Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тәрҗемәи хәл

Изге хезмәтебездән алынган кыйммәтле сабак

Изге хезмәтебездән алынган кыйммәтле сабак

Оли́вье Рандриамо́ра сөйләде

«Мин фәкыйрьлектә дә, муллыкта да яшәдем; тукмы яки ачмы... һәрвакыт һәм төрле хәлләрдә дә канәгать булырга өйрәндем. Мин көч Бирүче аша һәрнәрсәгә әзер торам» (Флп. 4:12, 13).

РӘСҮЛ Паулның бу сүзләре мине һәм минем хатыным У́лины инде озак вакыт дәртләндереп тора. Без монда, Мадагаскарда хезмәт иткәндә, Паул кебек, Йәһвәгә тулысынча таянырга өйрәндек.

1982 елда Йәһвә Шаһитләре Улиның әнисе белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаганда, без Ули белән инде ярәшкән идек. Мин дә Изге Язмаларны өйрәнә башладым, һәм соңрак Ули да миңа кушылды. 1983 елны без өйләнештек, ә 1985 тә суга чумдырылу үттек һәм шундук ярдәмче пионерлар булып хезмәт итә башладык. 1986 елның июлендә без гомуми пионерлар булып киттек.

1987 елның сентябрь аенда безне махсус пионерлар итеп билгеләделәр. Иң башта безне Мадагаскарның төньяк-көнбатышында урнашкан бер шәһәрчеккә җибәрделәр. Анда җыелыш юк иде. Илнең халкы йолалары һәм гореф-гадәтләре бер-берсеннән аерылып торган якынча 18 төп этник төркем һәм күп кечкенә кавемнәрдән тора. Малагаси теле — рәсми тел, әмма кайбер җирләрдә кешеләр бу телнең диалектларында сөйләшә. Без үзебез хезмәт иткән җирдәге диалектны өйрәндек, шуңа күрә андагы халык безне үз итеп кабул итте.

Башта очрашуларда без икәү генә идек. Мин һәр якшәмбе ачык нотык ясый идем, һәм нотыктан соң Ули миңа кул чаба иде. Без Теократик хезмәт мәктәбен дә тулысынча үткәрә идек. Чыгыш ясаганда Ули башка кешене күз алдына китереп, аның белән әңгәмә кора иде. Район күзәтчесе, килеп киткәндә, безгә очрашуларыбызны башкачарак үткәрү турында йомшак кына киңәш биргәч, без җиңел сулап куйдык!

Почта начар эшләгәнгә, без айлык акчалата ярдәмне кайчак үз вакытында алмый идек. Шуңа күрә без, рәсүл Паул кебек, фәкыйрьлектә яшәргә өйрәндек. Бер тапкыр безгә 130 километр ераклыкта үткәрелгән район конгрессына барырга кирәк иде, әмма автобус өчен түләргә җитәрлек акчабыз юк иде. Без бер кардәшебезнең мондый яхшы киңәшен исебезгә төшердек: «Авырлыкларыгыз турында Йәһвәгә әйтегез. Сез бит аның эшен башкарасыз». Һәм без дога кылып, җәяү барырга булдык. Әмма китәргә торганда безгә көтмәгәндә бер абый кардәш килде һәм нәкъ юл хакын капларлык акча бүләк итте!

РАЙОН ХЕЗМӘТЕ

1991 елның февраль аенда мине район күзәтчесе итеп билгеләделәр. Ул вакытка безнең кечкенә төркемдә инде 9 вәгазьче бар иде, аларның 3 се чумдырылган иде, ә җыелыш очрашуларына уртача 50 кеше килә иде. Мин район күзәтчесе буларак өйрәтү үткәннән соң, безне башкалага — Антананариву шәһәренә җибәрделәр, ә 1993 елны илнең көнчыгышында урнашкан районга билгеләделәр. Андагы яшәү шартлары шәһәрдәге шартлардан шактый аерылып тора иде.

Җыелышларга һәм төркемнәргә барып җитәр өчен, без кайчак куе урманнар белән капланган таулар аша 145 километр араны җәяү үтә идек. Без үзебез белән бик аз әйбер йөрттек. Ул вакытта кайчак район күзәтчесенең ачык нотыгында слайдлар күрсәтергә кирәк булды. Әлбәттә, ул чакта безнең йөгебез авырая иде. Ули слайдлар күрсәтүче проекторны, ә мин 12 вольтлы аккумулятор батареясен күтәреп йөрттем.

Еш кына без киләсе җыелышка барып җитәр өчен көненә якынча 40 километр үтә идек. Безгә сукмаклардан тауларга менәргә һәм алардан төшәргә, елгалар кичәргә һәм пычрак ерып барырга туры килә иде. Кайчак без юл янында куна идек, ләкин еш кына без кунар өчен берәр авыл табарга тырыштык. Кайвакыт без бөтенләй таныш булмаган кешеләрдән кунар урын сорый идек. Тукталыр урын тапкач, ризык әзерли идек. Ули берәрсеннән казан алып торып, аңа якындагы елгадан я күлдән су тутыра иде, ә мин учакка утын әзерләр өчен балта сорап тора идем. Моның барысы өчен вакыт кирәк иде. Кайчак безгә тере тавык сатып алып, аны чалырга һәм йолкырга туры килә иде.

Ашаганнан соң без юыныр өчен күбрәк су китерә идек. Безгә аш бүлмәсендә дә йокларга туры килде. Яңгыр вакытында түбә акса, без стена янында йокладык, шулай итеп юешләнми кала идек.

Безне кунак иткән кешеләргә без һәрчак вәгазьләргә тырыштык. Кардәшләребез янына барып җиткәч, аларның игелеге һәм кунакчыллыгы безнең күңелебезне җылыта иде. Килеп китүебез өчен аларның чын күңелдән рәхмәтле булулары юлда кичергән бар уңайсызлыкларны каплый иде.

Кардәшләрнең өйләрендә яшәгәндә безгә аларга өй эшләрендә ярдәмләшү ошый иде. Шулай итеп, аларның безнең белән вәгазьләр өчен күбрәк вакытлары кала иде. Без кардәшләребез бирә алмаган бик яхшы шартлар һәм махсус ризык көтми идек.

ТӨРКЕМНӘРГӘ КИЛЕП КИТҮ

Еракта урнашкан төркемнәргә килеп китү безгә шатлык китерә иде. Андагы кардәшләр безнең өчен тыгыз график төзеп куялар иде. Безнең чыннан да «бераз ял итеп алырга» да вакытыбыз булмады (Марк 6:31). Бер җирдә ирле-хатынлы мәсихчеләр өйләренә үзләренең бар 40 Изге Язмалар өйрәнүчесен чакырды. Ули һәм апа-кардәш 20 өйрәнүче, ә мин һәм абый-кардәш башка 20 се белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрдек. Бер өйрәнүне тәмамлагач, без шундук башкасын башладык. Соңрак без җыелыш очрашуын үткәрер өчен тукталып тордык, ә очрашу тәмамлангач яңадан өйрәнүләрне дәвам иттек. Шундый мәшгуль көннәрдә без кичке сигезләрдән соң гына бушый идек!

Башка бер төркемгә килеп киткәндә, барыбыз иртәнге сәгать сигезләрдә якындагы авылга чыгып киттек. Иске киемнәргә киенеп урман аша озын юл үтеп, без анда төшке аш вакытына гына килеп җиттек һәм өстебезне чиста киемгә алмаштырып, шундук вәгазьли башладык. Йортлар аз, ә вәгазьчеләр күп иде. Шуңа күрә без авылны якынча 30 минут эчендә үтеп чыктык. Шуннан соң без башка авылга таба киттек. Анда вәгазьләгәннән соң, без өйгә таба озын юлга чыктык. Бу көнне булган хезмәт бераз күңелебезне төшерде, чөнки без күп вакыт һәм көч әрәм иттек, әмма өйдән-өйгә нибары бер сәгать тирәсе генә вәгазьләдек. Шулай да җирле вәгазьчеләр зарланмады. Алар шатлыкларын югалтмады.

Тавиранамбо шәһәрчегендәге вәгазьчеләр тау башы янында яши иде. Анда бер бүлмәле йортта яшәүче гаилә бар иде. Якында урнашкан башка кечкенә корылмада очрашулар үткәрелә иде. Кинәт кенә безнең хуҗабыз болай дип кычкыра башлады: «Кардәшләр!» Башка тау башыннан «Әйе!» дигән тавыш ишетелде. Хуҗабыз яңадан: «Район күзәтчесе килде!» — дип кычкырды. «Ярар!» дигән җавап булды. Хәбәр, күрәсең, еракта яшәүчеләргә дә җибәрелде. Тиздән кешеләр килә башлады, һәм очрашу башлануга 100 дән артык кеше җыелды.

ЮЛ АВЫРЛЫКЛАРЫ

1996 елда безне Антананариву шәһәренә якынрак булган районга билгеләделәр. Бу районда шулай ук үзенчәлекле авырлыклар булды. Анда ерактагы төбәкләргә даими йөри торган иҗтимагый транспорт юк иде. Без Антананаривудан 240 километр ераклыкта урнашкан Беанка́на (Беса́ке) шәһәрчегендәге төркемгә барырга ниятләнгән идек. Шоферы белән сөйләшеп килешкәч, без шул якка баручы кечкенә йөк машинасына кереп утырдык. Машинаның эчендә һәм өстендә инде якынча 30 кеше бар иде. Берәүләре машина түбәсенә ятып, ә икенчеләре машина артына ябышып барды.

Еш кына булгалаганча, машинабыз тиздән ватылды, һәм без җәяү киттек. Берничә сәгать буе атлап хәлдән тайганнан соң, безне бер зур йөк машинасы куып җитте. Ул кешеләр белән шыгрым тулы булса да, шофер туктады. Без басып булса да барырга ризалаштык. Бераздан соң без елга янына килеп җиттек, әмма күперне төзәтәләр иде. Шулай итеп, без янә җәяү киттек һәм ниһаять берничә махсус пионер яшәгән кечкенә авылга килеп җиттек. Аларга килеп китәргә ниятләнмәсәк тә, күперне төзәткәннәрен һәм берәр транспорт килеп чыкканын көткән арада без алар белән вәгазьләдек.

Бер атнадан соң бу авыл аша башка машина үтеп бара иде, һәм без аңа утырып юлыбызны дәвам иттек. Юлда зур чокырлар күп иде. Безгә күп тапкырлар тездән суда абына-егыла машинаны этешергә туры килде. Таң белән бер кечкенә авылга килеп җиткәч, без машинаны калдырып җәяү киттек. Юлдан читкә китеп, без билдән пычрак суда дөге басулары аша кардәшләребез яшәгән урынга таба атладык.

Бу якларга беренче тапкыр килгәнлектән, без дөге басуында эшләгән кайбер кешеләргә вәгазьләргә һәм алардан Йәһвә Шаһитләренең кайда яшәгәннәрен сорарга булдык. Ул эшчеләрнең безнең кардәшләребез икәнен белгәч, без бик шатландык!

БАШКАЛАРНЫ ТУЛЫ ВАКЫТЛЫ ХЕЗМӘТКӘ ДӘРТЛӘНДЕРҮ

Еллар дәвамында без башкаларны тулы вакытлы хезмәт башларга дәртләндердек. Моның нәтиҗәләрен күрү безгә бик зур шатлык китерде. Мәсәлән, без килеп киткән бер җыелышта тугыз гомуми пионер бар иде. Без аларның һәрберсен башка бер вәгазьчегә пионер хезмәтен башларга булышырга рухландырдык. Алты айдан соң шул җыелышка кабат килгәч, анда инде 22 гомуми пионер бар иде. Ике пионер апа-кардәш үзләренең өлкән булып хезмәт иткән әтиләрен гомуми пионер булырга дәртләндергән. Бу абый-кардәшләр үз чиратында өченче өлкәнне үзләренә кушылырга чакырган. Тиздән ул өлкәнне махсус пионер итеп билгеләделәр. Соңрак ул хатыны белән район күзәтчесе хезмәтен башлады. Ә башка ике өлкәннең берсе район күзәтчесе булып хезмәт итә, ә икенчесе Патшалык Залларын төзеп йөри.

Без Йәһвәгә ярдәме өчен көн саен рәхмәт белдерәбез, чөнки бернәрсәне дә үз көчебез белән эшли алмаганны таныйбыз. Әйе, без кайчак арыйбыз һәм авырыйбыз, әмма үз хезмәтебезнең нәтиҗәләре турында уйлаганда, без шатлык кичерәбез. Йәһвә үз эшенең алга баруы турында кайгырта. Без хәзер махсус пионер булып хезмәт итеп бу эштә катнашуыбызга шатбыз. Әйе, без кыйммәтле сабак алдык: безгә «көч Бирүче» Йәһвәгә таянырга өйрәндек.

[6 биттәге текст эчендә булган рамка]

Без кыйммәтле сабак алдык: Йәһвәгә таянырга өйрәндек

[4 биттәге карта/иллюстрацияләр]

Мадагаскар Зур кызыл утрау дип атала. Ул — зурлыгы буенча җирдә дүртенче утрау. Аның туфрагы кызыл, һәм монда хайваннар белән үсемлекләрнең күп төрләрен табып була

[5 биттәге иллюстрация]

Юл йөрү безнең өчен иң авырлардан булды

[5 биттәге иллюстрацияләр]

Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрү безгә шатлык китерә