Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Вакытлар һәм заманнар» Аллаһысы Йәһвәгә таяныгыз

«Вакытлар һәм заманнар» Аллаһысы Йәһвәгә таяныгыз

«Вакытлар һәм заманнар» Аллаһысы Йәһвәгә таяныгыз

«Ул вакытларны һәм заманнарны үзгәртә, патшаларны тәхеттән төшерә һәм патшаларны тәхеткә утырта» (ДАН. 2:21).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

Йәһвәнең иҗади эшләре һәм үтәлгән пәйгамбәрлекләре аның Бөек Вакыт Хуҗасы икәнен ничек күрсәтә?

Йәһвәнең «вакытлар һәм заманнар» Аллаһысы икәнен белү безне нәрсә эшләргә дәртләндерә?

Ни өчен дөнья хәле һәм кешеләрнең планнары Йәһвә ниятенең үтәлүенә тәэсир итми?

1, 2. Йәһвәнең вакыт турында барысын да белгәне нәрсәдән күренә?

КЕШЕНЕ барлыкка китерер алдыннан күп вакыт элек Йәһвә Аллаһы, вакытны исәпләү мөмкин булсын өчен чаралар күргән. Дүртенче иҗади көнне Аллаһы болай дигән: «Күк гөмбәзендә җир йөзен яктырта торган, көнне төннән аера торган яктырткычлар булсын... Алар вакыт, ел фасылы һәм көн исәбе галәмәтләрен күрсәтеп торсыннар» (Ярат. 1:14, 19, 26). Һәм барысы да нәкъ Йәһвәнең ихтыяры буенча булган.

2 Шулай да галимнәр вакытның нәрсә икәне турында һаман да бәхәсләшәләр. Бер энциклопедиядә: «Вакыт — дөньяда булган иң тирән серләрнең берсе. Аның нәрсә икәнен беркем дә төгәл әйтә алмый»,— дип әйтелә. Әмма Йәһвә вакыт турында барысын да белә. Ул бит «Күкләрне Барлыкка китерүче... җирне Бар итүче һәм аны Яратучы». Йәһвә шулай ук «иң баштан ук ахырда булачакны әйтә һәм әле эшләнмәгәнне борынгы заманнардан сөйли» (Ишаг. 45:18; 46:10). Әйдәгез, Йәһвәнең иҗади эшләре һәм үтәлгән пәйгамбәрлекләре аның Бөек Вакыт Хуҗасы икәнен ничек раслаганын карап чыгыйк. Бу аның Сүзе Изге Язмаларга иманыбызны ныгытачак.

ИҖАДИ ЭШЛӘР ВАКЫТ ХУҖАСЫНА ИМАНЫБЫЗНЫ НЫГЫТА

3. Дөньяда вакыт ягыннан нинди төгәллек күзәтелә?

3 Йәһвә барлыкка китергән күп нәрсәләр: кечкенәләре дә, зурлары да вакыт ягыннан бик төгәл. Мәсәлән, атом тирбәнешенең тизлеге үзгәрми. Механизмы атом тирбәнешенә нигезләнгән махсус сәгатьләрнең төгәлсезлеге 80 миллион елга 1 секунд кына тәшкил итә. Планеталар белән йолдызлар да билгеле вакыт буенча төгәл хәрәкәт итә һәм моның ярдәмендә без аларның күктә буласы урыннарын алдан белә алабыз. Элек-электән аларның күктәге урыннарына карап, кешеләр ел фасылларын билгеләгән һәм сәяхәт иткәндә дөрес юнәлеш таба алган. Йәһвә андый ышанычлы «хронометрларның» Барлыкка Китерүчесе. Чыннан да, аның «бөек кодрәте» бар һәм ул мактавыбызга лаек. (Ишагыйя 40:26 ны укы *.)

4. Табигать яшәешенең вакытка бәйле булуы Аллаһының акыллылыгы турында нәрсә әйтә?

4 Вакыт ягыннан төгәллекне табигатьтә дә күреп була. Үсемлекләрнең һәм җәнлекләрнең яшәү циклларын аларның «эчке сәгатьләре» билгели. Шуңа күрә күп кошлар миграцияне кайчан башларга кирәк икәнен инстинкт буенча белә (Ирем. 8:7). Кешенең дә «эчке сәгате» бар, һәм гадәттә ул 24 сәгатьтән торган көн белән төн циклына бәйле. Берничә сәгать поясын самолетта очып үткән сәяхәтченең «эчке сәгате» яңадан көйләнсен өчен, берничә көн кирәк булыр. Йәһвә барлыкка китергән нәрсәләр шуны раслый: ул «вакытлар һәм заманнар» Аллаһысы һәм ул бик көчле вә акыллы. (Мәдхия 103:24 не укы.) Йәһвәнең кодрәте һәм акыллылыгы чиксез булганга, без аның үз ниятен үти алачагына бер дә шикләнмибез!

ВАКЫТЫНДА ҮТӘЛГӘН ПӘЙГАМБӘРЛЕКЛӘР ИМАНЫБЫЗНЫ НЫГЫТА

5. а) Кешелекнең киләчәген кайдан гына белеп була? б) Ни өчен Йәһвә нәрсә һәм кайчан булачак икәнен алдан әйтә ала?

5 Барлыкка китерелгән нәрсәләр Йәһвәнең «күренмәгән сыйфатлары» турында күпне сөйли, әмма алар «Кешелекне киләчәктә нәрсә көтә?» дигән мөһим сорауга җавап бирми (Рим. 1:20). Бу сорауга җавапны табар өчен, без Аллаһының үз Сүзе Изге Язмалар аша нәрсә ачканына игътибар итәргә тиеш. Анда билгеләнгән вакытта үтәлгән күп пәйгамбәрлекләрне табып була! Йәһвә булачак вакыйгаларны ача ала, чөнки ул киләчәкне алдан төгәл күрергә сәләтле. Алай гына да түгел, Йәһвә Аллаһы вакыйгаларны үзенең ниятенә һәм алдан билгеләнгән вакытка туры китерә ала, шуңа күрә Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр вакытында үтәлә.

6. Йәһвә безнең Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлергә тиеш вакытын аңлавыбызны тели икәне нәрсәдән күренә?

6 Йәһвә үз хезмәтчеләренең Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне аңлауларын һәм алардан файда алуларын тели. Аллаһы вакытка безнең кебек карамаса да, берәр пәйгамбәрлекнең үтәлү вакытын әйткәндә, безгә аңлаешлы телне куллана. (Мәдхия 89:4 не укы.) Мәсәлән, Ачылыш китабында «сәгатькә, көнгә, айга һәм елга әзерләнгән» «дүрт фәрештә» турында әйтелә; монда кулланылган вакыт берәмлекләре безгә таныш (Ачыл. 9:14, 15). Пәйгамбәрлекләрнең үз вакытында үтәлүе «вакытлар һәм заманнар» Аллаһысына һәм аның Сүзенә иманыбызны ныгыта. Әйдәгез, берничә мисал карап чыгыйк.

7. Иремиянең Иерусалим һәм яһүдләр турындагы пәйгамбәрлегенең үтәлеше Йәһвәнең Бөек Вакыт Хуҗасы икәнен ничек күрсәтә?

7 Башта, әйдәгез, б. э. к. VII гасырда нәрсә булганын карап чыгыйк. «Яһүд патшасы Йошия улы Иоакимның идарә итүенең дүртенче елында» Бөек Вакыт Хуҗасыннан «Иремиягә бар Яһүд халкы турында» сүз булган (Ирем. 25:1). Йәһвә Иерусалимның җимерелүе һәм бабыллыларның яһүдләрне үз җирләреннән Бабылга алып китәчәкләре турында алдан әйткән. Алар анда «Бабыл патшасына җитмеш ел хезмәт итәргә» тиеш булган. Б. э. к. 607 елны бабыллыларның гаскәрләре Иерусалимны җимергән һәм яһүдләрне чыннан да Бабылга алып киткән. Әмма 70 елның ахырында нәрсә булырга тиеш булган? Иремия мондый пәйгамбәрлек әйткән: «Йәһвә болай ди: „Сез Бабылда җитмеш ел үткәргәннән соң, мин сезгә игътибар итәчәкмен һәм сезнең турында әйткән игелекле сүземне үтәячәкмен: мин сезне бу урынга кире кайтарачакмын“» (Ирем. 25:11, 12; 29:10). Бу пәйгамбәрлек нәкъ вакытында, ягъни мидиялеләр һәм фарсылар яһүдләрне Бабылдан иреккә җибәргәч, б. э. к. 537 елда үтәлгән.

8, 9. Мәсихнең килүе һәм күктәге Патшалыкның урнашуы турындагы Данилның пәйгамбәрлекләре Йәһвәнең «вакытлар һәм заманнар» Аллаһысы икәнен ничек күрсәтә?

8 Аллаһының борынгы халкына бәйле тагын бер пәйгамбәрлекне карап чыгыйк. Яһүдләрнең Бабылдан китүенә якынча ике ел калганда, Аллаһы Данил пәйгамбәр аша Мәсихнең килүе турында әйткән. Мәсих, Иерусалимны торгызырга боерык бирелгәннән соң 483 ел үткәч, килергә тиеш булган. Мидия-Фарсы патшасы бу боерыкны б. э. к. 455 елда чыгарган. Нәкъ 483 ел үткәч, ягъни б. э. 29 елында, насаралы Гайсә суга чумдырылганда изге рух белән майланган булган һәм Мәсих булып киткән * (Них. 2:1, 5—8; Дан. 9:24, 25; Лүк 3:1, 2, 21, 22).

9 Ә хәзер, әйдәгез, Изге Язмаларда Аллаһы Патшалыгы турында алдан нәрсә әйтелгән булганын карап чыгыйк. Пәйгамбәрлек буенча Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык 1914 елда күктә урнашырга тиеш булган. Мәсәлән, Изге Язмаларда Гайсәнең күктәге тәхеттә Патша булып утырган вакытының «билгесе» бирелгән һәм ул чакта җиргә зур кайгы киләчәк диелгән, чөнки Шайтан күктән бәреп төшерелергә тиеш булган (Мат. 24:3—14; Ачыл. 12:9, 12). Өстәвенә, башка пәйгамбәрлекләрдә «мәҗүсиләрнең вакыты» кайчан тәмамланачак һәм Патшалык күктә кайчан идарә итә башлаячак икәне төгәл әйтелгән. Бу 1914 елда булырга тиеш булган (Лүк 21:24; Дан. 4:10—17) *.

10. Үз вакытында нинди вакыйгалар һичшиксез булачак?

10 Киләчәктә кешеләрне Гайсә алдан әйткән «зур афәт» көтә. Аннан соң Мәсихнең Меңьеллык идарәсе башланачак. Һичшиксез, бу вакыйгалар үз вакытында булачак. Гайсә җирдә яшәгәндә, Йәһвә аларның «көнен һәм сәгатен» инде билгеләгән булган (Мат. 24:21, 36; Ачыл. 20:6).

«ҺӘРБЕР ОЧРАКТАН ДӨРЕС ФАЙДАЛАНЫГЫЗ»

11. Ахыр заманда яшәгәнебезне белү безгә ничек тәэсир итәргә тиеш?

11 Патшалыкның идарә итә башлаганын һәм «ахыр заманда» яшәгәнебезне белү безгә ничек тәэсир итәргә тиеш? (Дан. 12:4). Күпләр дөнья хәленең начарлана баруын күреп торса да, моның Изге Язмалардагы соңгы көннәр турындагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше икәнен танымый. Алар бу дөньяның я җимерелүен көтәргә, я ничек тә булса кешелек тырышлыклары белән дөньяда «тыныч, куркыныч түгел» шартлар урнашуына өметләнергә мөмкин (1 Тес. 5:3). Ә безнең турыда нәрсә әйтеп була? Без, Шайтан дөньясының ахыры бик якын икәнен аңласак, калган вакытны «вакытлар һәм заманнар» Аллаһысына хезмәт итәр өчен һәм башкаларга аның турында белемнәр бирер өчен кулланырга тырышырга тиеш түгелме? (2 Тим. 3:1). Безгә вакытыбызны акыллы куллану турында дөрес карарлар кабул итәргә кирәк. (Эфеслеләргә 5:15—17 не укы.)

12. Гайсәнең Нух көннәре турындагы сүзләреннән нәрсәгә өйрәнеп була?

12 Игътибарыбызны читкә алып китә алган нәрсәләр тулы дөньяда «һәрбер очрактан дөрес файдалану» җиңел түгел. «Нух көннәрендә ничек булган булса, Адәм Улы килгән вакытта да шулай булачак»,— дип кисәткән Гайсә. Нух яшәгән заманда ничек булган соң? Аның көннәрендә ул вакыттагы дөньяның юк ителүе турында пәйгамбәрлек игълан ителгән булган. Явыз кешеләр Туфан суларында батып үләргә тиеш булган. «Тәкъва тормышны вәгазьләүче» буларак, Нух үзенең замандашларына Аллаһы хәбәрен тугры игълан иткән (Мат. 24:37; 2 Пет. 2:5). Ләкин алар «ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар... Туфан килеп, барын да агызып киткәнгә кадәр, алар төшенмәгәннәр». Шуңа күрә Гайсә үзе артыннан баручыларны болай дип кисәткән: «Әзер булыгыз: Адәм Улы сез көтмәгән сәгатьтә киләчәк» (Мат. 24:38, 39, 44). Без Нухның замандашлары кебек түгел, ә Нух кебек булырга тиеш. Әзер булу рухын сакларга безгә нәрсә ярдәм итә ала?

13, 14. Адәм Улын көткәндә, Йәһвә турында нәрсәне истә тоту Аңа тугры хезмәт итәргә ярдәм итәчәк?

13 Адәм Улы без көтмәгән сәгатьтә киләчәк, әмма моңа карамастан, безгә Йәһвәнең үз ниятен һәрвакыт билгеләнгән вакытта үтәгәнен исебездә тотарга кирәк. Дөньяда нәрсә генә булмасын һәм кешеләр нинди генә планнар кормасын, Йәһвә вакыйгаларның кайчан булачагын һәм нинди нәтиҗәгә китерәчәген хәл итә ала. (Данил 2:21 не укы *.) Гыйбрәтле сүзләр 21:1 дә болай диелә: «Су ташкыннары кебек, патшаның күңел теләкләре дә Раббы ихтыярында, Ул аларны кая теләсә шул тарафка юнәлтә».

14 Үз ниятен вакытында үтәр өчен, Йәһвә вакыйгаларга тәэсир итә ала. Дөньяда булган мөһим үзгәрешләрнең күбесе пәйгамбәрлекләрнең, аеруча Аллаһы Патшалыгы турында яхшы хәбәрнең дөньякүләм таралуы турындагысының, үтәлеше булды. Советлар Союзының таркалуы һәм моның нәтиҗәсе турында уйланыйк. Азлар гына андый зур сәяси үзгәрешләрнең шулкадәр тиз арада була алганы турында фараз йөрткәндер. Бу үзгәрешләр нәтиҗәсендә яхшы хәбәр эшчәнлегебез элек тыелган күп илләрдә таратыла. Шуңа күрә, әйдәгез, «вакытлар һәм заманнар» Аллаһысына тугры хезмәт итәр өчен, һәр очрактан дөрес файдаланыйк.

ЙӘҺВӘГӘ ИМАНЫГЫЗНЫ НЫГЫТЫГЫЗ

15. Оешмабызда үзгәрешләр булганда без иманыбызны ничек күрсәтә алабыз?

15 Бу соңгы көннәрдә Патшалык турында вәгазьләр өчен, без Йәһвәнең үз ниятен билгеләнгән вакытта үтәячәгенә ышанырга тиеш. Дөнья хәле үзгәргәнгә, безгә кайчак вәгазьләү ысулларын үзгәртергә кирәк булыр. Йәһвә оешмасы без вәгазьдә уңышлырак булсын өчен, бу эшкә үзгәрешләр кертергә мөмкин. Алар буенча эш иткәндә һәм «иман итүчеләр бердәмлегенең Башы» — Аллаһының Улы — җитәкчелегендә тугры хезмәт иткәндә, без «вакытлар һәм заманнар» Аллаһысына иман иткәнебезне күрсәтәбез (Эфес. 5:23).

16. Ни өчен без Йәһвәнең вакытында ярдәм итәчәгенә ышана алабыз?

16 Йәһвә, безгә «ярдәм кирәк булганда», үзенең булышуына шикләнмичә теләсә кайсы вакытта дога кылуыбызны тели (Евр. 4:16). Бу аның безнең һәрберебез турында кайгыртуын күрсәтмиме? (Мат. 6:8; 10:29—31). Ярдәм сорап Йәһвәгә даими дога кылганда һәм аның җитәкчелеге буенча эш иткәндә, без аңа иманыбызны күрсәтәбез. Шулай ук без имандашларыбыз өчен дә дога кылырга онытмыйбыз.

17, 18. а) Йәһвә үз дошманнары белән тиздән нәрсә эшләячәк? б) Без нинди тозактан сакланырга тиеш?

17 Хәзер ышанмаска һәм шикләнергә түгел, ә иманда нык торырга вакыт (Рим. 4:20). Аллаһының дошманнары — Иблис һәм аның тәэсире астында булганнар — Гайсә үз шәкертләренә, шул исәптән безгә дә, йөкләгән эшне туктатырга тырыша (Мат. 28:19, 20). Иблиснең һөҗүмнәренә карамастан, без Йәһвәнең «барлык кешеләрне, бигрәк тә иман итүчеләрне Коткаручы тере Аллаһы» икәнен беләбез. Ул «үзенә бирелгәннәрне сынаулардан ничек коткарырга... икәнен белә» (1 Тим. 4:10; 2 Пет. 2:9).

18 Тиздән Йәһвә бу явыз дөнья төзелешен юк итәчәк. Безгә моның бар җентеклекләре һәм кайчан булуы билгеле булмаса да, без Мәсихнең билгеләнгән вакытта Аллаһының дошманнарын тар-мар итәчәген һәм Йәһвәнең хакимлеген аклаячагын беләбез. Шуңа күрә без үзебез яшәгән «вакытларны һәм заманнарны» билгели алмаган булсак, бик аяныч булыр иде! Әйдәгез, «һәммә нәрсә дөнья яратылганнан бирле ничек булса, шул килеш кала бирә» дигән карашның тозагына беркайчан да эләкмик (1 Тес. 5:1; 2 Пет. 3:3, 4).

САБЫРЛЫК БЕЛӘН КӨТЕГЕЗ

19, 20. Ни өчен безгә Йәһвәне сабырлык белән көтәргә кирәк?

19 Йәһвә Аллаһы кешеләрнең, үзе һәм үзенең иҗади эшләре турында белер өчен, чиксез күп вакытлары булуын теләгән. Вәгазьче 3:11 дә болай диелә: «Аллаһы һәр нәрсәне үз вакытында күркәм итеп яраткан, аларны бәндәләренең күңеленә мәңгегә сеңдергән [аларның күңелләренә мәңгелек салган, ЯД]; әмма кеше Аллаһы кылган эшне башыннан алып ахырынача аңлап бетерә алмый».

20 Йәһвәнең кешелеккә карата үз ниятен үзгәртмәгәненә без бик шат! (Мал. 3:6). Аллаһы «һәрвакыт үзгәрешсез һәм һичкайчан, борылып, караңгылык тудырмый» (Ягък. 1:17). Йәһвәгә вакыт агышы тәэсир итми. Ул «Мәңгелек Патша» (1 Тим. 1:17). Шуңа күрә, әйдәгез, «коткаручыбыз Аллаһыны сабырлык белән көтик» (Мих. 7:7). «Ходайга өмет тотучылар, барыгыз да йөрәкле булыгыз, күңелегез нык булсын»! (Мәд. 30:25).

[Искәрмәләр]

^ 3 абз. Ишагыйя 40:26: «Күзләрегезне югарыга күтәреп карагыз. Моның барысын кем барлыкка китергән? Йолдызлар гаскәрен санап чыгаручы һәм аларның барысын исемнәре буенча атаучы Шәхес. Аның куәтенең күплеге һәм бөек кодрәте ярдәмендә алар бөтенесе үз урыннарында».

^ 8 абз. «Данил пәйгамбәрлегенә игътибарлы булыгыз!» (рус) дигән китапның 186—195 нче битләрен кара.

^ 9 абз. «Данил пәйгамбәрлегенә игътибарлы булыгыз!» (рус) дигән китапның 94—97 нче битләрен кара.

^ 13 абз. Данил 2:21: «Ул вакытларны һәм заманнарны үзгәртә, патшаларны тәхеттән төшерә һәм патшаларны тәхеткә утырта; зирәкләргә зирәклек һәм акыллыларга аңлау сәләте бирә».

[Өйрәнү өчен сораулар]

[19 биттәге иллюстрация]

Данил Аллаһыдан бирелгән пәйгамбәрлекнең үтәләчәгенә ышанган

[21 биттәге иллюстрация]

Йәһвәнең ихтыярын үтәр өчен сез вакытны дөрес кулланасызмы?