Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Аллаһының тугры хезмәтчеләренең үлеме никадәр «аның алдында кадерле»?

▪ Аллаһы тарафыннан рухландырылган бер мәдхия җырлаучы болай дип җырлаган: «Ходайның изгеләренең үлеме аның алдында кадерле!» (Мәд. 115:6). Йәһвә һәр хезмәтчесенең тормышын бик кадерли. Әмма 115 нче Мәдхиядән китерелгән өзектә сүз аерым хезмәтчеләрнең үлеме турында гына бармый.

Җирләү нотыгында, хәтта Йәһвәгә тугрылыгын саклап үлгән мәсихчегә карата да, Мәдхия 115:6 ны куллану урынлы булмас иде. Ни өчен? Чөнки мәдхия җырлаучының сүзләре киңрәк мәгънә йөртә. Ул шуннан гыйбарәт: Аллаһы өчен үз халкының төркем буларак юк ителүенең бәясе бик югары, һәм ул моңа юл куймаячак (Мәд. 71:14; 114:8).

Мәдхия 115:6 да әйтелгәннәр буенча, без шуңа ышана алабыз: Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләренең төркем буларак юкка чыгарылуын рөхсәт итмәячәк. Чыннан да, заманча тарихыбыз безнең каты сынаулар һәм эзәрлекләүләр кичергәндә нык булып калганыбызны күрсәтә. Һәм бу Аллаһының безне һәлак итүгә беркайчан да юл куймаячагына ачык дәлил булып тора.

Чиксез кодрәткә ия булганга һәм ниятләре һәрвакыт үтәлгәнгә, Йәһвә безне төркем буларак юк итәргә бирмәячәк. Аллаһы моны рөхсәт иткән булса, дошманнары аңардан көчлерәк кебек тоелыр иде, һәм аның җирне үзенә тугры кешеләр белән тутыру нияте дә үтәлмәс иде — ә бу мөмкин түгел! (Ишаг. 45:18; 55:10, 11). Рухи гыйбадәтханәнең җирдәге ишегалдында бер кеше дә Йәһвәгә гыйбадәт кылмаса, җирдәге изге хезмәт тукталыр иде бит! «Яңа җиргә» — «яңа күк» идарәсе астында яшәүче гадел кешелек җәмгыятенә — нигез булмас иде (Ачыл. 21:1). Өстәвенә, җирдә Патшалыкның гражданнары булмаса, Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе дә тормышка ашмас иде (Ачыл. 20:4, 5).

Аллаһы үзенең дошманнарына үз халкын җирдән юк итәргә юл куйса, аның дәрәҗәсе һәм абруе шик астына куелыр иде. Ул моны рөхсәт итсә, аның Галәмнең Хакиме буларак дәрәҗәсенә тап төшәр иде. Шулай ук, Йәһвә үзен һәм үзенең изге исемен хөрмәт итә, шуңа күрә ул тугры хезмәтчеләренең төркем буларак юкка чыгарылуын рөхсәт итмәячәк. Һәм Аллаһыда ялган булмаганга, ул үзенә тугры хезмәт иткән кешеләрне төркем буларак һәрвакыт саклап торачак (Кан. 32:4; Ярат. 18:25). Өстәвенә, Аллаһының хезмәтчеләре гомумән юк ителсә, бу Аллаһы Сүзендәге: «Йәһвә үзенең бөек исеме хакына үз халкын калдырмаячак»,— дигән сүзләргә каршы килер иде (1 Пат. 12:22). Чыннан да, «Ходай Үз халкын борып җибәрмәс, һәм Үз нәселен ташламас» (Мәд. 93:14).

Йәһвә халкының җирдән беркайчан да юкка чыгарылмаячагын белү безне бик юата! Шуңа күрә, әйдәгез, Аллаһыга тугры булып, аның мондый вәгъдәсенә ышанып торыйк: «Сиңа каршы ясалган бер корал да уңышлы булмаячак; һәм синең белән судта көрәшкән һәркайсы телне син хөкем итәчәксең. Бу — Йәһвәнең хезмәтчеләренә бирелгән мирас, һәм аларның гаделлеге миннән» (Ишаг. 54:17).

[22 биттәге сүзләр]

Аллаһы үз халкының юк ителүенә беркайчан да юл куймаячак