Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез Йәһвәнең данын чагылдырасызмы?

Сез Йәһвәнең данын чагылдырасызмы?

Сез Йәһвәнең данын чагылдырасызмы?

«[Без] Раббының данын көзгедәй чагылдырабыз» (2 КӨР. 3:18).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

Гөнаһлы булсак та, без Йәһвәне ничек данлый алабыз?

Дога кылу һәм очрашуларга йөрү Аллаһының данын чагылдырырга ничек ярдәм итә?

Йәһвәне данларга безгә нәрсә ярдәм итә ала?

1, 2. Ни өчен кешеләр Йәһвәнең сыйфатларын чагылдыра ала дип әйтеп була?

БЕЗНЕҢ һәрберебез теге яки бу ягы белән үз әти-әнисенә охшаган. Шуңа күрә берәр малайга «Син нәкъ әтиең», ә берәр кызга «Син миңа әниеңне хәтерләтәсең» дип әйтсәләр, без гаҗәпләнмибез. Һәм еш кына балалар үзләре дә әти-әниләренә охшарга тырыша. Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Без Күктәге Атабыз Йәһвәгә охшарга тырыша алабызмы? Без Аллаһыны беркайчан да күрмәдек. Әмма аның Сүзен өйрәнгәндә, иҗади эшләрен күзәткәндә, Изге Язмалардан укыганнарыбыз турында, аеруча аның Улы Гайсә Мәсихнең эшләре һәм сүзләре турында уйланганда, без Йәһвәнең күркәм сыйфатларын күрә алабыз (Яхъя 1:18; Рим. 1:20). Безнең өчен Йәһвәнең данын чагылдыру мөмкин.

2 Адәм белән Хауваны барлыкка китергәнче, Аллаһы кешеләрнең үзенең ихтыярын үтәргә, сыйфатларын чагылдырырга һәм үзенә дан китерергә сәләтле булачакларын белгән. (Яратылыш 1:26, 27 не укы.) Мәсихчеләр буларак, без сыйфатларыбыз белән Аллаһыга охшарга телибез. Алай эшләгәндә без Аллаһының данын чагылдырабыз, ә бу безнең өчен зур хөрмәт. Һәм без чыгышыбыз, белемебез, милләтебез нинди генә булмасын, моны эшли алабыз. Ни өчен? Чөнки «Аллаһының кешеләрне аермавын» һәм «һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль» булуын беләбез (Рәс. 10:34, 35).

3. Йәһвәгә хезмәт иткәндә мәсихчеләр нинди хисләр кичерә?

3 Майланган мәсихчеләр Йәһвәнең данын чагылдыралар. Шуңа күрә рух белән тудырылган рәсүл Паул болай дип язган: «Һәммәбезнең йөзеннән бөркәнчек алып ташланганга, Раббының данын көзгедәй чагылдырабыз. Без данда бер дәрәҗәдән икенче дәрәҗәгә үзгәртеләбез» (2 Көр. 3:18). Муса пәйгамбәр, Ун әмер язылган ике таш тактаны тотып, Синай тавыннан төшкәндә, аның йөзеннән нур чәчелеп торган, чөнки аның белән Йәһвә сөйләшкән булган (Чыг. 34:29, 30). Мәсихчеләр белән андый хәл беркайчан да булмаган һәм аларның йөзләреннән дә нур чәчелми, әмма башкаларга Йәһвә, аның сыйфатлары һәм кешеләргә карата искиткеч нияте турында сөйләгәндә, аларның йөзләрендә шатлык балкып тора. Майланган мәсихчеләр һәм башка сарыклар, борынгыдагы шомартып ялтыратылган металл көзгеләр кебек, тормышларында һәм хезмәтләрендә Йәһвәнең данын чагылдыралар (2 Көр. 4:1). Син, Аллаһыга яраклы тәртибең һәм вәгазьдә даими катнашуың белән Йәһвәнең данын чагылдырасыңмы?

БЕЗ ЙӘҺВӘНЕҢ ДАНЫН ЧАГЫЛДЫРЫРГА ТЕЛИБЕЗ

4, 5. а) Без Паул кебек нинди көрәш алып барабыз? б) Гөнаһ безгә ничек тәэсир итә?

4 Йәһвәнең хезмәтчеләре буларак, без Барлыкка Китерүчебезне бар эшләребез белән хөрмәт итәргә һәм данларга телибез. Әмма яхшылык эшләргә теләсәк тә, еш кына капма каршысы килеп чыга. Паул да нәкъ шундый ук хәлдә булган. (Римлыларга 7:21—25 не укы.) Бездә андый көрәш ни өчен барганын Паул болай дип аңлаткан: «Барысы да гөнаһ кылдылар һәм Аллаһының даныннан мәхрүм калдылар» (Рим. 3:23). Адәм гөнаһ кылганга, бөтен кешеләр үзләре өстеннән явыз патша кебек хакимлек иткән гөнаһның коллары булып туа (Рим. 5:12; 6:12).

5 Нәрсә ул гөнаһ? Бу — Йәһвәнең шәхесенә, эшләренә, нормаларына һәм ниятенә каршы килгән һәрнәрсә. Гөнаһ кешенең Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен боза. Берәр нәрсә җәячегә укны мишеньга тидерергә комачаулаган кебек, гөнаһ та безгә Аллаһының данын чагылдырырга комачаулый. Кайчак без белә торып яки абайламыйча гөнаһ кылырга мөмкин (Сан. 15:27—31). Гөнаһ кешеләргә бик нык тәэсир итә һәм алар белән Барлыкка Китерүчеләре арасына киртә сала (Мәд. 50:7; Ишаг. 59:2; Көл. 1:21). Кешеләрнең күбесе үзләрен Аллаһыдан тулысынча читләштерә торган тормыш рәвешен алып бара, нәтиҗәдә алар аның данын чагылдырырга искиткеч мөмкинлекне югалта. Һичшиксез, гөнаһ кешелеккә бик зур зыян китерә.

6. Гөнаһлы булсак та, без Аллаһыны ничек данлый алабыз?

6 Без гөнаһлы булып тусак та, Йәһвә безгә өмет бирә (Рим. 15:13). Гөнаһны юкка чыгарыр өчен, ул Гайсә Мәсихне йолым корбаны буларак биргән. Бу корбанга иман иткәнгә, без инде «гөнаһ коллары» түгел һәм Йәһвәнең данын чагылдыра алабыз (Рим. 5:19; 6:6; Яхъя 3:16). Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләрне сакласак, аның безне хәзер фатихалаячагына һәм киләчәктә камиллек һәм мәңгелек тормыш бирәчәгенә ышана алабыз. Без гөнаһлы булсак та, Аллаһы безгә үзенең данын чагылдыра алган кешеләргә кебек карый. Бу искиткеч фатиха!

АЛЛАҺЫНЫҢ ДАНЫН ЧАГЫЛДЫРУ

7. Аллаһының данын чагылдырыр өчен, без үзебез турында нәрсәне белергә тиеш?

7 Без гөнаһлы булганга, һәрберебезнең кимчелекләре бар. Аллаһының данын чагылдырырга теләсәк, безгә җитешсез якларыбызны белергә кирәк (2 Елъ. 6:36). Безгә үзебезнең гөнаһлы теләкләребезне танырга һәм рухи яктан үсәр вә Аллаһыны данлый алыр өчен, аларны тезгенләп торырга кирәк. Мәсәлән, безнең порнография карау кебек гөнаһлы гадәтебез булса, без үзебезгә рухи ярдәм кирәк икәнен танырга һәм аны алыр өчен чаралар күрергә тиеш (Ягък. 5:14, 15). Бу Аллаһыны чыннан да данлый торган тормыш алып баруга беренче адым булыр иде. Йәһвәгә гыйбадәт кылучылар буларак, без, аның гадел таләпләренә туры киләбезме икәнен белер өчен, үзебезне гел тикшереп торырга тиеш (Гыйб. сүз. 28:18; 1 Көр. 10:12). Гөнаһлы теләкләребез нинди генә булмасын, Аллаһы данын чагылдыра алыр өчен, без аларны йөгәнләп тотарга тиеш.

8. Камил булмасак та, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

8 Гайсә үз тормышында бер тапкыр да гөнаһ кылмаган һәм һәрвакыт Аллаһының данын чагылдырган бердәнбер кеше булган. Гайсәдән аермалы буларак, без камил түгел. Шулай да без аның үрнәгенә иярергә омтыла алабыз һәм тиеш тә (1 Пет. 2:21). Йәһвә ирешкән уңышларыбызны гына түгел, ә шулай ук куйган тырышлыкларыбызны да кадерли, һәм үзенә дан китерер өчен ясаган эчкерсез омтылышларыбызны фатихалый.

9. Аллаһының таләпләренә туры килергә теләгән мәсихчеләрнең тормышларында Изге Язмалар нинди роль уйный?

9 Йәһвә Сүзе безгә, Аллаһының данын яхшырак чагылдырыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк икәнен аңларга булыша ала. Шуңа күрә Изге Язмаларны тирәнтен өйрәнү һәм укыганнарыбыз турында уйлану бик мөһим (Мәд. 1:1—3). Көн дә Изге Язмаларны уку безгә яхшырырга булышачак. (Ягъкуб 1:22—25 не укы.) Изге Язмалардагы белем иманыбызның нигезе булып тора һәм Йәһвәгә яраклы булырга, җитди гөнаһлар кылмаска тәвәккәллегебезне ныгыта (Мәд. 118:11, 47, 48).

10. Дога Йәһвәгә яхшырак хезмәт итәргә ничек булыша ала?

10 Аллаһының данын чагылдырыр өчен безгә шулай ук «армый-талмый дога кылырга» кирәк (Рим. 12:12). Без, Йәһвә үзенә яраклы итеп хезмәт итәргә булышсын дип, дога кыла алабыз һәм тиеш тә. Без аннан изге рух, нык иман, вәсвәсәләргә каршы торырга көч һәм, «хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтүче» булыр өчен, сәләтләр сорый алабыз (2 Тим. 2:15; Мат. 6:13; Лүк 11:13; 17:5). Бала әтисенә ышанган кебек, безгә дә күктәге Атабыз Йәһвәгә таянырга кирәк. Без аннан хезмәтебезне яхшыртыр өчен ярдәм сорасак, аның безгә булышачагына ышана алабыз. Аны борчыйбыз дип беркайчан да уйламыйк! Киресенчә, әйдәгез, догада аны данлыйк, рәхмәтләребезне белдерик, тормышыбыз өчен, аеруча авырлыклар булганда, җитәкчелеген эзлик һәм, аның изге исемен данларлык итеп хезмәт итәр өчен, аннан ярдәм сорыйк (Мәд. 85:12; Ягък. 1:5—7).

11. Мәсихче очрашулар Аллаһының данын чагылдырырга ничек булыша?

11 Үзенең кыйммәтле сарыклары турында кайгыртуны Аллаһы «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә» тапшырган (Мат. 24:45—47; Мәд. 99:3). Хезмәтче сыйныфы безнең барыбызга Йәһвәнең данын чагылдырырга булышырга тели. Тегүче, кием өстебездә яхшы утырсын һәм безне бизәсен өчен, аны гәүдәбезгә туры китергән кебек, ышанычлы хезмәтче дә безгә яхшырырга һәм рухи яктан матур булырга булышыр өчен мәсихче очрашулар аша кыйммәтле киңәшләр бирә (Евр. 10:24, 25). Әйдәгез, очрашуларга вакытында килергә тырышыйк, чөнки соңга калу гадәтебез булса, безнең рухи киемебезне яхшыртырга булыша алган кайбер мөмкинлекләрне югалтуыбыз бар.

АЛЛАҺЫГА ОХШАРГА ТЫРЫШЫЙК

12. Без Аллаһыга ничек охшарга тырыша алабыз?

12 Аллаһының данын чагылдырырга теләсәк, без «аңа охшарга тырышырга» тиеш (Эфес. 5:1). Моны эшләү өчен бер мөмкинлек — һәрнәрсәгә аның карашы белән карарга өйрәнү. Башкача яшәргә омтылу аны да хурлый, үзебезгә дә зыян китерә. Без яшәгән дөнья явыз Шайтан Иблис тәэсире астында булганга, без Йәһвә нәфрәт иткәнне нәфрәт итәргә һәм ул яратканны яратырга тырышырга тиеш (Мәд. 96:10; 1 Яхъя 5:19). Безгә чын күңелдән шуңа ышанырга кирәк: Аллаһыга дөрес хезмәт итүнең бердәнбер юлы — бу һәрнәрсәне аны данларлык итеп эшләү. (1 Көринтлеләргә 10:31 не укы.)

13. Ни өчен без гөнаһны нәфрәт итәргә тиеш һәм бу безне нәрсәгә дәртләндерәчәк?

13 Йәһвә гөнаһны нәфрәт итә һәм без дә гөнаһка шулай ук карарга тиеш. Гөнаһны нәфрәт итсәк, безне гөнаһ кылуга этәрә алган һәрнәрсәдән мөмкин кадәр ерак торачакбыз. Мәсәлән, безгә мөртәтлектән, ягъни безне Аллаһыны данларга яраксыз итә торган гөнаһтан сакланырга кирәк (Кан. 13:6—9). Шуңа күрә, әйдәгез, мөртәтләр белән яисә үзен кардәш дип атаучы, әмма Аллаһыны хурлаучы һичкем белән аралашмыйк. Хәтта андый кеше безнең гаилә әгъзасы булса да, без шулай ук эш итәргә тиеш (1 Көр. 5:11). Мөртәтләр яисә Йәһвә оешмасын тәнкыйтьләгән кешеләр тараткан тәгълиматларның ялган булганын расларга тырышу файда китерми. Киресенчә, аларның бастырылган яисә интернетта урнаштырылган мәгълүматларына төшенергә тырышу хата булыр иде һәм безгә рухи яктан зыян китерер иде. (Ишагыйя 5:20 *; Маттай 7:6 ны укы.)

14. Аллаһының данын чагылдырырга омтылсак, бездә нинди сыйфат булырга тиеш һәм ни өчен?

14 Күктәге Атабызга охшарга тырышыр өчен иң яхшы юл — бу ярату күрсәтү. Әйе, без башкаларны нәкъ ул яраткан кебек яратырга тиеш (1 Яхъя 4:16—19). Арабыздагы ярату безнең Гайсә шәкертләре һәм Йәһвәнең хезмәтчеләре булуыбызны раслый (Яхъя 13:34, 35). Мирас итеп алынган гөнаһ моны эшләргә кайчак комачауласа да, безгә һәрвакыт яратуны күрсәтергә тырышырга кирәк. Яратуны һәм Аллаһыга яраклы башка сыйфатларны үстерү безне явыз һәм гөнаһлы эшләрдән тыеп торачак (2 Пет. 1:5—7).

15. Ярату башкалар белән мөнәсәбәтләребезгә ничек тәэсир итә?

15 Ярату безне башкаларга яхшылык эшләргә дәртләндерә (Рим. 13:8—10). Мәсәлән, тормыш иптәшебезне ярату аңа тугры булырга ярдәм итәчәк. Өлкәннәргә карата ярату һәм хезмәтләре өчен аларны хөрмәт итү аларның җитәкчелеген тыңларга һәм аларга буйсынырга булышачак. Үз ата-аналарын яратучы балалар аларны тыңлый, хөрмәт итә һәм алар турында начар сөйләми. Без якыннарыбызны яратсак, үзебезне аларга карата өстен тотмаячакбыз һәм алар белән ихтирамсыз сөйләшмәячәкбез (Ягък. 3:9). Аллаһының сарыкларын яратучы өлкәннәр җыелыштагылар белән назлы булачак (Рәс. 20:28, 29).

16. Ярату сыйфаты хезмәтебездә ничек ярдәм итә?

16 Ярату сыйфаты хезмәтебездә дә күренергә тиеш. Йәһвәне тирән яратканга без кешеләрнең ваемсызлыгына һәм тискәре карашларына үзебезгә тәэсир итәргә юл куймаячакбыз. Киресенчә, без алга таба да яхшы хәбәрне вәгазьләячәкбез. Ярату безне яхшы әзерләнергә һәм хезмәттә уңышлы булырга дәртләндерәчәк. Без Аллаһыны һәм якыннарыбызны чын-чынлап яратсак, Патшалык хакында вәгазьләү безнең өчен авыр йөк яки бурыч булмаячак. Киресенчә, без аңа зур хөрмәткә кебек караячакбыз һәм бу эшне шатлык белән башкарачакбыз (Мат. 10:7).

ЙӘҺВӘНЕ ДАНЛЫЙК

17. Гөнаһның Аллаһы данын чагылдырырга комачаулаганын белгәнгә, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

17 Күпчелек кеше гөнаһның никадәр көчле икәнен аңламый, әмма без аңлыйбыз. Шуңа күрә без гөнаһлы теләкләребез белән көрәшергә кирәк икәнен беләбез. Үзебезнең гөнаһлы икәнебезне таныганга, без вөҗданыбызны, акылыбызда һәм йөрәгебездә гөнаһлы теләкләр үсә башлаганда, безне тиешенчә эш итәргә дәртләндерерлек итеп тәрбияли алабыз (Рим. 7:22, 23). Без көчсез булсак та, һәр очракта дөрес эш итәр өчен, Аллаһы безне ныгыта ала (2 Көр. 12:10).

18, 19. а) Явыз рухи көчләргә каршы көрәшүдә уңышлы булырга безгә нәрсә ярдәм итә? б) Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?

18 Йәһвәне данларга теләсәк, без шулай ук Шайтанга һәм аның җеннәренә каршы көрәшергә тиеш. Аллаһы биргән рухи коралларны кулланып, без бу көрәштә уңышлы була алабыз (Эфес. 6:11—13). Шайтан Йәһвәне ул гына лаек булган даныннан өзлексез мәхрүм итәргә тырыша. Ул Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне җимерер өчен дә бар тырышлыкларын куя. Ләкин без һәм камил булмаган башка миллионлаган ир-ат белән хатын-кызлар һәм балалар сафлык саклаганда һәм Аллаһыны данлаганда, Шайтан җиңелә! Шуңа күрә, әйдәгез, без дә, күктәге затлар Йәһвәне мактаган кебек, Аллаһыны данлыйк. Алар көчле тавыш белән болай диләр: «Раббы Аллаһыбыз! Син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Чөнки һәммә нәрсәне Син яраттың, һәм барысы да Синең ихтыярың белән булдырылды һәм гамәлдә тора!» (Ачыл. 4:11).

19 Әйдәгез, Йәһвәне данларга тәвәккәл булыйк. Аллаһыга тугры булган күп кенә кеше, аннан үрнәк алыр өчен һәм аның данын чагылдырыр өчен, көчләреннән килгәннең барысын да эшли. Моны күрү, һичшиксез, Йәһвәнең йөрәгән шатлык белән тутыра (Гыйб. сүз. 27:11). Безнең хисләребез Давытныкы кебек булсын; ул болай дип җырлаган: «Әй Ходай, Аллам, Сине чын күңелемнән мактармын, һәм исемеңне мәңге данлармын» (Мәд. 85:12). Без Йәһвәнең данын камил рәвештә чагылдыра һәм аны мәңге мактый алачагыбызны түземсезлек белән көтәбез! Ул вакытта тыңлаучан кешеләрнең тормышы гаҗәеп булачак. Бу вакытның килүен көткәндә, син Йәһвә Аллаһының данын чагылдырасыңмы?

[Искәрмә]

^ 13 абз. Ишагыйя 5:20: «Явызлыкны яхшылык һәм яхшылыкны явызлык дип әйткәннәргә, караңгылыкны яктылык һәм яктылыкны караңгылык дип, ачыны баллы һәм баллыны ачы дип санаганнарга кайгы!»

[Өйрәнү өчен сораулар]

[27 биттәге иллюстрацияләр]

Сез Йәһвәнең данын ничек чагылдыра аласыз?