Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Вакыт аз калганын исегездә тотыгыз

Вакыт аз калганын исегездә тотыгыз

Вакыт аз калганын исегездә тотыгыз

«Аллаһы сүзен игълан ит, моны... эшләргә әзер тор» (2 ТИМ. 4:2).

СЕЗ АҢЛАТА АЛАСЫЗМЫ?

Ни өчен беренче гасыр мәсихчеләре кичектермичә вәгазьләгән?

Ничек без кичектермичә эш итүебезне дәвам итә алабыз?

Ни өчен Патшалык турында вәгазьләү бүген аеруча ашыгыч?

1, 2. Рәсүл Паулның вәгазьләргә «әзер тор» дигән сүзләре нинди сораулар тудыра?

ХЕЗМӘТЛӘРЕ кеше тормышын коткару белән бәйле булган кешеләр үз эшләрен, гадәттә, ашыгычлык хисе белән башкара. Мәсәлән, янгынчылар, кешеләрнең тормышлары куркыныч астында була алганын белгәнгә, ярдәмгә ашыга.

2 Без, Йәһвә Шаһитләре буларак, кешеләргә котылырга ярдәм итәргә телибез, шуңа күрә, Патшалык турында яхшы хәбәрне вәгазьләү вазифасына җитди карыйбыз. Эшебез ашыгыч булса да, без аны башны югалтып, кабаланып башкарабыз дигән сүз түгел. Алайса, рәсүл Паулның «Аллаһы сүзен игълан ит, моны... эшләргә әзер тор» дигән сүзләре белән нәрсә әйтәсе килгән? (2 Тим. 4:2). Грек Язмаларының төп нөсхәсе буенча «эшләргә әзер тор» дигән сүзләр «кичектермичә башкар» дигәнне аңлата. Ничек без кичектермичә вәгазьли алабыз? Һәм ни өчен безнең эшебез шулкадәр ашыгыч?

НИ ӨЧЕН ВӘГАЗЬ ЭШЕ ШУЛХӘТЛЕ АШЫГЫЧ?

3. Кешеләрнең Патшалык турында хәбәрне кабул итү-итмәүләре нинди нәтиҗәләргә китерә ала?

3 Безнең вәгазебез кешеләрнең тормышларын коткара. Моның турында уйлаганда, син, бәлкем, башкаларга яхшы хәбәрне сөйләү никадәр мөһим икәнен аңлыйсыңдыр (Рим. 10:13, 14). Аллаһы Сүзендә болай диелә: «Явызга мин: „Син һичшиксез үләчәксең“,— дип әйткәч, ул үзенең гөнаһларыннан борылса һәм гадел, тәкъва тормыш алып бара башласа,.. һичшиксез яшәвен дәвам итәчәк. Ул үлмәячәк. Аның бер генә гөнаһы да исенә төшерелмәячәк» (Йәз. 33:14—16). Әйе, Изге Язмаларда Патшалык турында өйрәтүчеләргә: «Үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткарырсың»,— дип әйтелә (1 Тим. 4:16; Йәз. 3:17—21).

4. Ни өчен Тимутегә кичектермичә эш итәргә кирәк булган?

4 Ни өчен Паул Тимутегә кичектермичә эш итәргә кирәк дип әйткән? Моны аңлар өчен, әйдәгез, мәкаләнең төп шигыренең контекстын карап чыгыйк. Без болай дип укыйбыз: «Аллаһы сүзен игълан ит, моны уңайлы һәм уңайсыз вакытта да эшләргә әзер тор, төзәт, шелтәлә, өйрәткәндә һәрвакыт сабырлык белән үгетлә. Чөнки шундый вакыт килер, дөрес тәгълиматны тыңларга теләмәсләр, бәлки үзләренә ошаган, колакларына ятышлы итеп өйрәтүче укытучыларны гына үзләре янына күп итеп җыярлар һәм хакыйкатьне тыңламаслар» (2 Тим. 4:2—4). Гайсә мөртәтлекнең килеп чыгуы турында алдан әйткән булган (Мат. 13:24, 25, 38). Аның тарала башлавы якынлашканга, Тимутегә, мәсихчеләр колакка ятышлы ялган тәгълиматлар белән алданмасын өчен, хәтта җыелышта «Аллаһы сүзен игълан итәргә» кирәк булган. Сүз кешеләрнең тормышлары хакында барган. Ә безнең көннәр турында нәрсә әйтеп була?

5, 6. Кешеләрдә нинди карашлар киң таралган?

5 Безнең көннәрдә мөртәтлек гаять киң таралган (2 Тес. 2:3, 8). Бүген кешеләрнең колакларына ятышлы нинди тәгълиматлар бар? Күп илләрдә эволюция теориясен динне тараткандай тараталар. Эволюция теориясе фән белән бәйле булса да, ул кешеләрнең Аллаһыга һәм башкаларга карата мөнәсәбәтләренә тәэсир итүче дөньяви дин булып китте. Икенче киң таралган тәгълимат — бу, имеш, Аллаһы кешеләр белән кызыксынмый, шуңа күрә аның белән дә кызыксыну мәгънәсез. Миллионлаган кешеләрне рухи мәгънәдә йоклата торган бу тәгълиматлар ни өчен күңелгә шулхәтле ятышлы? Чөнки шушы ике тәгълиматта да бер яшерен хәбәр бар: «Син теләсә нәрсә эшли аласың, чөнки сиңа кылган эшләрең өчен җавап бирергә кирәк булмаячак». Чыннан да, бу хәбәр күпләрнең колакларына ятышлы. (Мәдхия 9:25 не укы.)

6 Ләкин кешеләрнең колакларына ятышлы башка тәгълиматлар да бар. Күпләргә үз руханиларының: «Ни эшләсәгез дә, Аллаһы сезне барыбер ярата»,— дип әйткәннәре ошый. Дин әһелләре йолаларны үтәү һәм өйдә изге әйберләр саклау Аллаһының фатихаларын китерә дип ышандыралар, һәм бу да күп кешеләрнең колакларына ятышлы. Андый кешеләр үзләренә куркыныч янаганын абайламыйлар да (Мәд. 113:12—16). Әмма без аларны рухи мәгънәдә уята алсак, һәм алар Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне аңласа, алар Аллаһы Патшалыгы китергән фатихаларны татыячак.

КИЧЕКТЕРМИЧӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

7. Кичектермичә эш итү нәрсәдән күренә?

7 Намуслы хирург үз игътибарын тулысынча операциягә туплый, чөнки моннан кеше тормышы тора. Безнең мәсихче хезмәтебездә кичектермичә эш итүебез вәгазьләү белән мәшгуль булуыбыздан, ягъни кешеләрне нинди темалар, сораулар яисә мәгълүмат кызыксындыра ала икәне турында уйлануыбыздан күренергә мөмкин. Кичектермичә эш итсәк, без кешеләргә аларга уңайлы булган вакытта килербез (Рим. 1:15, 16; 1 Тим. 4:16).

8. Кичектермичә эш итү, гадәттә, нәрсә аңлата?

8 Кичектермичә эш итү мөһим эшләрне беренче урынга куюны аңлата. (Яратылыш 19:15 не укы.) Әйтик, табиб, анализларыгызның нәтиҗәсен алып, сезне үз бүлмәсенә чакыра ди. Ул болай ди: «Сезнең хәлегез бик җитди. Хәзер кирәкле чаралар күрмәсәгез, бер айдан нәрсәдер эшләү инде соң булыр». Әлбәттә, сез, янгынга ашыккан янгынчы кебек, аның бүлмәсеннән атылып чыкмассыз. Әмма сез, бәлкем, табибның киңәшләрен игътибар белән тыңларсыз һәм, өйгә кайтып, тормышыгызда хәзер иң мөһиме нәрсә икәне турында уйланырсыз.

9. Ни өчен без Паул Эфестә кичектермичә вәгазьләгән дип әйтә алабыз?

9 Паул Эфестәге өлкәннәргә үзенең Азиядәге хезмәте турында сөйләгән. Һәм аның сүзләреннән вәгазь эше аның өчен никадәр ашыгыч булганын күреп була. (Рәсүлләр 20:18—21 не укы.) Күрәсең, Паул Азиягә килгәч үк, өйдән-өйгә яхшы хәбәрне вәгазьләп күп вакыт үткәргән. Өстәвенә, ике ел дәвамында ул «Туран атлы берәүнең дәресләр уза торган бер зур бүлмәсендә һәр көн әңгәмәләр корып утырган» (Рәс. 19:1, 8—10). Күргәнебезчә, Паулның үзенә йөкләнгән вазифаның кичектергесез булуын аңлавы аның көндәлек тормышына тәэсир иткән. Кичектермичә вәгазьләү, барысын онытып хезмәтебезгә башыбыз белән чумарга кирәк дигәнне аңлатмый. Шулай да вәгазь тормышыбызда мөһим эшләребезнең берсе булырга тиеш.

10. Ни өчен без мәсихчеләрнең йөз ел элек кичектермичә эш иткәннәре өчен шатлана алабыз?

10 Кичектермичә эш итү нәрсә аңлата икәнен Изге Язмаларны тикшерүчеләрнең кечкенә төркеменнән күреп була. Әле 1914 елга кадәр алар яхшы хәбәрне вәгазьләгән. Алар берничә мең кеше генә булсалар да, нинди вакытта яшәгәннәрен аңлап, Патшалык турында ашкынып вәгазьли башлаган. Алар йөзләгән газеталарда үзләренең вәгазьләрен бастырганнар һәм «Барлыкка китерүнең фото-драмасын» — төсле слайдлардан һәм кинокадрлардан торган программаны күрсәткәннәр. Шул рәвешле миллионлаган кеше яхшы хәбәрне ишетә алган. Аларның ашыгычлык хисе булмаган булса, Патшалык турында хәбәрне безнең арабыздан ничә кеше ишеткән булыр иде? (Мәдхия 118:60 ны укы.)

КИЧЕКТЕРМИЧӘ ЭШ ИТҮДӘН ТУКТАМАГЫЗ

11. Кайберәүләр кичектермичә эш итүдән ничек туктаган?

11 Игътибарны читкә юнәлтә алган эшләргә бирелеп, кеше вәгазьнең никадәр мөһим икәнен онытырга мөмкин. Шайтан бу дөньяны шәхси омтылышлар һәм вак-төяк эшләр безне тулысынча йотсын дип көйләгән (1 Пет. 5:8; 1 Яхъя 2:15—17). Йәһвәгә ашкынып хезмәт иткәннәрнең кайберәүләре кичектермичә эш итүдән туктаган. Мисал өчен, беренче гасырда яшәгән Дима́с Паулның «хезмәттәше» булган, әмма дөнья аны читкә алып киткән. Паулны авыр вакытларда ныгытыр урынына, ул аны ташлап киткән (Фил. 23, 24; 2 Тим. 4:10).

12. Бүген безнең нинди мөмкинлегебез бар һәм мәңгелек тормыш безгә нинди мөмкинлекләр ачачак?

12 Кичектермичә эш итүебезне дәвам итәр өчен, безгә дөнья тәкъдим иткән нәрсәләрдән тулырак файдалану вәсвәсәсе белән көрәшергә кирәк. «Чын тормышка ирешер өчен» безгә күп тырышлыклар куярга кирәк (1 Тим. 6:18, 19). Безнең Аллаһы Патшалыгы идарәсе астында кызыклы эшләр белән шөгыльләнергә чиксез мөмкинлекләребез булачак. Ләкин кешеләргә Һармагедунда исән калырга ярдәм итү мөмкинлеге бүтән беркайчан да булмаячак.

13. Хәзер, мәсихчеләр булып киткәч, без ашыгычлык хисен ничек саклый алабыз?

13 Күпчелек кеше рухи мәгънәдә йоклаганда, ашыгычлык хисен югалтмаска безгә нәрсә ярдәм итә ала? Без үзебезнең кайчандыр караңгылыкта йоклаганыбызны исебезгә төшерә алабыз. Әмма безне уяттылар һәм Мәсих безгә үз яктылыгын бирде. Бүген безгә башкаларга яктылык тарату хөрмәте бирелгән. (Эфеслеләргә 5:14 не укы.) Паул болай дип язган: «Тормышта сак булыгыз, акылсызлар кебек түгел, бәлки акыл ияләре кебек гомер итегез. Һәрбер очрактан дөрес файдаланыгыз, чөнки хәзер әшәке заман» (Эфес. 5:15, 16). Бу әшәке заманда яшәгәндә, әйдәгез, рухи яктан уяу булырга ярдәм итүче эшләрне башкарыр өчен «һәрбер очрактан дөрес файдаланыйк».

БЕЗ ХӘЛИТКЕЧ ВАКЫТТА ЯШИБЕЗ

14—16. Ни өчен Патшалык турында вәгазьләү аеруча бүген мөһим?

14 Вәгазь эше һәрвакыт кичектергесез булган, әмма бүген ул тагы да ашыгычрак. 1914 елдан бирле Аллаһы Сүзендә тасвирланган җыелма билге ачык күренә (Мат. 24:3—51). Кешелеккә аеруча бүген куркыныч яный. Күптән түгел кабул ителгән килешүләргә карамастан, көчле державаларның һаман да 2 000 гә якын атом-төш боеголовкасы бар. Хөкүмәтләр атом-төш материаллар «югалуының» йөзләгән очраклары турында хәбәр итә. Аларның кайберләре террористлар кулына эләкмәгәнме? Кайбер белгечләр кешелекнең террористлар башлый алган сугыш аркасында юкка чыгуы мөмкинлеге турында әйтә. Әмма кешелеккә сугыштан тыш башка куркынычлар да яный.

15 2009 елда Лондондагы университет колледжы һәм «Ланцет» журналы тарафыннан бастырылган отчетта «XXI гасырда климатның үзгәрүе кешелекнең сәламәтлеген куркыныч астына куя», дип язылган булган. Анда шулай ук: «Климатның үзгәрүе алдагы дистә елларда күпчелек кешелекнең сәламәтлегенә тәэсир итәчәк һәм миллионлаган кешенең тормышын куркыныч астына куячак»,— дип әйтелгән. Диңгез өсте тигезлегенең күтәрелүе, корылык, су басу, үләтләр, көчле давыллар һәм бетеп барган табигать байлыклары өчен сугышлар аркасында җирнең шактый өлеше һәлак ителергә мөмкин. Әйе, кешелеккә сугышлар һәм афәтләр яный.

16 Кайбер кешеләр атом сугышы «билгене» үтәячәк вакыйгаларга китерә ала дип уйларга мөмкин. Әмма күпчелек кеше билгенең чын мәгьнәсен аңламый. Бу билге инде берничә дистә ел дәвамында үтәлә һәм аның үтәлүе Мәсихнең Патша булып идарә итүен һәм бу дөнья төзелешенең ахыры тиз якынлаша икәнен күрсәтә (Мат. 24:3). Җыелма билгенең төрле яклары бүген аеруча ачык күренә. Кешеләргә рухи йокыдан уянырга вакыт. Һәм безнең хезмәтебез аларны уята ала.

17, 18. а) Нинди «заманда» яшәгәнебезне белеп без ничек эш итәргә тиеш? б) Кешеләрнең Патшалык турындагы хәбәргә мөнәсәбәтләрен нәрсә үзгәртә ала?

17 Йәһвәгә яратуыбызны исбатлар өчен һәм соңгы көннәрдә алып барылырга тиеш булган вәгазь эшен тәмамлар өчен, бик аз вакыт кала. Паулның Римдагы мәсихчеләргә әйткән сүзләре бүген аеруча мөһим: «Сез нинди заманда яшәвегезне беләсез. Хәзер безгә йокыдан уяну сәгате килеп җитте. Чөнки иман китергән вакытка караганда, хәзер котылуыбыз якынрак» (Рим. 13:11).

18 Соңгы көннәр турында пәйгамбәрлекләрнең үтәлүе кешеләрне үз рухи ихтыяҗларын танырга дәртләндерә ала. Кайберәүләр, хөкүмәтләрнең икътисади кризис, атом сугышы янавы, көч куллану һәм афәтләр кебек проблемаларны хәл итә алмауларын күреп, кешелек ярдәмгә мохтаҗ икәнен аңлый башлый. Башкаларны исә гаиләләрендәге хәлләр, мәсәлән, берәрсенең авыруы, аерылышу яисә якын кешенең үлеме үзләренең рухи ихтыяҗларын тануга китерә. Хезмәтебезне башкарганда без андый кешеләргә ярдәм итә алабыз.

АШЫГЫЧЛЫК ХИСЕ ЭШ ИТӘРГӘ ДӘРТЛӘНДЕРӘ

19, 20. Ничек ашыгычлык хисе күп мәсихчеләрне тормышларын үзгәртергә дәртләндергән?

19 Ашыгычлык хисе күп мәсихчеләрне хезмәтләрен киңәйтергә дәртләндергән. Мәсәлән, 2006 елда үткән «Күзләрегез яхшы булып калсын» дип исемләнгән бер көнлек махсус конгрессның программасын тыңлаганнан соң, Эквадордан бер яшь ирле-хатынлы үз тормышларын гадиләштерергә булганнар. Алар кирәкмәгән әйберләренең исемлеген язган, ә өч айдан соң өч бүлмәле фатирдан бер бүлмәле фатирга күченгән, кайбер әйберләрен саткан һәм бурычларыннан арынган. Тиздән алар ярдәмче пионерлар булып хезмәт итә башлаган һәм ихтыяҗ зуррак булган җыелышка күчү турында район күзәтчесенең тәкъдимен кабул иткән.

20 Төньяк Америкадан бер абый-кардәш болай дип язган: «2006 елны без хатыным белән конгресста булдык. Ул елны безнең суга чумдырылуыбызга инде утыз ел иде. Конгресстан кайтышлый без тормышны гадиләштерүгә кагылышлы киңәшне куллану турында фикер алыштык (Мат. 6:19—22). Безнең өч йорт, җир, кыйммәтле машиналар, моторлы көймә һәм яшәр өчен җиһазландырылган автофургон бар иде. Вакытыбызны һәм көчебезне материаль әйберләргә әрәм иткәнебезне аңлап, без гомуми пионер хезмәтен башларга булдык. Һәм 2008 елда без бу хезмәттә кызыбызга кушылдык. Кардәшләр белән тыгызрак хезмәттәшлек итү безгә күп шатлык китерә! Без ихтыяҗлар күбрәк булган җирләрдә вәгазьли алабыз. Өстәвенә, Йәһвә өчен күбрәк эшләү безне аңа тагы да якынайта. Ә Аллаһы Сүзеннән хакыйкатьне ишеткәндә һәм аңлаганда кешеләрнең күзләре шатлыктан балкыганын күрү — искиткеч фатиха».

21. Нәрсәне белү безне эш итәргә дәртләндерә?

21 Без бу явыз дөнья төзелеше белән нәрсә буласын беләбез: озакламый аның хөкем көне киләчәк һәм бозык кешеләр һәлак ителәчәк (2 Пет. 3:7). Аллаһы Сүзеннән алган белемебез безне тиздән киләчәк бөек афәт һәм аннан соң булачак яңа дөнья турындагы хәбәрне ашкынып игълан итәргә дәртләндерә. Без кешеләргә киләчәккә чын өмет бирүче хәбәрне сөйләр өчен, кичектермичә эш итүебезне дәвам итәбез. Бу бик ашыгыч эштә катнашып без Аллаһыга һәм кешеләргә карата чын ярату күрсәтәбез.

[Өйрәнү өчен сораулар]