Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тәрҗемәи хәл

Яһүднең итәгенә тотынып үткәрелгән җитмеш ел

Яһүднең итәгенә тотынып үткәрелгән җитмеш ел

Ле́нард Смит сөйләде

Яшүсмер чагымда Изге Язмаларның ике өзеге миңа бик нык тәэсир итте. Бүген, 70 ел узганнан соң да, Зәкәрия 8:23 тәге сүзләренең мәгънәсенә төшенгән көнем һаман да исемдә. Анда «яһүднең итәгенә» тотынган «ун кеше» турында әйтелә. Алар яһүдкә: «Без сезнең белән барабыз, чөнки без Аллаһы сезнең белән икәнен ишеттек»,— дип әйтәләр.

БУ ШИГЫРЬДӘ Яһүд — майланган мәсихчеләрне, ә «ун кеше» «башка сарыкларны» яисә, алар элек аталганча, «Ионадавларны» * символлаштыра (Яхъя 10:16). Бу хакыйкатькә төшенгәч, мин җирдә мәңге яшәргә өметемнең тормышка ашуы майланган мәсихче сыйныфына тугры булышлык күрсәтүемнән тора икәнен аңладым.

Маттай 25:31—46 да язылган Гайсәнең «сарыклар» һәм «кәҗәләр» турындагы гыйбрәтле хикәясе дә миңа нык тәэсир итте. Ахыр килгәч, «сарыкларга», җирдә яшәгән Мәсихнең майланган кардәшләренә игелек эшләгәннәре өчен, мәңгелек тормыш биреләчәк. Яшь Ионадав буларак, мин үземә болай дип әйттем: «Лен, Мәсихнең сине сарык дип санавын теләсәң, син, аның майланган кардәшләренең җитәкчелеген танып, аларга булышлык күрсәтергә тиешсең, чөнки Аллаһы алар белән». Бу сүзләр буенча мин инде 70 елдан артык яшим.

«МИНЕМ УРЫНЫМ КАЙДА?»

Минем әнием 1925 нче елда җыелыш очрашулары үтә торган Вефильдәге залда суга чумдырылды. Бу залны Лондон чатыры дип атыйлар иде һәм тирә-якта яшәгән кардәшләр үз очрашуларын анда үткәрә иде. Мин 1926 елның 15 октябрендә тудым. 1940 елның мартында Англиянең ярында урнашкан Дувр шәһәрендә узган конгресста суга чумдырылдым. Мин Изге Язмалардагы хакыйкатьне ярата башладым. Әнием майланган мәсихче булганга, мин тотынган беренче «яһүд итәге» аныкы иде. Ул вакытта әтием һәм апам Йәһвәгә хезмәт итми иде. Без Англиянең көньяк-көнчыгышындагы Джи́ллингем җыелышына йөрдек. Андагы кардәшләрнең күбесе майланган мәсихчеләр иде. Вәгазьдә ашкынучан булуы белән әнием миңа яхшы үрнәк күрсәтте.

1941 елның сентябрендә Лестер шәһәрендә узган өлкә конгрессында, «Тугрылык» дип исемләнгән нотыкта Галәмдә хакимлек итү турында сорау каралды. Йәһвә белән Шайтан арасында булган бәхәсле сорауда катнашканыбызны беренче тапкыр мин бу нотыктан белдем. Һәм безгә Йәһвә ягына басып, аңа, Галәмнең Хакименә буларак, тугрылыгыбызны сакларга кирәк икәнен аңладым.

Ул конгресста пионер хезмәте турында күп сөйләделәр һәм яшьләрне бу хезмәт төрен үзләренә максат итеп куярга дәртләндерделәр. «Оешмада пионерларның урыны» дигән нотык миндә: «Ә минем урыным кайда?» — дигән сорау тудырды. Ул конгресста мин шуны аңладым: Ионадав буларак минем бурычым — вәгазьләү эшендә бар тырышлыкларымны куеп, майланганнар сыйныфына булышу. Конгресста мин гариза тутырдым, һәм пионер хезмәтен башладым.

СУГЫШ ВАКЫТЫНДА ПИОНЕР БУЛЫП ХЕЗМӘТ ИТӘМ

1941 елның 1 декабрендә мине, 15 яшьлек егетне, махсус пионер итеп билгеләделәр. Минем беренче хезмәттәшем әнием булды. Әмма бер елдан соң сәламәтлеге аркасында аңа бу хезмәтен калдырырга туры килде. Лондондагы филиал миңа яңа хезмәттәшне — Рон Паркинны билгеләде. Хәзер ул Пуэ́рто-Рикодыгы филиалның комитетында хезмәт итә.

Безне Кент графствосының яр буенда урнашкан Бро́дстэрс һәм Ра́мсгит шәһәрләренә җибәрделәр. Анда без арендага алынган бер бүлмәдә яшәдек. Безгә, махсус пионерларга буларак, һәр ай 40 шиллинг (ул вакытта якынча 8 доллар) акчалата ярдәм бирелә иде. Шулай итеп бүлмәбез өчен түләгәннән соң яшәргә акчабыз аз кала иде. Кайвакыт без ашарга ризыгыбыз булырмы, юкмы икәнен белми идек. Әмма Йәһвә теге яки бу юл белән безнең турында һәрвакыт кайгыртып тора иде.

Төялгән велосипедларыбызда без Төньяк диңгездән искән ачы җилләргә каршы бик күп йөрдек. Без шулай ук һавадан һөҗүм итүләрне кичердек һәм Лондонны бомбага тотарга дип җибәрелгән V-1 самолет-снарядларның Кент шәһәре өстеннән шактый түбән очып баруларын да күрә идек. Бервакыт миңа велосипедтан сикереп төшеп, канауга ташланырга туры килде, чөнки бомба минем баш очымнан очып китте һәм якындагы кырда шартлады. Моңа карамастан, Кентта пионер хезмәтендә үткәрелгән еллар бәхетле иде.

«ВЕФИЛЬ МАЛАЕ» БУЛЫП КИТӘМ

Әнием Вефиль турында һәрвакыт сокланып сөйли иде. «Син Вефиль малае булып китсәң, мин бик бәхетле булыр идем»,— дип әйтә иде ул. Шуңа күрә 1946 елның гыйнварында Лондондагы Вефильдә хезмәт итәргә чакыру алганыма ничек шатланганымны һәм гаҗәпләнгәнемне күз алдыгызга китерегез! Мин анда өч атна дәвамында ярдәм итәргә тиеш идем. Бу вакыт тәмамлангач, филиалның күзәтчесе Прайс Хьюз миңа Вефильдә калырга тәкъдим итте. Анда алган өйрәтү мине алдагы тормышыма әзерләде.

Ул вакытта Лондондагы Вефильдә якынча 30 кеше хезмәт итә иде. Аларның күбесе өйләнмәгән яшь абый-кардәшләр иде, әмма анда шулай ук берничә майланган абый-кардәш тә бар иде. Алар арасында вакыт узу белән Җитәкче совет әгъзалары булып киткән Прайс Хьюз, Э́дгар Клэй һәм Джек Барр хезмәт итте. Минем кебек яш егет өчен, бу рухи «терәкләрнең» җитәкчелеге астында эшләп, Мәсихнең кардәшләренә булышу бик зур хөрмәт иде! (Гәл. 2:9).

Бер көнне миңа урам яктагы ишек төбендә мине бер апа-кардәш көтеп тора дип әйттеләр. Бер төргәк тотып әнием басып тора иде! Ул мине эштән бүлдерергә теләмәгәнгә кереп тормаячагын әйтте һәм, төргәкне биреп, китеп барды. Анда җылы пәлтә иде. Әниемнең андый кайгыртуы миңа чатырда хезмәт итүче кечкенә улы Шамуилга кием алып килеп торган Һаннаны исемә төшерде (1 Пат. 2:18, 19).

ГАЛААД. ТОРМЫШЫМНЫҢ ОНЫТЫЛМАСЛЫК БЕР ЧОРЫ

1947 елны безне, биш вефильчене, Кушма Штатларда урнашкан Галаад мәктәбенең 11 нче классына чакырдылар. Мәктәп Нью-Йорк штатының көнбатышында үткәрелә иде. Без килгән вакытта анда бик суык иде. Менә шунда әнием алып килгән җылы пәлтәнең кирәге чыкты!

Галаадта үткәрелгән алты ай миндә онытылмаслык тәэсир калдырды. 16 илдән килгән студентлар белән аралашу карашларымны киңәйтте. Мәктәп мине рухи яктан да баетты, җитлеккән мәсихчеләр белән аралашудан да файда алырга мөмкинлек бирде. Студентларның берсе Ллойд Бэрри; укытучыларның берсе Альберт Шрёдер һәм Патшалык фермасының (Галаад мәктәбе анда урнашкан иде) күзәтчесе Джон Бут соңрак Җитәкче советның әгъзалары булып хезмәт иттеләр. Мин бу кардәшләрнең миңа яратудан чыгып биргән киңәшләрен һәм Йәһвә белән аның оешмасына тугры булуда күрсәткән үрнәкләрен кадерлим.

РАЙОН ХЕЗМӘТЕ ҺӘМ БРУКЛИНДАГЫ ВЕФИЛЬ

Галаадны тәмамлагач, мине АКШ ның Ога́йо штатына район күзәтчесе итеп билгеләделәр. Миңа нибары 21 яшь кенә иде. Әмма райондагы кардәшләр яшьлеккә хас булган дәртемне җылы итеп кабул иттеләр. Андагы җитлеккән абый кардәшләрдән мин күпкә өйрәндем.

Берничә айдан соң өстәмә өйрәтү бирер өчен, мине Бруклиндагы Вефильгә чакырдылар. Анда мин Милтон Хеншель, Карл Клейн, Нейтан Норр, Т. Дж. (Бад) Салливан һәм Лайман Суингл кебек «терәкләр» белән таныштым. Аларның һәрберсе үз вакытында җитәкче советның әгъзалары булып хезмәт иткән. Аларның ничек эшләгәннәрен һәм мәсихче тормыш рәвешләрен күзәтеп, мин күп нәрсәгә өйрәндем. Йәһвәнең оешмасына ышанычым йөзләтә артты. Соңыннан мине, хезмәтемне дәвам итәр өчен, кире Европага җибәрделәр.

1950 елның февралендә әнием вафат булды. Аны җирләгәннән соң, мин әтием һәм До́ра апам белән ачыктан-ачык сөйләштем. Әнием инде юк, ә мин өйдән еракта хезмәт итәм; хәзер үзләре генә калгач, мин алардан тормышларында хакыйкать нинди урын алачагы турында сорадым. Әтием белән апам олы яшьтәге майланган абый-кардәшне — Ха́рри Браунингны белә иделәр һәм аны хөрмәт итәләр иде. Алар аның белән хакыйкать турында фикер алышырга ризалаштылар. Бер ел эчендә әти һәм Дора суга чумдырылдылар. Әтине Джи́ллингем җыелышына хезмәтче (бүген хезмәттәш ярдәмче дип атала) итеп билгеләделәр. Әти үлгәч, Дора апам өлкән булып хезмәт иткән тугры кардәшкә — Рой Мо́ртонга кияүгә чыкты һәм үлеменә тикле (2010 елда) Йәһвәгә тугры хезмәт итте.

ФРАНЦИЯДӘ ХЕЗМӘТ ИТҮ

Урта мәктәптә укыганда мин француз, немец һәм латин телләрен өйрәндем; француз теле миңа аеруча авыр бирелә иде. Шуңа күрә мине Франциягә Париждагы Вефильдә хезмәт итәргә чакыргач, минем хисләрем икеле иде. Анда мин филиалның күзәтчесе, олы яшьтәге майланган мәсихче Анри́ Жиже́ белән бергә хезмәт иттем. Миңа бирелгән йөкләмә җиңелләрдән түгел иде һәм, әлбәттә, мин күп хаталар ясый идем, әмма мин кешеләр бер-берсе белән ничек мөгамәлә итә икәне турында күпне белдем.

Сугыштан соңгы беренче халыкара конгресс Парижда 1951 елда үткәрелергә тиеш иде һәм мин аны оештыруда катнаштым. Миңа ярдәм итәр өчен Вефильгә яшь күчеп өйрүче күзәтче Ле́ополь Жонте́с килде. Соңрак аны филиалның күзәтчесе итеп билгеләделәр. Конгресс Эйфель манарасы янында урнашкан спорт сараенда узды. Делегатлар 28 илдән килде. Соңгы көнне Франциянең үзеннән булган 6 000 Йәһвә Шаһите конгресста 10 456 кешене күреп бик куанды.

Франциягә килгәндә мин француз телен начар белә идем. Өстәвенә, дөрес әйтәчәгемне белгәндә генә авызымны ачарга булып, мин зур ялгышлык җибәрдем. Сөйләмдә хаталар ясамасаң, сине беркем дә төзәтмәячәк һәм син дөрес сөйләргә өйрәнмәячәксең.

Хәлне яхшыртырга теләп, мин чит ил кешеләре өчен француз телен өйрәнү мәктәбенә язылдым. Дәресләргә мин кич белән, җыелыш очрашулары булмаганда килә идем. Мин француз телен ярата башладым һәм бу ярату ныгый барды. Куйган тырышлыкларым заяга булмады, чөнки мин француз филиалына тәрҗемә белән бәйле эшләрдә ярдәм күрсәтә алдым. Вакыт узу белән, мин үзем дә тәрҗемәче булып киттем һәм инглиз теленнән француз теленә тәрҗемә иттем. Дөнья буенча француз телендә сөйләшүче кардәшләргә хезмәтче сыйныфы тарафыннан бирелгән мул рухи ризыкны җиткерүдә булышу, минем өчен зур хөрмәт иде (Мат. 24:45—47).

ӨЙЛӘНҮ ҺӘМ ЯҢА ФАТИХАЛАР

1956 елда мин берничә ел элек танышкан швейцарияле пионер апа-кардәшкә — Эстерга өйләндем. Без Лондондагы Вефиль (әнием суга чумдырылу үткән Лондон чатыры) янында урнашкан Патшалык Залында өйләнештек. Хьюз кардәш туй нотыгын сөйләде. Туйда Эстернең әнисе булды, ул да майланган мәсихче иде. Шулай итеп мин искиткеч һәм тугры иптәшемне дә таптым һәм яхшы, рухи карашлы каенанам белән аралашу бәхетенә дә ирештем. Каенанам үзенең җирдәге тормышын 2000 елда тәмамлады.

Туйдан соң без Эстер белән Вефильдә яшәмәсәк тә, мин тәрҗемә эшен дәвам иттем. Эстер исә Парижның читләрендә махсус пионер булып хезмәт итте. Ул берничә кешегә Йәһвәнең хезмәтчеләре булып китәргә булышты. 1964 елда безне Вефильдә яшәргә чакырдылар. Ә 1976 елда Филиал комитеты оештырылгач, мине аның әгъзасы итеп билгеләделәр. Инде еллар дәвамында Эстер минем ышанычлы ярдәмчем булып тора.

«МИН... СЕЗНЕҢ БЕЛӘН ҺӘРВАКЫТ БУЛМАМ»

Вакыт-вакыт миңа Нью-Йоркта урнашкан бөтендөнья төп идарәсенә барып кайту хөрмәте күрсәтелә. Андый килеп китүләрдә мин җитәкче советның әгъзаларыннан яхшы киңәшләр алам. Мәсәлән, бер тапкыр эшне вакытында башкара алмавым турында борчылуларымны әйткәч, Норр кардәш елмайды да: «Борчылма. Эшлә!» — дип әйтте. Бу очрактан соң йөкләмәләрем шактый җыелганда, борчылыр урынына мин бер эшне башкарып, икенчесенә күчә идем һәм, гадәттә, эш үз вакытында тәмамлана иде.

Үзенең үлеме алдыннан Гайсә шәкертләренә: «Мин... сезнең белән һәрвакыт булмам»,— дигән. Без, башка сарыклар, Мәсихнең майланган кардәшләре безнең белән җирдә һәрвакыт булмаячагын беләбез. Шуңа күрә 70 ел дәвамында шатлык белән «Яһүднең итәгенә тотынып», күп майланган мәсихчеләр белән якын аралаша алганым — минем өчен бернәрсә белән дә чагыштыргысыз зур хөрмәт.

[Искәрмә]

^ 5 абз. «Ионадав» төшенчәсе турында «Йәһвә Шаһитләре — Аллаһы Патшалыгының игълан итүчеләре» (рус) дигән китапның 83, 165, 166 нчы битләрен кара.

[21 биттәге сүзләр]

Норр кардәш елмайды да: «Борчылма. Эшлә!» — дип әйтте

[19 биттәге иллюстрация]

(Сулда) Әнием белән әтием

(Уңда) Галаад мәктәбендә, өстемдә — әни китергән җылы пәлтә. 1948 ел

[20 биттәге иллюстрация]

Француз филиалының багышлануы вакытында Ллойд Бэрри кардәшне тәрҗемә итәм. 1997 ел

[21 биттәге иллюстрация]

(Сулда) Эстер белән туй көнендә

(Уңда) Бергә вәгазьдә