Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә сине чын иреклеккә китерсен

Йәһвә сине чын иреклеккә китерсен

Йәһвә сине чын иреклеккә китерсен

«Аллаһының камил булган иреклелек канунын игътибар белән тикшер» (ЯГЪК. 1:25).

СЕЗ АҢЛАТА АЛАСЫЗМЫ?

Чын иреклеккә нинди канун китерә, һәм бу кануннан кем файда ала?

Чын иреклеккә ирешер өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

Тормышка илтүче юлдан баручыларны нинди азатлык көтә?

1, 2. а) Кешеләрнең иреклек дәрәҗәсе нинди хәлдә, һәм ни өчен? б) Йәһвә хезмәтчеләрен нинди азатлык көтә?

БЕЗ яшәгән көннәрдә комсызлык, канунсызлык һәм җәбер-золым арта бара (2 Тим. 3:1—5). Шуңа күрә хөкүмәтләр яңа кануннар чыгарып тора, полиция көчләрен ныгыта һәм видео күзәтү җайланмаларын урнаштыра. Кайбер илләрдә кешеләр, үз иминлекләре турында кайгыртып, өйләрен сигнализация белән җиһазландыра, тимер ишекләр һәм тәрәзә рәшәткәләре куя. Күпләр төнлә өйдән чыгарга һәм балаларын үзләрен генә урамга көндезме, кичме уйнарга җибәрергә курка. Шунысы ап-ачык: иреклек дәрәҗәсе кими һәм хәл көннән-көн начарая бара.

2 Гадән бакчасында Шайтан, кешеләр Йәһвәдән бәйсез булса гына, чын мәгънәдә ирекле булачак, дип әйткән. Вакыт узу белән аның сүзләренең мәкерле һәм коточкыч ялган булганы күренгән. Чыннан да, кешеләр Аллаһының әхлакый һәм рухи нормаларын никадәр күбрәк санга сукмаса, шулкадәр күбрәк бөтен җәмгыять газаплана. Бу безгә дә — Йәһвә хезмәтчеләренә — авырлыклар китерә. Шулай да без кешелекнең гөнаһ һәм черү коллыгыннан арыначагына һәм «Аллаһы балаларының данлы азатлыгын» алачагына өметләнәбез (Рим. 8:21). Чынлыкта Йәһвә үз хезмәтчеләрен андый азатлыкка инде әзерли башлаган. Ничек итеп?

3. Йәһвә үз хезмәтчеләренә нинди канун биргән, һәм без нинди сорауларга җавап табарбыз?

3 Үз хезмәтчеләрен андый иреклеккә әзерләр өчен, Йәһвә безгә «камил булган иреклелек кануны» биргән. (Ягъкуб 1:25 не укы.) Гадәттә, кешеләр кануннарны иреклек белән түгел, ә тыюлар белән бәйли. Ә «камил булган иреклелек кануны» турында алай әйтеп буламы? Һәм бу канун безне ничек азат итә?

ИРЕКЛЕЛЕК БИРҮЧЕ КАНУН

4. «Камил булган иреклелек кануны» нәрсә ул, һәм ул кемгә файда китерә?

4 «Камил булган иреклелек кануны» нәрсә ул? Ул җинаятьләрне ачыклаган һәм Мәсих үтәп чыккан Муса кануны түгел (Мат. 5:17; Гәл. 3:19). Алайса Ягъкуб нинди канун турында әйткән? Ул «Мәсих канунын» күздә тоткан (Гәл. 6:2). Шуңа күрә бу камил канун Йәһвә бездән таләп иткән бар нәрсәне үз эченә ала. Майланган мәсихчеләргә дә, «башка сарыкларга» да бу канун файда китерә (Яхъя 10:16).

5. Ни өчен иреклек канунын үтәү авыр түгел?

5 Күп илләрнең законнар җыентыкларыннан аермалы буларак, камил канунны аңлау да, үтәү дә авыр түгел. Ул гади әмерләр һәм төп принциплардан тора (1 Яхъя 5:3). Гайсә: «Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел»,— дип әйткән (Мат. 11:29, 30). Моннан тыш, камил канунга кагыйдәләрнең зур исемлеген өстисе юк, чөнки ул яратуга нигезләнгән һәм таш такталарга түгел, ә кешеләрнең акылларына һәм йөрәкләренә язылган. (Еврейләргә 8:6, 10 ны укы.)

КАМИЛ КАНУН БЕЗНЕ НИЧЕК АЗАТ ИТӘ?

6, 7. Йәһвәнең нормалары турында нәрсә әйтеп була, һәм иреклек кануны безгә нәрсә эшләргә ирек бирә?

6 Йәһвәнең акылга ия затларга бирелгән нормалары аларга файда гына китерә һәм аларны яклый. Галәм белән идарә итүче табигать законнары, мәсәлән, гравитация көче турында уйлап карагыз. Кешеләр андый законнар үз ирекләрен чикли дип зарланмый. Киресенчә, алар табигать законнарының файдасын күрә, чөнки аларны үтәү үз иминлекләре белән бәйле икәнен аңлый. Шул рәвешчә Йәһвә биргән Мәсихнең камил канунында чагылган әхлакый һәм рухи нормалар да кешеләргә файда гына китерә.

7 Яклаудан тыш иреклек кануны безгә үзебезгә зыян китермичә һәм башкаларның хокукларын вә ирекләрен чикләмичә, үзебезнең дөрес теләкләребезне канәгатьләндерергә ирек бирә. Шулай итеп теләкләребез дөрес булса гына, безнең теләгәнебезне эшләргә ирегебез бар. Моның өчен безнең Йәһвә хуплаганны һәм бездән таләп иткәнне эшләү теләгебез булырга тиеш. Башкача әйткәндә, безгә Йәһвә яратканны яратырга һәм ул нәфрәт иткәнне нәфрәт итәргә өйрәнергә кирәк. Иреклек кануны моңа ирешергә ярдәм итә (Амос 5:15).

8, 9. Иреклек канунына буйсыну нинди файда китерә? Мисал китерегез.

8 Камил булмаганга, безгә тән теләкләрен тыю авыр. Шулай да без инде хәзер билгеле бер дәрәҗәдә ирекле була алабыз. Моның өчен безгә иреклек канунына буйсынырга кирәк. Изге Язмаларны яңа гына өйрәнә башлаган Джей исемле ир кешенең мисалына игътибар итик. Ул тәмәке тарткан булган. Үз гадәтенең Аллаһыга яраклы булмавын белгәч, аңа карар кабул итәргә кирәк булган. Ул алга таба да бу теләген канәгатьләндереп яшәрме яисә Йәһвәгә буйсынырмы? Тарту гадәтен ташлау авыр булган булса да, Джей акыллы карар кабул иткән: ул Аллаһыга хезмәт итәргә булган. Начар гадәтен ташлаганнан соң, ул үзен ничек хис иткән? «Мин үземне бик иркен хис иттем, шатлыгымның чиге булмады»,— дип әйткән ул соңрак.

9 Үз тәҗрибәсеннән чыгып, Джей дөнья тәкъдим иткән иреклек, кешеләргә «кешелек табигате буенча уйларга» мөмкинлек бирсә дә, чынлыкта аларны кол итә, ә Йәһвә тәкъдим иткән иреклек — «Рух буенча уйлау» — кешеләрне азат итә һәм «тормышка һәм иминлеккә китерә» икәнен аңлаган (Рим. 8:5, 6). Джей үзен коллыкта тоткан гадәтен ташлар өчен, кайдан көч алган? Ул моны үз көче белән түгел, ә Аллаһы көче белән булдырган. Ул болай дип әйтә: «Мин Изге Язмаларны өйрәндем, Йәһвәдән изге рухын сорадым һәм мәсихче җыелышның ярату белән тәкъдим ителгән ярдәмен кабул иттем». Болар безгә дә чын иреклеккә ирешергә ярдәм итә ала. Ничек итеп? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

АЛЛАҺЫ СҮЗЕН ИГЪТИБАР БЕЛӘН ТИКШЕР

10. Аллаһы канунын «игътибар белән тикшерү» нәрсәне аңлата?

10 Ягъкуб 1:25 тә болай диелә: «Кем дә кем Аллаһының камил булган иреклелек канунын игътибар белән тикшерә һәм... аны башкара икән, ул үзенең эшләрендә бәхетле булачак». «Игътибар белән тикшерә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «иелеп берәр нәрсәгә җентекләп карау» дигән мәгънә йөртә. Моның өчен тырышлыкларны бер максатка тупларга кирәк. Шулай итеп, иреклек канунының акылыбызга һәм йөрәгебезгә тәэсир итүен теләсәк, безгә Изге Язмаларны тырышып өйрәнергә һәм укыганнарыбыз турында тирән уйланырга кирәк (1 Тим. 4:15).

11, 12. а) Гайсә хакыйкатьне үз тормыш юлыбыз итәргә кирәклегенә ничек басым ясаган? б) Китерелгән мисалдан күренгәнчә, яшьләргә нинди куркынычтан сакланырга кирәк?

11 Шул ук вакытта без Аллаһы Сүзен «башкарырга», яисә аны һәрвакыт тормышыбызда кулланырга тиеш. Шулай эшләсәк, хакыйкать тормыш юлыбыз булып китәчәк. Моңа охшаш фикерне Гайсә дә әйткән булган. Ул үзенә иман иткән кешеләрнең кайберсенә болай дигән: «Минем сүзләремне тотсагыз, чыннан да Минем шәкертләрем булырсыз. Хакыйкатьне белерсез һәм хакыйкать сезне ирекле итәр» (Яхъя 8:31, 32). Бер беләшмәлек буенча, монда кулланылган «белү» дигән сүз кадерләү дигәнне дә аңлата, чөнки нәрсәнедер белеп алган кеше бу белемне кадерли һәм мөһим дип саный. Шулай итеп, хакыйкатьне тормыш юлыбыз иткәндә генә, без аны тулы мәгънәдә «беләбез» һәм «Аллаһы сүзе» бездә «үз эшен эшли» дип әйтә алабыз. Бу безгә яхшы якка үзгәрергә һәм Күктәге Атабызның сыйфатларын яхшырак чагылдырырга ярдәм итәчәк (1 Тес. 2:13).

12 Үзегездән болай дип сорагыз: мин чыннан да хакыйкатьне беләмме? Ул минем тормыш юлым булып киттеме? Яисә мин һаман да дөнья тәкъдим иткән «иреклекне» сагынаммы? Мәсихче гаиләдә үскән бер апа-кардәш үзенең яшь чагын исенә төшереп болай дип язган: «Хакыйкатьтә үссәң, син Йәһвәнең һәрвакыт яныңда булуын сизәсәң. Ләкин минем очракта алай булмады. Мин Йәһвәне белми идем. Мин ул нәфрәт иткәнне нәфрәт итәргә өйрәнмәдем. Мин үземнең Йәһвәгә кирәкле булганыма ышанмый идем. Һәм мин авыр чакларда аңа мөрәҗәгать итәргә өйрәнмәдем. Мин үз белдегемә таяна идем. Хәзер инде мин ул чакта бернәрсә дә белмәгәнемне һәм дөрес эшләмәгәнемне аңлыйм». Бәхеткә, соңрак ул фикер йөртүенең бөтенләй ялгыш булганын аңлаган һәм тормышында кайбер шактый үзгәрешләр ясаган. Һәм гомуми пионер булып хезмәт итә башлаган.

ИЗГЕ РУХ СЕЗГӘ АЗАТ БУЛЫРГА БУЛЫША АЛА

13. Аллаһының изге рухы безгә азат булырга ничек ярдәм итә?

13 Паул 2 Көринтлеләргә 3:17 дә болай дип язган: «Раббы Рухы булган җирдә — азатлык». Изге рух безгә азат булырга ничек булыша? Ул безгә «мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, үз-үзеңне тота белүгә» ия булырга ярдәм итә (Гәл. 5:22, 23). Бернинди дә җәмгыять, андый сыйфатларны, аеруча яратуны, чагылдырмаса, чынлыкта ирекле була алмый. Моны хәзерге дөньядан күреп була. Изге рух тудырган сыйфатларны әйтеп киткәннән соң, Паул: «Мондыйларга каршы бернинди канун юк»,— дип өстәгән. Аның нәрсә әйтәсе килгән? Бернинди дә канун Аллаһы рухы җимешенең үсешен тоткарлый алмый (Гәл. 5:18). Йәһвә безнең андый сыйфатларны мәңге үстерүебезне һәм чагылдыруыбызны тели.

14. Дөнья рухы үзенә буйсынган кешеләрне ничек үзенең колы итә?

14 Дөнья рухы коллыгында торган һәм тән теләкләрен канәгатьләндереп яшәгән кешеләр үзләрен ирекле дип санарга мөмкин. (2 Петер 2:18, 19 ны укы.) Чынбарлыкта исә бу алай түгел. Андый кешеләрнең теләкләрен һәм тәртипләрен контрольдә тотар өчен, хөкүмәтләр дөнья хәтле законнар чыгарып торырга мәҗбүр. Паул әйткәнчә, «канун тәкъва кешеләр өчен түгел, бәлки канунсызлар һәм буйсынмаучылар» өчен (1 Тим. 1:9, 10). Тән теләгәнне үтәгән кешеләр — гөнаһлы тәненең коллары, ә тән — мәрхәмәтсез хуҗа (Эфес. 2:1—3). Ашыйсы килгән бөҗәкләр бал салынган савытка кереп, балга ябышып калган кебек, үзләренең дөрес булмаган теләкләрен канәгатьләндергән кешеләр дә гөнаһ коллыгына эләгә (Ягък. 1:14, 15).

МӘСИХЧЕ ҖЫЕЛЫШТАГЫ ИРЕКЛЕК

15, 16. Җыелыш әгъзасы булып китү безгә нинди файда китерде, һәм безнең нинди иреклек бар?

15 Мәсихче җыелыш әгъзасы булып китәр өчен, сез бернинди дә гариза язмадыгыз. Йәһвә үзе сезне җәлеп иткәнгә генә, сез мәсихче булып киттегез (Яхъя 6:44). Ни өчен ул сезне җәлеп итәргә булган? Сезнең тәкъва булуыгызны һәм үзеннән куркып яшәвегезне күргәнгәме? «Һич тә юк!» — дип әйтерсез сез. Алайса, ни өчен соң? Ул сезнең үз канунына буйсынырга һәм үзенең ярату белән бирелгән җитәкчелеген кабул итәргә әзер булуыгызны күреп алган. Сез җыелыш әгъзасы булып киткәч, Йәһвә сезнең турында кайгырта башлаган. Ул сезне үзенең Сүзе ярдәмендә өйрәткән, ялган тәгълиматлар вә хорафатлардан азат иткән һәм сезне Мәсихкә хас сыйфатларны үстерергә өйрәткән. (Эфеслеләргә 4:22—24 не укы.) Моның ярдәмендә сез зур хөрмәткә ия булдыгыз: сез чын мәгънәдә ирекле булган бердәнбер халыкның әгъзасы булып киттегез (Ягък. 2:12).

16 Йәһвәне бөтен йөрәкләре белән яраткан кешеләр арасында булганда, сезне курку хисе биләп аламы? Сез бертуктаусыз як-якка каранасызмы? Патшалык Залында аралашканда, сез әйберләрегезне берәрсе урламасын дип күзегездән ычкындырырга куркасызмы? Һич тә юк! Киресенчә, сез үзегезне иркен хис итәсез. Сез үзегезне башка кешеләр арасында шулай итеп хис итәсезме? Юктыр. Әмма Аллаһы хезмәтчеләре арасында булган хәзерге иреклек — киләчәктә булачак иреклекнең күләгәсе генә.

«АЛЛАҺЫ БАЛАЛАРЫНЫҢ ДАНЛЫ АЗАТЛЫГЫ»

17. Кешелекнең иреклеге «Аллаһы балаларының» анык билгеле булулары белән ничек бәйле?

17 Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә әзерләгән иреклеге турында әйткәннән соң, Паул болай дип язган: «Аллаһы тарафыннан барлыкка китерелгәннәрнең барысы да Аңардан Үз балаларын ачыктан-ачык күрсәтүне түземсезлек белән өметләнеп көтә». Аннары ул болай дип өстәгән: «Аллаһы тарафыннан яратылганнарның бөтенесе фанилыкка илтүче коллыктан азат ителеп, Аллаһы балаларының данлы азатлыгын уртаклашачак» (Рим. 8:19—21). «Аллаһы тарафыннан яратылганнар» — җирдә яшәү өмете булган кешелек. Алар Аллаһы рухы белән майланган «Аллаһы балаларының» анык билгеле булуларыннан файдаланачак. «Аллаһы балалары», күктә яшәү өчен терелтелгәннән соң Мәсих белән бергә җирне явызлыктан чистартканда һәм «бихисап күп кешене» яңа дөнья төзелешенә керткәндә, үзләрен «ачыктан-ачык күрсәтә» башлаячак (Ачыл. 7:9, 14).

18. Тыңлаучан кешеләрнең азатлык дәрәҗәсе белән нәрсә булачак, һәм ахыр чиктә алар нинди иреклеккә ия булачак?

18 Ул вакытта йолып алынган кешелек башка төрле иреклеккә ия булачак: алар Шайтан белән җеннәрнең тәэсиреннән азат ителәчәк (Ачыл. 20:1—3). Нинди азатлык алар татыячак! Ул вакытта 144 000 патша-рухани, кешелекне тулысынча гөнаһтан һәм камил булмаудан азат иткәнче, йолым корбанын аларның файдасына кулланачак (Ачыл. 5:9, 10). Иманнары сыналганнан соң тугры булып калган кешеләр ахыр чиктә камил иреклеккә — Йәһвә әзерләгән «Аллаһы балаларының данлы азатлыгына» ия булачак. Аллаһы хуплаганны эшләү бүтән авыр булмаячак. Сезнең тәнегез, йөрәгегез һәм акылыгыз камил булачак, һәм сез Аллаһы сыйфатларын камил рәвештә чагылдыра алачаксыз.

19. Чын азатлык юлында каласыбыз килсә, безгә алга таба да нәрсә эшләргә кирәк?

19 Сез «Аллаһы балаларының данлы азатлыгына» ирешергә телисезме? Теләсәгез, «камил булган иреклелек канунына» акылыгызга һәм йөрәгегезгә алга таба да тәэсир итәргә бирегез. Армый-талмый Изге Язмаларны өйрәнегез. Хакыйкать буенча яшәгез. Изге рух сорап дога кылыгыз. Мәсихче җыелышның ярдәменнән һәм бирелгән рухи ризыктан тулысынча файдаланыгыз. Шайтанга, ул Хауваны алдаган кебек, үзегезне алдарга юл куймагыз һәм аның Аллаһы ирегегезне чикли дигәненә ышанмагыз. Иблис бик хәйләкәр булса да, без аның хәйләсенә, «ниятләре безгә билгеле» булганга, каршы тора алабыз. Ничек? Моны без киләсе мәкаләдән күрербез (2 Көр. 2:11).

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрацияләр]

Мин һаман да дөнья тәкъдим иткән «иреклекне» сагынаммы?

[9 биттәге иллюстрацияләр]

Мин хакыйкатьне үз тормыш юлым иттеме?