Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә үз гаиләсен җыя

Йәһвә үз гаиләсен җыя

Йәһвә үз гаиләсен җыя

«Рух биргән бердәмлекне... бар көчегезне куеп сакларга тырышыгыз» (ЭФЕС. 4:3).

СЕЗ НИЧЕК АҢЛАТЫР ИДЕГЕЗ?

Үз ниятен үтәү өчен Йәһвә нинди чаралар күрә?

«Рух биргән бердәмлекне» без ничек саклыйбыз?

Безгә «бер-беребезгә карата игелекле» булырга нәрсә ярдәм итә ала?

1, 2. Йәһвәнең җиргә һәм кешелеккә карата нияте нинди?

ГАИЛӘ. Бу сүзне ишетү белән сез нәрсә турында уйлый башлыйсыз? Ярату һәм бәхет турындамы? Бер максатка ирешер өчен хезмәттәшлек итү турындамы? Балалар үсә, өйрәнә һәм фикерләрен уртаклаша алган ышык урын турындамы? Гаиләгез тату булса, сез нәкъ шулай уйлыйсыздыр. Йәһвә — Гаиләгә Нигез Салучы (Эфес. 3:14, 15). Ул күктә һәм җирдә яшәүче акылга ия бар затларның бер-берсенә ышанып иминлектә һәм бердәмлектә яшәвен тели.

2 Гөнаһ кылганнан соң кешеләр инде Аллаһының бердәм гаиләсенең әгъзалары булып кала алмаган, ләкин Йәһвәнең нияте үзгәрмәгән. Ул Адәм белән Хауваның буыннары җирдәге Оҗмахны тутырачак дип ышандыра (Ярат. 1:28; Ишаг. 45:18). Бу ниятен үтәр өчен, ул бар кирәкле чаралар күргән. Изге Язмалардагы Эфеслеләргә дигән хатта бу чараларның күбесе турында әйтелә; ул хатта күбесенчә бердәмлек турында сүз бара. Бу хатның кайбер шигырьләрен карап чыгыйк һәм Йәһвәнең акылга ия затларны берләштерү ниятенең үтәлешенә үз өлешебезне ничек кертә алганыбызны белик.

ҮЗ НИЯТЕН ҮТӘР ӨЧЕН ЙӘҺВӘ НӘРСӘ ЭШЛИ

3. Эфеслеләргә 1:10 буенча Аллаһы билгеләнгән вакыт җиткәч нәрсә эшли башлаган, һәм моның беренче этабы кайчан башланган?

3 Йәһвәнең бар эшләре һәрвакыт аның ниятенең үтәлешенә хезмәт итә. Шулай итеп, «билгеләнгән вакыт җиткәч», Аллаһы акылга ия бар затларны берләштерер өчен, үз ниятен тормышка ашыра башлаган. (Эфеслеләргә 1:8—10 ны укы.) Ул моны ике этапта эшләргә булган. Беренчедән, Аллаһы майланган мәсихчеләрне күктә яшәр өчен әзерли. Анда алар Гайсә Мәсих җитәкчелегендә эш итүләрен дәвам итәчәк. Бу этап Йәһвә б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Мәсих белән күктә идарә итәчәк кешеләрне җыярга керешкәч башланган (Рәс. 2:1—4). Аллаһы Мәсихнең йолым корбаны нигезендә майланганнарны тәкъвалар һәм яшәргә лаеклы дип игълан иткән, шуңа күрә алар үзләренең «Аллаһы балалары» итеп кабул ителгәннәрен белә (Рим. 3:23, 24; 5:1; 8:15—17).

4, 5. Йәһвә ниятенең тормышка ашуының икенче этабы үз эченә нәрсәне ала?

4 Икенчедән, Аллаһы Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык идарәсе астында оҗмахта яшәячәк кешеләрне әзерли. Беренчеләрдән булып анда «бихисап күп кеше» яшәячәк (Ачыл. 7:9, 13—17; 21:1—5). Мәсихнең Меңьеллык идарәсе вакытында аларга үледән терелгән миллиардлаган кеше кушылачак (Ачыл. 20:12, 13). Уйлап кына карагыз, безнең бердәм булуыбызны күрсәтер өчен никадәр күп мөмкинлекләр булачак! Мәсихнең Меңьеллык идарәсенең азагында «җирдә булганнар» соңгы сынау үтәчәк. Тугры калганнарны Аллаһы үзенең җирдәге балалары итеп кабул итәчәк (Рим. 8:21; Ачыл. 20:7, 8).

5 Безнең көннәрдә Йәһвә майланганнарны — күктә, ә башка сарыкларны җирдәге оҗмахта яшәр өчен әзерли. Ләкин безнең һәрберебез Аллаһының бу нияте буенча ничек эш итә ала?

«РУХ БИРГӘН БЕРДӘМЛЕКНЕ... САКЛАГЫЗ»

6. Изге Язмаларда мәсихчеләрнең бер-берсе белән җыелырга тиеш икәнлеге ничек күрсәтелә?

6 Изге Язмаларда язылганча, мәсихчеләр бер-берсе белән җыелырга тиеш (1 Көр. 14:23; Евр. 10:24, 25). Әмма башка кешеләр дә бер үк вакытта, мәсәлән, базарда я стадионда бергә җыела. Ләкин чын бердәмлек үз эченә күбрәкне ала. Андый бердәмлеккә ия булыр өчен, безгә Йәһвә әйткәннәрен кабул итәргә һәм Аллаһының изге рухына үзебезгә тәэсир итәргә мөмкинлек бирергә кирәк.

7. «Рух биргән бердәмлекне» ничек сакларга?

7 Йәһвә майланганнарны Мәсихнең йолым корбаны нигезендә үз уллары итеп таныса да һәм башка сарыкларны үз дуслары буларак тәкъвалар дип игълан итсә дә, безнең, бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, барыбер үзара каршылыкларыбыз булачак (Рим. 5:9; Ягък. 2:23). Менә ни өчен Изге Язмаларда «бер-берегезгә... түземле булыгыз» дигән киңәш бирелә. Имандашларыбыз белән бердәм булыр өчен нәрсә эшләргә? Безгә «тыйнак, басынкы» булырга өйрәнергә кирәк. Моннан тыш, Паул безне: «Рух биргән бердәмлекне татулык бәйләнешләре белән ныгытып... сакларга тырышыгыз»,— дип өнди. (Эфеслеләргә 4:1—3 не укы.) Бу киңәш буенча эш итәр өчен, изге рухның тәэсиренә бирелергә һәм аңа үзебездә җимешен булдырырга юл куярга кирәк. Кешеләрне бер-берсеннән читләштергән «кешелек табигатенең эшләреннән» аермалы буларак, рух җимеше кешеләрнең араларын ныгыта.

8. Кешелек табигатенең эшләре нинди мәгънәдә бүленешләр чыгара?

8 «Кешелек табигатенең эшләре» ничек бүленешләр чыгара? (Гәләтиялеләргә 5:19—21 не укы.) Фәхешлек кешене Йәһвәдән һәм җыелыштан читләштерә, ә зина кылу бөтен гаиләгә кайгы китерә: балаларны — әти-әнисеннән һәм гаепсез ирләрне я хатыннарны тормыш иптәшләреннән аера. Пычраклык кешенең Аллаһы белән һәм үзен яратучылар белән бердәмлеген боза. Җилем белән ике әйберне ябыштырып караган кеше бу әйберләрнең икесенең дә өслекләре чиста булмаганда, аларны бер-берсенә нык ябыштырып булмый икәнен белә. Кешенең азгынлыгы * аның Аллаһының гадел кануннарын бөтенләй санга сукмаганын күрсәтә. Кешелек табигатенең башка эшләре дә кешеләрне бер-берсеннән һәм Аллаһыдан читләштерә. Андый эшләрне Йәһвә нәфрәт итә.

9. «Рух биргән бердәмлекне... сакларга» тырышабызмы, юкмы икәнен ничек аңларга?

9 Шулай итеп, безнең һәрберебезгә мондый сораулар турында уйланырга кирәк: «рух биргән бердәмлекне татулык бәйләнешләре белән ныгытып... сакларга» мин никадәр тырышам? Берәрсе белән арам бозылганда мин нәрсә эшлим? Моның турында күп кешеләргә сөйләп, мин аларның кайберсен үз ягыма авыштырырга тырышмыйммы? Үземә татулык урнаштырырга тырышыр урынына, мин өлкәннәрдән бу проблеманы минем өчен хәл итүләрен көтмимме? Берәүнең үземә каршы берәр нәрсәсе булуын белсәм, мин, булган проблема турында сөйләшмәс өчен, аңардан читләшмимме? Шулай эшләсәк, без Йәһвәнең барысын да Мәсихтә бер итеп берләштерү ниятенең үтәлешенә үз өлешебезне көтәбез дип әйтеп буламы?

10, 11. а) Кардәшләр белән тату яшәү никадәр мөһим? б) Башкалар белән тынычлык саклар өчен һәм Йәһвә фатихасын алыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

10 Гайсә болай дип әйткән: «Шуңа күрә, әгәр Аллаһыга бүләк алып барганда, корбан китерү урынында туганыңның сиңа каршы берәр нәрсәсе булуы исеңә төшсә, бүләгеңне корбан китерү урыны алдында калдырып торып, башта туганың белән татулаш, аннан соң гына кире килеп, бүләгеңне бир... Дәгъвалы эшне [«тизрәк», ЯД] җайга сал» (Мат. 5:23—25). Ә Ягъкуб: «Тәкъвалык орлыкларын тынычлыкта чәчәләр һәм ул орлыклар тынычлык булдыручыларга уңыш китерә»,— дип язган (Ягък. 3:17, 18). Шуңа күрә башкалар белән тынычлык булмаганда, без тәкъва дип санала алмыйбыз.

11 Бер мисал карап үтик. Сугышлар үткән кайбер илләрдә, кешеләр миналардан курыкмаса, эшкәртелгән җирләрне 35 процентка арттырып булыр иде. Берәр мина шартлаганда, игенчеләр кырларын калдыра, авыллар — табышсыз, ә шәһәрләр ризыксыз кала. Холкыбызның берәр үзенчәлеген мина белән чагыштырып була. Аның аркасында кардәшләр белән татулык бозылганда, рухи үсешебез тоткарлана. Әмма башкаларны тиз арада кичерсәк һәм алар өчен игелек эшләсәк, безнең арабызда тынычлык хөкем сөрәчәк һәм Йәһвә безне фатихалаячак.

12. Өлкәннәр безгә бердәмлекне сакларга ничек ярдәм итә ала?

12 Кеше төрендәге «бүләкләр» дә бердәмлекне сакларга булыша. Алар безгә иманда бердәм булырга ярдәм итәр өчен бирелгән (Эфес. 4:8, 13). Безнең белән бергә изге хезмәттә катнашып һәм безгә Аллаһы Сүзенә нигезләнгән киңәшләр биреп, өлкәннәр безгә яңа кеше булып киенергә булыша (Эфес. 4:22—24). Алар сезгә киңәш биргәндә, Йәһвәнең шулай итеп үзегезне яңа дөньяда яшәргә әзерләгәнен исегездә тотыгыз. Өлкәннәр, сез башкаларны төзәткәндә моны күздә тотасызмы? (Гәл. 6:1).

«БЕР-БЕРЕГЕЗГӘ КАРАТА ИГЕЛЕКЛЕ... БУЛЫГЫЗ»

13. Эфеслеләргә 4:25—32 дә язылган киңәшкә колак салмауның нәтиҗәсе нинди?

13 Эфеслеләргә 4:25—29 да безгә нинди эшләрдән аеруча качарга кирәк икәне әйтелә. Андый эшләр арасында — ялганны сөйләү, ачулану, ялкаулану, файда китерүче һәм игелекле сүзләр урынына кирәксез сүзләр сөйләү. Бу киңәшкә колак салмаучы Аллаһы рухын кайгыга сала, чөнки ул изге рух булдырган бердәмлекне җимерә (Эфес. 4:30). Паулның киләсе сүзләрен дә куллану тынычлык белән бердәмлекне саклау өчен мөһим: «Бар ачыну, ярсу, ачу, кычкыру, яман теллелек һәм һәртөрле явызлыклардан баш тартыгыз. Бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз. Аллаһы сезне Мәсих аша кичергән кебек, бер-берегезне кичерегез» (Эфес. 4:31, 32).

14. а) «Бер-берегезгә карата игелекле... булыгыз» дигән сүзләр нәрсә ачыклый? б) Игелекле булырга безгә нәрсә ярдәм итә ала?

14 «Бер-берегезгә карата игелекле... булыгыз» дигән сүзләр безнең билгеле бер дәрәҗәдә генә игелекле булуыбызны күрсәтә. Димәк, безгә бу яктан яхшырасы бар. Шуңа күрә башкаларның хисләрен үзебезнекеннән өстенрәк күрергә өйрәнү бик мөһим! (Флп. 2:4). Бәлки, әйтергә җыенган сүзләребез башкаларны көлдерер, я үзебезнең зур акылга ия булуыбызны күрсәтер, ләкин аларны әйтү игелек эшләү булырмы? Моның турында алдан уйлану безгә башкаларга карата игелеклерәк булырга ярдәм итә ала.

ГАИЛӘГЕЗДӘ ЯРАТУ БЕЛӘН ХӨРМӘТ ИТҮ ХӨКЕМ СӨРСЕН

15. Паулның Эфеслеләргә 5:28 дә язылган сүзләрендә Мәсихнең җыелыш турында кайгыртуының нинди ягына игътибар ителә?

15 Изге Язмаларда Мәсихнең җыелыш белән мөнәсәбәтләре ир һәм хатын арасындагы мөнәсәбәтләр белән чагыштырыла. Мәсих үрнәге ирләргә — хатыннарын яратып һәм кайгыртып җитәкләргә, ә җыелыш үрнәге хатыннарга ирләренә буйсынырга кирәк икәнен аңларга ярдәм итә (Эфес. 5:22—33). Паул: «Ирләр үз тәннәрен ничек яратсалар, хатыннарын да шулай яратырга тиеш»,— дип әйткәндә, Мәсихнең җыелыш турында кайгыртуының нинди ягына басым ясаган? (Эфес. 5:28). Аның элегрәк әйтелгән сүзләрендә Мәсихнең «иман итүчеләр бердәмлеген» яратып һәм «Үз тормышын корбан итеп», аны «сүз аша су белән» сафландырганына игътибар ителә. Чыннан да, Йәһвәнең барысын да Мәсихтә берләштерү нияте буенча эш итәр өчен, ирләргә гаиләсен рухи яктан тәэмин итәргә кирәк.

16. Ата-аналар Йәһвә тапшырган вазифаларын үтәсә, моның нәтиҗәсе нинди булыр?

16 Әти-әниләргә үз балаларын тәрбияләү Йәһвә тапшырган йөкләмә икәнен онытмаска кирәк. Кызганычка каршы, бүгенге дөньяда «мәхәббәт» җитми (2 Тим. 3:1, 3). Күп әтиләр үз вазифаларын үтәми, бу балаларына начар йогынты ясый һәм аларны күңелсезләндерә. Паул исә мәсихче аталарга: «Балаларыгызның ачуын чыгармагыз, киресенчә, аларны, Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып, тәртипкә өйрәтегез һәм тәрбияләгез»,— дип киңәш иткән (Эфес. 6:4). Нәкъ гаиләдә балалар яратырга һәм хакимлекне хөрмәт итәргә өйрәнә. Үз балаларын моңа өйрәткән ата-аналар Йәһвәнең барысын да берләштерү нияте буенча эш итә. Балалар әти-әниләренең яратуын сизәргә тиеш. Моның өчен әти-әниләр үз ачуларын тыя белергә, балаларына кычкырмаска һәм каты сүзләр әйтмәскә тиеш. Шул чакта алар балаларын ничек яратырга һәм хакимлекне ничек хөрмәт итәргә икәненә өйрәтә ала. Моның ярдәмендә балалар Аллаһының яңа дөньясында яшәргә әзер булачак.

17. Иблискә каршы торыр өчен, безгә нәрсә эшләү мөһим?

17 Галәмдәге тынычлыкны беренче булып бозган Иблиснең безгә Аллаһы ихтыярын үтәргә комачаулар өчен көченнән килгәнне эшләячәген онытмыйк. Кешеләрнең аерылышулары, язылышмыйча яшәүләре һәм бер җенесле никахларга бармак аша караулары, һичшиксез, Шайтан файдасына хезмәт итә. Без бүгенге дөньяда киң таралган тәртипне һәм карашларны үзләштермибез. Без Мәсихтән үрнәк алабыз (Эфес. 4:17—21). Изге Язмаларда, Иблискә һәм аның җеннәренә каршы торыр өчен, безгә мондый киңәш бирелә: «Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз». (Эфеслеләргә 6:10—13 не укы.)

«ТОРМЫШЫГЫЗ БЕЛӘН... МӘХӘББӘТ ҖИТӘКЧЕЛЕК ИТСЕН»

18. Бердәмлегебезне саклар өчен нәрсә эшләргә кирәк?

18 Бердәмлегебезне саклар өчен, безгә бер-беребезне яратырга кирәк. Күңелебез Гайсәгә, бердәнбер Аллаһыга һәм бер-беребезгә карата ярату тулы булганга күрә, без «Рух биргән бердәмлекне татулык бәйләнешләре белән ныгытып... сакларга» тәвәккәл (Эфес. 4:3—6). Гайсә дә андый ярату турында дога кылган: «Мин алар өчен генә түгел, бәлки аларның сүзе аркылы Миңа иман китерүчеләр өчен дә үтенәм: бөтенесе бер булсын. Атам, Син Миндә һәм Мин Синдә булган кебек... алар да Бездә булсыннар... Миңа булган мәхәббәтең аларда да булсын һәм Үзем дә аларда булыйм дип, Синең исемеңне аларга белдердем һәм белдерәчәкмен» (Яхъя 17:20, 21, 26).

19. Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

19 Холкыбызның берәр үзенчәлеге аркасында үзебезне яхшы якка үзгәртергә авыр булса, яратуыбыз безне мәдхия язучы кебек дога кылырга этәрсен: «Синең исемеңнән куркыр өчен, минем йөрәгемне бер бөтен ит» (Мәд. 85:11, ЯД). Иблис безне яратучан Аллаһыбыздан һәм кардәшләребездән читләштерергә тырышканда, аңа тәвәккәллек белән каршы торыйк. «Аллаһының сөекле балалары буларак, Аңа охшарга тырышыгыз», гаиләгездә, хезмәтегездә һәм җыелышта сезнең белән «мәхәббәт җитәкчелек итсен» (Эфес. 5:1, 2).

[Искәрмә]

^ 8 абз. «Азгынлык» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе оятсыз тәртипне аңлата. Тәртибе оятсыз булган кеше Йәһвә кануннарын боза, аларны хөрмәтләми һәм аларга карата мыскыллы мөнәсәбәт күрсәтә.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[29 биттәге иллюстрация]

Бүләген корбан китерү урынында калдырып, ул туганы белән татулашырга китә

[31 биттәге иллюстрация]

Әти-әниләр, үз балаларыгызны башкаларга хөрмәт күрсәтергә өйрәтегез