Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алар хезмәтләрен шатлык белән киңәйткән. Эквадор

Алар хезмәтләрен шатлык белән киңәйткән. Эквадор

Алар хезмәтләрен шатлык белән киңәйткән. Эквадор

ИТАЛИЯДӘГЕ бер яшь абый-кардәш сайлау ясарга тиеш булган. Ул мәктәпне яңа гына тәмамлаган, һәм аның билгеләре сыйныфташлары арасында иң яхшылары булган. Туганнары һәм укытучылары аны югары белем алырга өндәгән. Әмма Бру́но үзен Йәһвәгә багышлаган булган. Ул берничә ел элек Аллаһыга аның ихтыярын тормышында беренче урынга куярга вәгъдә иткән. Бруно нинди карарга килгән? Ул болай дип әйтә: «Мин багышлануым буенча яшәргә һәм Йәһвәнең ихтыярын беренче урынга куярга догада вәгъдә бирдем. Әмма шулай ук мин бертөрле яшәргә түгел, ә хезмәттә төрле эшләр белән мәшгуль булырга тели идем. Моның турында мин Йәһвәгә ачыктан-ачык әйттем».

Берничә ел узгач, Бруно Эквадорга (Көньяк Америка) күченгән. Ул болай ди: «Йәһвә мин көткәннән күбрәкне эшләп, догама җавап бирде». Эквадорга килгәч, ул башка яшь кардәшләрне очраткан. Алар да анда Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәр өчен күченгән булган.

ЙӘҺВӘ ЧАКЫРУЫН КАБУЛ ИТКӘН ЯШЬЛӘР

Йәһвә безне хезмәттә көчебездән килгәнне эшләргә чакыра һәм куйган тырышлыкларыбызны мул итеп фатихалаячагына ышандыра. «Мине сынагызчы,— дип әйтә Йәһвә,— әллә мин күк капкаларын ачмаммы һәм өстегезгә фатихалар яудырмаммы?» (Мал. 3:10). Бруно һәм бөтен дөнья буенча меңләгән башка яшьләр Йәһвәнең бу чакыруын кабул иткән. Аллаһыны яратканга, алар вәгазьчеләр кирәк булган илләрдә хезмәт итүгә үз вакытларын, көчләрен вә акчаларын багышларга булган.

Бу тырыш эшчеләр чит илгә килгәч, «урасы ашлык күп, ә уракчылар аз» икәнен үз күзләре белән күргән (Мат. 9:37). Мәсәлән, германияле апа-кардәш Жакли́н Эквадор филиалына илһамланып болай дип язган: «Мин Эквадорда ике елдан артык вакыт кына хезмәт итәм, ә минем инде 13 Изге Язмалар өйрәнүем бар; өйрәнүчеләремнең 4 се очрашуларны калдырмый. Әллә бу искиткеч түгелме?» Канададан булган Шанта́ль исемле башка апа-кардәш болай дип сөйли: «2008 елда мин Эквадорның ярында урнашкан бер урынга күчендем. Ул вакытта анда бер генә җыелыш бар иде. Хәзер инде анда өч җыелыш, ә пионерларның саны — 30 дан артык. Шулкадәр күп кешенең рухи үсешен күрүдән килгән шатлыкны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый!» Ул болай дип дәвам итә: «Күптән түгел генә мин Анд тауларында 2 743 метр биеклектә урнашкан бер шәһәргә күчтем. Бу шәһәрдә 75 000 нән артык кеше яшәсә дә, монда бер генә җыелыш бар. Бу шулхәтле уңдырышлы „кыр“! Монда вәгазьләү миңа бик күп шатлык китерә».

КҮЧЕНҮ БЕЛӘН БӘЙЛЕ АВЫРЛЫКЛАР

Әмма чит илдә хезмәт итү кайвакыт җиңел түгел. Чынлыкта кайбер яшьләр инде күченер алдыннан авырлыкларга очраган. Кушма Штатлардан булган Ка́йла исемле бер апа-кардәш болай ди: «Җыелышымдагы кайбер абый-кардәшләр, минем турында эчкерсез кайгыртканга, күченүемә каршы килделәр. Бу мине күңелсезләндерә иде. Алар минем ни өчен чит илдә пионер булып хезмәт итәргә теләгәнемне аңламый иде. Вакыт-вакыт мин үземнән: „Мин дөрес эшлимме?“ — дип сорый идем». Шулай да Кайла күченергә булган. Ул болай ди: «Йәһвәгә догалар кылганнан соң һәм җитлеккән кардәшләр белән сөйләшкәннән соң, Йәһвә хезмәттә көчләреннән килгәнне эшләргә теләгән кардәшләрне фатихалый икәнен күрдем».

Күпләр өчен чит телне өйрәнү авыр. Ирландиядән булган Ши́вон исемле бер апа-кардәш болай дип исенә төшерә: «Фикерләремне әйтә алмау мине күңелсезләндерә иде. Мин түземле булырга, телне тырышыбрак өйрәнергә һәм хаталар җибәргәндә үземнән көләргә өйрәндем». Эстонияле апа-кардәш Анна болай дип әйтә: «Тропик эсселеккә, тузанның күп булуына һәм кайнар душның булмавына ияләшү испан телен өйрәнүгә караганда күпкә җиңелрәк иде. Кайчак мин бирешергә әзер идем. Миңа игътибарны хаталарыма түгел, ә уңышларыма тупларга өйрәнергә туры килде».

Туган илне сагыну турында да онытмаска кирәк. Кушма Штатлардан булган Джо́натан исемле бер абый-кардәш болай ди: «Чит илгә килгәннән соң күп тә үтмәстән, дусларымнан һәм гаиләмнән ерак булганга, мин боега башладым. Ләкин Изге Язмаларны шәхси өйрәнү һәм хезмәт итү миңа андый хисләрне җиңәргә булышты. Тиздән вәгаземдә кызыклы очраклар була башлады, һәм мин җыелышта яңа дуслар таптым. Болар миңа шатлыгымны кайтарды».

Башка авырлык — яшәү шартлары. Алар, бәлки, сез ияләшкән шартлардан аерылып торыр. Канадалы абый-кардәш Бо болай ди: «Туган илеңдә син өеңдә ут белән суның булуын гадәти нәрсә дип санагансыңдыр. Әмма монда андый уңайлыклар кайчак бар, ә кайчак булмаска да мөмкин». Шулай ук экономик яктан артта калган күп илләрдә ярлылык, уңайсыз транспорт һәм белемсезлек киң таралган. Австриядән булган И́нес исемле бер апа-кардәш, андый шартларда яшәсә дә, үз игътибарын җирле кешеләрнең үңай сыйфатларына тупларга тырыша. «Алар шулхәтле кунакчыл, йомшак күңелле, ярдәмчел һәм басынкы,— дип әйтә ул.— Күбесенең Аллаһы турында күбрәк белем аласы килә».

«БЕРНӘРСӘГӘ ДӘ МОХТАҖ БУЛМАС ӨЧЕН» ЯУДЫРЫЛГАН ФАТИХАЛАР

Эквадорда хезмәт иткән барлык бу яшь кардәшләргә күп нәрсәдән баш тартырга туры килгән булса да, алар Йәһвәнең үзләре көткәннән «чагыштырмаслык дәрәҗәдә күбрәк» биргәнен татыган (Эфес. 3:20). Алар Йәһвәнең, үзләре «бернәрсәгә дә мохтаҗ булмас өчен», өсләренә фатихалар яудырганын сизгән (Мал. 3:10). Үз хезмәтләре турында алар менә нәрсә әйтә:

Бруно: «Эквадорда хезмәтемне мин Амазонка елгасының сокландыргыч бер өлкәсендә башладым. Соңрак мин Эквадор филиалында төзү эшләрендә катнаштым. Хәзер мин Вефильдә хезмәт итәм. Әле Италиядә яшәгәндә, мин Йәһвә ихтыярын тормышымда беренче урынга куярга карар иткән идем, һәм ул чыннан да миңа тормышымны баетырга һәм хезмәттә төрле эшләр белән мәшгуль булырга ярдәм итте».

Бо: «Эквадорда рухи эшләр белән генә шөгыльләнгәнгә, мин Йәһвәгә бик якынлашып киттем. Шул ук вакытта минем башка фатихам да бар: мин гаҗәп матур җирләрдә сәяхәт итә алам. Моның турында мин гел хыяллана идем».

Анна: «Кияүдә булмаганга күрә, мин миссионерлар кебек башка берәр илдә хезмәт итү минем өчен мөмкин түгел дип уйлаган идем. Хәзер исә мин моның мөмкин икәнен аңладым. Йәһвәнең ярдәме белән мин Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрәм, Патшалык Залларын төзүдә катнашам һәм яңа дуслар табам. Мин бик бәхетле».

Эльке: «Туган илем Австриядә яшәгәндә, мин еш кына Йәһвәдән бер генә булса да Изге Язмалар өйрәнүен сорый идем. Ә монда минем 15 Изге Язмалар өйрәнүем бар! Рухи яктан үсә барган өйрәнүчеләремнең шатлыктан балкып торган йөзләрен күрү мине бик сөендерә».

Джоэл: «Йәһвәгә хезмәт итәр өчен чит илгә күченү — бик дулкынландыргыч вакыйга. Син Йәһвәгә күбрәк таянырга өйрәнәсең, ә аның тырышлыкларыңны фатихалаганын күрү — онытылмаслык нәрсә! Кушма Штатлардан килүемнең беренче елы эчендә мондагы төркемдә хезмәт иткән вәгазьчеләрнең саны 6 дан 21 гә кадәр үсте. Ә Искә алу кичәсенә 110 кеше килгән иде».

Ә СЕЗНЕҢ ТУРЫНДА НӘРСӘ ӘЙТЕП БУЛА?

Яшь кардәшләр, сез Патшалык вәгазьчеләре кирәк булган берәр җирдә хезмәт итә аласызмы? Әйе, андый җитди карарны кабул итәр өчен барысын да планлаштырырга кирәк. Ләкин иң мөһиме — Йәһвәне һәм кешеләрне нык ярату. Сезнең андый яратуыгыз булса һәм башка илгә күчү хәлегездән килсә, моның турында Йәһвәгә кат-кат дога кылыгыз. Өстәвенә, әти-әниегез мәсихчеләр булса, теләгегез турында алар белән һәм җыелыш өлкәннәре белән сөйләшегез. Сез, бәлки, изге хезмәтнең бу дулкынландыргыч һәм шатлыклы төрендә катнашу сезнең дә хәлегездән килә икәнен күрерсез.

[3 биттәге текст эчендә булган рамка]

«Йәһвәгә догалар кылганнан соң һәм җитлеккән кардәшләр белән сөйләшкәннән соң, Йәһвә хезмәттә көчләреннән килгәнне эшләргә теләгән кардәшләрне фатихалый икәнен күрдем». (Кушма Штатлардан булган Ка́йла).

[6 биттәге рамка\иллюстрация]

Чит илдә хезмәт итәргә теләсәгез...

• регуляр рәвештә Изге Язмаларны шәхси өйрәнегез

• «Безнең патшалык хезмәтебез», 2011 ел, август ае, 4—6 нчы битләрне карап чыгыгыз

• чит илдә хезмәт иткән кардәшләр белән сөйләшеп алыгыз

• барырга җыенган илнең тарихы һәм культурасы белән танышыгыз

• чит телне өйрәнү курсларын үтегез

[6 биттәге рамка\иллюстрация]

Чит илдә хезмәт итүче кайбер кардәшләр үз-үзләрен тәэмин итәр өчен...

• һәр ел берничә ай дәвамында туган илләрендә эшләп ала

• үз йортын, фатирын арендага бирә һәм бизнесын берәр кешегә тапшырып калдыра

• интернет аша акча эшли

[4, 5 биттәге иллюстрацияләр]

1 Германиядән булган Жаклин

2 Италиядән булган Бруно

3 Канададан булган Бо

4 Ирландиядән булган Шивон

5 Кушма Штатлардан булган Джоэл

6 Кушма Штатлардан булган Джонатан

7 Эстониядән булган Анна

8 Австриядән булган Эльке

9 Канададан булган Шанталь

10 Австриядән булган Инес