Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәгә бүленмәгән йөрәк белән хезмәт итегез

Йәһвәгә бүленмәгән йөрәк белән хезмәт итегез

Йәһвәгә бүленмәгән йөрәк белән хезмәт итегез

«Үз атаңның Аллаһысын бел, һәм аңа бүленмәгән йөрәгең... белән хезмәт ит» (1 ЕЛЪ. 28:9).

БУ СОРАУЛАРГА ҖАВАПЛАР ТАБЫГЫЗ:

Нәрсә ул образлы йөрәк?

Без йөрәгебезне ничек тикшерә алабыз?

Без Йәһвәгә бүленмәгән йөрәк белән хезмәт итүебезне ничек дәвам итә алабыз?

1, 2. а) Аллаһы Сүзендә кеше тәненең нинди әгъзасының исеме еш кына күчмә мәгънәдә кулланыла? б) Ни өчен йөрәк дигән сүзнең күчмә мәгънәсен аңлау мөһим?

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘ кеше тәне әгъзаларының исемнәре еш кына образлы мәгънәдә кулланыла. Мәсәлән, ыруг башлыгы Әюб: «Минем кулларымда көч куллану юк»,— дип әйткән. Сөләйман патша: «Яхшы хәбәр сөякләрне ныгытыр»,— дигән. Йәһвә Йәзәкилне: «Синең маңгаеңны чакматаштан катырак... иттем»,— дип ышандырган. Һәм рәсүл Паул Тимутегә: «Кешеләр уйлап чыгарган риваятьләргә колак салырлар»,— дип язган (Әюб 16:17; Гыйб. сүз. 15:30; Йәз. 3:9; 2 Тим. 4:4).

2 Әмма Изге Язмаларда йөрәк кеше тәненең башка әгъзаларына караганда күчмә мәгънәдә ешрак кулланыла. Мәсәлән, аны тугры Һанна үз догасында телгә алган: «Минем йөрәгем Йәһвәдә куана» (1 Пат. 2:1). Изге Язмаларның төп нөсхәсендә йөрәк дигән сүз якынча мең тапкыр очрый һәм һәр очракта диярлек күчмә мәгънәдә. Образлы «йөрәк» нәрсәне символлаштыра икәнен белү бик мөһим, чөнки Изге Язмаларда аны сакларга кирәк дип әйтелә. (Гыйбрәтле сүзләр 4:23 не укы.)

НӘРСӘ УЛ ОБРАЗЛЫ ЙӨРӘК?

3. Изге Язмаларда кулланылган «йөрәк» дигән сүзнең мәгънәсен ничек аңлап була? Мисал китерегез.

3 Аллаһы Сүзендә «йөрәк» дигән сүзнең мәгънәсе сүзлекләрдә кебек турыдан туры бирелмәсә дә, аннан без ул нәрсәне аңлатканын белә алабыз. Ничек итеп? Меңләгән вак ташлардан оештырылып ясалган нәфис мозаиканы күз алдыгызга китерегез. Бу мозаикага арткарак чигенеп күз салсак, бар ташлар бер бөтен рәсемне тәшкил иткәнен күреп була. Шулай ук Изге Язмаларда «йөрәк» дигән сүз кулланылган күп очракларга артка чигенеп карасак, бергәләп алар бер бөтен рәсемне тәшкил иткәнен күрербез. Нинди рәсемне?

4. а) «Йөрәк» дигән сүзнең мәгънәсе нинди? б) Гайсәнең Маттай 22:37 дә язылган сүзләре нәрсәне аңлата?

4 Изге Язмаларны язучылар «йөрәк» дигән сүзне кешенең эчке дөньясын сурәтләр өчен кулланганнар. Ул үз эченә безнең теләкләребезне, фикерләребезне, омтылышларыбызны, карашларыбызны, сәләтләребезне, мотивларыбызны һәм максатларыбызны ала. (Саннар 15:39; Гыйбрәтле сүзләр 13:12; Рәсүлләр 14:17 не укы.) Бер белешмәлектә әйтелгәнчә, йөрәк — бу «кешенең асылы». Кайчак «йөрәк» дигән сүз таррак мәгънәдә кулланыла. Мәсәлән, Гайсә: «Раббы Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат»,— дигән (Мат. 22:37). Бу очракта «йөрәк» дигән сүз эчке кешенең эмоцияләрен, теләкләрен һәм хисләрен аңлата. Йөрәк, җан, акыл дигән сүзләрне аерым әйтеп, Гайсә без Аллаһыга карата яратуыбызны хисләребез белән дә, тормыш рәвешебез белән дә, акыл сәләтебез белән дә күрсәтергә тиеш икәненә басым ясаган (Яхъя 17:3; Эфес. 6:6). Әмма «йөрәк» үзе генә телгә алынганда, ул эчке кешебезне аңлата.

НИ ӨЧЕН ЙӨРӘГЕБЕЗНЕ САКЛАРГА КИРӘК?

5. Ни сәбәпле без Йәһвәгә бүленмәгән йөрәк белән хезмәт итәр өчен, көчебездән килгәнне эшләргә телибез?

5 Давыт патша үз улы Сөләйманга болай дигән: «Үз атаңның Аллаһысын бел, һәм аңа бүленмәгән йөрәгең һәм бөтен җаның белән хезмәт ит, чөнки Йәһвә бар йөрәкләрне сыный һәм уй-фикерләрнең юнәлешен белә» (1 Елъ. 28:9). Һичшиксез, Йәһвә бар йөрәкләрне дә, шул исәптән безнекен дә, тикшереп тора (Гыйб. сүз. 17:3; 21:2). Йөрәгебездә булганнар аның белән мөнәсәбәтләребезгә һәм киләчәгебезгә нык тәэсир итә. Шуңа күрә Йәһвәгә бүленмәгән йөрәк белән хезмәт итәр өчен, без, көчебездән килгәнне эшләп, Давытның Аллаһы тарафыннан рухландырылган киңәшен тотарга телибез.

6. Йәһвәгә хезмәт итәргә тәвәккәллегебез турында әйткәндә, без нәрсәне аңларга тиеш?

6 Йәһвә халкы буларак ашкынып хезмәт итүебез, бездә Аллаһыбызга бүленмәгән йөрәк белән хезмәт итәргә көчле теләкнең бар икәнен күрсәтә. Әмма без шуны аңлыйбыз: Шайтанның явыз дөньясының басымы һәм тәнебезнең гөнаһлы теләкләре Аллаһыга чын күңелдән хезмәт итәргә тәвәккәллегебезне киметә ала (Ирем. 17:9; Эфес. 2:2). Шуңа күрә Аллаһыга хезмәт итәргә тәвәккәллегебез кимемәгәнме һәм уяулыгыбыз югалмаганмы икәнен белер өчен, безгә йөрәгебезне даими тикшереп торырга кирәк. Без моны ничек эшли алабыз?

7. Йөрәгебезнең нинди хәлдә икәнен ничек белеп була?

7 Шунысы ачык — агачның үзәге, ягъни «йөрәге» күренмәгән кебек, безнең дә эчке кешебез күренми. Шулай да Гайсә Таудагы вәгазендә әйтеп киткәнчә, агачның яхшымы-юкмы икәне җимешләреннән күренгән кебек, йөрәгебезнең дә чынбарлыкта нинди икәне көндәлек эшләребездән күренә (Мат. 7:17—20). Әйдәгез, андый эшләрнең берсен карап чыгыйк.

ЙӨРӘГЕБЕЗНЕ ТИКШЕРЕР ӨЧЕН БЕР ЫСУЛ

8. Гайсәнең Маттай 6:33 тәге сүзләре йөрәгебездә нәрсә булганын күрергә ничек ярдәм итә?

8 Шул ук вәгазендә Гайсә тыңлаучыларына, алар Йәһвәгә бүленмәгән йөрәк белән хезмәт итәргә теләкләрен күрсәтер өчен, нәрсә эшләргә тиеш икәнен әйткән. Ул: «Барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер»,— дип әйткән (Мат. 6:33). Чыннан да, тормышыбызда беренче урынга нәрсәне куйганыбыз безнең теләкләребезне, уйларыбызны һәм омтылышларыбызны күрсәтә. Без, тормышыбызда беренче урында нәрсә торганын тикшереп чыгып, Йәһвәгә бүленмәгән йөрәк белән хезмәт итәбезме икәнен билгели алабыз.

9. Гайсә кайбер ир кешеләргә нинди чакыру белән мөрәҗәгать иткән, һәм аларның җавапларыннан нәрсә ачыкланган?

9 Әйдәгез, Гайсә шәкертләрен «барыннан да бигрәк... Патшалыкны» эзләргә дәртләндергәннән соң нәрсә булганын карап чыгыйк. Бу хәл кешенең үз тормышында беренче урынга нәрсә куйганыннан аның йөрәк торышын белеп булганын күрсәтә. Инҗилнең бер китабын язучы Лүк сүзләре буенча, Гайсә үзен Иерусалимда нәрсә көткәнен белсә дә, анда «барырга булган». Рәсүлләре белән «юлда барганда» Гайсә берничә ир кешене очраткан һәм аларга: «Миңа ияр!» — дип әйткән. Теге кешеләр Гайсәнең чакыруын кабул итәргә теләгәннәр, әмма бер шарт белән. Аларның берсе: «Өемә кайтып башта атамны күмеп килергә рөхсәт ит»,— дип җавап биргән. Икенчесе: «Мин Синең артыңнан барырмын, Әфәнде! Ләкин башта өемдәгеләр белән саубуллашып килергә рөхсәт ит»,— дип әйткән (Лүк 9:51, 57—61). Бу кешеләрнең Аллаһы ихтыярын үтәүгә мөнәсәбәтләре Гайсәнең тәвәккәллегеннән бик нык аерылып торган! Патшалык эшләрен түгел, ә үз йомышларын беренче урынга куеп, алар Аллаһыга бүленмәгән йөрәк белән хезмәт итәргә әзер булмаганнарын күрсәткән.

10. а) Күпләр Гайсәнең чакыруына нинди җавап кайтара? б) Гайсә нинди кыска мисал китергән?

10 Теге кешеләрдән аермалы буларак, без Гайсәнең шәкерте булырга чакыруны кабул иттек һәм хәзер һәр көн Йәһвәгә хезмәт итәбез. Шулай без Йәһвәгә карата йөрәгебездә булган хисләребезне күрсәтәбез. Әмма без Йәһвәгә хезмәт итүдә актив булсак та, безгә йөрәгебезгә куркыныч һаман да яный алганын исебездә тотарга кирәк. Нинди куркыныч? Моны без Гайсәнең теге ирләргә биргән кисәтүеннән белә алабыз: «Сукалый башлагач, артына борылып караган кеше Аллаһы Патшалыгы өчен ышанычлы түгел» (Лүк 9:62). Бу мисалдан нинди сабак алып була?

БЕЗ «ЯХШЫЛЫККА ИХЛАС КҮҢЕЛДӘН БИРЕЛГӘНМЕ»?

11. Гайсәнең мисалындагы җир сөрүченең эше белән нәрсә булган һәм ни өчен?

11 Гайсәнең кыска мисалыннан сабак алыр өчен, әйдәгез, аңа төсләр һәм җентеклелекләр өстик. Басуда эшләүче җир сукалый. Әмма шул ук вакыт ул өе, гаиләсе, дуслары, ризык, музыка, көлкеле нәрсәләр һәм күләгәле урын турында уйлаудан туктый алмый. Ул боларның барысын юксына. Җирнең байтак өлешен сукалагач, эшченең тормышта рәхәтлек китерүче бу әйберләрне теләве шулкадәр көчле булып китә ки, ул «артына борылып карый». Басуны тулысынча чәчеп бетерер өчен әле күпне эшләргә кирәк булса да, ул башка нәрсәләр турында уйлый һәм үз эшенә зыян китерә. Әлбәттә, эшченең нык булмавы аның хуҗасын күңелсезләндерә.

12. Гайсә мисалындагы эшче һәм бүгенге кайбер мәсихчеләр арасында нинди уртаклык бар?

12 Ә хәзер, әйдәгез, моңа охшаш хәл безнең көннәрдә ничек була алганын карап чыгыйк. Эшче урынына рухи яктан нык булып күренгән, әмма йөрәгенә куркыныч янаган берәр мәсихчене куеп була. Чагыштыру өчен, Патшалык эшләрендә актив булган абый-кардәшне алыйк. Җыелыш очрашуларына йөрсә дә, вәгазьдә катнашса да, ул бу дөньядагы үзенә ошаган нәрсәләр турында уйлаудан туктый алмый. Күңеле белән ул аларны бик нык тели. Берничә ел хезмәт иткәннән соң, аның бу дөньядагы кайбер әйберләрне теләве шулкадәр көчле булып китә ки, ул «артына борылып карый». Патшалык эшендә әле күпне башкарырга кирәк булса да, ул «тормыш сүзенә» нык тотынып тормый һәм үз хезмәтенә зыян китерә (Флп. 2:16). Үз хезмәтчесенең чыдамлыгын югалтуы «Ашлыкның Хуҗасын» Йәһвәне күңелсезләндерә (Лүк 10:2).

13. Йәһвәгә бүленмәгән йөрәк белән хезмәт итү үз эченә нәрсәне ала?

13 Сабак ап-ачык. Безнең канәгатьлек китерүче һәм файдалы эшләрдә даими катнашуыбыз, мәсәлән, җыелыш очрашуларына йөрүебез, вәгазьләвебез мактауга лаек. Әмма Йәһвәгә бүленмәгән йөрәк белән хезмәт итү үз эченә күбрәкне ала (2 Елъ. 25:1, 2, 27). Мәсихче бу дөньяга хас булган тормыш рәвешенең кайбер якларын күңеле белән яратуын дәвам итсә, аның Йәһвә белән дуслыгына куркыныч яный ала (Лүк 17:32). Без «яманлыкны нәфрәт итегез, яхшылыкка ихлас күңелдән бирелгән булыгыз» дигән киңәш буенча яшәсәк кенә, «Аллаһы Патшалыгы өчен ышанычлы» була алабыз (Рим. 12:9; Лүк 9:62). Шуңа күрә Шайтан дөньясының теләсә кайсы нәрсәсе, хәтта файдалы һәм рәхәтлек китерүче дип күренгәне дә, Патшалык эшләрендә чын йөрәктән хезмәт итәргә комачауламасын өчен, безнең һәрберебезгә игътибарлы булырга кирәк (2 Көр. 11:14; Филиппуйлыларга 3:13, 14 не укы).

УЯУ БУЛЫГЫЗ!

14, 15. а) Шайтан йөрәгебезгә ничек тәэсир итәргә тырыша? б) Шайтанның ысулы никадәр куркыныч икәнен күрсәтүче мисал китерегез.

14 Йәһвәне ярату безне аңа үз тормышыбызны багышларга дәртләндерде. Ул вакыттан бирле безнең күбебез Йәһвәгә бүленмәгән йөрәк белән хезмәт итәргә тәвәккәл икәнебезне күп еллар дәвамында күрсәтеп тора. Әмма Шайтан безгә һаман да тәэсир итәргә тырыша. Аның максаты — безнең йөрәгебез (Эфес. 6:12). Йәһвәгә гыйбадәт кылуыбызны кинәт туктатмаячагыбызны ул, әлбәттә, белә. Шуңа күрә Шайтан, бу дөнья төзелешен оста кулланып, безнең эчкерсез ашкынуыбызны аз-азлап киметергә тырыша. (Марк 4:18, 19 ны укы.) Ни өчен аның бу алымы шулкадәр уңышлы?

15 Бу сорауга җавап табар өчен, бер мисал карап чыгыйк. Сез 100 ваттлы лампочка яктысында китап укып утырасыз ди. Кинәт кенә лампочка янып чыга. Караңгыда калгач, сез нәрсә булганын шунда ук абайлап аласыз һәм янган лампочканы алмаштырасыз. Бүлмәдә янә якты булып китә. Киләсе кичне дә сез шул ук лампа яктысында китап укыйсыз. Әмма кемдер, сезгә әйтмичә, 100 ваттлы лампочканы 95 лесенә алмаштырган. Сез аерманы сизәрсезме? Юктыр. Ә икенче көнне лампагызга кемдер 90 ваттлы лампочка куйса? Сез һаман да бернәрсә сизмәссез. Ни өчен? Чөнки лампочканың яктылыгы акрынлап киметелә. Шуның кебек үк Шайтан дөньясының тәэсире аркасында, Йәһвәгә хезмәт итүебездә ашкынуыбыз аз-азлап кими бара ала. Андый хәл булса, Шайтан 100 ваттлы эчкерсез ашкынуыбызны киметүдә үңышлы булган дип әйтеп була. Мәсихче уяу булмаса, андый акрын үзгәрешләрне сизмәскә дә мөмкин (Мат. 24:42; 1 Пет. 5:8).

ДОГАНЫҢ ӘҺӘМИЯТЛЕГЕ

16. Шайтанның мәкерле алымнарыннан без үзебезне ничек саклый алабыз?

16 Шайтанның мәкерле алымнарыннан үзебезне ничек сакларга һәм Йәһвәгә бүленмәгән йөрәк белән хезмәт итүебезне ничек дәвам итәргә? (2 Көр. 2:11). Без дога кылырга тиеш. Паул имандашларын «Иблиснең мәкерле эшләренә каршы торырга» дәртләндергәннән соң, аларны «дога белән ялваруның һәр төрен кулланып... һәр очракта өзлексез дога кылырга» өндәгән (Эфес. 6:11, 18; 1 Пет. 4:7).

17. Гайсәнең догаларыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

17 Гайсәдә Йәһвәгә бүленмәгән йөрәк белән хезмәт итәргә теләк булган кебек, бездә дә, тугры булып калыр өчен, шундый ук көчле теләк булырга тиеш. Үлеме алдыннан Гайсәнең төнлә ничек дога кылганы турында Лүк болай дип язган: «Күңеле газапланганлыктан, Ул аеруча тырышып дога кылды» (Лүк 22:44). Гайсә моңа кадәр дә тырышып дога кылган, әмма тормышында иң авыр сынау белән очрашкач, ул «аеруча тырышып» дога кылган һәм үз догасына җавап алган. Гайсәнең мисалыннан без доганы төрлечә кылып була икәнен күрәбез. Шуңа күрә сынаулар никадәр авыр булса һәм Шайтанның алымнары никадәр мәкерле булса, без шулкадәр тырышыбрак Йәһвәдән яклау сорап дога кылырга тиеш.

18. а) Дога кылу турында әйткәндә, үзебезгә нинди сораулар бирергә кирәк һәм ни өчен? б) Йөрәгебезгә нәрсә тәэсир итә һәм ничек итеп? ( 16 нчы биттәге рамканы кара.)

18 Андый догалар безгә ничек тәэсир итәчәк? Паул болай дип әйткән: «Теләсә нинди хәлдә дә дога кылганда, ялварып сораганда Аллаһы каршында үтенечләрегезне шөкер итеп белдерегез. Һәм һәр акылдан өстенрәк булган Аллаһы иминлеге сезнең йөрәкләрегезне... саклаячак» (Флп. 4:6, 7). Йөрәгебезне бүленмәгән килеш сакларга теләсәк, безгә еш һәм тырышып дога кылырга кирәк (Лүк 6:12). Шуңа күрә үзегездән: «Мин чын күңелдән һәм еш дога кыламмы?» — дип сорагыз (Мат. 7:7; Рим. 12:12). Җавапларыгыз Йәһвәгә хезмәт итәргә теләгегез никадәр көчле икәнен күрсәтәчәк.

19. Алда да Йәһвәгә бүленмәгән йөрәк белән хезмәт итәр өчен, сез, нәрсә эшләрсез?

19 Без тормышыбызда беренче урынга нәрсәне куябыз? Карап чыкканыбызча, бу сорауга җавап йөрәгебезнең хәле турында күпне ачыклый. Без «артка борылып карарга» теләкнең дә, Шайтанның мәкерле алымнарының да, Йәһвәгә бүленмәгән йөрәк белән хезмәт итәргә тәвәккәллегебезне киметүен теләмибез. (Лүк 21:19, 34—36 ны укы.) Шуңа күрә безгә, Давыт кебек, «бүленмәгән йөрәк» турында Йәһвәгә ялварып торырга кирәк (1 Елъ. 29:19).

[Өйрәнү өчен сораулар]

[16 биттәге рамка]

 Йөрәгебезгә тәэсир итүче өч фактор

Физик йөрәгебезне ныгыта алган кебек, без образлы йөрәгебезне дә сәламәт килеш саклар өчен, чаралар күрә алабыз. Өч мөһим факторны карап чыгыйк.

1 Туклану: Безнең физик йөрәгебез тиешле күләмдә файдалы матдәләр алуга мохтаҗ. Шуның кебек үк, безгә даими рәвештә шәхси өйрәнү, уйлану һәм җыелыш очрашуларына йөрү аша тиешле күләмдә файдалы рухи ризык белән тукланырга кирәк (Мәд. 1:1, 2; Гыйб. сүз. 15:28; Евр. 10:24, 25).

2 Күнегүләр: Йөрәгебез сәламәт булсын өчен, кайчак күнегүләр ясап аның тибешен тизләтергә кирәк. Шулай ук хезмәттә ашкынып катнашу — бәлкем, тырышлыклар куеп күбрәк хезмәт итү — образлы йөрәгебезне сәламәт килеш саклый (Лүк 13:24; Флп. 3:12).

3 Аралашу: Аллаһыны хөрмәт итмәгән кешеләр арасында эшләү һәм яшәү безнең физик һәм образлы йөрәгебезне көчле стресска дучар итә. Әмма без андый йогынтыны киметә алабыз. Моны без безнең турында эчкерсез кайгырткан һәм Аллаһыга бүленмәгән йөрәк белән хезмәт иткән кардәшләр белән мөмкин кадәр күбрәк аралашып эшли алабыз (Мәд. 118:63; Гыйб. сүз. 13:20).