Өметебезгә шатланабыз
Өметебезгә шатланабыз
«Аллаһы вакыт башланганчы ук вәгъдә иткән мәңгелек тормышка өмет бирә, ә Ул беркайчан да ялганламый» (ТИТ. 1:2).
КАБАТЛАУ ӨЧЕН СОРАУЛАР
Майланган мәсихче үлеменә тикле сафлыгын саклап калганда, күктә шатлык булганын без кайдан беләбез?
Башка сарыкларның һәм майланган мәсихчеләрнең өметләренең тормышка ашулары үзара ничек бәйле?
Өметебез тормышка ашсын өчен, «тормышыбызның изге» булуын һәм «Аллаһыга багланган булуыбызны» нинди эшләр аша күрсәтә алабыз?
1. Йәһвә биргән өмет безгә нык булып калырга ничек ярдәм итә ала?
ЙӘҺВӘ — «өмет бирүче Аллаһы». Бу сүзләрне әйткәч рәсүл Паул, Йәһвә «Изге Рухның кодрәте аша өметебез артканнан-арта барсын өчен,.. [безне] бар шатлык һәм иминлек белән сугара» ала, дип өстәгән (Рим. 15:13). Өметебез нык булса, без тормышыбыздагы һәр кыенлыкны җиңеп чыга алачакбыз һәм йөрәгебездә шатлык белән иминлек булачак. Андый өмет майланганнар өчен дә, башка мәсихчеләр өчен дә, «җаннарының ышанычлы вә ныклы якоре сыман» булачак (Евр. 6:18, 19). Тормыштагы авырлыклар өстебезгә давыл кебек ишелгәндә, без өметебезгә тотынып тора алабыз һәм авырлыклар безне икеләнүчән я аз иманлы булуга таба алып китмәячәк. (Еврейләргә 2:1; 6:11 не укы.)
2. Мәсихчеләрнең нинди өметләре бар, һәм ни өчен «башка сарыкларны» майланган мәсихчеләрнең өметләре кызыксындырырга тиеш?
2 Һәр мәсихченең өмете бар. «Кечкенә көтүдән» булган майланган мәсихчеләрнең калдыгы, күктә үлемсез тормыш алып, Мәсих белән бергә аның Патшалыгында патшалар һәм руханилар булырга өметләнә (Лүк 12:32; Ачыл. 5:9, 10). Күп санлы «башка сарыклардан» булган «бихисап күп кешенең» өмете исә — Патшалыкның гражданнары буларак, җирдәге оҗмахта мәңге яшәү (Ачыл. 7:9, 10; Яхъя 10:16). Башка сарыклар үзләренең котылуы җирдә яшәүче Мәсихнең «кардәшләренә» ярдәм итүләренә бәйле икәнен беркайчан да онытмаска тиеш (Мат. 25:34—40, «Яхшы хәбәр»). Майланган мәсихчеләр үз бүләкләрен алачак һәм «башка сарыкларның» өметләре дә һичшиксез тормышка ашачак. (Еврейләргә 11:39, 40 ны укы.) Башта, әйдәгез, майланган мәсихчеләрнең өметенә игътибар итик.
МАЙЛАНГАН МӘСИХЧЕЛӘРНЕҢ «ТЕРЕ ӨМЕТЛӘРЕ»
3, 4. Майланган мәсихчеләр «тере өметкә» ничек «яңадан тудырыла» һәм бу өмет нәрсәне аңлата?
3 Рәсүл Петер майланган мәсихчеләргә ике хат язган булган һәм аларда ул кардәшләрен «сайланганнар» дип атаган (1 Пет. 1:1). Ул кечкенә көтүгә бирелгән искиткеч өметнең төрле якларын ачыклап биргән. Үзенең беренче хатында Петер болай дип язган: «Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысына һәм Атасына дан! Ул Үзенең бөек мәрхәмәте белән Гайсә Мәсихне үледән терелтү аша безне яңадан тудырды һәм безгә тере өмет бирде. Ул моны күкләрдә сезнең өчен сакланган черемәс, пакь, шиңмәс мирасыгыз булсын өчен эшләде. Соңгы вакытта ачылырга әзер торучы котылу өчен Аллаһы сезне иман итүегез аша Үзенең кодрәте белән саклап тора. Шуңа күрә... котылачагыгызга куаныгыз» (1 Пет. 1:3—6).
4 Йәһвә, Мәсих белән күктәге Патшалыкта идарә итәр өчен, Аллаһының рухи угыллары итеп «яңадан тудырырга» дип саны чикләнгән мәсихчеләрне сайлаган булган. Алар Мәсих белән патшалар һәм руханилар булыр өчен изге рух белән майланылган (Ачыл. 20:6). Петер «яңадан тудырылу» аларга «тере өмет» бирә дип әйткән һәм бу өметне ул «күкләрдә» сакланылган «черемәс, пакь, шиңмәс мирас» дип атаган. Майланган мәсихчеләрнең үзләренең тере өметләренә «куанганнарына» гаҗәпләнәсе юк! Әмма өметләренең тормышка ашуы аларның Аллаһыга тугры булулары белән бәйле.
5, 6. Ни өчен майланган мәсихчеләр «Аллаһы тарафыннан чакырылган булуларын тагын да ышанычлырак итәргә» тиеш?
5 Үзенең икенче хатында рәсүл Петер майланган мәсихчеләрне «Аллаһы тарафыннан чакырылган һәм сайланган булуларын тагын да ышанычлырак итәргә» дәртләндергән (2 Пет. 1:10). Майланганнар үзләрендә иман, Аллаһыга бирелгәнлек, имандашларга ярату, мәхәббәт кебек мәсихче сыйфатларны үстерергә тиеш. Петер: «Әгәр сездә бу хасиятләр булса, һәм алар арта барса, сезнең Раббыбыз Гайсә Мәсихне белүегез файдасыз һәм уңышсыз калмас»,— дип әйткән. (2 Петер 1:5—8 не укы.)
6 Беренче гасырда яшәгән Кече Азиядәге Филаде́лфея җыелышындагы рух белән тудырылган өлкәннәргә терелтелгән Мәсих болай дигән: «Син Минем сабыр булу кирәклеге хакында әйткән сүземне саклап тотканга күрә, җирдә яшәүчеләрне сынар өчен, бөтен җиһанга киләчәк сынау вакытыннан Мин дә сине саклап калачакмын. Тиздән киләм: таҗыңны һичкем тартып алмасын өчен, үзеңдә булганны нык тот» (Ачыл. 3:10, 11). Үлгәнгә тикле тугры булып калган сайланганнарга «сулмый торган дан таҗы» вәгъдә ителгән, ә тугрылыгын югалткан майланган мәсихче андый «таҗны» ала алмый (1 Пет. 5:4; Ачыл. 2:10).
ПАТШАЛЫККА КЕРҮ
7. Үзенең хатында Яһүд нинди искиткеч өмет турында әйткән?
7 Б. э. 65 нче еллар тирәсендә Гайсәнең бертуган энесе Яһүд, «чакырылганнарга» дип атап, майланган мәсихчеләргә хат язган. (Яһүд 1; Еврейләргә 3:1 не чагыштыр.) Хатында ул Аллаһының Патшалыгына чакырылган мәсихчеләр өчен «уртак котылуга» китерә торган данлыклы өметкә игътибар итәргә теләгән (Яһүд 3). Әмма аңа башка мөһим нәрсәләр турында язарга кирәк булган. Шулай да хатын ул майланган мәсихчеләрнең искиткеч өметләре хакында язып тәмамлый: «Сезне гөнаһка төшүдән саклый алучы, сезне кимчелексез рәвештә шатлык белән Үзенең даны алдына китерә алучы Раббыбыз Гайсә Мәсих аша безне Коткаручы бердәнбер Аллаһыга бар вакытлардан элек, хәзер һәм мәңгегә дан, мәһабәтлек, кодрәт һәм хакимлек булсын» (Яһүд 24, 25).
8. Майланган мәсихче үлеменә тикле сафлыгын саклап калганда, күктә зур шатлык булганын без кайдан беләбез?
1 Көр. 15:42—44). «Гөнаһлы бер кешенең тәүбә итүенә» күктә зур шатлык булса, Гайсәнең рухи кардәше җирдәге тормышын сафлыгын саклап тәмамлаганда, күктә нинди шатлык булганын күз алдыгызга китерегез (Лүк 15:7). Йәһвә һәм тугры рухи затлар, майланган берәү «шатлык белән» бүләген алганда, аның белән бергә шатланачаклар. (1 Яхъя 3:2 не укы.)
8 Әлбәттә, һәрбер тугры майланган мәсихче тугрылыкны югалтуга һәм үзен юкка чыгаруга китерә алган нәрсәләрдән сакланырга тели һәм Аллаһы үзенә булышыр дип өметләнә. Аларның Изге Язмаларга нигезләнгән өметләре шуннан гыйбәрәт: Гайсә Мәсих аларны камил рухи затлар булып үледән терелтәчәк һәм алар зур шатлык белән Аллаһы алдында тора алачак. Майланган мәсихче үлеменә тикле тугрылыгын сакласа, ул, һичшиксез, «мәңге үлми торган булып... данланып,.. рухи тәндә терелеп торачак» (9. Нинди мәгънәдә тугры майланган мәсихчеләр Патшалыкка «зур теләк белән кабул ителә» һәм бу өмет аларның әлегә җирдә яшәгән калдыгына ничек тәэсир итә?
9 Шул үк рәвешле, Петер майланган мәсихчеләргә, алар тугры булулары белән үзләренең билгеләнүләрен сакласалар, «Раббыбыз вә Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең мәңгелек Патшалыгына зур теләк белән кабул ителерләр» дип язган (2 Пет. 1:10, 11). Аларның «зур теләк белән» кабул ителәчәкләре турында әйткәндә, Петер аларның күккә бөек данда керүләрен күздә тоткандыр. Бу сүзләр тагын шуны аңлатырга мөмкин: тормыш өчен йөгерештә көчләрен жәлләмәгән мәсихчеләр бернәрсә белән дә чагыштырмаслык фатихалар кичерәчәк. Тормышлары дәвамында үзләренең тугры булып калганнары турында уйлану аларның күңелләрен шатлык һәм рәхмәт хисе белән тутырачак. Андый өмет әлегә җирдә яшәгән майланган мәсихчеләргә тугры булып калырга көч бирә (1 Пет. 1:13).
БАШКА САРЫКЛАРНЫҢ ӨМЕТЕ
10, 11. а) «Башка сарыкларның» нинди өметләре бар? б) Җирдә яшәү өметенең үтәлүе Мәсих белән һәм шулай ук «Аллаһы балаларының» үзләрен ачыктан-ачык күрсәтүләре белән ничек бәйле?
10 Рәсүл Паул рух белән тудырылган «Аллаһы балаларының» Мәсихнең варисташлары булырга искиткеч өметләре турында язган. Ул шулай ук хисапсыз башка сарыкларга Йәһвә биргән өмет турында да әйтеп киткән: «Аллаһы тарафыннан барлыкка китерелгәннәрнең барысы да [кешелек] Аңардан Үз балаларын [майланган мәсихчеләрне] ачыктан-ачык күрсәтүне түземсезлек белән өметләнеп көтә, чөнки Аллаһы бар иткәннәрнең һәммәсе ыгы-зыгыга буйсындырылды. Бу аларның ихтыяры буенча түгел, бәлки Буйсындыручының ихтыяры буенча эшләнде. Аллаһы тарафыннан яратылганнарның бөтенесе фанилыкка илтүче коллыктан азат ителеп, Аллаһы балаларының данлы азатлыгын уртаклашачак дигән өмет булганга бу шулай эшләнде» (Рим. 8:14—21).
11 Йәһвә кешелекне «нәсел» ярдәмендә «борынгы еланнан» — Шайтан Иблистән арындырырга вәгъдә итеп, кешелеккә «өмет» биргән (Ярат. 3:15; Ачыл. 12:9). «Нәселнең» төп өлеше Гайсә Мәсих булган (Гәл. 3:16). Аның үлеме һәм үледән терелтелүе кешелеккә гөнаһ вә үлем коллыгыннан арыныр өчен нык өмет бирде. Бу өметнең тормышка ашуы «Аллаһының Үз балаларын ачыктан-ачык күрсәтүе» белән бәйле. Данланган майланган мәсихчеләр — «нәселнең» икенче дәрәҗәдәге өлеше. Алар Мәсих белән бергә Шайтанның явыз төзелешен юк итүдә катнашканда үзләрен ачыктан-ачык күрсәтәчәк (Ачыл. 2:26, 27). Зур газаптан чыгачак «башка сарыклардан» булган мәсихчеләргә бу котылу китерәчәк (Ачыл. 7:9, 10, 14).
12. Майланганнарның үзләрен «ачыктан-ачык күрсәтүләре» кешелеккә нинди файда китерәчәк?
12 Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе «барлыкка китерелгәннәрнең барысына» да нинди җиңеллек китерәчәк! Ул вакытта «Аллаһының балалары» үзләрен башкача «ачыктан-ачык күрсәтәчәк»: Мәсих белән руханилар булып хезмәт иткәндә, алар кешеләргә Гайсәнең йолым корбаныннан файда алырга ярдәм итәчәк. Күктәге Патшалыкның идарәсе астында «барлыкка китерелгәннәрнең барысы» гөнаһ белән үлем йөгеннән арына башлаячак. Әкренләп тыңлаучан кешеләр «фанилыкка илтүче коллыктан азат ителәчәк». Алар Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытында һәм аның тәмамлануыннан соң булачак соңгы сынауда Йәһвәгә тугры калсалар, аларның исемнәре «тормыш китабына» мәңгегә язылып куелачак. Алар «Аллаһы балаларының данлы азатлыгын» алачак (Ачыл. 20:7, 8, 11, 12). Бу чыннан да искиткеч өмет!
ӨМЕТЕБЕЗНЕ ТЕРЕ КИЛЕШ САКЛЫЙК
13. Безнең өметебез нәрсәгә нигезләнгән һәм Мәсихнең килүе нәрсәдән күренәчәк?
13 Петернең рухландырылган ике хатында язганнары майланган мәсихчеләргә һәм башка сарыкларга өметләрен тере килеш сакларга ярдәм итә. Рәсүл мәсихчеләрнең өмете үзләренең эшләреннән түгел, ә Йәһвәнең юмарт игелегеннән тора икәненә игътибар иткән. Ул болай дип язган: «Әзер торыгыз, аек акыллы булыгыз, Гайсә Мәсих килгәндә сезгә биреләчәк мәрхәмәткә тулысынча өмет баглагыз» (1 Пет. 1:13). Мәсих килгәч үзенең тугры шәкертләрен бүләкләячәк һәм явызларга карата Йәһвә чыгарган хөкемне үтәячәк. (2 Тессалуникәлеләргә 1:6 —10 ны укы.)
14, 15. а) Өметебезне тере килеш саклар өчен игътибарыбыз нәрсәгә тупланган булырга тиеш? б) Петер нинди киңәш биргән?
14 Өметебезне тере килеш саклар өчен безгә «Аллаһының көне» тиздән киләчәк икәнен һәрвакыт истә тотарга кирәк. Бу көнне «күкләр», ягъни кеше идарәсе һәм «җир», ягъни явыз 2 Пет. 3:10—12).
кешеләр юк ителәчәк. Петер болай дип язган: «Сез нинди кеше булырга тиеш соң? Сез Аллаһының көнен көткәндә һәм ул көннең тизрәк килүе өчен тырышканда, тормышыгыз изге һәм Аллаһыга багланган булуы кирәк. Ул көнне күк янып таркалачак һәм кызулыктан күк җисемнәре эреп бетәчәк» (15 Хәзерге «күкләр» һәм «җир» «яңа күкләр» [Мәсихнең Патшалыгы] һәм яңа җир [җирдәге яңа җәмгыять] белән алыштырылачак (2 Пет. 3:13). Алга таба Петер, вәгъдә ителгән яңа дөньяны «көткәндә», өметебезне тере килеш саклау өчен, ничек эш итәргә кирәк икәнен күрсәтеп, туры киңәш биргән: «Шуңа күрә, кадерле кардәшләр, моның барысын көтеп яшәгәндә, сез, Аллаһы сезнең тапсыз, кимчелексез һәм тыныч-тату яшәвегезне күрсен өчен, көчегездән килгәннең барысын эшләгез» (2 Пет. 3:14).
ӨМЕТЕБЕЗ БУЕНЧА ЯШИК
16, 17. а) «Тормышыбызның изге» булуы һәм «Аллаһыга багланган булуыбыз» нинди эшләрдән күренергә тиеш? б) Өметебез тормышка ничек ашачак?
16 Без өметебезне тере килеш сакларга гына түгел, ә аның буенча яшәргә дә тиеш. Безгә үзебезнең рухи хәлебезне күзәтеп торырга кирәк. Без бу дөнья кешеләре «арасында үзебезне әдәпле тотканда» һәм Аллаһының тәкъвалык нормалары буенча яшәгәндә «тормышыбыз изге» дип әйтеп була (1 Пет. 2:12; 2 Пет. 3:11). Без «бер-беребезне яратырга» тиеш. Бу халыкара кардәшлек арасында һәм үзебезнең җыелышыбызда бердәмлекне саклар өчен, хәлебездән килгәннең барысын эшләү дигәнне аңлата (Яхъя 13:35). «Аллаһыга багланган булуыбыз» Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрне ныгытучы эшләрдән күренә. Аларга тирән мәгънәле догаларыбыз, һәр көн Изге Язмаларны уку, сыйфатлы шәхси өйрәнү, гаилә белән гыйбадәт кылу һәм «Патшалык хакындагы Яхшы хәбәрне» вәгазьләүдә актив булу керә (Мат. 24:14).
17 Йәһвә үзе хуплаган кешеләрне бу явыз дөнья төзелеше «эреп беткәндә» коткарачак. Безнең һәрберебез андый кешеләр арасында булырга тели. Шул чакта без беркайчан да ялганламый торган Аллаһы «вакыт башланганчы ук вәгъдә иткән мәңгелек тормышка өметебезнең» үтәләчәген күрәчәкбез (Тит. 1:2).
[Өйрәнү өчен сораулар]
[22 биттәге иллюстрация]
Майланган мәсихчеләр «тере өметкә» «яңадан тудырыла»
[24 биттәге иллюстрация]
Гаиләгезнең өметен тере килеш саклагыз