Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тәрҗемәи хәл

Мин зирәклеккә олылардан өйрәндем

Мин зирәклеккә олылардан өйрәндем

Э́льва Йе́рде сөйләде

Якынча 70 ел элек өебезгә бер кеше килгән иде. Аның әтиемә ясаган тәкъдиме минем тормышымны тулысынча үзгәртте. Ул хәлиткеч көннән соң башка кешеләр дә минем тормышыма тәэсир итте. Мин искиткеч дуслыкка ирештем һәм бу дуслык минем өчен бар нәрсәдән дә кадерлерәк. Моның турында сезгә сөйләп бирәсем килә.

МИН 1932 елда Сидней шәһәрендә (Австралия) тудым. Әти-әнием Аллаһыга ышанса да, чиркәүгә йөрми иде. Әнием Аллаһының мине гел күзәтеп торуы һәм сансызлансам, миңа җәза бирәчәге турында әйтә иде. Шуңа күрә мин Аллаһыдан курка идем. Шулай да Изге Язмалар мине кызыксындыра иде. Әниемнең бертуган апасы ял көннәрендә безгә килгәндә, миңа Изге Язмалардагы күп кызыклы хикәяләрне сөйли иде. Мин аны һәрвакыт түземсезлек белән көтеп ала идем.

Мин яшүсмер булганда әтием Изге Язмаларга нигезләнгән китапларны укый иде. Аларны әниемә Йәһвә Шаһите булган бер олы яшьтәге апа биргән булган. Әтиемә укыганнары шулкадәр тәэсир итте ки, ул Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашты. Бер кичне әтием белән Изге Язмалар өйрәнүе үткәрелгәндә, әти минем качып тыңлап торганымны күреп алды һәм мине йокларга җибәрмәкче иде. Әмма өйрәнүне алып барган абый-кардәш: «Ә нигә Эльвага безнең белән утырмаска?» — дип тәкъдим итте. Бу сүзләр яңа тормышка һәм хак Аллаһы Йәһвә белән дуслыгыма башлангыч бирде.

Озакламый без әтием белән җыелыш очрашуларына йөри башладык. Өйрәнгәннәре әтиемне тормышында үзгәрешләр ясарга дәртләндерде. Моны күреп, әнием белән абыем Франк та очрашуларга йөри башлады *. Без дүртебез дә рухи яктан үстек һәм, суга чумдырылып, Йәһвә Шаһитләре булып киттек. Шуннан бирле миннән олырак булган күп кенә кардәшләр тормышымның төрле чорларында миңа уңай яктан тәэсир итте.

ТОРМЫШ ЮЛЫН САЙЛЫЙМ

Яшүсмер чагымда мин җыелышыбыздагы үземнән олырак булган кардәшләргә тартыла идем. Аларның берсе беренче булып безгә вәгазьләгән Э́лис Плейс исемле олы яшьтәге апа-кардәш иде. Минем өчен ул әбием кебек булды. Элис мине вәгазьләргә өйрәтте һәм суга чумдырылырга дәртләндерде. Бу максатка мин 15 яшемдә ирештем.

Шулай ук мин олы яшьтәге бер гаилә — Перси һәм Мадж [Маргарет] Да́нем белән дуслаштым. Алар белән аралашу минем киләчәгемә бик нык тәэсир итте. Мин математиканы ярата идем һәм бу фәнне укытырга тели идем. Перси белән Мадж 1930 елларда Латвиядә миссионерлар булып хезмәт иткән. Европада Икенче бөтендөнья сугышы купкач, аларны Сиднейның читендә урнашкан Австралиядәге Вефильгә хезмәт итәргә чакырганнар. Перси белән Мадж миңа карата эчкерсез кызыксыну күрсәттеләр. Алар миссионер хезмәтендә булган күп очракларны сөйлиләр иде. Мин Изге Язмалардагы белемнәрне бирү, математика фәнен өйрәтүгә караганда, күбрәк канәгатьлек китерә икәнен ачык күрдем. Шулай итеп укытучы булыр урынына мин миссионер хезмәтен үземә максат итеп куйдым.

Данемнар мине миссионер хезмәтенә әзерләнергә, ягъни пионер булып хезмәт итәргә дәртләндерделәр. Шулай итеп 1948 елда 16 яшемдә мин үземнең Хёрствилл (Сидней) җыелышында шатлык белән хезмәт иткән башка ун яшь пионерга кушылдым.

Алдагы дүрт ел дәвамында мин Квинслендта һәм Яңа Көньяк Уэльста урнашкан дүрт шәһәрчектә пионер булып хезмәт иттем. Изге Язмаларны өйрәнүчеләремнең беренчеләре арасында Бе́тти Ло (хәзер Ре́мнант) иде. Кайгыртучан Бетти миннән ике яшькә олырак иде. Соңрак без Сиднейдан көнбатышка таба 230 километр ераклыкта урнашкан Кау́ра шәһәрчегендә бергәләп пионерлар булып хезмәт иттек. Хезмәттәшлегебез озак булмаса да, без Бетти белән бүгенгә кадәр дуслар булып калабыз.

Мине махсус пионер итеп билгеләгәч, мин Каурадан көнбатышка таба 220 километр ераклыкта урнашкан Нарра́ндера шәһәрчегенә күчендем. Минем яңа хезмәттәшем миннән ике яшькә олырак ашкынучан пионер апа-кардәш Джой Ле́ннокс (хәзер Хантер) булды. Бу шәһәрчектә без бердән-бер Йәһвә Шаһитләре идек. Без Джой белән бер кунакчыл гаиләдә — Рей һәм Эстер Айронсларда тордык. Алар үзләре, уллары һәм өч кызлары хакыйкать белән кызыксына иде. Атна дәвамында Рей улы белән шәһәр читендәге сарык фермасында һәм иген басуында эшли иде, ә Эстер һәм кызлары пансион белән җитәкчелек итәләр иде. Һәр якшәмбе без Джой белән бергәләп Айронслар гаиләсе һәм пансионда яшәүче якынча унике тимер юл эшчесе өчен ризык әзерли идек. Ә бу ир-атлар ашарга бик ярата иде. Бу безгә аренда хакының бер өлешен капларга ярдәм итә иде. Ә савыт-сабаны җыештыргач, без Айронсларны менә дигән рухи ризык — «Күзәтү манарасы» өйрәнүе белән сыйлый идек. Рей, Эстер һәм аларның дүрт балалары хакыйкатьне кабул иттеләр һәм Нарра́ндера җыелышының беренче әгъзалары булып киттеләр.

1951 елда мин Сиднейда уздырылган конгресска бардым. Анда мин миссионер хезмәте белән кызыксынучы пионерлар өчен үткәрелгән махсус очрашуда булдым. Зур чатыр астында узган бу очрашуга 300 дән артык кеше җыелган иде. Бруклин Вефиленнән килгән Нейтан Норр җирнең һәрбер почмагына яхшы хәбәрне җиткерергә кирәк икәнлеге һәм бу эшнең ашыгыч булуы турында әйтте. Без аның һәр сүзен йотып бардык. Бу очрашуда булган пионерларның күпчелеге Тын океанның көньяк өлешендә һәм башка җирләрдә Патшалык эшенә нигез салдылар. 1952 елда Галаад мәктәбенең 19 нчы сыйныфына чакырылган 17 австралияле арасында булырга мин бик шат идем. Миссионер хезмәте турындагы хыялым миңа нибары 20 яшь булганда чынга аша башлады!

ҮЗГӘРЕРГӘ КИРӘК БУЛГАНДА

Галаадта алган белем һәм андагы аралашу Изге Язмаларны аңлавымны тирәнәйтеп, иманымны да ныгытты, шәхесемә дә көчле йогынты ясады. Яшь чагымда мин идеалист идем һәм үземнән дә, башкалардан да камиллек таләп итә идем. Минем кайбер карашларым бик катгый иде. Мәсәлән, Норр кардәшнең яшь вефильчеләр белән бейсбол уйнавын күргәч, мин шаккаттым.

Күрәсең, Галаад мәктәбенең укытучылары — зирәк һәм тәҗрибәле кардәшләр — миндә нинди көрәш барганын күргән булган. Алар миңа карата игелекле иде һәм фикер йөртү рәвешемне үзгәртергә булышты. Вакыт узу белән мин Йәһвәнең кырыс һәм таләпчән түгел, ә киресенчә, яратучан һәм рәхмәтле Аллаһы икәнен аңладым. Шулай ук сыйныфташларымның да кайберләре миңа ярдәм итте. Мин бер апа-кардәшнең мондый сүзләрен хәтерлим: «Эльва, Йәһвә яныңда чыбыркы белән басып тормый. Үз-үзеңә шулкадәр кырыс булма!» Аның чын күңелдән әйтелгән бу сүзләре йөрәгемә үтеп керде.

Галаад мәктәбен тәмамлагач, мине һәм дүрт сыйныфташымны Намибиягә (Африка) билгеләделәр. Тиздән без бишебезгә 80 Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә идек. Мин Намибияне һәм миссионер хезмәтен ярата идем, әмма шулай ук мин Швейцариягә билгеләнгән сыйныфташыма да гашыйк идем. Намибиядә бер ел хезмәт иткәч, мин Швейцариягә сөйгән ярым янына китеп бардым. Туйдан соң мин район хезмәтен башкарган иремә кушылдым.

ТЕТРӘНДЕРГЕЧ ВАКЫЙГА

Район хезмәтендә искиткеч биш ел үткәргәннән соң, безне Швейцариядәге Вефильгә чакырдылар. Анда Вефиль гаиләсендә, рухи яктан җитлеккән олы яшьтәге күп абый һәм апа-кардәшләр арасында булуыма мин бик шат идем.

Соңрак җанымны тетрәндергән бер вакыйга булды. Мин иремнең миңа һәм Йәһвәгә тугры булмаганын белдем. Тормышымның яме югалды. Вефильдәге кадерле олы яшьтәге дусларымның яратуы һәм ярдәме булмаган булса, белмим, бу кайгыны ничек кичереп чыккан булыр идем. Миңа куңелемне бушатырга кирәк булганда, алар мине тыңладылар, ә беркемне дә күрәсе килмәгән чакларда — берүземне калдырдылар. Аларның юатучы сүзләре һәм игелекле эшләре сүз белән әйтеп бирә алмаслык авыр вакытларымда мине ныгытты һәм Йәһвәгә тагы да якынлашырга булышты.

Шулай ук мин күп авырлыклар кичергән олы яшьтәге зирәк дусларымның элегрәк әйткән сүзләрен исемә төшерә идем. Бервакыт Мадж Данем миңа болай дигән иде: «Эльва, Йәһвәгә хезмәт итеп яшәгәндә синең сынауларың күп булыр, әмма аларның иң ачылары якын итеп күргән кешеләрдән килергә мөмкин. Андый чакларда Йәһвәгә таян. Камил булмаган кешеләргә түгел, ә аңа хезмәт иткәнеңне исеңдә тот!» Баш очымда кара болытлар куерган чакларда, Маджның киңәше миңа ярдәм итеп торды. Мин иремнең ялгышларына үземне Йәһвәдән беркайчан да аерырга бирмәскә булдым.

Вакыт узгач, мин пионер хезмәтен яңадан башларга һәм туганнарыма якынрак булырга дип, Австралиягә кайтырга хәл иттем. Корабта океан аша өйгә кайтканда, мин юлдашлар белән Изге Язмалар турында фикер алыштым. Алар арасында норвегияле А́рне Йе́рде исемле тыныч кына бер ир кеше бар иде. Ишеткәннәре аңа бик ошады. Соңрак ул безгә Сиднейга килеп китте. Арне рухи яктан тиз үсте һәм Йәһвә Шаһите булып китте. 1963 елда без өйләнештек, ә ике елдан соң безнең улыбыз Га́ри туды.

ЯҢА ЮГАЛТУ КИЧЕРӘМ

Арне, Гари һәм мин бәхетле гаилә булып яшәдек. Соңрак Арне, минем олы яшьтәге әти-әнием безнең белән бергә яшәсен өчен, йортыбызны киңәйтте. Әмма өйләнешкәннән соң алты ел үткәч, безне бер хәбәр тетрәндерде. Арнега баш мие рагы диагнозы куйдылар. Ул хастаханәдә озак дәвамлы радиотерапия курсларын алган чакта, мин аның янына һәр көн килә идем. Башта дәвалану файда китергән кебек тоелды, әмма соңыннан аның хәле начарланды, һәм аңа инсульт булды. Аңа берничә атна гына яшәргә калды дип әйттеләр миңа. Әмма Арне рәтләнеп китте. Соңрак аны хастаханәдән чыгардылар һәм мин аны үзем карадым. Вакыт узу белән ул аякка басты һәм яңадан өлкән вазифаларын башкара алды. Шат күңелле булуы һәм юмор хисе аңа савыгырга, ә миңа аны кайгыртырга ярдәм итте.

Еллар узгач, 1986 елда Арненың хәле янә начарланды. Ул вакытта минем әти-әнием үлгән иде инде, һәм без дусларыбыз якынрак булган урынга — Сидней читендәге Зәңгәр таулар дигән матур җиргә күчендек. Гари соңрак Ка́рин исемле ягымлы гына бер апа-кардәшкә өйләнде, һәм алар безгә үзләре белән бергә яшәргә тәкъдим иттеләр. Шулай итеп без дүртебез дә башка йортка күчендек. Ул йорт Арне һәм мин яшәгән урыннан берничә урам аша гына урнашкан иде.

Тормышының соңгы 18 ае дәвамында чире аркасында Арне урыныннан тора алмас булды һәм аны гел карап торырга кирәк иде. Күбесенчә өйдә булырга кирәк булганга, мин һәр көн ике сәгатьне Изге Язмаларны һәм аларга нигезләнгән әдәбиятны өйрәнүгә багышлый идем. Бу миңа үземнең хәлемә кагылышлы күп кенә акыллы киңәшләр табарга булышты. Шулай ук яныма җыелышыбыздагы олы яшьтәге кайгыртучан өлкәннәр килә иде. Аларның кайберләре шундый ук авырлыклар белән очрашкан булган. Андый килеп китүләр күңелемне күтәреп җибәрә иде! Арне 2003 елның апрелендә вафат булды. Терелтелү булачагына ул бер дә шикләнми иде.

ИҢ БӨЕК ЯРДӘМЧЕМ

Яшь чагымда мин идеалист идем. Әмма мин тормышта барысы да без дигәнчә килеп чыкмый икәнен аңладым. Тормышымда санап бетергесез фатихалар да, ике фаҗига да булды. Мин беренче иремне аның Йәһвәгә һәм миңа карата тугрылыксызлыгы аркасында, ә икенчесен авырып үлүе аркасында югалттым. Авыр чакларда җитәкчелек белән юанычны мин төрле чыганаклардан таба идем. Әмма иң бөек ярдәмчем «Көннәрдән Борынгы» Йәһвә Аллаһы булып кала (Дан. 7:9). Аның киңәше холкымны үзгәртергә булышты, ә бу, үз чиратында, миссионер хезмәтемдә күп шатлыклы очракларның булуына китерде. Авырлыклар туган чакларда Йәһвәнең мәрхәмәте миңа бик булышты, юатулары җанымны сөендерде (Мәд. 93:18, 19). Шулай ук миңа гаиләм һәм «бәхетсезлеккә төшкәндә... туганым кебек» булган дусларым ярдәм итеп торды (Гыйб. сүз. 17:17). Аларның күбесе олы яшьтәге зирәк кардәшләр иде.

«Әллә олы яшьтәгеләрдә зирәклек һәм тормышның озынлыгында аңлау юкмы?» — дип сораган ыруг башлыгы Әюб (Әюб 12:12). Тормышыма борылып карап, мин бу сорауга «бар» дип җавап бирә алам. Олы яшьтәгеләрнең киңәшләре миңа ярдәм итте, аларның юатуы мине ныгытты, ә дуслыклары тормышымны баетты. Алар белән дус була алганыма мин бик бәхетле.

Хәзер миңа 80 яшь, һәм мин үзем дә олылар рәтенә кердем. Кичергәннәрем мине башка олы яшьтәгеләрнең ихтыяҗларына аеруча сизгер итте. Миңа алар белән аралашу һәм аларга ярдәм итү һаман да ошый. Әмма мин яшьләр арасында да булырга яратам. Аларның дәртләре миңа көч өсти, күтәренке рухлары миңа да күчә. Яшьләр миңа җитәкчелек һәм ярдәм сорап килгәндә, аларга булышырга мин бик шат.

[Искәрмә]

^ 7 абз. Эльваның абыйсы Франк Ламберт Австралиянең аз халык яши торган төбәкләрендә ашкынып пионер булып хезмәт иткән.

[14 биттәге иллюстрация]

Джой Леннокс белән Наррандерада пионерлар булып хезмәт итәбез

[15 биттәге иллюстрация]

Эльва Швейцариядәге Вефиль гаиләсенең әгъзалары белән. 1960 ел

[16 биттәге иллюстрация]

Авырган Арнены карыйм