Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Никахтагы авырлыкларга дөрес караш саклагыз

Никахтагы авырлыкларга дөрес караш саклагыз

Никахтагы авырлыкларга дөрес караш саклагыз

«Ә инде өйләнгәннәргә һәм кияүдәгеләргә мин түгел, Раббы әмер итә» (1 КӨР. 7:10).

СЕЗ АҢЛАТА АЛАСЫЗМЫ?

Нинди мәгънәдә Аллаһы ирле-хатынлыны бергә кушылдырган?

Никахларында авырлыклар булган мәсихчеләргә өлкәннәр ничек ярдәм итә ала?

Никахка карата мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш?

1. Мәсихчеләрнең никахка карашлары нинди һәм ни өчен?

МӘСИХЧЕЛӘР никахлашканда Аллаһы алдында ант бирәләр һәм бу ант — җитди җаваплылык (Вәг. 5:4—6). Йәһвә — Никахны Оештыручы, шуңа күрә ул өйләнешкән кешеләрне «кушылдыра» (Марк 10:9). Илдәге никахка кагылышлы законнар Изге Язмалардагы кануннардан кайвакыт аерылып тора. Әмма Йәһвәнең хезмәтчеләре үзләренең никах антына аның кебек карарга тиеш. Мәсихче ирле-хатынлы өйләнешкән чакта Аллаһының хезмәтчеләре булмаган булса да, аларның үз никахына карашлары Аллаһыныкына туры килергә тиеш.

2. Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

2 Уңышлы никах күп бәхет китерә ала. Әмма никахта мөнәсәбәтләр бозылса нәрсә эшләп була? Андый никахны ныгытып буламы? Никахтагы тынычлыкка куркыныч янаганда, ирле-хатынлылар өчен нинди ярдәм бар?

УЛ ШАТЛЫК Я ҖАН ӘРНҮЕ КИТЕРЕРМЕ?

3, 4. Берәүнең тормыш иптәшен сайлаганда акылсыз эш итүе нәрсәгә китерергә мөмкин?

3 Мәсихчеләрнең никахы нык һәм озак дәвамлы булганда, ул ир белән хатынга да бәхет китерә, Йәһвәне дә данлый. Әгәр дә ул таркалса, моның нәтиҗәләре кайгы кичерүгә караганда күпкә җитдирәк булырга мөмкин. Никахка керү турында уйланган мәсихче Аллаһы җитәкчелеге буенча эш итсә, булачак гаиләсенә яхшы нигез сала. Һәм киресенчә, тормыш иптәшен сайлаганда акылсыз эш иткән кеше канәгатьсезлек һәм кайгы кичерергә мөмкин. Мәсәлән, кайбер яшьләр, гаилә тормышы белән бәйле җаваплылыкка әзер булмый торып, йөрешә башлый. Кайберәүләр тормыш иптәшләрен интернет аша таба һәм, озак уйлап тормыйча, өйләнешә. Моның нәтиҗәсе — бик бәхетсез никах. Башкалар йөрешкән вакытта җитди гөнаһ кыла. Моның аркасында алар бер-берсен хөрмәт итми башларга мөмкин. Шуңа күрә алар, өйләнешергә булсалар, гаилә тормышын начар нигездә корып җибәрүләре ихтимал.

4 Кайбер мәсихчеләр «Раббыга иман итүче» белән генә никахлашырга дигән әмерне боза һәм дини яктан бүленгән гаиләдәге тормышның ачы җимешләрен татый (1 Көр. 7:39). Сез андый хәлдә булсагыз, гафу үтенеп һәм ярдәм сорап, Аллаһыга дога кылыгыз. Әлбәттә, ул үткәндәге хаталарның нәтиҗәләрен юк итми, әмма тәүбә итүчегә авырлыкларга чыдарга көч бирә (Мәд. 129:1—4). Шулай итеп, Аллаһыга чын күңелдән ярарга тырышыгыз һәм «Йәһвә шатлыгы» — сезнең ныгытмагыз булачак (Них. 8:10).

НИКАХКА КУРКЫНЫЧ ЯНАГАНДА

5. Бәхетсез никахка карата нинди фикерләрдән тыелырга кирәк?

5 Никахта бәхетсез булганнар болай дип уйланырга мөмкин: «Бәхетсез никахымны саклар өчен чыннан да көрәшергә кирәкме? Вакытны кире кайтарып, башка кеше белән яңадан гаилә корып булса иде!» Алар никах бәйләнешләрен өзү турында шулайрак хыялланырга мөмкин: «Их, яңадан ирекле буласы иде! Аерылышырга микән? Мин Изге Язмалар буенча аерылыша алмасам да, аерым яшәп, ник тормыштан яңадан шатлык тапмаска?» Алай уйлар урынына яисә тормышның башкача була алуы турында хыялланыр урынына, мәсихчегә үзе булган хәлдә көченнән килгәнне эшләргә һәм Аллаһыдан җитәкчелек эзләргә кирәк.

6. Гайсәнең Маттай 19:9 дагы сүзләрен аңлатып бирегез.

6 Аерылышырга җыенган мәсихче, Изге Язмалар буенча, яңа никахка керергә иреклеме? Гайсә болай дигән: «Сезгә әйтәм: ир кеше, зина кылу сәбәбе булмый торып, хатыны белән аерылыша һәм башкага өйләнә икән, ул зина кыла» (Мат. 19:9). Гайсә «зина кылу» турында әйткәндә, никахта хыянәт итүне һәм башка җитди җенси гөнаһларны күздә тоткан. Ирле-хатынлының берсе дә җенси әхлаксызлык кылмаган булса, аерылышыргамы-юкмы дигән һәр фикер турында дога кылып уйлану мөһим.

7. Мәсихче никахның таркалуы кешеләрдә нинди уйлар тудырырга мөмкин?

7 Ирле-хатынлының аерылышырга яисә аерым яшәргә дигән карарга килүләре аларның рухи яктан көчсез икәнлеген күрсәтергә мөмкин. Рәсүл Паул бу җитди мәсьәләгә кагылып киткән булган. Ул болай дигән: «Әгәр үз йорты белән идарә итә белмәсә, ул Аллаһы бердәмлеге турында ничек кайгырта алыр соң?» (1 Тим. 3:5). Үзләрен мәсихчеләр дип атаган ирле-хатынлының никахы таркалганда, кешеләр бу парның вәгазьләгән сүзләре эшләгән эшләренә туры килми дип уйларга мөмкин (Рим. 2:21—24).

8. Мәсихче ирле-хатынлының аерым яшәргә яки аерылышырга булуы нинди проблемалары бар икәнен күрсәтә?

8 Чумдырылган ирле-хатынлының, Изге Язмаларга нигезләнгән сәбәпләре булмый торып, аерым яшәргә яки аерылышырга планлаштыруы тормышларында рухи проблемалар, һичшиксез, бар икәнен күрсәтә. Күрәсең, бу ирле-хатынлының берсе я икесе дә Изге Язмалардагы принципларны кулланмый. Алар «бөтен йөрәкләре белән Раббыга сыенган» булса, үз никахларын саклап кала алырлар иде. (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6 ны укы.)

9. Кайбер мәсихчеләрнең үз тормыш иптәшләре белән мөгамәлә итүдә түземлелеге ничек бүләкләнгән булган?

9 Таркалыр дип тоелган күп кенә никахлар, вакыт узу белән, бәхетле булып киткән. Никахтагы авырлыкларга җиңел генә бирешмәгән мәсихчеләр еш кына уңышларга ирешә. Дини яктан бүленгән гаиләдә нәрсәнең булуы ихтимал икәненә игътибар итик. Рәсүл Петер болай дип язган: «Хатыннар, сез дә ирләрегезгә күндәм булыгыз. Шуның белән, ирләрегез арасында Аллаһы сүзенә итагать итмәүчеләр сезнең пакь һәм тәкъва яшәвегезне күргәнгә, аларны берсүзсез Аллаһы янына алып килерсез» (1 Пет. 3:1, 2). Әйе, үз тормыш иптәшенең яхшы тәртибен күзәтеп, иман итмәүче кеше хакыйкатьне кабул итәргә мөмкин! Шул рәвешчә сакланган никах Аллаһыны да данлый, гаиләнең бар әгъзаларына да күп фатихалар китерә.

10, 11. Никахта нинди көтелмәгән проблемалар килеп чыгарга мөмкин, һәм мәсихче нәрсәгә ышана ала?

10 Ялгыз мәсихчеләрнең күбесе, Йәһвәне шатландырырга теләп, үзләренә тормыш иптәше итеп Аллаһыга багышланган имандашны сайлый. Әмма хәтта андый очракта да шартлар кискен генә үзгәрә ала. Мәсәлән, сирәк очракларда, ирле-хатынлының берсе психик чир белән авырып китәргә мөмкин. Яки өйләнешкәннән соң берсенең актив булмаган вәгазьче булып китүе ихтимал. Бер апа-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. Ли́нданың * — ашкынучан мәсихче һәм кайгыртучан әнинең — чумдырылган ире мәсихче юлыннан читкә китеп, җыелыштан чыгарылган булган, ә Линда аңа берничек тә ярдәм итә алмаган. Андый хәлдә булган мәсихче никахын саклап булмый дип уйласа, аңа нәрсә эшләргә?

11 Сез, бәлкем: «Ни генә булмасын, мин никахымны сакларга тырышырга тиешме?» — дип сорарсыз. Андый карарны сезнең өчен беркем дә кабул итә алмый һәм тиеш тә түгел. Әмма таркалып барган никах бәйләнешләрен ныгытыр өчен, җитди сәбәпләр бар. Бәхетсез никахның авырлыклары белән очрашканда, вөҗданнарын саф килеш саклар өчен, чыдамлылык күрсәткән мәсихче ир-атларны һәм хатын-кызларны Аллаһы кадерли. (1 Петер 2:19, 20 не укы.) Үз никахын ныгытыр өчен эчкерсез тырышлыклар куйган мәсихчегә Йәһвә үзенең Сүзе һәм рухы аша ярдәм итәчәк.

АЛАР ЯРДӘМ ИТӘРГӘ ӘЗЕР

12. Без өлкәннәрдән ярдәм эзләсәк, алар безгә ничек карар?

12 Гаиләгездә проблемалар килеп чыкса, җитлеккән мәсихчеләрдән ярдәм сораргамы-юкмы дип икеләнеп тормагыз. Өлкәннәр көтүчеләр булып хезмәт итә һәм Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшкә игътибарыгызны юнәлтергә шат булачак (Рәс. 20:28; Ягък. 5:14, 15). Өлкәннәрдән рухи ярдәм эзләгәнгә һәм алар белән никахыгыздагы җитди проблемалар турында сөйләшкәнгә, сез аларның хөрмәтен югалтырсыз дип уйламагыз. Аллаһыга яраклы булырга эчкерсез тырышлыкларыгызны күреп, алар сезне ныграк яратырлар һәм күбрәк хөрмәт итәрләр.

13. 1 Көринтлеләргә 7:10—16 да нинди киңәш бар?

13 Дини яктан бүленгән гаиләдә яшәгән мәсихчеләргә ярдәм иткәндә, өлкәннәр Паулның мондый киңәшен кулланырга мөмкин: «Ә инде өйләнгәннәргә һәм кияүдәгеләргә мин түгел, Раббы әмер итә: хатын иреннән аерылмасын. Әгәр аерыла икән, ул чакта ирсез торсын яки үз ире белән яңадан килешсен. Ир дә үз хатынын ташламасын... Әй син, хатын, иреңне коткара алмаячагыңны каян беләсең? Яки, әй син, ир, хатыныңны коткара алмаячагыңны каян беләсең?» (1 Көр. 7:10—16). Йәһвә Шаһите булмаган ир я хатынның Йәһвәнең хезмәтчесе булып китүе нинди фатиха!

14, 15. Нинди очракларда мәсихче үзенең тормыш иптәшеннән китәргә мөмкин, һәм ни өчен ул моның турында дога кылырга һәм үз хисләрен намуслы итеп тикшерергә тиеш?

14 Кайбер сәбәпләр аркасында мәсихче хатын ирен калдырып китәргә мөмкин. Мәсәлән, ирләре аңлы рәвештә матди ярдәм күрсәтмәгәнгә, кайберәүләр аерым яшәргә булган. Башкалар исә, физик яки рухи сәламәтлекләренә куркыныч янаганга, андый карарга килгән.

15 Тормыш иптәшеннән китәргәме, юкмы — кеше үзе хәл итәргә тиеш. Әмма мәсихчеләргә бу мәсьәлә турында дога кылырга һәм үз хисләрен намуслы итеп тикшерергә кирәк. Мәсәлән, мәсихченең рухи яктан көчсезләнә баруына Йәһвә Шаһите булмаган тормыш иптәше генә гаеплеме? Бәлкем, ул үзе Изге Язмаларны өйрәнүгә җитди карамагандыр, очрашуларны калдыргандыр һәм вәгазьдә сирәк катнашкандыр?

16. Мәсихчеләргә аерылышырга ашыкмас өчен нинди сәбәпләр бар?

16 Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезне кадерләгәнгә һәм аның бүләге никах өчен рәхмәтле булганга, без аерылышырга ашыкмыйбыз. Йәһвәнең хезмәтчеләре буларак, без аның данлыклы исемен изгеләндерергә телибез. Шуңа күрә без, яңа гаилә корырга дип, никахыбызны таркатыр өчен, беркайчан да мәкерле планнар төземәячәкбез (Ирем. 17:9; Мал. 2:13—16).

17. Нинди очракта өйләнешкән мәсихчегә карата «Аллаһы безне имин яшәргә чакырды» дигән сүзләрне кулланып була?

17 Тормыш иптәше Йәһвә Шаһите булмаган мәсихчегә никахын ныгытыр өчен эчкерсез тырышлыклар куярга кирәк. Әмма андый тырышлыкларга карамастан, тормыш иптәше гаиләдән китәргә карар итсә, мәсихчегә үзен гаепле итеп хис итәргә кирәк түгел. «Иман итмәүче аерылырга теләсә, аерылсын,— дип язган Паул.— Мондый хәлдә иман итүче ир яки хатын-кыз бер-беренә бәйләнмәгәннәр. Аллаһы безне имин яшәргә чакырды» (1 Көр. 7:15) *.

ЙӘҺВӘГӘ ӨМЕТЛӘН

18. Никахны саклап калырга мөмкин булмаса да, моны эшләргә тырышу нинди яхшы нәтиҗәләргә китерә ала?

18 Гаиләдә нинди генә проблемалар булмасын, Йәһвәдән кыюлык сорагыз һәм һәрвакыт аңа өметләнегез. (Мәдхия 26:14 не укы.) Линда мисалына кайтыйк. Ул күп еллар дәвамында гаиләсен саклап калыр өчен тырышлыклар куйган булса да, аның никахы ахыр чиктә таркалган. Аның тырышлыклары заяга булганмы? «Юк,— дип әйтә ул.— Тырышлыкларым башкаларга яхшы шаһитлек бирде. Минем вөҗданым саф. Ә иң мөһиме — бу елларда кызыбыз хакыйкатьтә ныгыды. Ул үзен Йәһвәгә багышлады һәм аңа ашкынып хезмәт итә».

19. Гаиләне саклап калыр өчен тырышлыклар куелса, нинди нәтиҗә булырга мөмкин?

19 Мэ́рилин исемле апа-кардәш Аллаһыга таянганына һәм гаиләсен саклап калыр өчен зур тырышлыклар куйганына бик шат. «Ирем матди ярдәм күрсәтмәгәнгә һәм рухилыгым куркыныч астында булганга, миндә аңардан китү вәсвәсәсе туган иде,— дип әйтә ул.— Ирем шикле бизнеска кереп киткәнче, өлкән булып хезмәт итә иде. Ул җыелыш очрашуларын калдыра башлады һәм без аралашудан туктадык. Шәһәребездә булган теракттан соң, мин куркуга төштем һәм үземә бикләндем. Соңыннан мин безнең хәлебездә минем дә гаебем бар икәнен аңладым, һәм миңа үзгәрергә кирәк иде. Без яңадан аралаша башладык, гаилә өйрәнүен яңартып җибәрдек һәм җыелышларга даими йөри башладык. Өлкәннәр безгә карата игелекле һәм ярдәмчел булды. Никахыбыз янә гөрләп чәчәк ата башлады. Вакыт узу белән, иремә җыелышта җаваплы вазифаларны яңадан ышанып тапшырдылар. Гаиләбездә булган бу хәлдән мин ачы тәҗрибә алдым, әмма барысы да бәхетле тәмамланды».

20, 21. Никах турында әйткәндә, без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?

20 Никахтамы без, юкмы, әйдәгез, һәрчак кыю эш итик һәм Йәһвәгә өметләник. Гаиләдә авырлыклар туса, безгә никахтагылар «ике кеше түгел, ә бер бөтен» икәнен истә тотып, аларны чишәр өчен бар тырышлыкларыбызны куярга кирәк (Мат. 19:6). Һәм, әйдәгез, шуны онытмыйк: әгәр дә без, дини яктан бүленгән гаиләдәге авырлыкларга карамастан, чыдам булсак, бәлкем, тормыш иптәшебезнең хакыйкатьне кабул итүен күрү шатлыгына ирешербез.

21 Авырлыкларыбыз нинди генә булмасын, безгә һәрвакыт кешеләргә яхшы шаһитлек бирерлек итеп эш итәргә кирәк. Никахыбызга куркыныч янаса, әйдәгез, тырышып дога кылыйк, намуслы итеп эчке теләкләребезне тикшерик, Изге Язмаларда язылганнар турында яхшылап уйланыйк һәм өлкәннәрдән ярдәм сорыйк. Әмма иң мөһиме, Йәһвә Аллаһыны һәр эшебез белән шатландырырга һәм аның искиткеч бүләге никахны кадерләгәнебезне һәм хөрмәт иткәнебезне күрсәтергә тәвәккәл булыйк.

[Искәрмәләр]

^ 10 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

^ 17 абз. «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән китапның 219—221 нче битләрен; «Күзәтү манарасы» (рус) 1989 ел, 1 сентябрь, 18—20 нче битләрне; 1978 ел, 1 февраль, 14 нче битне кара.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[10 биттәге сүзләр]

Никахтагы авырлыкларга җиңел генә бирешмәгән мәсихчеләр еш кына уңышларга ирешә

[12 биттәге сүзләр]

Һәрчак Йәһвәгә өметләнегез һәм аңардан кыюлык сорагыз

[9 биттәге иллюстрация]

Никахларын ныгытырга тырышкан мәсихчеләрне Йәһвә фатихалый

[11 биттәге иллюстрация]

Мәсихче җыелыш юату һәм рухи ярдәм чыганагы була ала