Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

«Күзәтү манарасы» журналының соңгы саннары сиңа ошадымы? Китерелгән сорауларга җавап бирә аласыңмы?

Нинди яктан Сөләйман мисалы безнең өчен сабак була ала?

Аллаһы Сөләйман патшаны фатихалаган һәм кулланган. Әмма үзенең патшалык итүе дәвамында Сөләйман Аллаһыга тыңламас булып киткән. Ул фиргавеннең мәҗүси кызына һәм башка күп хатын-кызларга өйләнгән, һәм мәҗүси хатыннарга үзен акрынлап ялган табынуга таба авыштырырга юл куйган. Безгә, үзебездә бозык карашлар һәм омтылышлар әкрен генә барлыкка килмәсен өчен, сакланырга кирәк (Кан. 7:1— 4; 17:17; 3 Пат. 11:4—8) (15.12., 10 —12 нче битләр).

Ни өчен без Сара Аллаһыдан куркып яшәгән хатын-кыз һәм иренә тугры хатын булган дип әйтә алабыз?

Аллаһы Ибраһимга Урдан китәргә кушкан. Таныш булмаган җиргә бару туганнарны, дусларны һәм күнегелгән тормыш рәвешен калдырырга кирәк дигәнне аңлаткан. Әмма Сара ире белән хезмәттәшлек иткән һәм Аллаһы үзен фатихалаячак икәненә ышанган. Ул, искиткеч сыйфатлар күрсәтеп, Ибраһимны хөрмәт иткән (гыйнвар — март, 8 нче бит).

Ни өчен Йәһвә Ибраһимга яраткан улын корбанга китерергә кушкан?

Шуны истә тотарга кирәк: Ибраһим үз улын корбанга китерергә инде җыенганда Аллаһы аны туктаткан. Шулай итеп Аллаһы үзенең зур бәяне түләячәген, ягъни үзенең Улын Гайсәне корбанга китерәчәген күрсәткән (гыйнвар — март, 23 нче бит).

Ни өчен беренче гасырдан башлап җирдә майланган мәсихчеләр һәрвакыт булган дип әйтеп була?

Гайсәнең «тиле бодай» һәм «иген» турындагы гыйбрәтле хикәясендәге «яхшы орлыклар» «Патшалык кешеләрен» аңлата (Мат. 13:24—30, 38). Иген белән тиле бодай уңыш урганга кадәр бергә үсәргә тиеш булган. Шулай итеп, без иген классына кемнәр кергән икәнен төгәл әйтә алмасак та, майланган мәсихчеләр безнең көннәргә тикле һәрвакыт булган (15.1., 7 нче бит).

Көнләшергә һәвәслекне без ничек җиңә алабыз?

Бу яктан безгә мондый адымнар ярдәм итә ала: имандашларыбызга риясыз мәхәббәт күрсәтү, Аллаһы халкы белән аралашу, яхшылык кылырга тырышу, «куанучылар белән бергә куану» (Рим. 12:15) (15.2., 16—17 нче битләр).

Киңәш биргәндә без нинди принципларны исебездә тотарга тиеш?

Кеше хәленә төшенергә тырышыгыз. Җавап бирергә ашыкмагыз. Басынкы булыгыз һәм Аллаһы Сүзен кулланыгыз. Мөмкин булса, мәсихче басмаларга мөрәҗәгать итегез. Башкалар өчен карарлар кабул итүдән сакланыгыз (15.3., 7—9 нчы битләр).

Рухи йокыга талган бу дөньяда ничек уяу булып калырга?

Аллаһы ихтыярын үтәү белән мәшгуль булыгыз. Караңгылык эшләреннән качыгыз. Рухи яктан йокымсырау никадәр куркыныч икәнен истә тотыгыз. Территориягездәге барлык кешеләр белән эчкерсез кызыксынуыгызны дәвам итегез. Вәгазьнең яңа ысулларын кулланыгыз. Вәгазегезнең мөһим булуын истә тотыгыз (15.3., 13 нче бит).

Гайсә үзен тыңлаган кешеләрне ике араны үтәргә дәртләндергән (Мат. 5:41). Аның нәрсә әйтәсе килгән?

Ул вакытта Исраилдә хакимлек иткән римлылар кешеләрне берәр эш башкарырга мәҗбүр итә алган. Гайсә тыңлаучыларын ике араны үтәргә чакырганда, аларны хакимлеккә ия булган кешеләрнең законлы таләпләрен ярсымыйча үтәргә өндәгән (апрель — июнь, 9 нчы бит).