Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Йәһвә мине үз ихтыярын үтәргә өйрәтте

Йәһвә мине үз ихтыярын үтәргә өйрәтте

Макс Ллойд сөйләде

1955 ел, төн уртасы. Без хезмәттәшем белән Парагвайда (Көньяк Америка) миссионер булып хезмәт итә идек. Без тукталган йортны ярсыган халык төркеме чолгап алды. Алар: «Безнең илаһыбыз канга сусый, ул „гринголарның“ канын тели!» — дип кычкырып тордылар. Без — «гринголар» (чит ил кешеләре) — андый хәлгә ничек эләктек?

МИН Австралиядә туып үстем, нәкъ анда Йәһвә мине үз ихтыярын үтәргә өйрәтә башлады. 1938 елда бер Йәһвә Шаһите әтиемә «Дошманнар» дигән китапны биргән иде. Ул вакытта әти-әнием дин башлыкларына инде ышанмый иде, чөнки тегеләр Изге Язмаларның кайбер хәбәрләрен әкият дип саный иде. Моннан соң бер ел тирәсе узгач, алар, Йәһвәгә багышланганнарын күрсәтер өчен, суга чумдырылу үтте. Шул вакыттан бирле Йәһвә ихтыярын үтәү гаиләбез тормышында иң мөһим роль уйный башлады. Миннән 5 яшькә олырак Ле́сли апам да әти-әниемнән соң суга чумдырылу үтте. Мин исә 1940 елны 9 яшемдә суга чумдырылдым.

Икенче бөтендөнья сугышы башланганнан соң күп тә үтмәде, Австралиядә Йәһвә Шаһитләренең Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятының бастырылуы һәм таратылуы тыелды. Шуңа күрә бала чагымда ук мин нәрсәгә ышанганымны, Изге Язмаларны гына кулланып, аңлатырга өйрәндем. Үземнең ни өчен флагка честь бирмәгәнемне һәм ни өчен бернинди дә дәүләт ягында тормаганымны сыйныфташларыма аңлатыр өчен, мин үзем белән мәктәпкә Изге Язмаларны йөртә идем (Чыг. 20:4, 5; Мат. 4:10; Яхъя 17:16; 1 Яхъя 5:21).

Мәктәптә мине «немец шпионы» дип йөрткәнгә, укучыларның күбесе минем белән аралашмады. Ул вакытта мәктәптә кино күрсәтәләр иде. Кино башланганчы, һәрберсе урыныннан торып, дәүләт гимнын җырларга тиеш иде. Мин исә үз урынымда кала идем, һәм бер-ике малай мине чәчемнән тартып торгызырга тырыша иде. Ахыр чиктә, Изге Язмаларга нигезләнгән ышануларым аркасында мине мәктәптән куып чыгардылар. Шулай да мин белем алуымны өйдә дәвам иттем.

ҮЗ МАКСАТЫМА ИРЕШӘМ

14 яшемдә мин үземә пионер булып хезмәт итүне максат итеп куйдым. Шуңа күрә әти-әнием мин башта эшләп алырга тиеш дип әйткәч, мин бик күңелсезләнгән идем. Алар миңа 18 яшь тулу белән мин пионер хезмәтен башлармын дип вәгъдә иттеләр. Ә әлегә мин өйдә яшәвем һәм ашавым өчен өлеш кертеп торырга тиеш идем. Эшләп тапкан акчам турында без еш сөйләшә идек. Минем эш хакымны пионер хезмәте өчен саклыйсы килә иде, ләкин алар акчамны үзләренә алалар иде.

Пионер хезмәтен башлау вакыты җиткәч, без әти-әнием белән утырып сөйләштек, һәм алар миңа акчамны банкка салып барганнарын әйтте. Аннары алар, үземә кием һәм пионер булу өчен башка кирәк-яракларны сатып алырга дип, акчамны кире кайтарды. Алар мине үземне үзем кайгыртырга һәм моны башкалардан көтмәскә өйрәтте. Үткәннәрне исемә төшереп, мин андый өйрәтүнең бик файдалы булганын аңлыйм.

Без Лесли белән үскән чакта өебездә еш кына пионерлар туктала иде. Алар белән вәгазьләү безгә бик ошый иде. Ял көннәре без, гадәттә, өйдән-өйгә йөреп хезмәт иттек, урамда вәгазьләдек һәм Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрдек. Ул елларда вәгазьчеләргә аена 60 сәгать вәгазьләү максаты куела иде. Әнием һәрвакыт диярлек бу максатка ирешә иде, һәм бу яктан ул миңа һәм Леслига яхшы үрнәк биреп торды.

ТАСМАНИЯДӘ ПИОНЕР БУЛЫП ХЕЗМӘТ ИТҮ

Мин пионер хезмәтен Тасма́ния утравында (Австралия) башладым. Анда инде ире белән апам хезмәт итә иде. Ләкин килүемнән соң озак та тормый, алар Галаад мәктәбенең 15 нче сыйныфында укырга киттеләр. Мин бик оялчан идем, һәм минем моңа кадәр өемнән еракка киткәнем булмады. Кайберәүләр мин бер өч айдан аннан качып китәрмен дип сүз йөртте. Әмма бер ел да узмады, мине 1950 елда җыелыш хезмәтчесе, ягъни хәзерге өлкәннәр советы координаторы итеп билгеләделәр. Соңрак мине махсус пионер итеп билгеләделәр, һәм мин бер яшь абый-кардәш белән бергә хезмәт итә башладым.

Безне еракта урнашкан һәм Йәһвә Шаһитләре булмаган бакыр чыгарыла торган бер шәһәрчеккә билгеләделәр. Анда автобус белән барып җиткәч, инде кич булды. Беренче төнебезне без бер иске кунакханәдә үткәрдек. Киләсе көнне, йорттан-йортка вәгазьләгәндә, без буш бүлмә эзләп кешеләрдән моның турында сорап йөрдек. Кичкә таба бер кеше чиркәү янындагы руханиның йорты буш икәнлеген әйтте һәм безгә чиркәүнең бер хезмәткәре белән сөйләшергә киңәш итте. Тегесе үзен дусларча тотты һәм безгә ул йортны арендага бирде. Вәгазьгә көн саен рухани йортыннан чыгып йөрү безгә сәер булып тоела иде.

Территориябез уңышлы булган иде. Кешеләр безнең белән рәхәтләнеп сөйләшә иде, һәм без күп Изге Язмалар өйрәнүләрен башладык. Башкаладагы чиркәү җитәкчеләре моның турында һәм Йәһвә Шаһитләренең рухани йортында яшәүләрен белгәч, чиркәүнең теге хезмәткәренә безне шундук куып чыгарырга куштылар. Без янә түбәсез калдык!

Киләсе көннең уртасына кадәр без вәгазьләдек, ә соңыннан кунар урын эзләп йөрдек. Стадион трибунасыннан яхшырак урын табылмады. Без шунда үз чемоданнарыбызны качырдык та, яңадан хезмәткә киттек. Караңгы төшә башласа да, без вәгазьләгән урамның соңгы йортларына кереп чыгарга булдык. Йортларның берсендә бер ир кеше безгә үз җиренең арт ягындагы ике бүлмәле кечкенә йортын тәкъдим итте.

РАЙОН ХЕЗМӘТЕ ҺӘМ ГАЛААД МӘКТӘБЕ

Махсус пионер булып сигез ай тирәсе хезмәт иткәннән соң, Австралия филиалы мине район күзәтчесе итеп билгеләде. Мин шаккаттым; миңа нибары 20 яшь кенә иде! Ике атналык өйрәтүдән соң мин җыелышларга килеп-китеп йөри башладым. Миннән олыраклар — барысы диярлек — миңа, яшь булсам да, түбәнсетеп карамый иде, башкарган хезмәтемне кадерли иде.

Җыелышларга ничек кенә барырга туры килмәде! Бер атнаны мин — автобус белән, икенче атнаны — трамвай белән, аннары машина белән я мотоциклның арткы утыргычында утырып, бер кулымда чемодан, ә икенчесендә вәгазьләү өчен сумканы тотып бардым. Кардәшләрдә яшәү миңа бик ошый иде. Бер җыелыш хезмәтчесе, йорты төзелеп бетмәсә дә, үзендә калуымны бик үтенде. Ул атнаны мин юыну бүлмәсендә йокладым, әмма бу вакыт икебезне дә рухи яктан бик ныгытты!

1953 елны Галаад мәктәбенең 22 нче сыйныфында укырга чакыру да минем өчен көтелмәгән хәл булды. Мин куаныч катыш борчылу сиздем. Ни өчен? Апам ире белән Галаад мәктәбен 1950 елның 30 июлендә тәмамлаганнан соң, Пакистанга билгеләнгән иде. Бер ел да узмады, Лесли авырып китте һәм вафат булды. Шуңа күрә мин, әти-әниемне ул вакытта калдырып еракка китсәм, алар моны ничек кичерер икән, дип уйлый идем. Ләкин алар: «Бар һәм Йәһвә җибәргән урында хезмәт ит»,— дип әйттеләр миңа. Шуннан соң мин әтиемне күрмәдем. Ул 1950 елларның ахырында вафат булды.

Тиздән мин австралияле башка биш кардәш белән корабка утырып, Нью-Йорк шәһәренә таба алты атналык сәяхәткә чыктым. Юлда без Изге Язмаларны укыдык, шәхси өйрәнү үткәрдек һәм пассажирларга вәгазьләдек. Галаад мәктәбе үткәрелә торган Нью-Йорк штатының төньягына, Саут-Лансингка, китәр алдыннан, без 1953 елның июль аенда «Янки» стадионында үткән халыкара конгресска бардык. Анда 165 829 кеше булды!

Галаад мәктәбенең 120 студенты дөньяның төрле почмакларыннан килгән иде. Чыгарылыш көненә кадәр безгә кайда билгеләнгәнебезне әйтмәделәр. Ә барысы билгеле булгач, без хезмәт итәчәк илләр турында күбрәк белер өчен Мәктәп китапханәсенә ашыктык. Мин Парагвайга — тарихы революцияләргә бай илгә — билгеләнгән идем. Анда килгәч, бер көнне иртән мин башка миссионерлардан төнлә нинди «бәйрәм» булганы турында сорадым. Алар елмаеп: «Син үзеңнең беренче революцияңне кичердең. Ишекне ачып кара»,— дип җавап бирделәр. Почмак саен солдат тора иде!

ОНЫТЫЛМАСЛЫК ВАКЫЙГА

Бервакыт мин район күзәтчесе белән бергә «Яңа дөнья җәмгыяте эшчәнлеге» дигән фильмны күрсәтер өчен еракта урнашкан бер җыелышка бардым. Без үзебез белән генератор һәм проектор алдык. Юлга сигез-тугыз сәгать китте. Башта без поезд белән, аннары атлы арбада, ә соңыннан үгез җигелгән арбада бардык. Барасы урынга килеп җиткәч, без көне буе фермалар буйлап кешеләрне кичен фильм карарга чакырып йөрдек. Фильмга якынча 15 кеше килде.

Аны карый башлаудан якынча 20 минут узгач, безгә тизрәк йорт эченә керергә куштылар. Без проекторны эләктереп алдык та өйгә йөгердек. Тышта тавышлар, атышлар һәм «безнең илаһыбыз канга сусый, ул „гринголарның“ канын тели!» дигән кычкырулар ишетелә башлады. Анда ике генә «гринго» бар иде, һәм аларның берсе мин идем! Фильмны карарга килгән кешеләр тегеләргә өй эченә бәреп керергә комачауладылар. Әмма төнге сәгать өчтә теге ир кешеләр яңадан килде. Алар мылтыклардан ата-ата, без шәһәргә кире кайтканда безне тотачакларын әйттеләр.

Абый-кардәшләр полициягә мөрәҗәгать иттеләр, һәм бер полиция хезмәткәре төштән соң үзе белән ике ат алып килеп, безне шәһәргә кадәр озатты. Шәһәргә кайтканда, безгә куаклык я агачлык очраган саен, ул үз мылтыгын чыгарып алгарак бара иде һәм анда берәрсе юк микән дип тикшерә иде. Мин ат яхшы транспорт чарасы икәнен аңладым һәм соңрак үземә дә ат сатып алдым.

ЯҢА МИССИОНЕРЛАР КИЛӘ

Руханиларның өзлексез каршы килүләренә карамастан, вәгазьләү эше уңышлар китерә иде. 1955 елны тагын биш яңа миссионер килде. Алар арасында Галаад мәктәбенең 25 нче сыйныфын бетергән канадалы Э́лси Сва́нсон исемле бер яшь апа-кардәш тә бар иде. Аны башка шәһәргә билгеләнгәнче, без аның белән бергә филиалда хезмәт иттек. Ул, әти-әнисе хакыйкатьне кабул итмәсә дә һәм алардан ярдәм булмаса да, үз тормышын Йәһвәгә хезмәт итүгә багышлаган. 1957 елның 31 декабрендә без Элси белән язылыштык һәм Парагвайның көньягында, миссионерлар йортында берүзебез генә яши башладык.

Йортыбызга су үткәрелмәгән иде, шулай да аның арт ягында кое бар иде. Шулай ук өебездә душ та, бәдрәф тә, кер юу машинасы да, суыткыч та юк иде. Без көн саен ризык сатып ала идек. Шулай да, гади яшәгәнгә һәм кардәшләребез белән җылы мөнәсәбәтләр булганга, ирле-хатынлы тормышыбызның бу чоры бәхетле үтте.

1963 елда әниемне күрергә дип без Австралиягә кайттык, шуннан соң озак та үтми, ун ел кайтмаган улын күрүгә шатлангангадыр, аның йөрәк өянәге кузгалды. Парагвайга китү вакыты якынлаша барганда, безгә җитди карар кабул итәргә туры килде. Әниемне кеше кулына тапшырып хастаханәдә калдыру һәм яраткан Парагвайга кайту дөрес булыр идеме? Догалар кылганнан соң, без Элси белән Австралиядә калып, әнием турында кайгыртырга булдык. Әнием 1966 елда вафат булганчыга кадәр без аны карадык һәм тулы вакытлы хезмәтне дәвам иттек.

Австралиядә еллар дәвамында район вә өлкә күзәтчесе булу һәм өлкәннәр өчен Патшалык хезмәтенең мәктәбен үткәрү минем өчен зур хөрмәт иде. Тиздән тормышыбыз яңадан үзгәрде. Мине Австралиядәге беренче Филиал комитетының әгъзасы итеп билгеләделәр. Аннары, яңа филиал төзелгәндә, мине төзү комитеты рәисе итеп билгеләделәр. Яңа филиал тәҗрибәле һәм хезмәттәшлек итәргә әзер булган күп эшчеләр ярдәмендә төзелде.

Соңыннан мине илебездә вәгазьләү эшен күзәткән Хезмәт бүлегенә күчерделәр. Шулай ук миңа бөтен дөнья буенча кардәшләргә ярдәм итәр өчен һәм аларны ныгытыр өчен, зональ күзәтчесе булып төрле филиалларга килеп-китү хөрмәтле вазифасы йөкләнде. Кайбер илләргә килеп-киткәндә, Йәһвәгә тугры булганга еллар — хәтта дистә еллар — төрмәләрдә һәм концлагерьларда үткәргән кардәшләр белән танышу иманымны аеруча ныгытты.

ХӘЗЕРГЕ БИЛГЕЛӘНҮЕБЕЗ

2001 елны күп көч таләп иткән килеп-китүләремнән соң кайткач, миңа хат килгәнен күрдем. Мине Бруклинга (Нью-Йорк) Кушма Штатлардагы яңа оештырылган Филиал комитетында хезмәт итәргә чакырдылар. Без Элси белән моның турында дога кылдык, уйландык һәм бу чакыруны шатлык белән кабул иттек. Бруклинга килгәнебезгә инде 11 ел узды.

Йәһвә әйткәнне эшләргә теләгән тормыш иптәшемнең янымда булуына мин бик шат. Без Элси белән 80 нән узсак та, сәламәтлегебез әле дә чагыштырмача яхшы. Озакламый, Аллаһы ихтыярын үтәвен дәвам иткән кешеләргә мул фатихалар биреләчәк һәм без Йәһвәдән мәңге өйрәнә алачакбыз, бу вакытны без түземсезлек белән көтәбез.

[19 биттәге текст эчендә булган рамка]

Бер атнаны мин — автобус белән, икенче атнаны — трамвай белән, аннары машина белән я мотоциклның арткы утыргычында утырып, бер кулымда чемодан, ә икенчесендә вәгазьләү өчен сумканы тотып бардым

[21 биттәге текст эчендә булган рамка]

Без Йәһвәдән мәңге өйрәнә алачакбыз, бу вакытны без түземсезлек белән көтәбез

[18 биттәге иллюстрацияләр]

Сулда: район хезмәтендә (Австралия) Уңда: әти-әнием белән

[20 биттәге иллюстрация]

Туй көнебез, 1957 ел, 31 декабрь