Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кешеләргә «йокыдан уянырга» ярдәм итегез

Кешеләргә «йокыдан уянырга» ярдәм итегез

Кешеләргә «йокыдан уянырга» ярдәм итегез

«Сез нинди заманда яшәвегезне беләсез. Хәзер безгә йокыдан уяну сәгате килеп җитте» (РИМ. 13:11).

СЕЗ АҢЛАТА АЛАСЫЗМЫ?

Ни өчен мәсихчеләргә рухи яктан уяу булу мөһим?

Ни өчен Аллаһының уяу хезмәтчеләре тыңлый белергә һәм күзәтүчән булырга тиеш?

Игелекле һәм тыйнак булу хезмәтебездә никадәр мөһим?

1, 2. Нинди мәгънәдә күп кешеләрне йокыдан уятырга кирәк?

МАШИНАНЫ йөрткәндә йокымсырап утырганга яисә хәтта йокыга киткәнгә, һәр ел меңләгән кеше үлә. Башкалар эшкә йоклап калганга яисә эш урынында йоклап киткәнгә, эшләрен югалта. Әмма рухи яктан йокымсырауның нәтиҗәләре күпкә җитдирәк була ала. Шул сәбәпле Изге Язмаларда: «Уяу торучы... кеше бәхетле»,— дип әйтелә (Ачыл. 16:14—16).

2 Йәһвәнен бөек көне якынлашканда кешелек, гомүмән алганда, рухи мәгънәдә йоклый. Хәтта кайбер христиан дине җитәкчеләре үз мәхәлләләрен «йоклап ятучы великаннар» дип атый. Нәрсә соң ул рухи йокы? Ни өчен мәсихчеләргә уяу булу мөһим? Ничек без башкаларга андый йокыдан уянырга ярдәм итә алабыз?

НӘРСӘ УЛ РУХИ ЙОКЫ?

3. Рухи йокыга талган кешене сез ничек сурәтләп бирер идегез?

3 Йоклаган кешеләр, гадәттә, тик кенә ята. Ә рухи йокыга талганнар исә, киресенчә, төрле эшләр белән бик мәшгуль булырга мөмкин. Әмма бу эшләр — рухи эшләр түгел. Алар көндәлек мәшакәтләр турында кайгырта һәм ләззәткә, данга вә байлыкка омтыла. Андый эшләр белән мавыкканга, алар үзләренең рухи ихтыяҗларына аз игътибар бирә. Ә рухи яктан уяу кешеләр «соңгы көннәрдә» яшәгәннәрен аңлый һәм Аллаһы ихтыярын үтәр өчен көчләреннән килгәннең барысын да эшли (2 Пет. 3:3, 4; Лүк 21:34—36).

4. «Башкалар кебек йоклап ятмыйк» дигән өндәүнең мәгънәсе нәрсәдә?

4 1 Тессалуникәлеләргә 5:4—8 не укы. Рәсүл Паул имандашларын: «Башкалар кебек йоклап ятмыйк»,— дип үгетләгән. Аның нәрсә әйтәсе килгән? Без ике сәбәп аркасында йоклап китәргә мөмкин: беренчедән, Аллаһының әхлакый нормаларының мөһимлеген саңга сукмасак; икенчедән, Йәһвәнең тиздән бозыкларны юк итәчәген игътибарсыз калдырсак. Бозык кешеләр эшләребезгә һәм карашларыбызга тәэсир итмәсен!

5. Рухи мәгънәдә йоклаган кешеләргә нинди карашлар хас?

5 Кайбер кешеләр үзләрен җавапка тартачак Аллаһы юк дип уйлый (Мәд. 52:2). Икенчеләре, Аллаһы кешеләр белән кызыксынмый дип саный, шуңа күрә аның белән дә кызыксынырга теләми. Өченчеләре исә берәр диндә булу Аллаһы белән дуслаштыра дип уйлый. Бар бу кешеләр рухи мәгънәдә йоклый. Аларга уянырга кирәк. Без аларга ничек ярдәм итә алабыз?

БЕЗ ҮЗЕБЕЗ УЯУ БУЛЫРГА ТИЕШ

6. Ни өчен мәсихчеләр рухи яктан уяу булырга тырышырга тиеш?

6 Башкаларны уятырга теләсәк, без үзебез уяу булырга тиеш. Моның өчен нәрсә эшләргә? Аллаһы Сүзе буенча образлы йокы «караңгылык эшләре» — сыйлану вә эчкечелек, фәхешлек һәм азгынлык, ызгыш-талаш вә көнчелек белән үзара бәйле. (Римлыларга 13:11—14 не укы.) Андый тәртиптән саклану авыр булырга мөмкин. Әмма уяу булу бик мөһим. Руль артында йокыга китүнең никадәр хәтәр икәнен исәпкә алмаган шофер, үз тормышын куркыныч астына куя. Мәсихчегә рухи йокыга талу үлемгә китерә ала икәнен аңлау үтә мөһим!

7. Территориябездәге кешеләр турында хаталы фикер йөртү безгә ничек тәэсир итәргә мөмкин?

7 Мәсәлән, мәсихче үз территориясендәге кешеләрнең барысы да яхшы хәбәрне кире кагып, үз дигәннәрендә нык торачак дип уйлый ди (Гыйб. сүз. 6:10, 11). Ул болай дип фикер йөртергә мөмкин: «Яхшы хәбәрне барыбер беркем дә кабул итмәячәк. Ни өчен кешеләргә ярдәм итәм дип, тырышлыклар куярга?» Әйе, кешеләрнең күбесе бүген рухи йокыга талган, әмма аларның тормыш хәлләре һәм карашлары үзгәрергә мөмкин. Кайберәүләр уяна һәм яхшы хәбәрне кабул итә. Һәм без аларга, үзебез уяу булсак кына, ярдәм итә алабыз. Ничек итеп? Мәсәлән, без, Патшалык турында хәбәр кешеләрне җәлеп итсен өчен, вәгазьләүнең яңа ысулларын куллана алабыз. Уяу булу өчен шулай ук хезмәтебез ни өчен мөһим икәнен исебезгә төшереп торырга кирәк.

НИ ӨЧЕН БЕЗНЕҢ ХЕЗМӘТЕБЕЗ МӨҺИМ?

8. Мәсихче хезмәтебез ни өчен мөһим?

8 Шуны онытмыйк: кешеләрнең вәгазебезгә карашлары нинди генә булмасын, ул Йәһвәне данлый һәм аның әмеренең үтәлүендә мөһим роль уйный. Яхшы хәбәргә буйсынмаган кешеләр тиздән җәзага тартылачак. Кешеләрнең вәгазьгә мөнәсәбәте хөкем өчен нигез булып торачак (2 Тес. 1:8, 9). Киләчәктә «тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да» барыбер терелтелгәнгә, вәгазь эшендә ашкынып катнашырга кирәкми дип уйлау шулай ук хаталы булыр иде (Рәс. 24:15). Аллаһы Сүзендә «кәҗәләр» рәтенә кертелгәннәр «мәңгелек җәзага» барачак дип әйтелгән. Безнең вәгазебез аша Аллаһы үз мәрхәмәтен күрсәтә, чөнки кешеләргә үзгәрергә һәм «мәңгелек тормышка» ирешергә мөмкинлек бирелә (Мат. 25:32, 41, 46; Рим. 10:13—15). Без вәгазьләмәсәк, кешеләр тормыш бирүче яхшы хәбәрне ничек ишетә алыр?

9. Вәгазьдә катнашу сезгә һәм башка кешеләргә нинди файда китерде?

9 Яхшы хәбәрне вәгәзьләү үзебезгә дә файда китерә. (1 Тимутегә 4:16 ны укы.) Йәһвә һәм Патшалык турында сөйләгәндә, иманыгызның ныгыганын һәм Аллаһыга карата яратуыгызның көчәйгәнен сизгәнегез бармы? Вәгазьләү әллә сезгә мәсихче сыйфатларны үстерергә булышмадымы? Вәгазьдә катнашып, Аллаһыга тугры булуыгызны күрсәтә алуыгыз сезне бәхетлерәк итмиме? Башкаларны хакыйкатькә өйрәткәндә күпләр, Аллаһы рухы өйрәнүчеләренә тормышларын үзгәртергә ярдәм иткәнен күреп, күп шатлык кичергән.

КҮЗӘТҮЧӘН БУЛЫГЫЗ

10, 11. а) Гайсә белән Паулның игътибарлы һәм күзәтүчән булулары нәрсәдән күренгән? б) Игътибарлы һәм күзәтүчән булу хезмәтне ничек яхшырта ала? Аңлатыгыз.

10 Яхшы хәбәргә кешеләрне төрлечә җәлеп итеп була. Шуңа күрә вәгазьчеләргә күзәтүчән булырга кирәк. Гайсә безгә бу яктан яхшы үрнәк калдырган. Камил булганга ул фарисейнең үз ачуын тыеп калганын, гөнаһлы хатынның эчкерсез тәүбә итүен һәм тол хатынның фидакарьлек рухын күрә алган (Лүк 7:37—50; 21:1—4). Гайсә һәр кешенең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерә алган. Әмма Аллаһы хезмәтчесенә күзәтүчән булыр өчен камил булу зарури түгел. Бу рәсүл Паул мисалыннан яхшы күренә. Кешеләрдә кызыксыну уятыр өчен, ул яхшы хәбәрне аларның карашларына һәм чыгышларына карап вәгазьләгән (Рәс. 17:22, 23, 34; 1 Көр. 9:19—23).

11 Гайсә белән Паул кебек игътибарлы һәм күзәтүчән булырга тырышсак, без кешеләрдә кызыксынуны ничек уятырга икәнен күрә алырбыз. Мәсәлән, кешеләргә килгәндә аларның милләтен, аларны нәрсә кызыксындырганын һәм гаиләлеме-юкмы икәннәрен күрсәтүче әйберләргә игътибар итегез. Бәлкем, сез аларның нәрсә белән мәшгуль булганнарын күреп алырсыз һәм, әдәпле генә шуны телгә алып, сөйләшүне башлап җибәрерсез.

12. Вәгазьләгәндә, аралашу турында әйткәндә, нәрсәне истә тотарга кирәк?

12 Вәгазьдә күзәтүчән булыр өчен, игътибарыбызны читкә алып китә алган нәрсәләрдән сакланырга кирәк. Хезмәттәшебез белән аралашу дәртләндергеч була алса да, без шуны онытмаска тиеш: максатыбыз — башкаларга вәгазьләү (Вәг. 3:1, 7). Шуңа күрә өйдән-өйгә вәгазьләп йөргәндә, андый аралашу хезмәткә комачауламасын өчен сак булырга кирәк. Максатыбыз турында онытмас өчен яхшы ысул — кызыксыну күрсәтүче кешеләргә нәрсә сөйләргә теләгәнебез турында фикер алышу. Өстәвенә, кесә телефоны вәгазьдә кайвакыт файдалы булса да, аның шалтыравы йорт хуҗасы белән сөйләшергә комачауламасын өчен чаралар күрегез.

КЕШЕЛӘР БЕЛӘН КЫЗЫКСЫНЫГЫЗ

13, 14. а) Кешеләрне кызыксындыручы темаларны ничек белергә? б) Кешеләрдә рухи нәрсәләргә кызыксынуны уятырга нәрсә булыша ала?

13 Уяу һәм игътибарлы вәгазьчеләр кешеләрне тыңларга әзер. Территориягездәге кешеләрне үз фикерләрен белдерергә дәртләндер өчен, нинди сораулар биреп була? Аларны әйләнә тирәдә хөкем сөргән көч куллану, хөкүмәтнең уңышсыз булуы яисә яңа диннәрнең саны артуы борчыймы? Тереклекнең искиткеч барлыкка китерелүенә яисә Изге Язмалардагы киңәшләрнең гамәли файдасына игътибар итеп, сез кешеләрдә рухи нәрсәләргә кызыксыну уята аласызмы? Дога темасы милләтләре һәм карашлары төрле булган кешеләргә, хәтта кайбер атеистларга да кызыклы. Күпләр догаларны кем дә булса тыңлый микән дип кызыксына. Башкаларга, бәлкем, Аллаһы бар догаларны да ишетәме, ә ишетмәсә, ишетсен өчен нәрсә эшләргә кирәк икәне турында белү кызык булыр.

14 Без тәҗрибәле вәгазьчеләрнең кешеләр белән сөйләшүне ничек башлаганыннан күпкә өйрәнә алырбыз. Аларның аралашуны ничек алып барганын күзәтегез: аларның сораулары кешене уңайсыз хәлгә калдырмый, алар кешенең эшләренә тыгылмый, тавышлары һәм йөзләре белән алар йорт хуҗасының карашын аңларга тырышканын күрсәтә (Гыйб. сүз. 15:13).

ИГЕЛЕКЛЕ ҺӘМ ТАПКЫР БУЛЫГЫЗ

15. Ни өчен вәгазьләгәндә без игелекле булырга тиеш?

15 Сезне тирән йокыдан уятканда сез үзегезне ничек хис итәсез? Күпләр үзләрен кинәт уятканны яратмый. Тирән йокыга талган кешене йомшак кына уяту яхшырак. Шуны ук кешеләрне рухи йокыдан уятыр өчен куйган тырышлыкларыбыз турында да әйтеп була. Мәсәлән, фатир хуҗасының безгә ачуы кабынса, гадәттә, нәрсә эшләү яхшырак булыр иде? Аның хисләрен хөрмәт итегез һәм, фикерләрен ачыктан-ачык белдергәне өчен аңа рәхмәт әйтеп, тыныч кына китеп барыгыз (Гыйб. сүз. 15:1; 17:14; 2 Тим. 2:24). Бәлкем, сезнең игелегегез андый кешене, Йәһвә Шаһитләре яңадан килгәч, аларны тыңларга дәртләндерер.

16, 17. Вәгазьдә без тапкырлыкны ничек күрсәтә алабыз?

16 Башка очракларда сез, бәлкем, тискәре карашны үзгәртә алырсыз. Кемдер сөйләшүне бетерер өчен генә: «Кирәкми. Минем үз динем бар» яисә «Миңа бу кызык түгел»,— дип әйтер. Әмма тапкыр булып һәм сөйләшүне игелекле генә дәвам итәргә тарышып, сез, бәлкем, кешедә рухи нәрсәләргә кызыксыну уята алган сорау күтәрә алырсыз. (Көлессәйлеләргә 4:6 ны укы.)

17 Кайвакыт эшләре күп һәм безне тыңларга вакытлары юк дип әйткән кешеләрне очратканда, иң яхшысы — моны исәпкә алу һәм китү. Әмма кайчак сезгә кыска гына бер мөһим фикер әйтеп була дип тоелыр. Кайбер вәгазьчеләр бер минуттан да кимрәк вакыт эчендә Изге Язмаларны ачып уйландыручы шигырь укырга һәм ачык сорау калдырырга өлгерә. Аларның алдан әзерләнгән кыска кереш сүзләре кешеләрдә кызыксыну уята һәм, нәтиҗәдә, кешенең сөйләшеп алырга вакыты да табыла. Урынлы булганда, нишләп безгә дә алай эшләп карамаска?

18. Очраклы вәгазьдә уңышлы булыр өчен безгә нәрсә ярдәм итә ала?

18 Көндәлек эшләребезне башкарганда очраклы вәгазьгә әзер булсак, без кешеләрдә яхшы хәбәргә карата еш кына кызыксыну уята алырбыз. Кардәшләрнең күбесе кесәләрендә яисә сумкаларында берәр нинди әдәбият йөртә. Шулай ук алар, мөмкинлек туганда, Изге Язмалардан алдан сайлап алынган берәр шигырьне дә укып бирергә әзер. Вәгазьнең андый төренә ничек әзерләнергә? Бу яктан сезгә җыелышыгызның хезмәт күзәтчесе яисә пионерлар белән киңәшләшү ярдәм итәр.

ТУГАННАРЫГЫЗГА ВӘГАЗЬЛӘГӘНДӘ ТЫЙНАК БУЛЫГЫЗ

19. Ни өчен без туганнарыбызга рухи яктан ярдәм итеп торырга тиеш?

19 Әлбәттә, безнең үз туганнарыбызга яхшы хәбәрне кабул итәргә ярдәм итәсебез килә (Ешуа 2:13; Рәс. 10:24, 48; 16:31, 32). Беренче тырышлыкларыбыз уңышсызлыкка очраса, безнең аларга яңадан вәгазьлисе инде килмәс. Безгә, аларның карашларын үзгәртер өчен, без бернәрсә дә әйтә я эшли алмыйбыз дип тоелырга мөмкин. Шулай да туганнарыгызның карашларын тормышларында булган берәр очрак үзгәртергә мөмкин. Яисә сез үзегез хакыйкатьне яхшырак аңлатырга өйрәнгәнсездер һәм хәзер алар сезне теләбрәк тыңлар.

20. Ни өчен туганнар белән сөйләшкәндә әдәпле булырга кирәк?

20 Без туганнарыбызның хисләренә карата битараф булырга тиеш түгел (Рим. 2:4). Вәгазьдә очраткан кешеләр белән без ипле сөйләшәбез. Туганнарыбызга да мөнәсәбәтебез шундый ук булырга тиеш түгелме? Алар белән аралашканда сөйләмегездән аларны хөрмәт итүегез һәм тыйнак булуыгыз сизелсен. Аларга акыл өйрәтмичә генә хакыйкать тормышыгызны яхшы якка ничек үзгәрткәнен сөйләп бирегез (Эфес. 4:23, 24). «Файдалыга өйрәтүче» Йәһвә тормышыгызны ничек баетып җибәргәнен аңлатыгыз (Ишаг. 48:17). Туганнарыгыз сезнең мисалыгыздан мәсихче тормышы нинди икәнен күрсеннәр.

21, 22. Туганнарыбызга рухи яктан ярдәм итеп тору ни өчен мөһим икәнен күрсәтүче мисал китерегез?

21 Күптән түгел бер апа-кардәш болай дип язган: «Мин үземнең унөч туган абый-энеләремә һәм апа-сеңелләремә һәрвакыт сүзләрем һәм тәртибем белән вәгазьләргә тырышам. Аларның һәрберсенә, елга бер булса да, хат яза идем. Әмма утыз ел үткәч тә, мин гаиләбездән бердән-бер Йәһвә Шаһите булып кала бирдем».

22 Ул болай дип дәвам иткән: «Бер көнне мин йөзләгән километр ераклыкта яшәгән апама шалтыраттым. Ул миңа үз чиркәвенең руханиен үзе белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрү турында сораганын әйтте. Әмма рухани ризалашмаган. Мин аңа үзем ярдәм итәргә шат булачакмын дип әйткәч, ул: „Яхшы, әмма мин алдан әйтеп куям: мин беркайчан да Йәһвә Шаһите булмаячакмын“,— дип җавап кайтарды. Мин аңа „Изге Язмаларның хак тәгълиматлары“ дигән китапны җибәрдем һәм атнага бер-ике тапкыр шалтырата башладым. Күпмедер вакыт үтте, әмма ул китапны ачып та карамаган иде. Ахыр чиктә, мин аны китапны алырга куштым һәм без унбиш минут дәвамында телефон аша китапта китерелгән кайбер шигырьләрне укыдык һәм алар турында фикер алыштык. Андый берничә шалтыратудан соң ул унбиш минуттан күбрәк өйрәнергә булды. Аннары ул өйрәнер өчен үзе миңа шалтырата башлады, кайвакыт ул шалтыратканда мин әле йокыдан да уянмаган була идем. Кайвакыт ул көненә ике тапкыр шалтырата иде. Бер ел чамасы үткәч, ул суга чумдырылу үтте, һәм тагын бер елдан соң пионер булып хезмәт итә башлады».

23. Ни өчен без алда да кешеләрне рухи йокыдан уятырга тиеш?

23 Кешеләргә рухи йокыдан уянырга ярдәм итү — бу чын осталык һәм ул даими тырышлыклар куюны таләп итә. Бу тырышлыклар ярдәмендә юаш кешеләр хакыйкатьне әле дә кабул итә. Һәр ай якынча 20 000 кеше суга чумдырылу үтеп, Йәһвә Шаһите булып китә. Шуңа күрә әйдәгез, Паулның беренче гасырда яшәгән Архип исемле абый-кардәшкә биргән киңәшен күңелебезгә салыйк: «Кара, Раббыдан кабул иткән хезмәтне ахырына җиткерү өчен игътибарлы бул» (Көл. 4:17). Киләсе мәкаләдән без кичектермичә эш итү нәрсәне аңлата икәнен белербез.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге рамка]

Ничек уяу булып калырга

▪ Аллаһы ихтыярын үтәү белән мәшгуль булыгыз

▪ Караңгылык эшләреннән качыгыз

▪ Рухи яктан йокымсырау никадәр куркыныч икәнен истә тотыгыз

▪ Территориягездәге барлык кешеләр белән эчкерсез кызыксынуыгызны дәвам итегез

▪ Вәгазьнең яңа ысулларын кулланыгыз

▪ Вәгазегезнең мөһим булуын истә тотыгыз