Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Артка борылып карамагыз

Артка борылып карамагыз

Артка борылып карамагыз

«Сукалый башлагач, артына борылып караган кеше Аллаһы Патшалыгы өчен ышанычлы түгел» (ЛҮК 9:62).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

Ни өчен без «Лутның хатынын исебездә тотарга» тиеш?

Үткәндә калдырылган нәрсәләрнең кайсылары артка борылып карарга этәрергә мөмкин?

Ничек без Йәһвәнең оешмасы белән бергә атлый алабыз?

1. Гайсә нинди кисәтү биргән һәм моның белән бәйле нинди сорау туа?

«ЛУТНЫҢ хатынын исегездә тотыгыз» (Лүк 17:32). Гайсә Мәсихнең якынча 2 000 ел элек бирелгән бу кисәтүе бүген аеруча мөһим. Әмма Гайсәнең бу җитди сүзләре белән нәрсә әйтәсе килгән? Ул яһүдләргә мөрәҗәгать иткән булган, ә алар бу сүзләр нәрсә аңлатканын яхшы белгән. Аларга Лутның хатыны белән нәрсә булганы билгеле булган. Гаиләсе белән Сәдүмнән чыкканда, ул, тыңламаучанлык күрсәтеп, артка борылып караган һәм тоз баганасы булып катып калган. (Яратылыш 19:17, 26 ны укы.)

2. Ни сәбәпле, бәлкем, Лутның хатыны артка борылып караган, һәм аның тыңламаучанлыгы нәрсәгә китергән?

2 Ни өчен соң Лутның хатыны артка борылып караган? Аны Содом белән нәрсә булганы кызыксындырганмы? Яисә аңа шәһәрнең җимерелгәненә ышану авыр булганмы? Ә, бәлкем, ул Сәдүмдә калдырган әйберләрен жәлләп, артка борылып карагандыр? (Лүк 17:31). Сәбәбе нәрсәдә генә булмасын, артка борылып карап, ул тыңламаучанлыгы өчен үз гомере белән түләгән. Уйлап кына карагыз, ул Сәдүм һәм Гамурадагы бозык кешеләр белән бер көнне үлгән! Гайсәнең: «Лутның хатынын исегездә тотыгыз»,— дип әйтүенә гаҗәпләнәсе юк.

3. Безгә, образлы әйткәндә, артка борылып карарга ярамаганына Гайсә ничек басым ясаган?

3 Без дә, образлы әйткәндә, артка борылып карарга ярамаган вакытта яшибез. Гайсә үзенең шәкерте булырга теләгән кеше белән сөйләшкәндә, моңа басым ясаган. Бу кеше аңа иярер алдыннан өйдәгеләр белән саубуллашырга рөхсәт сораган. Гайсә болай дип җавап биргән: «Сукалый башлагач, артына борылып караган кеше Аллаһы Патшалыгы өчен ышанычлы түгел» (Лүк 9:62). Гайсәнең җавабы кырыс я акылсыз булган дип әйтеп буламы? Юк, чөнки ул шуны белгән: теге кеше үз үтенече белән аның шәкерте булырга теләмәгәнен акларга гына тырышкан. Гайсә Аллаһы алдында үз бурычларын үтәүдән баш тарткан кешене «артына борылып караган кеше» белән чагыштырган. Сукалаган кеше бер мизгелгә генә борылып карыймы, яисә сукасын калдырып торып артына борыламы — бу әллә ни мөһим түгел. Һәрхәлдә ул үз эшеннән бүленә, ә бу аның эшенә зыян китерә ала.

4. Без карашыбызны нәрсәгә юнәлтергә тиеш?

4 Үткәннәр белән яшәр урынына, безгә карашыбызны алда буласы вакыйгаларга юнәлтергә кирәк. Изге Язмаларда ачык итеп болай диелгән: «Күз карашың төз, керфекләрең туп-туры алга таба юнәлгән булсын» (Гыйб. сүз. 4:25).

5. Артка борылып карамас өчен безнең нинди сәбәбебез бар?

5 Артка борылып карамас өчен безнең җитди сәбәбебез бар. Нинди сәбәп турында сүз бара? Без «соңгы көннәрдә» яшибез (2 Тим. 3:1). Алда безне ике бозык шәһәрнең генә түгел, ә бөтен дөнья төзелешенең җимерелүе көтә. Безгә Лут хатыны ясаган хатаны кабатламаска нәрсә ярдәм итәчәк? Башта, безгә үткәндә калдырылган нәрсәләрнең кайсылары артка борылып карарга вәсвәсәли алганын ачыкларга кирәк (2 Көр. 2:11). Әйдәгез, аларны билгелик һәм андый вәсвәсәләргә ничек каршы тора алганыбызны карап чыгыйк.

«НИНДИ МАТУР ЧАКЛАР БАР ИДЕ»

6. Ни өчен хәтеребез безне ялгыштыра ала?

6 Куркынычларның берсе — бу «нинди матур чаклар бар иде» дип моңаю. Хәтеребез безне кайчак ялгыштырырга мөмкин. Без ихтыярсыз булган авырлыкларны киметәбез, ә шатлыклы чакларны күпертәбез. Шулай итеп, безгә үткән тормышыбыз чынында булганыннан яхшырак булган дип тоела башларга мөмкин. Андый хатирәләр үткән чакларны сагынуга китерергә мөмкин. Әмма Изге Язмаларда безнең өчен кисәтү бар: «„Үткән көннәр хәзергедән нигә шулай яхшырак булды икән?“— димә; мондый сорау синең зирәклегеңне күрсәтми» (Вәг. 7:10). Ни өчен андый фикер йөртү рәвеше куркыныч?

7—9. а) Мисырда исраиллеләр нинди хәлдә яшәгән? б) Исраиллеләрнең шатланыр өчен нинди сәбәпләре булган? в) Исраиллеләр нәрсәдән сукрана һәм зарлана башлаган?

7 Муса көннәрендә исраиллеләр белән булган хәлне карап чыгыйк. Исраиллеләр Мисыр җирләрендә кунаклар дип саналса да, Йосыф үлгәннән соң, мисырлылар «исраил халкын авыр эш белән интектерү максатында, аның өстеннән назыйрлар билгеләделәр» (Чыг. 1:11). Вакыт узу белән, фиргавен исраиллеләрнең һәр яңа туган ир балаларын үтереп барырга кушкач, Аллаһы халкы үзенә күрә бер геноцидка дучар ителгән (Чыг. 1:15, 16, 22). Шуңа күрә Йәһвәнең Мусага мондый сүзләр әйткәненә гаҗәпләнәсе юк: «Мин халкымның Мисырда нинди газап чигүен күрдем һәм назыйрларның җәбереннән ничек сыкрануын ишеттем. Мин ул халыкның ачы кайгысын беләм» (Чыг. 3:7).

8 Коллык җиреннән ирекле кешеләр буларак чыкканда, исраиллеләрнең ничек шатланганнарын күз алдыгызга китерә аласызмы? Йәһвә тәкәббер фиргавенгә һәм аның халкына ун җәзаны җибәргәч, алар Аллаһының кодрәтен күргән. (Чыгыш 6:1, 6, 7 не укы.) Мисырлылар ахыр чиктә исраиллеләрне иреккә дә җибәргән, һәм бик күп алтын, көмеш биреп, аларны китәргә дә ашыктырган, шуңа күрә Изге Язмаларда Аллаһы халкы «Мисыр байлыгын үзләре белән алып чыкты» дип әйтелә (Чыг. 12:33—36). Фиргавеннең һәм аның гаскәриләренең Кызыл диңгездә һәлак ителгәннәрен күреп, исраиллеләр янә шатлык кичергән (Чыг. 14:30, 31). Андый дулкынландыргыч вакыйгаларга шаһит булулары аларның иманнарын бик ныгыткандыр!

9 Акылга сыймаслык, әмма андый могҗизалы котылудан соң күп тә үтмәстән, шул ук халык сукрана һәм зарлана башлый. Сәбәбе нәрсәдә булган? Ризык! Алар, Йәһвә биргәненә канәгать булмыйча: «Без Мисырда вакытта бушлай ашаган балыкларны, кыяр, кавыннарны, ялпак суган, башлы суган һәм сарымсакларны искә төшерәбез. Ә хәзер безнең көчебез бетә, ашарга бернәрсә дә юк, күз алдыбызда манна гына»,— дип зарланган (Сан. 11:5, 6). Әйе, аларның карашлары шулкадәр бозылган ки, хәтта аларның үзләренең коллык җирләренә кире кайтасы килгән! (Сан. 14:2—4). Исраиллеләр артка борылып караган һәм Йәһвәнең илтифатын югалткан (Сан. 11:10).

10. Исраиллеләр мисалыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

10 Безнең өчен нинди сабак? Авырлыклар һәм проблемалар белән очрашканда, әйдәгез, үткәнебездә, бәлкем, әле хакыйкатьне белмәгәндә, яхшы булып күренгән вакыйгаларга игътибарыбызны тупламыйк. Әлбәттә, алган сабаклар турында яисә безнең өчен кадерле булган хатирәләр турында уйлану начар түгел, әмма безгә үткән тормышыбызга дөрес, реалистик караш сакларга кирәк. Югыйсә, без хәзерге тормышыбыздан канәгатьлек тапмыйча, үткәндә алып барган тормыш рәвешенә әйләнеп кайтырга теләрбез. (2 Петер 2:20—22 не укы.)

ҮТКӘНДӘ БАШ ТАРТКАН НӘРСӘЛӘР

11. Үткәндә баш тарткан нәрсәләргә кайберәүләр ничек карый?

11 Кызганыч, әмма кайберәүләр үткәндә баш тарткан нәрсәләргә борылып караганда, аларга ычкындырып җибәрелгән мөмкинлекләргә кебек карый. Бәлкем, сезнең югары белем алырга, дан казанырга яисә баерга мөмкинлегегез булгандыр, әмма сез андый максатлардан баш тартырга карар иткәнсездер. Кардәшләрнең күбесе акчалы эштә эшләгән. Мәсәлән, алар уңышлы эшмәкәр, атаклы музыкант, университет профессоры я уңышлы спортчы булгандыр. Ләкин алар үз эшләрен калдырган. Вакыт үтте, ә ахыр һаман килеп җитми. Кайбер нәрсәләрдән баш тартмаган булсагыз тормышыгыз нинди була алганы турында хыялланасызмы?

12. Артта калдырган нәрсәләргә Паулның карашы нинди булган?

12 Рәсүл Паул Мәсих артыннан барыр өчен, күп нәрсәдән баш тарткан (Флп. 3:4—6). Артта калдырган нәрсәләргә ул ничек караган? Ул болай ди: «Хәзер исә минем өчен табышлы булганнарны Мәсих хакына югалту дип саныйм». Ни өчен? Ул болай дип дәвам итә: «Раббым Мәсих Гайсәне танып белү өстенлеге белән чагыштырганда, бар нәрсәне дә мәгънәсез дип уйлыйм. Аның өчен мин һәрнәрсәдән баш тарттым һәм Мәсихкә ия булу хакына һәм Аныкы булуым ачык күренсен өчен, калган бар нәрсәне чүп-чар дип исәплим» * (Флп. 3:7, 8). Чүпне ташлаган кеше соңыннан бу чүп өчен күз яшен түкмәгән кебек, Паул да дөньяда калдырган бер мөмкинлеге өчен дә үкенмәгән. Алар аның өчен үз әһәмиятен югалткан.

13, 14. Паул үрнәгенә без ничек иярә алабыз?

13 Безгә «ычкындырып җибәргән» мөмкинлекләр турында үкенмәскә нәрсә ярдәм итәчәк? Паулдан үрнәк алыйк. Ничек? Бүген үзегездә булган нәрсәләрнең кадерен белегез. Сезнең Йәһвә белән кыйммәтле мөнәсәбәтләрегез бар һәм ул сезнең тугры хезмәтегезне кадерли (Евр. 6:10). Бу дөнья тәкъдим итә алган материаль нәрсәләрне безнең бүген булган һәм киләчәктә көткән рухи фатихалар белән чагыштырып та булмый. (Марк 10:28—30 ны укы.)

14 Алга таба Паул безгә Йәһвәгә тугры хезмәтебезне дәвам итәргә нәрсә ярдәм итәчәге турында әйтеп китә. Ул үзенең «үткәнен онытып һәм алга омтылып» яшәгәне турында әйтә (Флп. 3:13). Паулның ике мөһим адымга басым ясаганына игътибар итегез. Беренчедән, безгә артта калдырган нәрсәләрне онытырга һәм, алар өчен борчылып, кыйммәтле көчебезне һәм вакытыбызны әрәм итмәскә кирәк. Икенчедән, финиш сызыгына якынлашкан йөгерүче кебек, без дә, киләчәктә буласы нәрсәләргә туры карап, алга омтылырга тиеш.

15. Аллаһының тугры хезмәтчеләренең үрнәкләре турында уйлану безгә нинди файда китерә?

15 Үткәндә я бүген яшәүче Аллаһының тугры хезмәтчеләренең үрнәкләре турында уйлану безгә, артка борылып карамыйча, тәвәккәллек белән алга баруыбызны дәвам итәргә ярдәм итә. Мәсәлән, Ибраһим белән Сара, Ур шәһәрен кат-кат исләренә төшереп торган булса, аларның «анда кире кайту мөмкинлеге дә булган булыр иде» (Евр. 11:13—15). Әмма алар анда әйләнеп кайтмаган. Теләсә кайсы исраилле белән чагыштырганда, Муса Мисырда күпкә күбрәкне калдырган. Әмма аның моңа үкенгәне турында беркайда да язылмаган. Киресенчә, Изге Язмаларда «ул булачак әҗерне карап торды һәм, шуңа күрә, Мәсих хакына хурлык кичерүне Мисыр байлыкларыннан кадерлерәк исәпләде» дип язылган (Евр. 11:26).

ҮТКӘНДӘ АЛГАН НАЧАР ТӘҖРИБӘ

16. Үткәндә алган тәҗрибә безгә ничек тәэсир итәргә мөмкин?

16 Үткәндә үзебез кичергән һәр вакыйга яхшы булды дип әйтеп булмый. Бәлки, безне кылган гөнаһлар һәм ясаган хаталар турында уйларыбыз борчыйдыр (Мәд. 50:5). Үзебезгә бирелгән җитди киңәшне кабул итәргә ничек авыр булганы һаман да исебездәдер (Евр. 12:11). Ә, бәлкем, безгә күрсәтелгән гаделсезлек, ул чынбарлыкта булганмы я булган кебек тоелганмы, тынычлык бирмидер (Мәд. 55:3). Андый ачы тәҗрибәбез игътибарыбызны артта калганнарга тупламасын өчен, без нәрсә эшли алабыз? Әйдәгез бу өч якны карап чыгыйк.

17. а) Ни өчен Паул үзен «барлык изгеләр арасында иң әһәмиятсезе» дип атаган? б) Начар уйларга өстенлек итәргә бирмәскә Паулга нәрсә ярдәм иткән?

17 Ясаган хаталар. Рәсүл Паул үзе турында ул «барлык изгеләр арасында иң әһәмиятсезе» дип язган (Эфес. 3:8). Ни өчен ул алай дип әйткән? «Чөнки Аллаһы бердәмлеген эзәрлекләдем»,— ди ул (1 Көр. 15:9). Паул кайчандыр үзе эзәрлекләгән кешеләрне очратканда, нинди хисләр кичергәнен күз алдыгызга китерә аласызмы? Әмма Паул тискәре уйларга өстенлек итәргә бирмәгән, киресенчә, ул игътибарын Аллаһының үзенә күрсәткән мәрхәмәтенә туплаган (1 Тим. 1:12—16). Һәм нәтиҗәдә рәхмәтле булу хисе аны Аллаһыга хезмәт итәргә дәртләндергән. Паул башка нәрсәләр белән бергә үткәндә кылган гөнаһларын да онытырга теләгән. Без дә, Йәһвәнең безгә күрсәткән мәрхәмәте турында уйлансак, бүген инде төзәтеп булмаган хаталар турында кайгырып, көчебезне әрәм итмәячәкбез. Һәм, нәтиҗәдә, безнең хезмәтебезне башкарыр өчен көчебез күбрәк булачак.

18. а) Үткәндә үзебезгә бирелгән киңәш турында борчылсак, нәрсә булуы ихтимал? б) Киңәшне кабул иткәндә ничек без Сөләйманның сүзләрен куллана алабыз?

18 Кабул итәргә авыр булган киңәш. Үткәндә үзебезгә бирелгән киңәш турында борчылып, артка борылып карау нәрсәгә китерә ала? Бу безгә авырту китерүдән тыш, көчебезне алырга һәм төшенкелеккә дучар итәргә мөмкин (Евр. 12:5). Без, киңәшкә «гамьсез караганга», аны кире кагабызмы яисә аны кабул иткәнгә төшенкелеккә биреләбезме, ә соңыннан үз хаталы юлыбызга кире кайтабызмы, нәтиҗәсе бер үк — без киңәшкә үзебезгә ярдәм итәргә комачаулыйбыз. Сөләйманның мондый сүзләренә колак салу никадәр яхшырак: «Нәсыйхәтемне нык тот, аны ташлама, сакла; чөнки ул — синең тормышыңдыр» (Гыйб. сүз. 4:13). Машинаны юл билгеләре буенча йөрткән шофер кебек, әйдәгез, без дә киңәшне кабул итик, аны кулланыйк һәм алга таба барыйк (Гыйб. сүз. 4:26, 27; Еврейләргә 12:12, 13 не укы).

19. Без Аввакум һәм Иремиядән ничек үрнәк ала алабыз?

19 Чынбарлыкта булган я булган кебек тоелган гаделсезлек. Без кайчак үзебезне Аввакум пәйгамбәр кебек хис итәргә мөмкин. Ул, Йәһвәнең ни өчен гаделсезлекне рөхсәт иткәнен аңламаган, шуңа күрә Йәһвәгә гаделлек сорап ялварган (Авв. 1:2, 3). «Мин барыбер Йәһвә хакына сөенермен, мине коткаручы Аллаһы хакына шатланырмын»,— дип әйткән ул. Безнең өчен бу пәйгамбәрдән үрнәк алу мөһим (Авв. 3:18). Шулай ук, Иремия кебек, гаделлек Аллаһысы Йәһвәне көтәргә әзер булсак, Аллаһының барысын да үз вакытында төзәтәчәгенә иманыбыз нык булачак (Ирем. елав. 3:19—24).

20. Без «Лутның хатынын исебездә тотканыбызны» ничек күрсәтә алабыз?

20 Без хәлиткеч вакытларда яшибез. Бүген искиткеч вакыйгалар булып тора, ә киләчәктә тагы да зуррак вакыйгалар булачак. Һәрберебез Йәһвә оешмасы белән бергә атласын. Әйдәгез, Изге Язмалардагы киңәшкә игътибарлы булып, алга омтылып яшик һәм артка борылып карамыйк. Шулай итеп без «Лутның хатынын исебездә тотарбыз»!

[Искәрмә]

^ 12 абз. Изге Язмалар язылган телдә «чүп-чар» дип тәрҗемә ителгән сүз, шулай ук «этләргә ташланылган», «тирес», «тизәк» дигәнне дә аңлата. Изге Язмаларның бер белгече әйткәнчә, Паулның бу сүзне куллануы аның «тәвәккәлек белән ниндидер мәгънәсез, җирәнгеч, кирәкмәгән нәрсәдән баш тартуы турында әйтә».

[Өйрәнү өчен сораулар]