Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Фарисейләр ачыткысыннан... сакланыгыз»

«Фарисейләр ачыткысыннан... сакланыгыз»

«Фарисейләр ачыткысыннан... сакланыгыз»

Гайсә үзенең шәкертләрен: «Фарисейләр ачыткысыннан, ягъни икейөзлелектән сакланыгыз»,— дип кисәткән булган (Лүк 12:1). Маттай китабыннан Гайсәнең бу сүзләре белән фарисейләрнең «тәгълиматын» хөкем иткәне ачыклана (Мат. 16:12).

Изге Язмаларда «ачыткы», яисә чүпрә кайвакыт бозыклыкның символы булып тора. Һичшиксез, фарисейләрнең өйрәтүләре һәм тәртипләре аларны тыңлаучыларга начар яктан тәэсир иткән. Ни өчен фарисейләрнең өйрәтүләре начар нәтиҗәләргә китергән?

1 Фарисейләр үзләренең тәкъва булулары белән горурланган һәм гади халыкка җирәнеп караган.

Үзләрен тәкъва дип санаучы бу кешеләрне Гайсә бер кинаяле хикәясендә тасвирлаган. Ул болай дигән: «Фарисей, торып, болай дип дога кылган: „Йа Аллаһы! Мин моның өчен Сиңа рәхмәт белдерәм: мин башкалар кебек талаучы да, алдакчы да, зина кылучы да, яки менә бу салым җыючы кебек тә түгел. Атнага ике тапкыр ураза тотам, табышымның унынчы өлешен Сиңа бирәм“. Салым җыючы исә читтәрәк басып торган һәм күзләрен күтәреп күккә карарга да батырчылык итмәгән; әмма күкрәгенә суга-суга: „Йа Аллаһы! Мин гөнаһлыга мәрхәмәтле бул!“ — дигән» (Лүк 18:11—13).

Гайсә салым җыючының басынкылыгын хуплап болай дигән: «Сезгә әйтәм: тегесе [фарисей] түгел, бәлки монысы Аллаһы алдында акланган хәлдә үз өенә кайтып киткән; чөнки үзен-үзе күтәрүче һәркем түбәнсетелер; ә үзен-үзе түбәнсетүче күтәрелер» (Лүк 18:14). Гайсәне тыңлаучылар арасында салым җыючылар да булган. Алар алдакчылар буларак танылган булса да, Гайсә аларга ярдәм итәргә теләгән. Салым җыючыларның ким дигәндә икесе — Маттай һәм Зәкәй — аның шәкертләре булып киткән.

Бәлкем, безнең Аллаһыдан бирелгән сәләтләребез һәм җаваплы вазифаларыбыз бардыр яисә без кешеләрнең ялгышларын я кимчелекләрен күрәбездер. Моның аркасында үзебезне башкалардан яхшырак дип саный башласак, нәрсә эшләргә? Андый уйларны шунда ук кире кагарга кирәк, чөнки Изге Язмаларда болай диелә: «Мәхәббәт түземле, шәфкатьле, көнләшми, мактанмый, тәкәбберләнми, дорфа түгел, үз файдасын эзләми, ярсымый, яман эшләрне истә тотмый. Мәхәббәт ялганга сөенми, бәлки хакыйкатькә шатлана» (1 Көр. 13:4—6).

Безнең карашыбыз рәсүл Паулныкы кебек булырга тиеш. «Мәсих Гайсә дөньяга гөнаһлыларны коткару өчен килде»,— дип әйткәннән соң, Паул болай дип өстәгән: «Гөнаһлылар арасында иң начары — мин» (1 Тим. 1:15).

Уйлану өчен сораулар:

Мин үземнең гөнаһлы булуымны һәм котылуым Йәһвәнең юмарт игелегеннән торганын таныйммы? Яисә мин күп еллар дәвамында тугры хезмәт итүем, Аллаһы оешмасында булган җаваплы вазифаларым яисә сәләтләрем үземне башкалардан яхшырак дип санарга нигез бирә дип уйлыйммы?

2 Фарисейләр үзләренең тәкъвалыкларын башкаларга күрсәтеп, аларны гаҗәпләндерергә омтылган. Алар дан казанырга һәм мактаулы исемнәр белән аталырга теләгән.

Гайсә фарисейләр турыда болай дип әйткән: «Нәрсә генә эшләсәләр дә, аны кешеләр күрсен дип эшлиләр. Алар маңгайларындагы һәм кулларындагы догалар салган тартмачыкларын киңәйтәләр, күлмәк чукларын озынайталар. Мәҗлесләрдә алар иң түрдә, гыйбадәтханәләрдә иң яхшы урыннарга утырырга яраталар, җыелыш мәйданнарында үзләрен ихтирам итеп сәламләүне һәм кешеләрнең аларны „остаз“ дип атауларын яраталар» (Мат. 23:5—7). Аларның карашларын Гайсәнеке белән чагыштырыгыз. Ул, Аллаһының камил Улы булса да, басынкы булган. Берәү аны «игелекле» дип атагач, Гайсә аңа: «Ни өчен син Мине игелекле дип атыйсың?.. Бары тик Аллаһы гына игелекле»,— дип җавап кайтарган (Марк 10:18). Башка бер очракта Гайсә шәкертләренең аякларын юган һәм шуның белән үзенә иярүчеләргә басынкы булуда үрнәк күрсәткән (Яхъя 13:1—15).

Мәсихчеләр үз кардәшләренә хезмәт итәргә тиеш (Гәл. 5:13). Аеруча бу җыелышта күзәтче булып хезмәт итәргә теләүчеләргә кагыла. «Иман итүчеләр бердәмлегенең җитәкчесе булырга омтылу» — яхшы максат, әмма моңа башкаларга ярдәм итү теләге дәртләндерергә тиеш. Андый вазифалар дан һәм хакимлек бирми. Күзәтчеләргә Гайсә кебек «басынкы күңелле» булырга кирәк (1 Тим. 3:1, 6; Мат. 11:29).

Уйлану өчен сораулар:

Дан казаныр я өстәмә вазифалар алыр өчен, минем җыелыштагы күзәтчеләрнең күңелен табу гадәтем юкмы? Мин мактау һәм дан китерә торган хезмәт төрләрендә генә катнашмыйммы? Башкалар алдында күренекле булырга тырышмыйммы?

3 Фарисейләр уйлап чыгарган кагыйдәләр һәм йолалар аркасында гади кешеләр өчен Канунны үтәү авыр йөк булып киткән.

Муса кануны Йәһвәгә гыйбәдәт кылуның төп якларын билгеләгән. Әмма анда бар җентеклекләр бирелмәгән булган. Мәсәлән, Канун буенча шимбә көнне эшләргә ярамаган, әмма эш дип нәрсә саналганы әйтелмәгән (Чыг. 20:10). Андый «буш урыннарны» фарисейләр үзләренең кануннары һәм йолалары белән тутырырга тырышкан. Гайсә, фарисейләрнең кагыйдәләре буенча эш итмәсә дә, Муса канунын үтәгән (Мат. 5:17, 18; 23:23). Ул Канунның асылын күргән. Гайсә Канунның рухын аңлаган һәм мәрхәмәтлек белән кызгану кирәк икәнен белгән. Шәкертләре Гайсәнең ышанычын акламаганда да, ул аларга карата игелекле булган. Мәсәлән, кулга алынасы төнне ул өч рәсүлен уяу булырга сораса да, алар берничә тапкыр йокыга киткән. Моңа карамастан, кызганып Гайсә болай дигән: «Рух көчле, ә тән хәлсез!» (Марк 14:34—42).

Уйлану өчен сораулар:

Мин катгый кагыйдәләр урнаштырмыйммы, шәхси фикеремне канунга әйләндермимме? Мин башкалардан алар булдыра алмаганны көтмимме?

Гайсәнең өйрәтүләре фарисейләрнекеннән ничек аерылып торганы турында уйланыгыз. Сез үзегезгә кайсы яктан үзгәрергә кирәк икәнен күрәсезме? Күрсәгез, эш итегез.

[28 биттәге иллюстрация]

Фарисейләр Язмалардан өзекләр салынган тартмачыклар йөрткән (Мат. 23:2, 5)

[29 биттәге иллюстрация]

Тәкәббер фарисейләрдән аермалы буларак, басынкы мәсихче өлкәннәр башкаларга хезмәт итә

[30 биттәге иллюстрация]

Син Гайсә кебек игелеклеме, яисә башкалардан алар булдыра алмаганны көтәсеңме?