Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Мәсихче порнография карау гадәте аркасында җыелыштан чыгарылырга мөмкинме?

▪ Әйе, мөмкин. Шуңа күрә теләсә кайсы порнографиядән: журналлар белән китапларда булган текст я рәсемнәрдән, фильмнарда, видеоматериалларда яисә интернетта булган күренешләрдән тәвәккәллек белән качу мөһим.

Порнография киң таралган. Интернет порнография табуны тагы да җиңеләйтте һәм, нәтиҗәдә, бу куркыныч үләтне йоктырган кешеләрнең саны артты. Кайбер яшьләр һәм олы кешеләр порнографик веб-сайтларга уйламаганда тап була. Башкалар исә андый сайтларга белә торып керә; өйләрендә я офисларында үзләрен бер кем дә күрмәгәнгә, алар порнографик материалны иркенләп укый я карый ала. Ни өчен порнография мәсихчеләр өчен куркыныч?

Төп сәбәпне без Гайсәнең мондый кисәтүче сүзләрендә табабыз: «Хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була» (Мат. 5:28). Әлбәттә, ирле-хатынлы арасында табигый җенси мөнәсәбәтләрдә гаеп юк, һәм андый якынлык аларга рәхәтлек китерә (Гыйб. сүз. 5:15—19; 1 Көр. 7:2—5). Ләкин порнография җенси мөнәсәбәтләрне бозып күрсәтә һәм кешедә Гайсә кисәткән пычрак уй-теләкләрне уята. Шунысы ачык: порнографик материалны уку я карау Аллаһының мондый җитәкчелегенә каршы килә: «Шулай итеп, үзегездәге дөньяви теләкләрне: фәхешлек, пычраклык, нәфес, хайвани теләкне һәм потка табынуга тиң булган комсызлыкны үтерегез» (Көл. 3:5).

Мәсихче порнографияне бер яки ике тапкыр караган булса, бу нәрсәгә китерергә мөмкин? Ул ниндидер мөгънәдә Асаф эләккән куркыныч хәлдә дип әйтеп була. Асаф болай дигән: «Ә минем аякларым аздан гына авышмадылар, табаннарым да аздан гына таймый калдылар» (Мәд. 72:2). Берәр мәсихче, шәрә ир кеше я хатын-кыз яисә зина кылучы пар булган порнографик күренешләрне карап утырган булса, ничек инде аның вөҗданы саф һәм Аллаһы белән мөнәсәбәтләре тыныч була алсын ди? Андый мәсихче үзен, тынычлыгын югалткан Асаф кебек хис итәргә мөмкин, ул болай дигән: «Мин көн дә хәсрәткә түзеп торам, һәр иртә саен төзәтү кичерәм» (Мәд. 72:14, ЯД).

Андый бозыклык ятьмәсенә эләккән мәсихче аңына килергә һәм рухи ярдәмгә мохтаҗ икәнен танырга тиеш. Бу ярдәмне мәсихче җыелышта табып була. Изге Язмаларда болай диелә: «Кем дә булса берәү ниндидер гөнаһ кылганда тотыла икән, сез, рухлы кешеләр, аны басынкылык белән төзәтегез... һәрберегез үз-үзен дә күзәтсен» (Гәл. 6:1). Бер яки ике өлкән аңа кирәкле ярдәм күрсәтергә, шул исәптән, авыруны сәламәтләндерә алган һәм ул кылган гөнаһларның кичерелүенә китерә алган «иман белән» дога кылырга тиеш (Ягък. 5:13—15). Порнографиянең нәҗесле тәэсиреннән котылыр өчен ярдәм эзләгән мәсихчеләр, Асаф кебек, Аллаһыга якынлашу рәхәт икәненә инанган (Мәд. 72:28).

Әмма рәсүл Паул кайбер гөнаһ кылучылар «кылган шакшылык [«нәҗеслек», ЯД], фәхешлек һәм азгынлыклары өчен тәүбә итмәгән», дип әйткән * (2 Көр. 12:21). Монда «нәҗеслек» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе турында Марви́н Винсе́нт бу сүз «җирәнү хисе уята торган пычраклык дигән мәгънә йөртә» дип язган. Кызганыч, әмма кайбер порнографик материалларда шәрә кешеләр я зина кылучы ир-ат һәм хатын-кызның күренешләреннән күпкә начаррак күренешләр бар. Андый җирәнгеч, чиркангыч порнография гомосексуализмны (бер җенестәге кешеләрнең якынлык кылуы), төркемләшеп җенси азгынлыкка бирелүне, хайваннар белән җенси мөнәсәбәткә керүне, балалар порнографиясен, төркем белән көчләүне, хатын-кызларны рәхимсез җәберләүне, мазохизмны яки садизмны үз эченә ала. Паул көннәрендә «акыллары чуалган» кайберәүләр «оятларын югалтып, азгынлыкка бирелгәннәр һәм һәртөрле бозыклыкларны [«нәҗеслекне», ЯД] комсызлык белән эшләгән» (Эфес. 4:18, 19).

«Пычраклыкны», ягъни нәҗеслекне, рәсүл Паул шулай ук Гәләтиялеләргә 5:19 да да телгә алган. Британиянең Изге Язмаларның бер белгече бу сүз «монда, беренче чиратта, бар табигый булмаган җенси теләкләргә кагылырга мөмкин» дип әйткән. Бозык җенси мөнәсәбәт белән бәйле өстә китерелгән җирәнгеч порнография төрләре «табигый булмаган җенси теләкләргә» керә икәнен кайсы мәсихче танымас? Гәләтиялеләргә 5:19—21 дә Паул «болай эшләүчеләр» «Аллаһы Патшалыгына ия булмаслар» дип әйткән. Шуңа күрә берәр мәсихченең, бәлкем озак вакыт дәвамында, җирәнгеч порнографияне карау гадәте булса, ул, тәүбә итмәсә һәм бу гадәтне калдырмаса, җыелышта кала алмый. Җыелышның сафлыгын һәм рухын саклар өчен, аны җыелыштан чыгарырга туры килер (1 Көр. 5:5, 11).

Шуны белү юата: җирәнгеч порнография карау гадәтләре булган кайберәүләр өлкәннәргә мөрәҗәгать иткән һәм, тиешле үзгәрешләр ясар өчен, кирәкле ярдәм алган. Гайсә Сәрдә́йс җыелышына болай дип әйткән булган: «Үзеңдә калган, үләр дәрәҗәгә җиткән нәрсәләрне ныгыт,.. кайсы сәгатьтә килүемне син белмәссең» (Ачыл. 3:2, 3). Тәүбә итү һәм «уттан» котылу мөмкин (Яһүд 22, 23).

Әмма һәрберебезгә бу куркыныч сызыкка якын да килмәү никадәр яхшырак. Безгә порнографиянең бар төрләрен бер дә икеләнмичә кире кагарга кирәк.

[Искәрмә]

^ 8 абз. «Шакшылык [«нәҗеслек», ЯД], фәхешлек һәм азгынлык» арасындагы аерма турында «Күзәтү манарасы» (рус), 2006 ел, 15 июль, 29—31 битләрендә әйтелә.

[30 биттәге сүзләр]

Бозыклык ятьмәсенә эләккән мәсихче аңына килергә һәм рухи ярдәмгә мохтаҗ икәнен танырга тиеш