Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тәрҗемәи хәл

«Уң кулыңда мәңгегә рәхәтлек тора»

«Уң кулыңда мәңгегә рәхәтлек тора»

Лои́с Риду́р сөйләде

Тормышыгызда: «Их, андый карарга килмәгән булсам иде...»,— дип еш әйткәнегез булдымы? Әмма, 50 ел тулы вакытлы хезмәттә үткәргәннән соң, мин Йәһвәнең уң кулы ягында тору начар нәтиҗәләргә китергәнен исемә төшерә алмыйм. Ни өчен икәнен сезгә сөйләп бирәсем килә.

МИН 1939 елда тудым һәм Саскачеван (Канада) провинциясенең авыл җирендә өч апам, сеңлем һәм энем белән үстем. Киң далада урнашкан фермада яшәү бик күңелле иде. Бер көнне Йәһвә Шаһитләре өебезгә килеп әтием белән сөйләштеләр, һәм мин алардан Аллаһының исеме бармы дип сорадым. Алар Мәдхия 82:19 ны ачып, безгә Йәһвә дигән исемне күрсәттеләр. Бу миндә Аллаһы һәм аның Сүзе турында күбрәк белү теләген уятты.

Ул елларда авыл балалары — беренче сыйныфта укыганнарыннан алып сигезенче сыйныфтагыларына кадәр — бергәләп бер бүлмәдә укыды. Алар мәктәпкә күп километрлар үтеп җәяү я атта килә иде. Мәктәп укытучысының ихтыяҗлары турында җирле гаиләләр кайгырта иде. Чират безгә килеп җиткәч, яңа укытучы Джон Дидур безнең гаиләбездә яши башлады.

Бу яшь кешенең дә Аллаһы Сүзе белән тирән кызыксынганын мин белмәгән идем. Бер тапкыр мин әтием яклаган коммунизм белән социализмны мактадым. Моңа Джон тыныч кына болай диде: «Бер кешенең дә башкалар өстеннән хакимлек итәргә хокукы юк. Аллаһының гына моңа хокукы бар». Бу күп кенә кызыклы сөйләшүләргә китерде.

1931 елда туган Джон һәм ул сугыш авырлыклары турында ишеткән булган. 1950 елда Кореядагы сугыш башлангач, ул төрле руханиларга Аллаһыга ышанган кешеләрнең сугышта катнашулары дөресме, юкмы икәне турында сорау биргән. Аларның барысы да кулга корал алу христианнар өчен яраклы дигән. Соңрак шул ук сорауны ул Йәһвә Шаһитләренә биргән. Алар аңа Изге Язмалардагы сугышта катнашуга карата беренче мәсихчеләр тоткан принципны күрсәткән. 1955 елда Джон суга чумдырылу үтте. Киләсе елда мин дә суга чумдырылдым. Без икебез дә гомер буе һәм бар көчебезне куеп Йәһвәгә хезмәт итәргә тели идек (Мәдхия 36:3, 4). 1957 елның июль аенда без өйләнештек.

Күп кенә еллар өйләнешкән көнебез конгресслар үткәрелгән көннәргә туры килә иде. Бу көнне никахны хөрмәт итүче меңнәрчә кардәшләр арасында үткәрергә без шат идек. 1958 елда без беренче тапкыр халыкара конгресста булдык. Без, биш кардәш, Саскачеваннан Нью-Йорк шәһәренә машинада бардык. Бер атна буе без көндезен юлда булдык, ә төннәрне палаткада кунып үткәрдек. Пенсильваниядәге Бетлехем шәһәреннән бер абый-кардәш безне андый бер төнне үз өендә кунарга чакыргач, никадәр шатланганыбызны күз алдыгызга китерегез! Андый көтелмәгән мәрхәмәт ярдәмендә Нью-Йорк шәһәренә барып җиткәндә без чиста һәм пөхтә идек. Бу зур конгресста без Йәһвәгә хезмәт итү искиткеч рәхәтлек китерә икәнен күрдек! Мәдхия җырлаучы язганча Йәһвәнең «уң кулында мәңгегә рәхәтлек тора» (Мәд. 15:11).

ПИОНЕР ХЕЗМӘТЕБЕЗ

1959 елны, ягъни бер ел узгач, без Саскачеванда киң даланың калкулыгы өстендә кечкенә прицеп-йортта яшәп, пионерлар булып хезмәт итә башладык. Бу урыннан безгә күп чакрым ераклыкка җәелгән җир күренә иде һәм ул җирнең кайбер өлешләре безнең вәгазьләү өчен территориябез иде.

Бер көнне Филиалдан безгә бер хат килде. Мин шунда ук Джон тракторны ремонтлаган җиргә ашыктым. Хатта безгә Онтариодагы Ред-Лейк шәһәрендә махсус пионерлар булып хезмәт итәргә тәкъдим ителә иде. Бу урынның кайда икәнен белергә теләп, без аны карталардан эзләргә тотындык.

Бу җир безнең ачык далабыздан бик нык аерылып тора иде! Хәзер безнең алдыбызда зур урманнар һәм алтын приискалар янында төзелгән шәһәрчекләр иде. Беренче көнне тору урыны эзләгәндә, бер кечкенә кыз безнең үз күршесе белән сөйләшкәнебезне ишетеп алды. Ул моны әнисенә сөйләргә дип өенә йөгерде, һәм әнисе безне кунарга үзләренә чакырды. Без түбән өйдә йокладык, ә икенче көнне ике бүлмәле бүрәнәле йортка күчендек. Анда утын белән ягыла торган тимер мичтән тыш башка бернәрсә дә: суүткәргеч тә, җиһаз да юк иде. Берничә әйберне без секонд-хенд кибетеннән алдык һәм тиздән тору шартларыбыз шактый җайланды.

Иң якын җыелыш 209 километр ераклыкта иде. Алтын приискаларда эшләүчеләрнең күбесе Европадан иде, һәм алар бездән үзләре өчен Изге Язмаларны туган телләрендә таба алуыбызны үтенә иде. Тиздән, без инде менә дигән 30 Изге Язмалар өйрәнүе үткәрә идек. Һәм алты ай эчендә кечкенә җыелыш оештырылды.

Безнең белән өйрәнүче бер хатынның ире, хатынын акылга утыртыр өчен, таныш руханиен чакырды. Бу рухани без башка тәгълиматлар белән бер рәттә Троицага да өйрәтергә тиеш дип әйтте. Хатын руханига католик Изге Язмаларын бирде һәм әйткәннәрен расларга тәкъдим итте. Ул исә, үзенең беркемгә дә бернәрсә дә исбат итәргә тиеш түгеллеген әйтеп, Изге Язмаларны өстәлгә атып бәрде. Киткәндә ул украин телендә аларга безне өйләреннән куып чыгарырга һәм башка кертмәскә кушты. Джонның украин телен аңлаганын ул белми иде.

Бу очрактан соң күп тә үтмәде, Джонны район хезмәтен башкарырга өйрәнер өчен чакырдылар һәм без Ред-Лейктан күчеп киттек. Бер ел чамасы үткәч, Джон өлкә конгрессында суга чумдырылу нотыгын сөйләгәндә, кемне күрде дип уйлыйсыз? Суга чумдырылырга теләүчеләр арасында нәкъ теге ир кеше утыра иде! Рухани белән булган очрак аны Изге Язмаларны өйрәнергә дәртләндергән.

КҮЧЕП ЙӨРҮ ХЕЗМӘТЕБЕЗ

Район хезмәтендә без төрле гаиләләрдә тукталдык. Бу безгә күп шатлык китерде һәм андый кунакчыллык күрсәткән кардәшләр белән без бик якынлаштык. Бервакыт кыш көне без җылытылмый торган өске каттагы бүлмәдә яшәдек. Без олы яшьтәге апа-кардәшнең кечкенә мичне ягар өчен, иртән иртүк бүлмәбезгә кергәнен ишетә идек. Соңыннан, юыныр өчен, ул безгә табак белән җылы су китерә иде. Бу тыныч һәм кайгыртучан апа-кардәштән мин күп нәрсәгә өйрәндем.

Район хезмәте миңа Йәһвәгә тагы да якынлашырга булышты. Альберта провинциясендәге бер районның ерак төньягында шахтерлар шәһәрчеге бар иде, һәм анда бердән-бер апа-кардәшебез яши иде. Йәһвә оешмасы бу апа-кардәшебез турында ничек кайгырта иде? Һәр алты ай без анда очып бара идек һәм, шәһәрдәге зур җыелышка килгән кебек, бер атна дәвамында аның белән вәгазьли идек һәм очрашулар үткәрә идек. Әйе, Йәһвә сарык бәтиенә охшаш һәр хезмәтчесе турында назлы кайгырта!

Без үзебезгә кунакчыллык күрсәткән күп кардәшләр белән элемтәдә тордык. Бу миңа Джонның беренче бүләкләренең берсен — язу кәгазе тулы төсле коробканы исемә төшерә. Шул кәгазьләрне алып дусларыбызга хатлар язу безгә күп шатлык китерә иде. Ул коробканы мин һаман да саклыйм.

Торонтода район хезмәтендә булганда, безгә Канададагы Вефильдән бер абый-кардәш шалтыраткан иде. Ул безгә Вефильдә хезмәт итәргә тәкъдим итте. Җавапны кайчан бирергә кирәк иде? «Мөмкин булса иртәгә!» — диде ул. Һәм без бу тәкъдимне кабул иттек.

ВЕФИЛЬ ХЕЗМӘТЕБЕЗ

Һәр яңа билгеләнү Йәһвәнең кулыннан килгән рәхәтлекнең төрле якларын күрсәтте. Шуны ук 1977 елда башланган Вефиль хезмәтебез турында да әйтеп була. Майланган мәсихчеләр белән аралашу аларның шәхси үзенчәлекләрен генә түгел, ә Аллаһы Сүзен тирән хөрмәт итүләрен дә күрергә булышты.

Вефильдәге тормыш безгә бик ошый иде. Мәсәлән, киемнәребез чемоданда түгел, ә шкафта иде, һәм без бер генә җыелышта хезмәт итә идек. Өстәвенә, миңа билгеләнгән эш, ягъни экскурсияләр үткәрү, минем өчен һәрвакыт шатлыклы бер вакыйга иде. Мин Вефильдә башкарылган эш турында сөйли идем, килгән кардәшләрнең Вефиль турында фикерләрен ишетә идем һәм аларның сорауларына җавап бирә идем.

Еллар тиз узды, һәм 1997 елда Джонны Паттерсонга (Нью-Йорк), Филиал комитеты әгъзалары өчен мәктәпкә чакырдылар. Аннан соң безгә Украинага күчәргә тәкъдим иттеләр. Моның турында без җентекләп һәм дога кылып уйландык. Шул көннең кичен җавабыбыз әзер иде, без ризалашырга булдык.

ЯҢА БИЛГЕЛӘНҮ — УКРАИНА

Без 1992 елда Санкт-Петербургта һәм 1993 елда Киевта үткән зур халыкара конгрессларда булдык. Бу конгресслар безне Көнчыгыш Европадагы кардәшләребезгә гашыйк итте. Безнең яңа тору урыныбыз Львов (Украина) шәһәрендә, бер иске йортның икенче катында иде. Тәрәзәләребездән ишегалды, андагы кечкенә бакча, кызыл әтәч һәм чебешләр күренә иде. Без үзебезне Саскачевандагы фермада яшәгәндәй хис итә идек. Ул йортта унике вефильче яшәде. Вефильгә барып җитәр өчен, безгә һәр көн иртән-иртүк бөтен шәһәр аша үтәргә туры килә иде.

Украинада кичергән хисләребез турында да әйтеп китәсем килә. Сынаулар, тыелулар һәм төрмәләр аша үткән күп кардәшләр арасында булу безне басынкылыкка өйрәтте. Андый авырлыкларга карамастан, алар үз иманнарын нык килеш саклап калган. Мактау сүзләрен ишеткәндә алар: «Без моны Йәһвә өчен эшләдек»,— дип әйтә. Алар беркайчан да үзләрен ярдәмсез калдырылган итеп хис итмәгәннәр. Хәзер дә, аларга берәр нәрсә өчен рәхмәт әйткәндә, алар, бар яхшы нәрсәләрнең Чыганагын танып: «Йәһвәгә рәхмәт»,— дип җавап кайтаралар.

Украинада күпләр җыелышка җәяү йөри һәм юлга кайвакыт бер сәгать я күбрәк вакыт китә. Бу вакытны алар аралашыр һәм бер-берсен дәртләндерер өчен куллана. Львовта 50 дән артык җыелыш һәм аларның 21 е очрашуларын Патшалык Заллары комплексында үткәрә. Якшәмбе көнне җыелышка баручы кардәшләрнең өзлексез агымы — бик матур күренеш.

Йомшак һәм кайгыртучан кардәшләр белән уртак телне без бик тиз таба идек. Кайвакыт миңа украин телендә әйтелгәнне аңлау авыр, андый очракларда, кардәшләр миңа зур сабырлык күрсәтә. Бу сабырлык аларның игелекле сүзләрендә һәм ягымлы йөзләрендә чагыла.

Кардәшләрнең бер-берсенә чын күңелдән ышанганын 2003 елда Киевта үткән халыкара конгресста булган бер очрак күрсәтте. Без кешеләр тулы метрога төшкәч, кечкенә генә бер кыз, яныбызга килеп, тыныч кына: «Мин югалдым. Мин әбиемне таба алмыйм»,— дип әйтте. Бу кыз безнең плакеткаларны күргән һәм безнең Йәһвә Шаһитләре икәнебезне белеп алган. Ул үзен кыю тотты һәм бер дә еламады. Безнең юлдашыбыз бер район күзәтчесенең хатыны, бу кызны җитәкләп, стадионга, табылган әйберләр бүлегенә илтте. Тиздән бу кызның әбисе табылды. Меңләгән ят кешеләр арасында югалып калган бу кечкенә кызның Аллаһыга искиткеч ышанычы минем күңелемә сеңеп калды.

2001 елның маенда Филиалыбызның яңа биналарының багышлануына кардәшләр төрле илләрдән Украинага килде. Якшәмбе көнне иртән, стадионда үткән махсус нотыктан соң, яңа Вефильгә дөнья кадәр кардәш юнәлде. Нинди онытылмаслык күренеш! Шундый тыныч һәм тәртипле барган бу кардәшләрне күргәч, күңелем тулды. Бу вакыйга Аллаһыга хезмәт итү китергән рәхәтлек өчен рәхмәтле булуымны тагы да көчәйтте.

КИСКЕН ҮЗГӘРЕШЛӘР

Кызганычка каршы, 2004 елда Джонга рак диагнозы куйдылар. Дәвалану өчен без Канадага киттек. Химиотерапиянең беренче курсын ул бик авыр кичерде һәм берничә атна интенсив терапия палатасында үткәрде. Бәхетебезгә каршы, ул аңына килде. Аңа сөйләшү авыр иде, әмма килгән кешеләргә рәхмәтләрен ул сүз белән әйтә алмаса да, күз карашы белән белдерә иде.

Әмма аның хәле яхшырмады һәм шул елның көзендә ул үлеп китте. Мин үземне җанымның бик зур бер өлешен югалткандай хис иттем. Бергәләп Йәһвәгә хезмәт итү безгә күп шатлык китерә иде. Миңа нишләргә иде? Мин Украинага кайтырга булдым. Вефиль гаиләсе һәм җыелыштагы кардәшләр күрсәткән кайнар ярату өчен мин бик рәхмәтлемен.

Без кабул иткән карарларыбыз өчен беркайчан да үкенмәдек. Без яхшы кешеләр арасында рәхәт тормыш алып бардык. Йәһвәнең игелеге турында әле күпне беләсе бар икәнен мин беләм, һәм аңа мәңге хезмәт итәргә өметләнәм, чөнки мин рәхәтлекне Йәһвәнең уң кулында таптым.

[6 биттәге сүзләр]

«Без кабул иткән карарларыбыз өчен беркайчан да үкенмәдек»

[3 биттәге иллюстрация]

Джонга кияүгә чыкканда

[4 биттәге иллюстрация]

Онтариодагы Ред-Лейк шәһәрендә махсус пионер булып хезмәт итәм

[5 биттәге иллюстрация]

Джон белән Украинада, 2002 ел