Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Без каушарга тиешме?

Без каушарга тиешме?

Без каушарга тиешме?

«Миңа каршы сугыш кузгалса да, мин Ходайга ышанырмын» (МӘД. 26:3).

БИРЕДӘГЕ ШИГЫРЬЛӘРДӘН КҮРЕНГӘНЧӘ, БЕЗГӘ КЫЮРАК БУЛЫРГА НӘРСӘ ЯРДӘМ ИТӘ АЛА?

Мәдхия 26:1

Мәдхия 26:4

Мәдхия 26:11

1. Без 26 нчы мәдхиядән нәрсә белербез?

НИ ӨЧЕН вәгазьләү эшебез, дөнья шартлары начарая барса да, киңәя бара? Ни өчен без, дөнья икътисади кризис кичерсә дә, вәгазьгә вакытыбызны һәм көчебезне сарыф итәргә әзер? Башкалар киләчәктән курыккан вакытта без ничек кыю булып кала алабыз? Бу сорауларга җавапны без Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм 26 нчы мәдхиядә язылган Давыт патшаның җырын карап чыккач белербез.

2. Кеше каушаганда нәрсә хис итә, ләкин безнең нинди ышанычыбыз бар?

2 Бу мәдхияне Давыт мондый сүзләр белән башлый: «Ходай минем яктыртучым, Коткаручым, мин кемнән куркыйм? Ходай тормышымны саклаучы, мин кемнән каушыйм?» (Мәд. 26:1). Курку хисе кешене көчсезләндерә, әмма каушауның йогынтысы тагы да көчлерәк. Ләкин Йәһвәдән курыккан кешеләргә бернәрсә алдында да каушыйсы юк (1 Пет. 3:14). Йәһвә безнең ныгытмабыз булганда, без «явызлыклардан курыкмыйча, хәвефсез һәм имин яшәячәкбез» (Гыйб. сүз. 1:33; 3:25). Ни өчен алай?

«ХОДАЙ МИНЕМ ЯКТЫРТУЧЫМ, КОТКАРУЧЫМ»

3. Йәһвә нинди мәгънәдә безнең «яктыртучыбыз», ләкин безгә үзебезгә нәрсә эшләргә кирәк?

3 Йәһвә безне наданлык белән рухи караңгылыктан азат иткәнгә, аны күчмә мәгънәдә «яктыртучыбыз» дип атап була (Мәд. 26:1). Яктылык безгә юлыбызда булган куркынычны я киртәне күрергә ярдәм итсә дә, ул аны юкка чыгармый. Куркынычны күргәч, безгә үзебезгә акыллы эш итәргә кирәк. Йәһвә дә, «яктыртучы» буларак, безгә дөньяда булган вакыйгаларның мәгънәсен ачыклый. Ул безне бу явыз дөньяның куркынычлары турында кисәтә. Ул безгә һәрчак файдалы булган Изге Язмалардагы принципларны бирә, әмма өйрәнгәннәребезне безгә үзебезгә кулланырга кирәк. Мәдхия язучы: «Синең васыятьләрең мине бар дошманнарымнан акыллырак иттеләр... Мин укытучыларымнан зирәгрәк»,— дип әйткән. Без дә, Изге Язмалардагы принципларны куллансак, чын мәгънәдә зирәк була алабыз (Мәд. 118:98, 99, 130).

4. а) Ни өчен Давыт ышаныч белән: «Ходай минем... Коткаручым»,— дип әйтә алган? б) Йәһвә үз хезмәтчеләрен кайчан коткарачак?

4 Мәдхия 26:1 дән күренгәнчә, Давыт, күрәсең, Йәһвәнең үзен коткарганын яки яклаганын исенә төшергән. Мәсәлән, Йәһвә аны «аюдан һәм арысланнан саклап калган». Йәһвә шулай ук аңа әзмәвер Голиафны җиңәргә ярдәм иткән. Соңрак Шаул патшаның Давытны сөңгесен ыргытып үтерәсе килгән һәр очракта да Йәһвә аны коткарган (1 Пат. 17:37, 49, 50; 18:11, 12; 19:10). Шуңа күрә Давытның ышаныч белән: «Ходай минем... Коткаручым»,— дигәненә гаҗәпләнәсе юк! Давыт өчен коткаручы булган кебек, Йәһвә бүгенге хезмәтчеләрен дә коткарачак. Кайчан? Якынлашып килгән «зур газап» вакытында (Ачыл. 7:14; 2 Пет. 2:9).

ЙӘҺВӘНЕҢ ҮЗЕҢӘ ЭЛЕК НИЧЕК ЯРДӘМ ИТКӘНЕН ОНЫТМА

5, 6. а) Нәрсәне искә төшерү безгә кыюрак булырга ярдәм итә? б) Ни өчен Йәһвәнең үз халкына үткәндә ничек ярдәм иткәне турында уйланырга кирәк?

5 Кыюрак булыр өчен безгә нәрсә эшләргә кирәклеге Мәдхия 26:2, 3 тә (укы) әйтелә. Давыт Йәһвә Аллаһы үзен коткарган очракларны исенә төшереп торган (1 Пат. 17:34—37). Бу аңа хәтәр хәлләрне дә кичереп чыгарлык көч биргән. Ә син Йәһвәнең үзеңә ярдәм иткәнен хәтереңә төшергәндә, кыюрак булып китәсеңме? Мәсәлән, үзеңне борчый торган проблема турында дога кылганнан соң Йәһвәнең сиңа бу проблеманы чишәр өчен зирәклек һәм көч биргәнен сизгәнең бармы? Син үзеңә шатланып хезмәт итәргә комачаулаган проблемаларның чишелүен я үзең алдыңда хезмәт итү өчен ишекнең киң ачылуын исеңә төшерә аласыңмы? (1 Көр. 16:9). Андый очракларны хәтереңнән үткәргәндә, син нәрсә хис итәсең? Алар сине Йәһвәнең үзеңә күпкә авыррак хәлләрне һәм проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә алганына ышандырамы? (Рим. 5:3—5).

6 Берәр көчле дәүләт Йәһвә Шаһитләрен кырып бетерергә ниятләнгән булса, без нәрсә эшләр идек? Безнең көннәрдә күп кешеләр моны эшләп караган, әмма булдыра алмаган. Үткәндә Йәһвәнең үз халкына ничек ярдәм иткәнен исебездә тотсак, бу безгә, киләчәктә нәрсә генә булмасын, кыю булып калырга ярдәм итәчәк (Дан. 3:28).

САФ ГЫЙБАДӘТ КЫЛУНЫ ЮГАРЫ БӘЯЛӘ

7, 8. а) Мәдхия 26:4 тә әйтелгәнчә, Давыт Йәһвәдән нәрсә сораган? б) Йәһвәнең бөек рухи гыйбадәтханәсе нәрсә ул, һәм без анда ничек гыйбадәт кылабыз?

7 Чын гыйбадәт кылуга карата яратуыбыз да безгә кыю булырга ярдәм итә. (Мәдхия 26:4 не укы.) Давыт көннәрендә «Ходай өе» булып изге чатыр хезмәт иткән. Давыт соңрак улы Сөләйман төзегән мәһабәт гыйбадәтханә өчен күп нәрсә әзерләгән. Гасырлар үткәч, Гайсә чын гыйбадәт кылу Йәһвә фатихалаган бер бина белән бүтән бәйле булмаячак икәнен ачыклаган (Яхъя 4:21—23). Рәсүл Паул Еврейләргә язган хатының 8—10 нчы бүлекләрендә бөек рухи гыйбадәтханәнең Гайсә б. э. 29 нчы елында суга чумдырылгач барлыкка килгәнен аңлаткан. Ул чакта Гайсә үзен Йәһвә ихтыярын үтәүгә багышлаган (Евр. 10:10). Йәһвә барлыкка китергән бу бөек рухи гыйбадәтханә безгә ул хуплаганча, ягъни Гайсәнең йолым корбанына иман итү аша, Аңа якынаерга ярдәм итә. Без анда ничек гыйбадәт кылабыз? «Ихлас күңел вә иман ышанычлылыгы белән» дога кылып; өметебез турында бар кешеләргә икеләнмичә игълан итеп; һәм җыелышларда вә гаилә белән гыйбадәт кылганда кардәшләребезгә игътибарлы булып, ярдәм күрсәтеп һәм аларны дәртләндереп (Евр. 10:22—25). Чын гыйбадәт кылуга карата яратуыбыз безне бу авыр соңгы көннәрдә ныгыта.

8 Бөтен дөнья буенча Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре чит телләрне өйрәнеп һәм Патшалык вәгазьчеләре кирәк булган җирләргә күченеп, үз хезмәтләрен киңәйтә. Моның белән алар мәдхия җырлаучы кебек Йәһвәдән бер генә нәрсәне сораганнарын күрсәтә. Алар Йәһвәнең «матурлыгын күрергә» һәм, нәрсә генә булмасын, аңа гыйбәдәт кылырга телиләр. (Мәдхия 26:6 ны укы.)

АЛЛАҺЫНЫҢ ЯРДӘМЕНӘ ТАЯН

9, 10. Мәдхия 26:10 да нинди ышандыру бирелә?

9 Давыт Йәһвәнең ярдәменә таянганын мондый көчле сүзләр белән күрсәткән: «Атам, анам мине ташладылар шул [«ташлаган булса», ЯД], әмма Ходай мине кабул кылыр» (Мәд. 26:10). 1 Патшалык китабының 22 нче бүлегендә язылганнардан Давытның әти-әнисе аны калдырмаган дигән нәтиҗәгә килеп була. Әмма бүген күпләргә үз гаиләләрендә көчле каршылыклар кичерергә туры килә. Шулай да гаиләләре «ташлаган» күпләр кайгыртучан мәсихче җыелышта ярдәм һәм яклау таба.

10 Йәһвә үз хезмәтчеләренә, башкалар аларны калдырганда, ярдәм итәргә әзер икән, башка төрле авырлыкларга да чыдарга булышмасмы әллә? Мәсәлән, гаиләбезнең матди ихтыяҗларын канәгатьләндерү турында борчылсак, без Йәһвәнең үзебезне ярдәмсез калдырмаячагын исебездә тотарга тиеш (Евр. 13:5, 6). Ул үзенең бар тугры хезмәтчеләренең шартларын күрә һәм ихтыяҗларын аңлый.

11. Йәһвәгә ышанычыбыз башкаларга ничек тәэсир итәргә мөмкин? Мисал китерегез.

11 Либерия илендә яшәүче Виктория исемле Изге Язмаларны өйрәнүченең мисалын карап чыгыйк. Ул суга чумдырылуга таба адымнар ясый башлагач, бергә яшәгән ир кеше аны өч баласы белән ташлап киткән. Өйсез һәм эшсез булса да, ул рухи яктан үсә барган. Суга чумдырылганнан соң Викториянең 13 яшьлек кызы акча тулы кошелек тапкан. Вәсвәсә тумасын өчен, алар акчаны хәтта санамаска да булган. Алар кошелекны югалткан солдатны шунда ук эзләп тапкан. Бу солдат аларга, барысы да Йәһвә Шаһитләре кебек намуслы булса, бөтен дөньяда яшәү яхшырак һәм тынычрак булыр иде дип әйткән. Виктория бу солдатка Изге Язмалардан Йәһвәнең яңа дөнья турындагы вәгъдәсе турында укып күрсәткән. Аның иманына һәм намуслылыгына таң калып, солдат Викториягә кайтарылган акчаның шактый өлешен бүләк иткән. Чыннан да, Йәһвәнең ярдәменә тулысынча таянганга, Йәһвә Шаһитләре бар кешеләргә намуслы булулары белән билгеле.

12. Матди авырлыкларга карамастан Йәһвәгә хезмәт итүебезне дәвам иткәндә, без нәрсә күрсәтәбез? Мисал китерегез.

12 Шулай ук Сьерра-Леонеда яшәүче чумдырылмаган вәгазьче Томас белән булган хәлне карап чыгыйк. Ул мәктәптә укытучы булып эшли башлаган, әмма документлары әзер булмаганга, аңа якынча бер ел эш хакы түләнмәгән булган. Чөнки аның булганнар. Акчасын алыр өчен, Томаска нәрсә эшләргә кирәк булган? Аңа мәктәп администрациясе әгъзасы — рухани — белән әңгәмә үтәргә кирәк булган. Рухани аңа Йәһвә Шаһитләренең ышанулары мәктәпләренең кагыйдәләренә туры килмәгәнен аңлаткан. Ул Томаска я үз эшен, я Изге Язмаларга нигезләнгән ышануларын сайларга тәкъдим иткән. Бу эштән киткәч һәм бер ел тирәсе эшләгән акчасын югалткач, Томас башка эш тапкан. Хәзер ул радиоалгычлар һәм кесә телефоннарын төзәтә. Күп мисаллардан күренгәнчә, безнең Йәһвәгә ышанычыбыз булса, безгә мохтаҗлыкта калырбыз дип куркасы юк. Без Йәһвәнең, ул бар нәрсәне барлыкка китергәнгә һәм үз халкын һәрчак яклаганга, безнең турында да кайгыртачагына ышанабыз.

13. Ярлы илләрдә Патшалыкны вәгазьләү эше ничек бара?

13 Яшәү шартлары начар булган күп кенә илләрдә Патшалык вәгазьчеләре вәгазьләү белән бик мәшгуль. Ни өчен? Бер филиал болай дип яза: «Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан күп кешеләрнең эшләре юк, шуңа күрә көндез өйрәнер өчен аларның вакытлары күбрәк. Кардәшләрнең дә вәгазьләр өчен вакытлары күп. Кешеләргә ахыр заманда яшәгәнебезне аңлатасы юк; моны тирә-яктагы шартлардан үзләре күргәнгә, аларга вәгазьләү җиңел». Һәр вәгазьченең уртача өчтән артык Изге Язмалар өйрәнүе булган бер илдә 12 елдан артык хезмәт итүче бер миссионер болай дип яза: «Күп кенә вәгазьчеләр бик гади тормыш алып барганга һәм мәшәкатьләре аз булганга, аларның хезмәт итәр өчен һәм Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрер өчен, гадәттә, күп вакытлары бар».

14. Бихисап күп кешене Аллаһы ничек яклаячак?

14 Йәһвә үз халкын, төркем буларак, физик вә рухи яктан якларга, коткарырга һәм аңа ярдәм итәргә вәгъдә иткән; без аның шулай эшләячәгенә ышанабыз (Мәд. 36:28; 90:1—3). «Зур газап» кичереп чыгачак кешеләрнең саны чыннан да бихисап күп булырга тиеш (Ачыл. 7:9, 14). Димәк, калган соңгы көннәрдә Йәһвә бу кешеләрне, төркем буларак, юк итәргә юл куймаячак. Аларга сынауларны кичерер өчен һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен саклап калыр өчен кирәк булган бар нәрсә биреләчәк. Һәм Һармагедунда Йәһвә үз халкын коткарачак.

«ӘЙ РАББЫ, МИҢА ҮЗЕҢНЕҢ ЮЛЫҢНЫ ӨЙРӘТ»

15, 16. Аллаһы җитәкчелегенә буйсыну безгә нинди файда китерә? Мисал китерегез.

15 Кыюлыкны саклар өчен, без Аллаһы биреп торган нәсыйхәтләргә мохтаҗ. Моны Давытның мондый сүзләреннән күреп була: «Әй Раббы, миңа Үзеңнең юлыңны өйрәт, дошманнарым хакына мине туры сукмактан йөрт» (Мәд. 26:11). Бу дога буенча эш итәр өчен, безгә Йәһвә үз оешмасы аша биргән Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләргә игътибарлы булырга һәм аларны шунда ук кулланырга кирәк. Мәсәлән, күпләр тормышны гадиләштерү турындагы акыллы киңәшне кулланган. Алар бурычларын каплаган һәм кирәкмәгән әйберләрен саткан. Шуңа күрә икътисади кризис вакытында акча белән бәйле авырлыклар аларны бик борчымаган. Хәзер инде аларга чынбарлыкта кирәк булмаган әйберләр өчен түлисе һәм, димәк, күп вакыт та эшлисе юк. Шуңа күрә алар күбрәк вәгазьли ала. Безнең һәрберебез үзенә мондый сорау бирсә, яхшы булыр иде: мин ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең басмаларыннан һәм Изге Язмалардан укыган һәр киңәшне, моның өчен зур тырышлыклар куярга кирәк булса да, шунда ук кулланаммы? (Мат. 24:45).

16 Йәһвәгә үзебезне өйрәтергә һәм туры сукмактан алып барырга юл куйсак, безгә куркыр өчен сәбәп булмаячак. Кушма Штатларда бер гомуми пионер, гаиләсе белән бергә тулы вакытлы хезмәтен дәвам итәр өчен, үз компаниясендә башка хезмәт урынына күчмәкче булган, әмма начальнигы аңа университет дипломы булмый торып ул беркайчан да бу урында эшләмәячәк дип әйткән. Сез, андый хәлгә очраган булсагыз, югары белем алыр урынына тулы вакытлы хезмәтне сайлаганыгызга үкенер идегезме? Ике атна узгач, теге начальникны эштән чыгарганнар, һәм башка начальник абый-кардәшебездән аның максатлары турында сорашкан. Кардәш үзенең хатыны белән Йәһвә Шаһитләре булганнарын, тулы вакытлы хезмәттә катнашканнарын һәм бу хезмәтләрен дәвам итәргә теләгәннәрен аңлатып биргән. Кардәш башка сүз әйтеп өлгергәнче, начальнигы аңа болай дигән: «Димәк, мин хаклы идем: сез башкалар кебек түгел! Гомеренең соңгы көннәрендә әтием янына ике имандашыгыз һәр көн килеп, аңа Изге Язмаларны укыган иде. Һәм мин үземә, Йәһвә Шаһитләренең берсенә ярдәм итәргә мөмкинлегем туса, моны эшләрмен дип вәгъдә иттем». Киләсе көнне иртән кардәшне беренче начальнигы бирмәгән эш урынына билгеләгәннәр. Чыннан да тормышыбызда Патшалыкны беренче урынга куйсак, Йәһвә безне матди яктан тәэмин итү вәгъдәсен үтәячәк (Мат. 6:33).

БЕЗГӘ ИМАН ҺӘМ ӨМЕТ КИРӘК

17. Киләчәккә ышаныч белән карарга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

17 Давыт болай дигән: «Әмма мин тереләр җирендә Ходай бирәсе рәхәтлекне күрермен, дип ышанам» (Мәд. 26:13). Әйе, Давыт Йәһвәнең вәгъдәләренә ышанган һәм бу аңа өмет биргән. Безгә дә иман белән өмет кирәк. Уйлап кына карагыз, Аллаһы биргән өметебез булмаса һәм 26 нчы мәдхиядә язылганнар турында белмәсәк, без нишләр идек! Һармагедун якынлашкан арада, әйдәгез, кыюлык һәм котылу турында ышаныч белән догалар кылып торыйк. (Мәдхия 26:14 не укы.)

[Өйрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге иллюстрация]

Йәһвәнең үзен ничек коткарганын исенә төшерү Давытка көч өстәгән

[25 биттәге иллюстрация]

Без икътисади авырлыклар вакытын хезмәтебезне киңәйтү өчен кулланабызмы?