Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Сез безне фотога төшерә алмассызмы?»

«Сез безне фотога төшерә алмассызмы?»

«Сез безне фотога төшерә алмассызмы?»

Мексикадагы Вефилдә хезмәт итүче Хосе, өлкә конгрессының икенче көненнән соң, Кере́таро шәһәренә экскурсиягә чыккан. Колумбиядән килгән туристлар — ирле-хатынлы Хавьер һәм Мару́ — Хосены үзләрен фотога төшерүен сораган. Ул һәм аның дуслары яхшы киенгән булганга һәм плакеткалар такканга, бу пар алардан алар чыгарылыш кичәсеннән я башка махсус очрашудан түгелме дип сораган. Хосе үзләренең Йәһвә Шаһитләре үткәрә торган конгресста булганнарын аңлаткан һәм бу парны да конгрессның якшәмбе көненә килергә чакырган.

Бу ирле-хатынлыга, яраклы киемнәре булмаганга, андый очрашуга барырга үңайсыз булган. Моңа карамастан, Хосе аларга үз исемен әйтеп, үзе хезмәт иткән филиалның телефон номерын биргән.

Дүрт айдан соң Хавьер турында хәбәр ишеткәч, Хосе гаҗәпкә калган. Бу пар конгресска килгән булган икән һәм үзләренә Йәһвә Шаһитләренең килеп китүләрен сораган. Ул вакытта алар Мехико шәһәрендә яшәгәннәр. Тиздән Хавьер һәм Мару Изге Язмаларны өйрәнә һәм җыелышларга йөри башлаган. Ун ай үткәч, алар вәгазьчеләр булып киткән. Соңыннан аларга Торонтога (Канада) күченергә туры килсә дә, алар рухи үсешләрен дәвам иткәннәр һәм суга чумдырылганнар.

Соңрак Хосе Хавьердан хат алган. Анда ул үзен хакыйкатьне кабул итәргә нәрсә дәртләндергәнен аңлаткан. «Конгресска барыр алдыннан без хатыным белән үзебезнең рухи җитәкчелеккә мохтаҗ булганыбыз турында сөйләшкән идек. Без, сезнең яхшы киенгән булганыгызны күреп, сез ниндидер махсус очрашудан кайтасыздыр дип уйлаган идек. Конгресстагы кешеләрнең безне кайгыртып урын табарга ярдәм итүләре, программа дәвамында Изге Язмаларны ачып шигырьләрне күрсәтүләре һәм аларның тәртипләре безгә бик нык тәэсир итте. Һәм безнең туристларча киенүебез беркемне дә борчымый иде бугай».

Хосе акыллы Сөләйман патша сүзләренең хаклыгына инанган! Сөләйман болай дип язган: «Орлыгыңны иртән дә чәч, кулыңа ял бирмичә, кичен дә чәч, чөнки кайсысының яхшырак уңыш бирәсен яисә икесе дә бер дәрәҗәдә яхшы уңыш бирәме-юкмы икәнен син белмисең» (Вәг. 11:6). Син, башкаларга булачак конгресс я ачык нотык турында сөйләр өчен, һәр мөмкинлекне кулланып орлыкны чәчә аласыңмы? Хавьер һәм Мару кебек рухи җитәкчелеккә ачыккан һәм сусаган кешеләрне үзенә җәлеп итәр өчен, Йәһвә сине кулланырга мөмкин (Ишаг. 55:1).

[32 биттәге иллюстрация]

Сулдан уңга: Алехандро Воегелин, Мару Пинеда, Алехандро Пинеда, Хавьер Пинеда һәм Хосе Рамирес Мексикадагы филиалда