Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Англия белән Америка бөтендөнья державасы Изге Язмаларда сурәтләнгән җиденче бөтендөнья державасы кайчан булып киткән?

▪ Набуходоносор патша күргән зур металл тораташ барлык бөтендөнья державаларын сурәтләми (Дан. 2:31—45). Бу тораташ, Данил вакытыннан алып идарә иткән һәм Аллаһы халкына көчле йогынты ясаган, биш патшалыкны гына аңлата.

Данилның металл тораташны сурәтләвеннән шуны аңлап була: Англия белән Америка бөтендөнья державасы Римны яулап алмаячак, ә аның үзеннән барлыкка киләчәк. Данил әйткәнчә, тораташның аяклары, аякларының аскы өлеше һәм бармаклары тимердән торган. (Аякларның аскы өлеше белән бармаклардагы тимер кызыл балчык белән катышкан булган *.) Бу сурәтләүдән Англия белән Америка бөтендөнья державасының Римны символлаштырган тимер аяклардан барлыкка киләчәге күренә. Тарих бу тасвирлауның төгәл икәнлеген раслый. Британия Рим империясенең кечкенә өлеше булган, ләкин XVIII гасырның ахырында аның хакимлеге үсә башлаган. Соңрак Америка Кушма Штатлары көчле дәүләткә әверелгән. Шулай да алар әле Изге Язмалар пәйгамбәрлегендәге җиденче держава булып китмәгән. Ни өчен? Чөнки Британия белән Кушма Штатлар әле бергә тыгыз эш итмәгән. Алар Беренче бөтендөнья сугышы вакытында гына бергәләшеп тыгыз эш итә башлаган.

Ул вакытта «Патшалык кешеләре» аеруча Кушма Штатларда актив булганнар, һәм аларның бөтендөнья баш идарәсе Бруклинда (Нью-Йорк) урнашкан булган (Мат. 13:36—43). Майланганнар сыйныфының әгъзалары Британия империясенең идарәсе астында булган илләрдә дә ашкынып вәгазьләгән. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Британия һәм Кушма Штатлар, үзләренең сәяси дошманнарына каршы бергә сугышканда, үзара тыгыз бәйләнешкә кергәннәр. Шулай ук алар сугыш сәбәпле үскән милләтчелек аркасында, Аллаһы «хатыны» нәселенең өлеше булганнарга дошманлык иткән. Бу хөкүмәтләр аларның басмаларын тыйган һәм вәгазьләү эшендә җитәкчелек алган мәсихчеләрне төрмәгә ташлаган (Ачыл. 12:17).

Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрдән күренгәнчә, җиденче бөтендөнья державасы, Британиянең хакимлеге үсә башлаганда, XVIII гасырның ахырында барлыкка килмәгән. Андый дәрәҗәгә ул Раббының көне башланганда гына ирешкән *.

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. Тимергә катышкан кызыл балчык тимер сыман Англия белән Америка бөтендөнья державасының хакимлегендә булган кешеләрне символлаштыра. Вакыт узу белән балчык бу бөтендөнья державасының хакимиятен киметкән.

^ 6 абз. Бу яңа аңлау, һәм ул «Данил пәйгамбәрлегенә игътибарлы булыгыз!» (рус) дигән китапның 57 нче биттәге 24 нче абзацта һәм 56 нчы, 139 нчы битләрдәге схемаларда китерелгән мәгълүматны төзәтә.

[19 биттәге иллюстрация]

1918 елның июнь аенда Күзәтү манарасының баш идарәсеннән сигез кардәш төрмәгә утыртылган булган