Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җыелышта яхшы рух саклагыз

Җыелышта яхшы рух саклагыз

Җыелышта яхшы рух саклагыз

«Раббыбыз Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте сезнең барыгыз белән дә [«сез чагылдырган рухыгыз белән», ЯД] булсын» (ФЛП. 4:23).

ҖЫЕЛЫШТА СӘЛАМӘТ РУХНЫ БЕЗ...

кардәшләребез белән аралашканда ничек үстерә алабыз?

хезмәттә янып торып ничек үстерә алабыз?

җитди гөнаһларны яшермичә ничек саклый алабыз?

1. Филиппуйдагы һәм Түәтәйрәдәге җыелышлар нәрсә өчен мактауга лаек булган?

БЕРЕНЧЕ гасырда Филиппуйда яшәгән мәсихчеләр матди яктан фәкыйрь булганнар. Әмма алар юмарт булган һәм үз имандашларына үрнәк алырлык ярату күрсәткән (Флп. 1:3—5, 9; 4:15, 16). Шуңа күрә рәсүл Паул үзенең Аллаһы тарафыннан рухландырылган хатын мондый сүзләр белән тәмамлаган: «Раббыбыз Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте сезнең барыгыз белән дә [«сез чагылдырган рухыгыз белән», ЯД] булсын» (Флп. 4:23). Түәтәйрәдәге мәсихчеләр шундый ук рух күрсәткәнгә, данланган Гайсә Мәсих аларга болай дигән: «Синең эшләреңне, мәхәббәтеңне, иманыңны, хезмәтеңне, сабырлыгыңны, һәм синең соңгы гамәлләрең беренчеләреннән яхшырак булуын беләм» (Ачыл. 2:19).

2. Җыелышыбыз күрсәткән рухны үстерүдә без нинди роль уйныйбыз?

2 Бүген дә Йәһвә Шаһитләренең һәр җыелышы билгеле бер рух, яки өстенлек итүче караш, күрсәтә. Кайбер җыелышлар җылы, кайгыртучан рухлары белән аеруча билгеле. Башкалары исә Патшалыкны ашкынып вәгазьләүләре һәм тулы вакытлы хезмәтне кадерләүләре белән аерылып тора. Безнең һәрберебез яхшы рух үстергәндә, җыелышның бердәмлегенә һәм аның гомумән рухи үсешенә булышлык күрсәтә (1 Көр. 1:10). Ә начар рух күрсәтсәк, бу җыелыштагыларның рухи йокымсыравына, «җылымса» булуына һәм хәтта гөнаһлар кылуга түземле булып китүенә китерә ала (1 Көр. 5:1; Ачыл. 3:15, 16). Сезнең җыелышта нинди рух хөкем сөрә? Шәхсән сез җыелышта яхшы рухның булуына ничек үз өлешегезне кертә аласыз?

ЯХШЫ РУХ БУЛДЫРЫГЫЗ

3, 4. Без «зур җыенда» Йәһвәне ничек мактый алабыз?

3 Мәдхия җырлаучы: «Зур җыенда Сине [Йәһвә] данлыйм, күп санлы халыклар арасында Сине мактыйм»,— дип җырлаган (Мәд. 34:18). Ул Аллаһының башка хезмәтчеләре белән бергә җыелып, Йәһвәне мактарга шат булган. Атна саен үтә торган җыелыш очрашулары, шул исәптән өйрәнү мәкаләләре каралган очрашу да, безгә комментарийлар биреп, ашкынуыбызны һәм иманыбызны белдерер өчен яхшы мөмкинлекләр ача. Безнең һәрберебез үзенә мондый сораулар бирсә, әйбәт булыр иде: «Мин очрашуларда катнашыр өчен бар мөмкинлекләрне кулланаммы? Мин очрашуларга яхшы әзерләнәмме һәм төпле комментарийлар бирәмме? Гаилә башы буларак, мин балаларыма алдан ук комментарийлар әзерләргә ярдәм итәмме һәм аларны үз сүзләре белән җаваплар бирергә өйрәтәмме?»

4 Без күңелебезнең әзер икәнен, ягъни дөрес эш итәргә тәвәккәл булганыбызны, җыелыш очрашуларында җырларны ничек башкарганыбыз белән күрсәтә алабыз. Давыт болай дигән: «Күңелем әзер, әй Алла, күңелем әзер: җырлармын һәм данлармын» (Мәд. 56:8). Безнең мәсихче очрашуларда Йәһвәгә әзер күңел белән җырларга һәм аны данларга яхшы мөмкинлек бар. Без ниндидер җырларны белмәсәк, ни өчен аларны Гаилә белән гыйбадәт кылу кичендә җырлап карамаска? Әйдәгез гомеребез буена Ходайга җырларга, үзебез исән чакта Аллаһыбызга җырларга тәвәккәл булыйк (Мәд. 103:33).

5, 6. Без башкаларга карата ничек кунакчыл һәм юмарт була алабыз, һәм нәтиҗәдә җыелышта нинди рух булачак?

5 Җыелышта ярату хөкем сөрсен өчен тагын бер мөмкинлек — кардәшләребезгә кунакчыллык күрсәтү. Паулның еврейләргә язган хатының соңгы бүлегендә мондый өндәү бар: «Бер-берегезне туганнар кебек яратудан туктамагыз. Кунакчыллык күрсәтергә онытмагыз» (Евр. 13:1, 2). Без күчеп йөрүче күзәтчеләрне һәм аларның хатыннарын яисә җыелыштагы тулы вакытлы хезмәтчеләрне төшке я кичке ашка чакырып кунакчыллык күрсәтә алабыз. Шулай ук кунакка я Гаилә белән гыйбадәт кылу киченә тол хатыннарны, тулы булмаган гаиләләрне яисә башкаларны чакырып була.

6 Рәсүл Паул Тимутегә башкаларга «яхшылык кылырга, игелекле эшләре аркылы бай һәм юмарт булырга, байлыкларын башкалар белән бүлешергә әзер торырга боерык бир» дигән. Шулай итеп, алар «чын тормышка ирешү өчен, киләчәккә нигез булырлык хәзинә тупларлар» иде (1 Тим. 6:17—19). Паул үз имандашларына юмартлык рухын үстерергә киңәш биргән. Хәтта экономик яктан авыр вакытларда да без юмартлык күрсәтә алабыз. Моны эшләр өчен яхшы мөмкинлек — ярдәмгә мохтаҗ булганнарны машинабызда вәгазьгә һәм җыелышларга алып бару. Ә андый ярату белән игелек күрсәтелгән кардәшләр турында нәрсә әйтеп була? Алар моның өчен рәхмәтле булып, бәлкем, кыйммәтләнә барган бензинга киткән чыгымнарны хәлдән килгәнчә капласа, җыелышта яхшы рухның булуына булышлык күрсәтә алыр иде. Өстәвенә, кардәшләребез белән аралашырга вакыт тапсак, алар үзләрен кирәкле итеп тоймасмы һәм безнең яратуыбызны сизмәсме? Имандашларга игелек эшләсәк һәм алар өчен вакытыбызны һәм акчабызны сарыф итәргә әзер булсак, без аларга карата яратуыбызны да тирәнәйтербез һәм җыелышта җылы һәм яхшы рух булдырырга да ярдәм итәрбез (Гәл. 6:10).

7. Башкаларның серләрен саклый белү җыелышта яхшы рух сакларга ничек ярдәм итә?

7 Дуслык һәм яшерен мәгълүматны саклый белү шулай ук имандашларыбыз белән мәхәббәт бәйләнешләрен ныгытырга мөмкин. (Гыйбрәтле сүзләр 18:24 не укы.) Чын дуслар серләрне саклый белә. Кардәшләребез безгә күңел түрендәге яшерен уйларын һәм хисләрен ачканда һәм без моны башкаларга сөйләмәячәк икәненә ышанганда, арабыздагы инде булган мәхәббәт бәйләнешләре тагы да ныгыячак. Серләрне саклый белгән дуслар булып, җыелышта, ярату хөкем сөргән гаиләдәге рухка охшаш, рух булдырыйк (Гыйб. сүз. 20:19).

ХЕЗМӘТТӘ ЯНЫП ТОРЫГЫЗ

8. Лаудикеялеләргә нинди киңәш бирелгән булган, һәм ни өчен?

8 Гайсә Лаудикея җыелышына болай дигән: «Синең эшләреңне беләм: син салкын да, кайнар да түгелсең. Их, син салкын яисә кайнар булсаңчы! Әмма син салкын да, кайнар да түгел, җылымса гына булганга күрә, сине авызымнан төкереп чыгарачакмын!» (Ачыл. 3:15, 16). Лаудикеялеләр мәсихче хезмәтләрендә янып тормаган. Андый караш, мөгаен, шәхси мөнәсәбәтләренә дә тәэсир иткәндер. Шуңа күрә Гайсә алар турында кайгыртып, мондый киңәш биргән: «Мин Үзем яраткан һәркемнең гаебен фаш итәм һәм аны тәртипкә өйрәтәм. Шулай итеп, тырышлык күрсәт һәм тәүбә ит» (Ачыл. 3:19).

9. Вәгазь эшенә мөнәсәбәтебез җыелыштагы рухка ничек тәэсир итә?

9 Җыелышта яхшы, сәламәт рух булсын өчен, без хезмәтебездә янып торырга тиеш. Җыелыш үз территориясендә эчкерсез кешеләрне табып, аларга рухи яктан үсәргә ярдәм итү максаты белән оештырыла. Шуңа күрә безгә, Гайсә Мәсих кебек, рухланып шәкертләр булдыру эшендә катнашырга кирәк (Мат. 28:19, 20; Лүк 4:43). Хезмәттә ашкынуыбыз үскән саен, «Аллаһының хезмәттәшләре» буларак бердәмлегебез ныгый барачак (1 Көр. 3:9). Башкаларның вәгазьдә үз иманнарын яклаганын һәм рухи нәрсәләр өчен рәхмәтләрен белдергәнен күргәндә, без аларны тагы да күбрәк яратачакбыз һәм хөрмәт итәчәкбез. Өстәвенә, кардәшләребез белән «кулга-кул тотынып» хезмәт итүебез җыелышта бердәмлек рухы тудыра. (Филиппуйлыларга 1:27 не укы.)

10. Хезмәтебезнең сыйфатын яхшыртуыбыз җыелыштагыларның рухына ничек тәэсир итә?

10 Хезмәтебезнең сыйфатын яхшыртырга тырышлыкларыбыз башкаларга да уңай яктан тәэсир итә. Вәгазьдә очраткан кешеләргә игътибарлырак булсак һәм аларның күңел түрләренә ирешер өчен күбрәк тырышлыклар куйсак, без тагы да күтәренкерәк рух белән хезмәт итәчәкбез (Мат. 9:36, 37). Күтәренке рух хезмәттәшләребезгә дә күчәчәк. Гайсә үз шәкертләрен вәгазьләргә берәм-берәм түгел, ә икешәр җибәргән (Лүк 10:1). Аларга күңелле дә булган, алар бер-берсеннән өйрәнгән дә һәм хезмәттә ашкынулары да көчәйгән. Ашкынучан вәгазьчеләр белән хезмәт итү безгә әллә ошамыймы? Аларның хезмәттә янып торулары күңелебезне күтәрә һәм безне ашкыныбрак вәгазьләргә дәртләндерә (Рим. 1:12).

ЗАР БЕЛӘН ГӨНАҺТАН САКЛАНЫГЫЗ

11. Муса көннәрендә кайбер исраиллеләрнең нинди рухы булган, һәм бу нәрсәгә китергән?

11 Исраиллеләр аерым халык булып киткәннән соң берничә атна үткәч, зарлана һәм канәгатьсезлек белдерә башлаган. Бу Йәһвәгә һәм аның вәкилләренә каршы фетнәгә китергән (Чыг. 16:1, 2). Мисырдан чыккан исраиллеләрнең кечкенә төркеме генә Вәгъдә ителгән җирне күргән. Хәтта Мусага да Исраил халкының начар рухы аркасында үзен кулда тота алмаганы өчен бу җиргә керергә рөхсәт ителмәгән булган! (Кан. 32:48—52). Бездә начар рух булмасын өчен, без нәрсә эшли алабыз?

12. Бездә зарлану рухы үсмәсен өчен, нәрсә эшләргә?

12 Безгә зарлану гадәтеннән сакланырга кирәк. Басынкылык һәм хакимияткә карата хөрмәт үстерү безгә бу яктан ярдәм итәчәк. Шулай ук безгә кем белән аралашырга икәнен сайлый белергә кирәк. Начар күңел ачулар сайлау яисә гадел принципларны хөрмәт итмәгән сыйныфташлар я эштәге хезмәттәшләр белән бик күп вакыт уздыру начар нәтиҗәләргә китерә. Зарлану я бәйсезлек рухы булган кешеләр белән аралашуны чикләсәк, акыллы булыр иде (Гыйб. сүз. 13:20).

13. Зарлануның бозык тәэсире рухи яктан зарарлы нинди башка нәтиҗәләргә китерә ала?

13 Зарлануның бозык тәэсире рухи яктан зарарлы башка нәтиҗәләргә китерерә ала. Мәсәлән, зарлану җыелышның тынычлыгын һәм бердәмлеген бозарга мөмкин. Өстәвенә, имандашларыбыздан зарлану аларга җан әрнүе китерә ала; шулай ук ул яла ягуга һәм хурлауга әйләнергә мөмкин (Лев. 19:16; 1 Көр. 5:11). Беренче гасыр җыелышындагы кайбер зарланучылар хакимлекне санга сукмаган һәм Аллаһы хөрмәт иткән кешеләр турында хурлап сөйләгән (Яһүд 8, 16). Җыелыштагы җаваплы кардәшләрдән зарлану һичшиксез Аллаһыга ошамаган.

14, 15. а) Гөнаһ кылуга күз йому бөтен җыелышка ничек тәэсир итәчәк? б) Берәрсенең яшерен гөнаһ кылганын белсәк, без нәрсә эшләргә тиеш?

14 Берәрсенең яшерен гөнаһ кылуын, бәлкем, исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш эчүен, порнография каравын я әхлаксыз тормыш алып баруын, белсәк, нәрсә эшләргә? (Эфес. 5:11, 12). Җитди гөнаһка күз йому Йәһвәнең изге рухына җыелышка тәэсир итәргә комачауларга һәм бөтен җыелышның тынычлыгын куркыныч астына куярга мөмкин (Гәл. 5:19—23). Көринттәге беренче мәсихчеләр җыелышны бозыклыктан чистартырга тиеш булган кебек, бүген дә, җыелышта яхшы, сәламәт рух булсын өчен, аны һәр бозык тәэсирдән якларга кирәк. Җыелышта тынычлык хөкем сөрсен өчен, сез нәрсә эшли аласыз?

15 Өстә әйтелгәнчә, яшерен мәгълүматны, аеруча берәрсе безнең белән үз хисләрен һәм уйларын уртаклашса, башкаларга сөйләмәү мөһим. Берәрсе турында яшерен мәгълүматны тарату никадәр начар һәм зарарлы! Әмма берәрсе җитди гөнаһ кылса, бу эшне Изге Язмалар кушканча карап чыгарга тиеш кардәшләр — җыелыштагы өлкәннәр — моның турында белергә тиеш. (Левиләр 5:1 не укы.) Шуңа күрә берәр кардәшнең андый гаеп эш кылганын белсәк, без аны өлкәннәргә барып, алардан ярдәм эзләргә дәртләндерергә тиеш (Ягък. 5:13—15). Әмма ул билгеле бер вакыт дәвамында моны эшләмәсә, без аның гөнаһы турында үзебез өлкәннәргә барып әйтергә тиеш.

16. Җитди гөнаһны яшермәү җыелышның рухын сакларга ничек ярдәм итә?

16 Мәсихче җыелыш — рухи сыену урыны, һәм без аны, җитди гөнаһларны яшермичә, якларга ярдәм итәргә тиеш. Өлкәннәр гөнаһ кылучыны үгетләп, аңа аңына килергә ярдәм итсә һәм ул тәүбә итеп, шелтәләү белән төзәтүне кабул итсә, җыелыш рухын инде куркыныч астына куймаячак. Ләкин җитди гөнаһ кылучы тәүбәгә килмичә, өлкәннәрнең ярдәмен кабул итмәсә, алар нинди чара күрә? Җыелышның рухына зыян китерә алган бозык тәэсирне «юкка чыгарыр» өчен, ул җыелыштан чыгарыла. (1 Көринтлеләргә 5:5 не укы.) Әйе, җыелышның рухын саклар өчен, безнең һәрберебез дөрес эш итәргә, өлкәннәр советы белән хезмәттәшлек итәргә һәм имандашларыбызның иминлеген якларга тиеш.

БЕРДӘМЛЕКНЕ НЫГЫТЫГЫЗ

17, 18. Җыелышта бердәмлекне сакларга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

17 Гайсә Мәсихнең беренче шәкертләре «рәсүлләрнең өйрәтүләрен кабул итеп», җыелышта бердәмлек рухын үстерергә ярдәм иткән (Рәс. 2:42). Алар өлкәннәр аша бирелгән Изге Язмалардагы киңәшләрне һәм җитәкчелекне кадерләгән. Бүген мәсихче өлкәннәр ышанычлы һәм акыллы хезмәтче сыйныфы белән хезмәттәшлек иткәнгә, бар җыелыштагылар бердәм булыр өчен кирәкле дәрт һәм ярдәм ала (1 Көр. 1:10). Йәһвә оешмасы биргән Изге Язмаларга нигезләнгән күрсәтмәләргә буйсынганда һәм өлкәннәрнең җитәкчелеге буенча эш иткәндә, без «рух биргән бердәмлекне татулык бәйләнешләре белән ныгытып, бар көчебезне куеп сакларга тырышканыбызны» күрсәтәбез (Эфес. 4:3).

18 Шуңа күрә җыелышта яхшы, сәламәт рух саклар өчен, әйдәгез көчебездән килгәнне эшлик. Шул чакта Раббыбыз Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте без чагылдырган рухыбыз белән булачагына бер дә шикләнмәскә була (Флп. 4:23).

[Өйрәнү өчен сораулар]

[19 биттәге иллюстрация]

Син төпле комментарийлар әзерләп, җыелышта яхшы рух үстерәсеңме?

[20 биттәге иллюстрация]

Җырларыбызны алдан җырлап карап, яхшы рух үстерегез