Нафан чын гыйбадәтне тугры яклаучы
Нафан чын гыйбадәтне тугры яклаучы
Дәрәҗәле кешене эшләренең бозык булуына һәм үзгәрергә кирәк икәненә ышандыру җиңел түгел. Аның үз абруен саклар өчен кеше үтергәнен белсәң, аның янына барып, аны фаш итәргә кыюлыгың җитәр идеме?
Борынгы Исраилнең патшасы Давыт Бирсәбия белән зина кылган, һәм Бирсәбия балага узган. Кылган гөнаһларын яшереп, Давыт аның ирен үтерткән, ә аннары Бирсәбияне үзенә хатынлыкка алган. Айлар үткән, Давыт икейөзле тормыш алып барган һәм, һичшиксез, идарә итү вазифаларын үтәвен дәвам иткән. Ләкин Йәһвә патшаның гөнаһларына күз йоммаган. Ул үз пәйгамбәрен, Нафанны, Давыт янына җибәргән.
Бу авыр йөкләмә булган. Үзеңне Нафан урынына куеп кара. Йәһвәгә һәм аның нормаларына тугрылык Нафанны һич икеләнмичә Давытның кылган гөнаһларын исенә төшерергә дәртләндергән. Пәйгамбәр моны ничек эшләр һәм Давыт патшаны тәүбәгә килергә кирәклегенә ничек ышандырыр?
ӘДӘПЛЕ ҮГЕТЛӘҮЧЕ
2 Патшалык 12:1—25 не укып чык. Үзеңне Нафан урынына куеп, Давытка мондый хикәя сөйләгәнеңне күз алдыңа китер: «Бер шәһәрдә ике кеше яшәгән: берсе бай, икенчесе ярлы. Байның бик күп сарыклары һәм башка мал-туары булган, ә ярлы кешенең сатып алынган бер сарык бәтиеннән башка бернәрсәсе дә булмаган. Ул аны ашатып үстергән, һәм ул уллары белән бергә үскән. Ул аның белән бергә бер ипи сыныгын ашаган, аның касәсеннән эчкән, күкрәгендә яткан һәм аңа кызы кебек булган. Бер заман байга юлчы килгән, ләкин ул бу юлчыга ризык әзерләр өчен үз сарыкларын, мал-туарын жәлләгән. Шуңа күрә ул ярлының сарык бәтиен алып, үзенә килгән юлчыга ризык әзерләгән» (2 Пат. 12:1—4).
Элек көтүче булган Давыт бу хикәяне, күрәсең, чынбарлык итеп кабул иткән. Бер белгечнең сүзләре буенча, «Нафанның, бәлкем, гаделлек таба алмаган рәнҗетелгән кеше өчен сорап килергә гадәте булгандыр, һәм Давыт бу юлы да ул шундый ук йомыш белән килгән дип уйлагандыр». Алай булса да, Нафанга, моны патшага сөйләр өчен, Аллаһыга тугрылык һәм шулай ук кыюлык та кирәк булган. Нафанның хикәясе Давытны ярсыткан. «Йәһвә үзе шаһит! Моны эшләгән кеше үлемгә лаек!» — дигән ул. Аннары Нафан аңа мондый тетрәндергеч сүзләр әйткән: «Ул кеше — син!» (2 Пат. 12:5—7).
Ни өчен Нафан бу хәлне андый ысул ярдәмендә хәл итәргә булган? Әйдәгез, уйланыйк. Башка кешегә карата хисләр өермәсе кузгалган кешегә үз хәлен дөрес бәяләү җиңел түгел. Безнең барыбызга да дөрес булмаган эшләребез өчен аклану омтылышы хас. Ләкин Нафанның мисалы Давытны үзе дә абайламыйча үзенең кылган эшләрен хөкем итәргә этәргән. Давыт патша Нафан сурәтләгән байның эшләре әшәке икәнен ачык итеп күргән. Әмма Нафан, Давыт моны хөкем иткәннән соң гына, бу мисалның патшага кагылганын ачкан. Шул чакта Давыт үз гөнаһының никадәр җитди икәнен аңлый алган. Бу аңа җитди шелтәне кабул итәр өчен, аек фикер йөртергә ярдәм иткән. Бирсәбия белән якынлык кылып, ул Йәһвәне «санга сукмаганын» таныган, һәм тиешле җәзаны кабул иткән (2 Пат. 12:9—14; Мәд. 50).
Моннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Изге Язмаларны өйрәтүче кешенең максаты — үз тыңлаучыларына дөрес карарга килергә ярдәм итү. Нафан Давытны хөрмәт иткән, шуңа күрә аның белән әдәпле генә сөйләшкән. Ул Давытның тәкъвалык белән гаделлекне яратканын белгән. Үз мисалы белән пәйгамбәр аңарда Аллаһыга яраклы бу сыйфатларны уяткан. Без дә эчкерсез кешеләргә Йәһвәнең карашын аңларга ярдәм итә алабыз. Ничек? Без моны аларда гаделлек хисен кузгатып һәм үзебезне алардан әхлакый вә рухи яктан өстен куймыйча эшли алабыз. Нәрсә яхшылык, ә нәрсә яманлык икәненә килгәндә, без үз карашыбызга түгел, ә Изге Язмаларга нигезләнәбез.
Барыннан да бигрәк Аллаһыга тугрылык Нафанны куәтле патшаны фаш итәргә сәләтле иткән (2 Пат. 12:1). Шундый ук тугрылык безгә дә Йәһвәнең гадел принципларын якларга кыюлык бирәчәк.
ЧЫН ГЫЙБАДӘТНЕ ЯКЛАУЧЫ
Давыт һәм Нафан, күрәсең, яхшы дуслар булган, чөнки ул улларының берсен Нафан дип атаган (1 Елъ. 3:1, 5). Изге Язмаларда Нафан беренче тапкыр Давыт белән бергә булган чакта искә алына. Алар икесе дә Йәһвәне яраткан. Патша, мөгаен, Нафанның аек акыл белән эш иткәнен яхшы белгән, чөнки ул пәйгамбәргә үзенең Йәһвәгә гыйбадәтханә төзергә теләген белдергән. Давыт болай дигән: «„Мин эрбет агачыннан салынган йортта яшим, ә хак Аллаһының килешү сандыгы чатыр пәрдәләре астында тора“. Нафан җавап итеп патшага болай диде: „Бар, күңелеңдә булганның барысын эшлә, чөнки Йәһвә синең белән“» (2 Пат. 7:2, 3).
Йәһвәнең тугры хезмәтчесе буларак, Нафан шатланып Давытның җирдә чын гыйбадәтнең беренче даими үзәген төзергә ниятен хуплаган. Әмма ул чакта Нафан, күрәсең, Йәһвәнең сүзләрен түгел, ә үз хисләрен белдергән. Ул төнне Аллаһы пәйгамбәргә патша янына барып, башка хәбәрне җиткерергә кушкан: Давыт Йәһвәнең гыйбадәтханәсен төземәячәк; моны Давыт улларының берсе эшләячәк. Ләкин Нафан Давытка, аның тәхетен мәңгегә урнаштырыр өчен, Аллаһы аның белән килешү төзи икәнен хәбәр иткән (2 Пат. 7:4—16).
Гыйбадәтханәне төзүгә килгәндә, Нафанның фикер йөртүе Аллаһының ихтыярына туры килмәгән. Әмма бу басынкы пәйгамбәр зарланмыйча Йәһвәнең җитәкчелеген кабул итеп, аның буенча эш иткән. Аллаһы безне төрлечә төзәткәндә нинди үрнәк алырлык мисал! Нафанның пәйгамбәр буларак аннан соңгы башкарган эшләре аның Аллаһы илтифатын югалтмаганын күрсәтә. Аллаһының 1 Елъ. 23:1—5; 2 Елъ. 29:25).
кушуы буенча, Нафан һәм алдан күрүче Гәд, күрәсең, Давытны гыйбадәтханәдә 4 000 музыкантның хезмәтен оештырырга рухландырган (ПАТШАЛЫК ЯГЫНДА ТОРУЧЫ
Нафан Давыттан соң тәхеткә Сөләйман утырырга тиеш икәнен белгән. Шуңа күрә Давыт гомеренең соңгы көннәрендә Адония тәхетне тартып алырга тырышканда Нафан тәвәккәл эш иткән. Ул кабат әдәплелек һәм тугрылык күрсәткән. Башта Нафан Бирсәбияне Давыт янына барып, уллары Сөләйманны патша итеп куярга дигән вәгъдәсен аның исенә төшерергә өндәгән. Аннары ул үзе Давыт янына кереп, Адониянең патша булып китүе аның хуплавы белән булганмы дип сораган. Хәлнең җитдилеген аңлап, картайган патша Нафанга һәм башка тугры хезмәтчеләргә Сөләйманны патша итеп майлап, моны игълан итәргә кушкан. Адониянең планы чәлпәрәмә килгән (3 Пат. 1:5—53).
ТЫЙНАК ТАРИХЧЫ
1 Патшалык китабының 25—31 нче бүлекләрен һәм шулай ук тулысынча 2 Патшалык китабын Нафан белән Гәд язганнар дип исәпләнә. Аллаһы тарафыннан рухландырылган бу китаплардагы хәбәрләр турында болай дип әйтелә: «Давыт патшаның бар эшләре, беренче һәм соңгы эшләре, турында алдан күрүче Шамуил язуларында, Нафан пәйгамбәрнең язуларында, һәм киләчәкне күрүче Гәд язуларында язылган» (1 Елъ. 29:29). Изге Язмаларда шулай ук Нафан язган «Сөләйманның эшләре» турында да әйтелә (2 Елъ. 9:29). Бу, күрәсең, Нафанның Давыт үлгәннән соң да дәүләт эшләрендә катнашуын дәвам иткәнен аңлата.
Нафан турында белгәннәребезнең күбесен, күрәсең, пәйгамбәр үзе язган. Әмма аның турындагы мәгълүматның әллә ни күп булмавы безгә аның турында күпне сөйли. Нафан, күрәсең, тыйнак тарихчы булган. Ул үзенә исем ясарга теләгән шөһрәт яратучы кеше булмаган. Изге Язмаларның бер сүзлеге буенча, Аллаһы тарафыннан рухландырылган хәбәрдә аның турында «кереш сүзсез һәм шәҗәрәсез» әйтелә башлый. Безгә Нафанның чыгышы һәм шәхси тормышы турында берни дә билгеле түгел.
ЙӘҺВӘГӘ ТУГРЫЛЫК — ЭТӘРГЕЧ КӨЧ
Изге Язмаларда язылган Нафан турындагы мәгълүмат чаткылары аның Аллаһы ихтыярын басынкылык белән һәм ашкынып үтәгәнен ачык күрсәтә. Йәһвә Аллаһы аңа җаваплы вазифалар ышанып тапшырган. Нафанның сыйфатлары турында, мәсәлән, Аллаһыга тугрылыгы һәм аның нормаларын югары бәяләве турында уйлан. Нафаннан үрнәк алырга тырыш.
Сиңа бозыклык кылган патшаларны фаш итәргә яки кемнеңдер идарәче булып китәргә мәкерле планнарын җимерергә туры килмәс. Әмма Аллаһы ярдәме белән син аңа тугры була аласың һәм аның гадел нормаларын тота аласың. Син шулай ук хакыйкать сүзен кыю, әмма әдәпле итеп сөйләүче һәм чын гыйбадәтне тугры яклаучы була аласың.
[25 биттәге иллюстрация]
Патшалыкны яклаучы буларак, Нафан әдәпле генә Бирсәбия белән сөйләшкән