән.

1908 елны Уайт апа-кардәш һәм Патшалыкның башка ашкынучан вәгазьчеләре бу каты тышлы алты томлы хезмәтне кешеләргә 1 доллар 65 центка тараткан. «Таңны» шунда ук калдыру урынына, алар кешеләрдән заказлар җыйган һәм соңрак — гадәттә, кешеләрнең эш хакы аласы көнне — кабат килеп, бу китапны бастыру чыгымнарын гына капларлык бәягә калдырганнар. Бер каршы килүче кешеләрнең бу китаплар өчен шулхәтле аз акча бирүләреннән зарланган!

Малинда Кифер бер атнага 200—300 китапка заказ җыйганын исенә төшерә иде. Әмма кешеләрнең «Таңга» зур кызыксынулары кыенлыклар тудырган. Бу хезмәтнең алтынчы томы гына 740 биттән торган! «Күзәтү манарасы»нда болай диелгән булган: «50 китапның авырлыгы 18 килограмм». Аларны тарату аеруча апа-кардәшләр өчен «бик алҗыткыч» булган.

«Таңны» тарату аркасында туган авырлыкны хәл итәр өчен Джеймс Коул кардәш ике тәгәрмәчле җыелмалы бер җайланма уйлап чыгарган; аңа чемоданны шөрепләп куеп булган. Шул җайланманы уйлап чыгарган кардәшкә хәзер инде китаплар тулы авыр коробкаларны күтәреп йөрергә кирәк булмаган. Һәм ул болай дигән: «Хәзер минем аркам инде авыртмый». Үзенең яңа җайланмасын ул 1908 елны Изге Язмаларны тикшерүчеләрнең Цинциннатида (Огайо штаты) үткән конгрессында таңга калган тыңлаучыларга тәкъдим иткән. Бу җайланма рамының ике ягындагы төймәләрендә «күчермәле таң» дигән сүзләр язылган булган, чөнки ул башлыча «Меңьеллыкның таң атуы» хезмәтенең томнарын йөртү өчен билгеләнгән булган. Бераз йөртергә өйрәнеп карагач, бер кул белән дистәләгән китаплар тулы чемоданны җиңел генә тәгәрәтеп булган. Җайланманың биеклеген көйләп булган, һәм аның тәгәрмәчләре карета калдырган эздән бара алган. Вәгазьче хезмәтен тәмамлап, җәяү я трамвайга утырып өйгә кайтканда җайланманы резин тәгәрмәчләре чемоданның кырыена күчәрлек итеп җыя алган.

Тулы вакытлы хезмәт башкарган апа-кардәшләргә «күчермәле таңны» бушлай биргәннәр. Башкалар аның өчен ике ярым доллар түләгән. Кифер апа-кардәш (сул яктагы фоторәсемдә) «таңны» шулхәтле оста йөрткән ки, хәтта бер кулы белән эче тулы чемоданны тәгәрәтеп, ә икенче кулында китаплар тулы портфель тотып бара алган. Пенсильваниядәге (АКШ) бер шахтерлар шәһәрендә кешеләр бик кызыксынганга, китаплар алып бару көнендә аңа еш кына бу шәһәргә өч-дүрт мәртәбә күпер аша үтәргә туры килгән.

1980 нче еллар ахырында бер пилот тәгәрмәчле чемодан уйлап чыгарган. Хәзер андый юл сумкаларын еш аэропортларда һәм шәһәрләрнең халык тулы урамнарында күреп була. Ләкин инде йөз ел элек исләре китеп карап калган кешеләр арасыннан Изге Язмаларны ашкынучан тикшерүчеләр рухи хакыйкатьләрне таратып, «күчермәле таңнарын» тәгәрәтеп барган.

[32 биттәге сүзләр]

Кифер апа-кардәшкә китаплар алып бару көнендә еш кына өч-дүрт мәртәбә күпер аша үтәргә туры килгән

[32 биттәге сүзләр]

«Таңны» тарату җиңеләйде